Таҗи Гыйззәт токымы
Без совет чорында күренекле драматург булып танылган Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек белән Казан университетында, бер төркемдә укыдык.
Мине япь-яшь көенчә төркемнең старостасы итеп куйдылар, ә безнең һәркайсыбызга өлкән абый булып саналырга тиешле Казбек 30 яшен тутырган иде инде. Аның тормыш юлы бүгенге чор балалары, хәтта студентлар өчен дә шактый гаҗәп.
Ул мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укыган килеш, 16 яшендә, Яшел Үзән, Апас, Кайбыч районнары буйлап сузылган «Казан боҗрасын» төзү эшләренә алынган. Яшь буын өчен, гомумән, нәмәгълүмдер: Гитлер солдатлары Мәскәүне алса һәм Кызыл армиягә һаман чигенергә туры килсә дип, безнең Казан тирәли дә танклар үтә алмастай запас траншея, окоп һәм землянкалар чылбыры төзелә бит. 18 яше тулган ир-егетләрнең һәркайсы диярлек фронтка озатылган, шул сәбәпле «Казан боҗрасын» төзү хатын-кызлар һәм Казбек шикелле буыннары да ныгып өлгермәгән яшүсмерләр җилкәсенә туры килә. Кышкы салкыннарда баракларда яшәп, иртә таңнан кара төнгә кадәр урман кисеп агачлар ташуны яки ярты тәүлек буена тын да алмыйча туң җирне лом һәм кәйләләр белән казырга мәҗбүр ителгән япь-яшь кызларны һәм малай-шалай кыяфәтендәге яшүсмерләрне күз алдына китереп карагыз. Тарих дәреслекләре бүген бер сүз дәшми, ә асылда ул «боҗра» төзелешендә ничәмә-ничә дистә яшьләр агач асларында калып җан биргән дә, ничәмә-ничә йөз яшүсмер кул-аякларын туңдырып гарип калган...
Казбекны менә шул «боҗра» төзелешеннән 1942 елның азагында фронтка алып киткәннәр. Шуннан соң ул армиядә 12 ел буе хезмәт иткән, аны 1955 елның гыйнварында гына демобилизациялиләр, ә шул ук елның май аенда аңа әтисе Таҗи Гыйззәтне җирләргә туры килә. Казбек әнә шундый урау юллар аша университеттагы безнең төркемгә килеп кушылды. Имтиханнарда «бик яхшы» дигән билгедән башкасын белми иде, аңа университетның Г.Тукай исемендәге стипендиясен бирә башладылар. Нинди киңәш кирәк булса да, без аның янына чабабыз. Ул бервакытта да ашыйкмыйча, йөзенә елмаю чаткылары чыгармый җавап бирә. Үзен берчакта да эре тотмады, соңрак байтагыбызга әтисе турында 380 битле истәлекләр китабын бүләк итүе дә – шуның билгеседер...
Әтисен ул чиксез хөрмәт итә иде, моңа шик юк. Таҗи Гыйззәт – «Талир тәңкә» (1922), «Наемщик» (1925), «Бөек борылыш» (1930), «Бишбүләк» (1932), «Чаткылар» (1934), «Мактаулы заман» (1935) драмалары, «Ташкыннар» трилогиясе (1937), «Башмагым» (1941), «Даулы көннәр» (1942) пьесалары белән дан алган драматург. 30-70 нче елларда алар сәхнәдән төшмәде, мондый тормышчан драмаларны хәтта авыл яшьләре, укытучылар коллективлары да сәхнәгә куя, алар безнең өчен сыйнфый көрәш дәреслеге кебек иде. Гәрчә Таҗи ага әсәрләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелде, алар татар теле факультетлары студентлары тарафыннан да өйрәнелә иде. Казбек тәнәфесләрдә яки ниндидер поход-кичәләрдә әтисе турында гаять тә аз сөйли, ләкин тоеп йөрибез, ул аны ярата бит. Башкача мөмкин дә түгел, Таҗи аганың бөтен тормыш юлы соклануга лаек.
Таҗи аганың үзе турында сүз башлаганчы, аның әтисе – Кәлимулла агайны телгә алу хәер. Ул Әгерҗе районында шактый ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә һәм бик яшьли көенчә күрше-тирә авыллардагы байларга хезмәт итә башлый. Мари байлары да, рус поплары һәм татар муллалары да җәен-кышын аны эшкә җигә. Әтисеннән бернинди дә имана җире калмагач, ул җир сөрү, иген игү белән шөгыльләнә һәм мул тормыш турында хыяллана да алмый. Менә шулай бил бөгә-бөгә, ул 21 яшькә җитә. Патшаларның сугышсыз торган заманы да юк бит, шуңа аларга кулына мылтык тоткан таза солдат кирәк. Ә Кәлимуллага тазалык нәселдән бирелгән, «гөрнәдирдәй» егетне хәрби частьның барабанчысы итеп билгелиләр. Кәлимулла зур, авыр барабанны хәрби походларда да алты ел буе җилкәсенә күтәреп йөри. Аңа башка солдатлар арасында батып, югалып калмаска рус телен шактый камил белүе дә ярдәм иткәндер. Рус попларына батрак булып йөрүнең кайсыдыр яктан файдасы була икән бит.
Кәлимулланың армиядан кайтып җитү көне якынлаша, ләкин аны көтелмәгән бер вакыйга тоткарлый. Бер ефрейтор аламасы аның күз алдында кайсыдыр солдатны кыйный башлый, шул чагында Кәлимулла ике арага кереп баса. Мондый «әрсезлекне» көтмәгән ефрейтор хәзер инде Кәлимулланың да яңагына чалтырата. Кәлимулла түзеп тора алмый, бер селтәнү белән ефрейторны җиргә тәгәрәтә. Татар егетен шушы «гөнаһ» өчен 8 айга «дисциплинар батальонга» хезмәткә озаталар. Кәлимулланың улы Таҗи Гыйззәт киләчәктә «Чаткылар» драмасын иҗат иткәндә, үз әтисен гайрәтле һәм гыйсъян Рамай образында яктыртмады микән?..
Ә Кәлимулла, барыбер дә, көннәрдән беркөнне туган ягына кайтып төшә. Якташлары аны Ижау каласындагы заводка эшкә урнаштыра. Кәлимулла туган авылы Көчеккә дә кайтып йөри, ә бервакыт заводта бергә эшләүче Барҗы-Омга егете белән аның авылына кунакка да бара. Шунда Фатыйха исемле кызга күзе төшә. Ә Фатыйханың әтисе Мөхәммәтвәли карт, ике улы вафат булса да, йорт-җирен таратмау өчен, кызын читкә биреп җибәрергә теләми, әйбәт кияү табылса, аны йортка кертергә исәбе булуын да белдерә.
Күп вакыт узмый, Кәлимулла белән Фатыйхага никах укыталар, кияү Омгада төпләнә, бабасының имана җирен эшкәртә башлый. Ләкин Омгада башта ук Кәлимуллага кырын карыйлар, аны «килмешәк», дип кимсетәләр, имана җирен тартып алу өчен җай эзлиләр, урман диләнкәләрен яки печән кишәрлекләрен бүлгән чагында да өлешсез калдыралар. «Авылдашлар» алпавыт урманын кисүдә гаепләп (ә мондый күренеш Әгерҗе җирендә 1905 елда шактый нык тарала), Кәлимулланы 1906 елда төрмәгә яптыралар. 1913 елда патша Романовларның тәхет яулавына 300 ел тулу хөрмәтеннән генә аны иреккә чыгаралар. Ләкин төрмәдә ашказаны чире эләктереп кайткан Кәлимулла агай озак яши алмый, ул өч айдан соң ук вафат булып куя...
Таҗи ага Гыйззәт менә шушы Барҗы-Омга авылындагы Кәлимулла белән Фатыйха гаиләсендә беренче бала булып, 1895 елның 15 сентябрендә дөньяга килә. Әнисе яңадан 5 ир бала тапса да, аларның икесе сабый чакта ук вафат була. Иң өлкән угыл буларак, Таҗи әтисенең төп таянычына әверелә.
Барҗы-Омга авылы Менделеевск белән Әгерҗе арасында, район үзәгеннән 20 чакрым читтә урнашкан. Авылны икегә бүлеп, Омга елгасы ага, ул Ижга барып кушыла. Омга авылының әйләнә-тирәсе күп болынлы, янда гына калкулык һәм таулар да бар. Табигате җиләк-җимешкә мул, суында балык та күп. Ләкин Таҗига табигать белән хозурлану бәхете бик еш эләкми. Якты тормыш турында хыялланган Кәлимулла улы Таҗины 6 яшеннән соң ук Зыятдин муллага укытырга бирә. «Анда ике ел укып маташсам да, иман өйрәнү, догалар ятлаудан башка бер гыйлем дә ала алмадым. Ул мулла белән остабикә гаиләсендә яңадан ун ел укысам да, барыбер бер нәрсә дә чыкмас иде. Чөнки ул наданның наданы, язу танымый, балаларга сабакны күңелдән генә укыта иде», – дип искә ала Таҗи Гыйззәт үз истәлекләрендә. Аның «Кыю кызлар» пьесасындагы остабикәнең балаларга сабак бирү күренеше дә һавадан алып тудырылмаган инде...
Нәкъ шул 1904-1905 елларда күршедәге Иж-Буби авылында Россиядәге иң күркәм мәдрәсәнең чәчәк атуы мәгълүм. Анда Төркиядә укып кайткан бертуган Габдрахман, Мөхлиса һәм Габдулла Нигъмәтуллиннар берьюлы биш телдә белем бирә. Аларның җәдидчә укыту программалары да әлифбадан башлана. Нигъмәтуллиннар Иж-Бубида мәдрәсә тотып кына калмый, үзләрендә белем алып чыккан егетләрне күрше авылларга да тарата. Омгада Буби шәкерте, мөгаллим Габдрахман пәйда була, дини тәкъва урынына хисап, география, тарих укытыла. Кәлимулла да Таҗины Габдрахман мөгаллимгә илтеп бирә. Укучылар аның өенә сыймый башлый. Авыл ирләре, акча җыеп, тиз арада мәдрәсә салдыралар. Мәчет ихатасында алты почмаклы янә бер бина барлыкка килә. Балалар куна-төнә шунда яши башлый. Таҗи бик тырыш вә булдыклы шәкерт булып чыга. Ул мөгаллимнән өстәмә рәвештә әдәби китаплар да алып укый. Таҗиның әтисе Кәлимулланы нахак яла белән төрмәгә япсалар да, мөгаллим Габдрахман Таҗины ташламый. Таҗиның һәм аның энесе Фәсхетдиннең мәдрәсәгә ягулык утын яки азык-төлек белән ярдәм итә алмасын чамалап, ул ике бертуганны кизү, ягъни мичләр ягып, ихата себереп торучы итеп эшкә ала. Шулай да, барыбер, Таҗи белән Фәсхетдин аена өч сум түләп барырга тиеш була. Мәдрәсәне карау шактый вакытын алса да, Таҗи укуын өзми.
«Унике яшемнән кышын мәдрәсәдә кизү торам, җәйләрен мулла белән кулакларга ялланып эшли идем. Яз-көз көннәрендә күрше бояр урманнарыннан юкә юнәтеп, чабата үреп туена идек. Барҗы-Омга авылында мин урак урмаган, җир сөрмәгән, ашлык сукмаган, урман кисмәгән, йөз суларым түгеп ярдәм сорамаган йортлар бик сирәк булгандар. Шуның өстенә Бишур, Усау, Гарча атлы рус авылларына да барып эшләргә туры килә иде. Ләкин без һаман да ач-ялангач идек. Әнкәй-мәрхүмә безгә икмәкне ачтан үлмәслек итеп, телемләп кенә бирә. Җитмәсә, тагын шушы авыл кешеләре булмау изә иде. Җәмәгать эшләренә катнаштырмыйлар, урманнарыннан агач алдырмыйлар. Хәтта, суларында балык тотканны күрсәләр, «безнең судан тотарга хакыгыз юк», дип кыйнап җибәрәләр иде», – дип ачынып искә ала Таҗи ага соңыннан.
1911 елгы ачлык башлангач, Таҗи мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Ул Гөлширмә, Бондюг, Воткинск заводларына эшкә йөри башлый. Ә анда җир казу, йөк ташу, утын кисү, таш вату кебек иң авыр эшләрне тиеннәр бәрабәренә башкарырга туры килә. Ике-өч ел шулай ярым-батрак, ярым сезон эшчесе булып йөргәннән соң, 1913 елда әтисенең дуслары булышлыгы белән генә Иж заводына эшкә кереп, тоташтан 6 ел шул заводта эшли. Заводта аны мылтыклар ясап чыгару цехына билгелиләр. Моның өчен слесарь һөнәрен үзләштерергә кирәк була. Таҗи аны да үзләштерә. Өс-башын аз-маз карарга мөмкинлек туа.
Таҗи Гыйззәт иҗат белән авылда яшәгәндә үк мавыга башлый. Күп яза. Истәлекләренә караганда, ул язу сәләтен малай чагында ук күрсәтә башлый. Шуның бер үрнәге – хатлар язу була. «Минем кызларга дип язылган хатлар яшьләр арасында зур кызыксынуга ия була иде. Мин ул хатларга төрле төстәге карандашлар белән мәчет, ай, комган, тәсбих сурәтләренең берсен дә калдырмыйча тезә идем. Шуның өчен минем хатларның почеркы да, хакы да башкаларныкыннан өстен була иде», - дип яза. Бераздан дәвам итә:
«Февраль революциясеннән соң татар телендә бик күп газеталар чыга башлады. Көндезге ярты сәгатьлек ял вакытында без, яшьләр, тәмәке тарту бүлмәсенә җыела идек тә, төрле газеталарны кычкырып укый идек. Шунда җитез, тотлыкмыйча уку сәләтем ачылды. Шуның өчен газеталар укуны миннән сорыйлар иде. Без «Кызыл байрак», «Аваз» газеталарын яратып укый идек».
Революциядән соң Таҗи төрле үзешчән театр төркемнәрендә кызылармеец булып уйный, байтак кына шәһәр һәм өлкәләрне урап чыга. Самара каласында Зәйни Солтанов җитәкләгән татар драма студиясендә укый, Кәрим Тинчурин белән бергә Оренбургта атаклы артист һәм режиссерыбыз Ильяс Ашказарский кул астындагы театр труппасында эшләп ала, 1920 еллар үрендә Алабугада хасил булган үзешчән театр коллективында да уйный, шул вакытта ук каләмен пьесалар язуда да сыный башлый.
1920 елда Татарстан АССР төзелгәч, моңа кадәр төрле урыннарда эшләгән мәдәният көчләрен барлау, җыю, оештыру мәсьәләләре күтәрелә. Элек Вятка яки Сарапул өязендә саналып йөргән Әгерҗе районы авыллары хәзер Татарстан республикасына буйсына башлый. Моңа кадәр Россиянең төрле шәһәрләрендә спектакль-концертлар куеп йөргән талантлы яшьләрне Казанга туплап, алардан Татар драма театры труппасын туплау бурычы куела. 1922 елның сентябрендә Таҗи
Гыйззәт тә Казанга чакырыла һәм театрга эшкә алына. Элекке театр труппаларындагы артистларның байтагы сәхнәгә кайтмый. Талантлы яшьләр бер йодрык булып туплана. Таҗи Гыйззәт Татар драма театры труппасының әйдәп баручы, төп артистларының берсенә әверелә. Замана таләп иткәч, Таҗи Гыйззәткә Ульян каласына күчеп, берничә ел буена андагы татар театрын да җитәкләргә туры килә. Ул һәр җирдә пьесалар язуын дәвам итә, ләкин тәүге әсәрләре уңыш яулый алмый. Шулай да үз заманында Зәйни Солтанов, Ильяс Ашказарский, Кәрим Тинчурин белән иңгә-иң торып иҗат итү тәэсир ясагандыр, берничә ел узганнан соң Таҗи Гыйззәт үз драмалары белән театр сәхнәләрен дер селкетә башлый. Аның әсәрләре 30-40 еллар буе сәхнәдән төшми, Таҗи Гыйззәт үзе дә мәңгелек дан ала. Бөек Ватан сугышы барышында, 1942-1944 елларда Таҗи Гыйззәткә Татарстан Язучылар берлеген дә җитәкләргә туры килә...
Таҗи ага улы, минем сабакташым Казбек язмышына әйләнеп кайтсак, ул татар халкының күренекле галименә әверелде, Казан финанс-экономика институтында һәм Ленин исемендәге Казан университетында кафедра җитәкчесе булып эшләде, фәлсәфә буенча фән докторы дәрәҗәсен яулады. Ни кызганыч, 2013 елда, 88 яшендә вафат булды инде...
Хәзер үз заманында, ярты гасыр буена татар сәхнәләрен яңгыраткан Таҗи Гыйззәтнең исемен телгә алу онытылып бара, әсәрләре «совет» йә «коммунист» ярлыгы тагылып, сәхнәләрдән төште, бөек драматургны искә алу, юбилеен үткәрү кебек кичәләрнең дә күптән булганы юк. Әле ярый, аны үзе туган Әгерҗе районында бер дә онытмыйлар. Әгерҗе вокзалының иркен мәйданында атаклы драматург хөрмәтенә биек бюст куелды. 2007 елда район үзәгендә Таҗи Гыйззәт музее да ачылды. Ул тантанага 80 яшен тутырган Казбек Гыйззәтов та горурланып һәм ашкынып кайткан иде. Әтисенең бюсты янында да, музей ачылышында да тыйнак кына чыгыш ясады. Ләкин дымланган күз карашы аша нык шәйләнә – әтисенең исеме данлануга, аңа хөрмәт күрсәтелүгә ул бик нык сөенә иде. Бүгенге «демократлар» гади халык вөҗданын, кара эшче дәрәҗәсен яклаган драматург исемен онытса да, ул безнең күңелләрдә саклана. Без Таҗи аганың лаек улы, гүзәл улы Казбек Гыйззәтовны да онытмыйбыз. Ул җитми безгә, яшь буынга да җитми. Мәгыйшәт гел соры һәм болытлы булып кына акмас, Таҗи ага да, Казбек та арабызга кабат кайтыр әле.
Әгъзәм ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев