Таулар кызы
Галимә һәм шагыйрә Халисә Ширмәнгә 55 яшь
Халисә Кузьмина (Халисә Ширмән – әдәби псевдонимы) җәйнең иң матур, табигатьнең яшәргән вакытында, Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында дөньяга килә. Әтисе Хатыйп абый һәм әнисе Хәдичә апа өч бала тәрбияләп үстерә: Хәмит, Халисә, Хәлил. Халисә – уртанчысы. Әтисе аз сүзле, белемгә, яңалыкка омтылучы, техникага мөкиббән шәхес. Әнисе уңган, җитез ханым.
Халисә Зәй-Каратай урта мәктәбендә белем ала. Кечкенәдән күп укырга ярата. 6-7 яшьләрендә такмаклар, мөнәҗәтләр чыгара башлый, хисләрен шигъри юллар аша белдерә. Ул тереклекне, үсемлекләрне яратып, табигать кочагында үсә. Бу якларның табигате искиткеч. Зәй-Каратай авылы урман-елгаларга бай һәм ул таулар чолганышында утыра. Халисә бала-чагын энесе Хәлил белән шушы тауларда уйнап уздыра, әнисе белән мәтрүшкәләр, җиләкләр җыеп үсә. Туган якларына кайткач та, ул шушы биек тауларда үзенә көч, энергия ала.
Халисәнең шәхесе дә туган як тауларына охшаш. Ул – таулар кызы. Тау кызының ниндидер үзенә тарту көче бар. Халисә үзгә, беркемне кабатламый. Ул – чибәр, сабыр, акыллы, яңалыкка омтылучан. Яшәүдән ямь табып, тормышны яратып яши. Барысына да җитешә: өендә тәртип, бакчасында шаулап чәчәкләр үсә, спортзалга йөри, гаиләсендә җылылык тудыра, улларына ныклы терәк, шул ук вакытта киңәшче дә. Тарихның тирән чоңгылларын өйрәнә торган фән тармагында нәтиҗәле эшли һәм әдәби әсәрләр, шигырьләр иҗат итә.
Яшьтән максатчан һәм шул максатына ирешергә омтылган кыз 1987 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Ул язучы Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелек иткән «Әллүки» әдәби иҗат түгәрәгенә йөри. Танылган тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы Вахит Хаков кызның алдагы эшчәнлегендә зур роль уйный. Галим аның фәннәргә сәләтен, кызыксынуын күреп ала. Ул В.Хаков җитәкчелегендә фән юлына аяк баса. Халисә университетны кызыл дипломга тәмамлап, 1994 елда аспирантурага керә. 1998 елда «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (XIII йөз) поэмасының лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре» дигән темага филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 2001 елда «Лексика поэмы Кул Гали «Кысса-и Йусуф»» дигән монографиясен бастырып чыгара.
Х.Кузьмина 1995 елда үзен белгеч итеп әзерләгән остазлары янына, университетның татар теле кафедрасына эшкә килә. Шул вакыттан бирле гомерен тынгысыз фәнни-педагогик эшчәнлек белән бәйләп, шул ук кафедрада хезмәт куя, югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә эшли.
Татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Хатыйп кызы телче галимнәр Латыйф Җәләй, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова һ.б. нигез салган әдәби тел тарихы фәнни юнәлешенең традицияләрен дәвам итә. Хәзер татар теле тарихыннан фәнни хезмәтләр аз языла, чөнки ул бик катлаулы өлкә, зур әзерлек сорый. Ул хәзерге татар телен һәм башка төрки телләрне, аларның диалектларын белүне дә, җәмгыять тарихын күзаллауны да таләп итә.
Борынгы тел тарихы һәм хәзерге татар теленең төрле юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып бару – галимәнең тирән белемле, киң карашлы булуы, туктаусыз яңалыкка омтылу нәтиҗәсе. Аның бу юнәлештәге фәнни хезмәтләре татар теле белемендә генә түгел, ә төрки тел белеме өлкәсендә эшләүчеләргә дә яхшы таныш. Соңгы елларда Х.Кузьминаның Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлектә язылган фәнни материаллары «Татар лексикологиясе: өч томда» (2016, 2017, 2018), «Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр-XX йөз башы)» (2019) кебек күптомлы басмаларда дөнья күрде.
Халисә Хатыйп кызы – Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларының яраткан укытучысы да. Аның тарихи грамматика, гарәп графикасы нигезендә иске татар язуы фәннәреннән лекцияләре һәм гамәли дәресләре һәрчак мавыктыргыч, нәтиҗәле, яңалыкка бай булулары белән аерылып тора. Ул лекцияләрендә телнең иң борынгы чорларыннан алып, бүгенгә кадәр үсешен студентларга аңлаешлы итеп, үзенә генә хас тембры булган яңгыравыклы, салмак тавыш белән аңлата.
Югары уку йортында эшләүче галимәнең тормышы фәнни эзләнүләр һәм укыту белән генә чикләнми. Аның тормышы күптөрле иҗтимагый эшчәнлек белән үрелеп бара. Халисә Хатыйп кызы бу тормышның үзәгендә кайный. Халисә Ширмән хәзерге буын яшьләрнең күпкә талантлырак, өметле булуын әйтергә ярата. Анда яшьләргә карата хөрмәт, ярату күренеп тора. Ул һәрвакыт студентлар, яшьләр арасында. Аларның фәнгә, иҗатка булган сәләтләрен күрә белә.
Университеттагы каләм тибрәтүче яшьләрнең күбесе «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе мәктәбен уза. Бүген студентларның иң җанлы берләшмәсе ул. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халисә Ширмән студентларны кирәк чакта нигезле итеп тәнкыйтьли, вакытында җылы сүз белән үсендерә белә. Студент төрле бәйге, конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Бүгенге «Әллүки» берләшмәсе һәм иҗатка килгән яшьләр турында Халисә Ширмәннең үз фикере бар: «Әллүки» – аерым дөнья. Ул заман белән бергә үзгәрә. ХХ гасырда актуаль булган эш формалары бүгенгә ярамый. Хәзерге заман балалары җыелыш җыеп, сөйләшеп утыру ягында түгел. Интернет бар, мәгълүмат күп, вакыт юк, элемтә икенче рәвешкә күчә. Өмет бар». Яшьләр үзләре дә галимәгә магнит кебек тартыла.
Х.Кузьмина – Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә ай саен чыгып килә торган «Раушан» студентлар газетасының мөхәррире дә. Өстәвенә, Халисә Ширмән – язучы, шагыйрә, киносценариялар авторы. 2010 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Халисә Ширмән мәктәпкә укыганда ук каләм тибрәтә башласа, язучылык куәсе остазы Вахит Хаковка багышлап язылган хикәясеннән юл ала. Хәзер ул күпсанлы хикәя, повесть һәм шигырьләр авторы. «Язмышлардан узмышлар юк», «Яланаяклы кыз», «Кайтаваз», «Ерактагы йолдызым», «Бәхетлеме син?» телевизион фильмнар аның әсәрләре буенча төшерелгән.
Гаиләдә ире Валерий белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Ире – танылган адвокат. Уллары Евгений һәм Элдар Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлап, үз тормыш юлларына аяк басты. Килене Лилия дә – Халисә Хатыйп кызының бик яраткан баласы.
Халисә Ширмәннең гаиләсен ихлас яратуы, кайгыртучан хатын, әни булуы аның түбәндәге шигырь юлларына салынган.
Йомшак кына басып аяк очларыма
Башлыйм һәр көн шәһәр иртәсен.
Мияулама, песи, аһ, шаулама, чәйнек –
Йоклый әле тормыш иптәшем!
«Чү, диямен, тукта!» торган балаларга, –
«Бигрәк каты дөп-дөп басасыз!
Сөйләшегез әкрен, киенегез әкрен –
Йоклый әле сезнең атагыз!»
Тәмле коймак пеште, чәй дә кайнап чыкты,
Эшкә дә бар инде китәсем...
Кояш керде мәллә бу бүлмәгә, дисәм −
Торып чыккан тормыш иптәшем!
Гөлфия ҺАДИЕВА, КФУ доценты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев