Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татарның затлы тавышы

Арабыздан киткәненә дистә елдан артык вакыт узса да, татар җәмәгатьчелеге аны сагына, юксына. Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыруында Айрат ага Арслановның Яңа бистәдәге Татар зиратындагы каберен зиярәт кылу вакытында бу аеруча нык сизелде.

ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе, нәфис сүз остасы Айрат Гәрәй улы Арслановка бу көннәрдә, исән булса, 95 яшь тулган булыр иде.


Арабыздан киткәненә дистә елдан артык вакыт узса да, татар җәмәгатьчелеге аны сагына, юксына. Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыруында Айрат ага Арслановның Яңа бистәдәге Татар зиратындагы каберен зиярәт кылу вакытында бу аеруча нык сизелде. Искә алу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды.

Башкортстанның Бүздәк райо­ны Ахун авылында туып-үсеп, буй җиткезгән егет башта Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлегендә укып белем ала, 1948 елдан «Татарстан» радиосында диктор булып эшли. Ул затлы тавышы, сүз сәнгатен югары дәрәҗәдә халыкка җиткерә белүе белән тамашачының мәхәббәтен бик тиз яулап ала. Алга таба Айрат Арсланов Мәскәүдә бик күпләрнең хыялы булган А.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтының актерлык факультетын тәмамлый. Татар академия театрында эшләгәндә дә, халкыбызның күңелен яулаган рольләр иҗат итә. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә – Булат, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында – Мирвәли, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш, Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясендә – Мөхәммәтша, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Басыйр, Эмиль Золяның «Рабурден токымы» әсәре буенча куелган спектаклендә – Доминик, Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә»сендә Таһир рольләрен башкара. Айрат ага 1961–1965 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965 елдан Татарстан филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булып халкыбызга хезмәт итә. 

Искә алу мәрасиме Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Миңгәрәевнең Айрат һәм Мәрьям Арслановлар рухларына Коръән сурәләре укып, дога кылуы белән башланып китте. Аннары искә алу чарасын филармония директоры Кадим Нуруллин чыгышы дәвам итте. «Тирән белемле, татар һәм рус телләрендә иркен, акцентсыз аралашуы безнең буын өчен ул бүген дә өлге булып тора, чөнки аның кебек телне камил белгән кеше буларак та, төс-буй, фикер сөреше ягыннан да һәрвакыт безнең татар шушындый дип күрсәтерлек шәхесебез иде», -– диде К.Нуруллин. 

Айрат аганың күп еллар дәвамында Мәскәү, Ленинград кебек шәһәрләрнең концерт мәйданнарында татар әдәбияты әсәрләрен яңгыраткан мәлләрендә, Финляндия, Польша, Венгрия, Чехословакия, Германия, Финляндия илләрендә гастрольләре вакытында аңа нәкъ менә шулай сокланып караганнардыр.

Профессор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин А.Арслановны, хезмәттәше буларак, аны сүз сәнгатенең иң камил, талантлы, күренекле вәкиле иде дип атады. Галим аның үз тирә-юнендәгеләрне киң күңеллелеге белән дә җәлеп итүе, остаз буларак та яшьләрне үстерүгә зур өлеш кертүе турында сөйләде. «Татарстан» радиосында күп еллар хатыны Мәрьям апа белән бергә эшләргә туры килде. Шул вакытта Айрат абыйның ярдәмен күп тойдым. Тыңлый да, шундук шалтырата, үз бәясен, киңәшен бирә иде», – диде ул.

Фоат ага искәртеп үткәнчә, хезмәттәше һәм остазы аны әсәрләрне яттан белүе белән генә түгел, шигырьнең бөтен нечкәлекләренең үзәгенә үтеп, тыңлаучыларның күңеленә сеңдерә алуы белән дә сокландырган. Айрат Гәрәй улы, Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, Х.Туфан әсәрләреннән зур программалар эшләп, аларның шигъриятен халкыбыз күңеленә сеңдерү өчен зур эш башкарган, татар шигърияте офыкларын киң мәйданга чыгарган. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал да А.Арслановның нәкъ менә татар әдәбиятын халыкка җиткерүдә әһәмиятле эш башкаруына игътибарны юнәтте. «Безнең буын, беренчедән, китап укырга яратып, икенчедән, Айрат Арслановны тыңлап үсте. Шигырьне төрлечә укып була. Ул халыкның күңеленә үтәрлек итеп укый иде. Язучылар арасында Айрат абыйны тыңлап, әдәбиятка килүчеләр дә күп. А.Арсланов халкыбызга телебезнең тәмен җиткерә белде», – диде ул. 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев үз чыгышын истәлекләрдән башлады. Ул Мәскәүдә укыган елларында радио тыңларга яраткан. Мәскәү дикторлары «Татарстан» радиосы сөйләвен игълан иткән. Шуннан җанны нурландырып, Айрат абыйның йомшак, колакны иркәли торган тавышы яңгырый. «Безнеке иң әйбәте, дип рәхәтләнеп киттек. Ул эстраданың күрке иде. Аның авызыннан чыккан сүз, ул яңгыраткан тавыш һәрвакытта затлы булды. Үз урынында аның тиңе юк», – дип искә алды ул. 

А.Арсланов күп кенә дәүләткүләм зур концертларны алып барган. Фердинанд Сәлаховка шуларның берсендә катнашырга туры килгән. Бу Тукай көннәрендә Мәскәүнең Кремль сараенда уза торган дәрәҗәле концерт була. Сценарийда, Бөек Тукай, дигән сүз очрый. Айрат ага генераль репетиция вакытында, әлбәттә, бу сүзне яңгырата. Тиешле органнар моны тәрҗемә иткәннәр Һәм «бөек» дигән сүзне алып ташларга, дип килеп әйткәннәр булса кирәк. Пушкин – бөек , әмма Тукай – юк. Ыгы-зыгы башлана. Концертны алып баручыларның берсе Айрат Арслановка да бу хакта килеп әйтә. Ул кәгазьдә нәрсәдер төзәтеп куя. «Шунда ул заман өчен бер батырлык, дип уйлыйм, ул чыкты да, ике телдә дә камил сөйләшә иде. «Великий Тукай» дип басым ясап, кычкырып әйтте. Беркем дә, бер сүз дә әйтмәде. Айрат абый  эшне үзе үк җайлады бугай инде. Чөнки бар кеше дә аның янына килергә батырчылык итми иде. «Карап торырга шәп кыяфәт, аны дөньяның теләсә кайсы почмагына чыгарып бастырсаң, аңа татар артисты дип горурланып карап торырга, тыңларга була иде. Аның Аллаһ биргән тавыш тембрлары драматик һәм шул ук вакытта мәгълүмати текстларны һәр тыңлаучыга барып җитәрлек итеп укыр­га мөмкинлек бирә иде», – диде Ф.Сәләхов. 

К.Нуруллин үз чыгышында Айрат Арслановның кызлары – Гөлнар һәм Алсу Арслановаларның тыйнак кына, татар хатын-кызларына хас буларак, әтиләренең истәлеген мәңгеләштерүдә зур эш башкаруларын телгә алды. Әйтик, Казанның яңа мик­рорайоннары урамнарының берсенә артистның исеме бирелү, ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелу, истәлек кичәләре узу, «Мәрҗани» мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылу аларның җаваплылыгында узган. «Бу эшләрне бөтен шәһәр күреп торды, рәхмәт сезгә», – диде К.Нуруллин. 

Мәрьям һәм Айрат Арслановларның кабере – бер чардуган эчендә. Алар икесе дә апрель аенда туып, шул айда бакыйлыкка күчкән. Кызлары Алсу һәм Гөлнар, әти-әниләрен искә алып, алар рухына дога кылып, каберләрен чистартып тора. Алсу ханым әти-әнисен искә алырга килгән кешеләргә дә олы рәхмәтен белдерде.

 Айрат аганың кабер ташына Г.Тукайның «Милләткә» дигән шигыреннән: «Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса – Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем», – дигән юллар язылган. Айрат ага, шөкер, бу теләкләренә иреште.

Искә алу мәрасимендә филармония хезмәткәрләре, Татарстанның халык артисты, баянчы Кирам Сатиев, нәфис сүз остасы Гүзәл Мостафина, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчысы Зөфәр Сафин һ.б. катнашты.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев