Сарман галиме
Дамир абый Гарифуллин, Сарман авылында яшәп, академик дәрәҗәсенә күтәрелде.
Сарман – зур тарихлы, җырлы-моңлы, талантларга бай төбәк. Ул татар милләтенә күп кенә шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм артистлар үстереп биргән. Дамир абый Гарифуллин исә, Сарман авылында яшәп, академик дәрәҗәсенә күтәрелде.
Фәрит Яхин үзенең истәлекләрендә: «Дамир абый безне колач җәеп каршы алды, риваять мәгарәсе ачкычын да күз уңыннан читкә куйган җиреннән чыгарып, борынгы китаплар тезелгән киштәләр белән тулы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрде», – дип яза. Димәк, китаплар – төп ярдәмчеләр икән.
Әтисе Хәйрулла агай һәм әнисе Мәхтүмә апа да китап кадерен белгән. Әтисе борынгы китаплар җыю белән шөгыльләнгән. Әнисе ягыннан Кәлимулла бабасы да укымышлы булган, китаплар күчереп язган, хәттат булган. Китапка тартылу нәселдән килә икән. Үзлегеннән укып, тырышып тарих язучы Дамир абыйның сүзләре үзенә дә туры килә:
Бөтенесе соңгы исәптә
Килә булыр нәсел-нәсәптән.
Дамир абый да бик күп еллар буе борынгы китаплар җыйды. Шуны белгәнлектән, мин аннан Биектау районы Казаклар авылында укучыларым ярдәме белән тупланган шундый китапларны барып алуын үтендем. Дамир абый сүземне тыңлаган, китапларны Сарманга үзенең шәхси китапханәсенә алып кайткан.
Университетның журналистика бүлегендә уку Дамир Гарифуллинны чын журналист итә. Ул «Социалистик Татарстан» газетасының Зәй-Әлмәт төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. «Сарман» газетасы мөхәррире вазыйфасын да башкарып ала. Республика газета-журналларында тирән эчтәлекле йөзләрчә мәкалә бастыра.
Дамир абыйның беренче китаплары балаларга багышлана. Бер-бер артлы «Тылсымлы шакмаклар», «Кикринур», «Бакакак», «Ишегалды» дигән китаплары дөнья күрә. Үзе СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. Нәниләр өчен язылган шигырьләре һәм җырлары мәктәп дәреслекләренә, дәрестән тыш уку әсбапларына кертелә. Шагыйрь балаларны матур шигырьләре белән шатландыра.
Дамир Гарифуллин – җырлар авторы да. «Чыгарсыңмы каршы алырга?» китабына 56 җыры кергән. Аларны Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина һ.б. җырчылар башкара. Шагыйрь һәр авылның үз җыры булырга тиеш дип саный.
Дамир абыйның бер китабы тоташ робагыйлардан гына тора. Ул үз фикерләрен куен дәфтәренә язып барган, шулардан шигырь юллары туган.
Адым саен берәү кыла этлеген,
Кия үзе әдәплелек битлеген.
Тик белегез: матур чәчәк атса да,
Чүп үләне яшералмый чүплеген.
Шагыйрь төрле жанрларда уңышлы эшли. Ләкин ул моның белән генә чикләнми, һаман «энә белән кое казуын» дәвам итә. Ниһаять, «Сарман энциклопедиясе»н ике китап итеп бастыра. Үзе бу хакта тыйнак бәян итә:
– Бу эшкә мине Альберт Фәтхи этәрде. Ул университетның Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсендә эшли иде. «Әбүгалисина мәгарәсе» дип йөртелгән кулъязмалар һәм сирәк китаплар саклана торган бүлектә. Ул үзе дә «аяклы тере энциклопедия» булып тоела иде миңа.
Әйе, А.Фәтхи Дамир абыйга татар әдипләренең һәм галимнәренең төрле елларда үзе бастырып чыгарган кулъязма мирасына багышланган тасвирламаларын автограф белән бүләк итә торган була. Дамир абыйның мәгарәсенә яңа китаплар өстәлә.
– Мин шактый гомеремне милләтебезнең күренекле шәхесләрен өйрәнүгә багышладым. Күп еллардан бирле китаплар, борынгы кулъязмалар җыю белән шөгыльләнәм, бу өлкәдә гыйльми тикшеренүчеләр белән тыгыз элемтәдә яшим, – ди авыл җирендә яшәгән галим.
Якташ язучыбыз – шәҗәрәләр төзү остасы да. Бикчура хан нәселеннән чыккан кешеләр арасында Сарман карт, галим Ризаэддин Фәхреддин (әнисе ягыннан), язучы Аяз Гыйләҗев, журналист Рафис Могыйнов, табиб Әдип Ибраһимов (Җәлил бистәсендә яши), җырчы Бәширә Насыйрова, язучы Шамил Бикчурин (фамилиясе үк әйтеп тора), артистка Фәридә Сафина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова бар.
«Шәҗәрәләр»нең беренче китабында 31 шәҗәрәнең нәсел агачы бирелгән. Габдулла Тукай, Муса Җәлил шәҗәрәләрен дә Дамир абый төзегән.
Мортаза Туктулы – Шәмсетдин – Мөхәммәтгалим имам – Мөхәммәтгариф – Габдуллаҗан Тукай.
Кадыйр – Чура – Әбҗәлил – Әбүбәкер – Мостафа – Муса Җәлил...
Тарихчы Дамир Гарифуллин энциклопедик белемгә ия. Ул рухы белән – Ризаэддин Фәхреддиннәр токымыннан. Аңа Аяз Гыйләҗев: «Ярый әле, бу пәрдәсе ачылып килгән дөньяда син бар, тарихны йөгәнләрлек зиһенең бар», – дип язган. Каләмдәшләре аны «шигъри дөнья тылсымчысы», «тарихыбызны җырга салучы», «май ае шагыйре», «язучы академик» дип атады. Татарстан язучылары: «Син – халкыбызның мең еллык әдәбиятын һәм мәдәниятен барлаучы, туплаучы, аны милләтебезгә кайтарып бирүче», – ди.
Дамир абый «дөнья мәшәкатен читкә куеп, алтын вакытын һич тә кызганмыйча», гомерен иҗатка, эзләнүгә багышлаган. Бер минут вакытын да бушка уздырмаган. Авыл җирендә яшәп, калын-калын китаплар бастырган. 2002 елда Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән исемгә лаек булган.
Дамир Гарифуллиннар нәселеннән Мөнәвәрә апа да – китапка мөкиббән кеше. Ул да, Дамир абый кебек, Сарман районының Яхшыбай авылында туган. Әтисе Кәлимулла китаплар күчереп язучы булган. Аларда гарәп хәрефләре белән язылган китаплар дәрәҗәле саналган. Мөнәвәрә апа үзе эшләгән Җәлил бистәсе китапханәсенең уку залында «Туган тел» бүлмәсе ача. Гарәп имлясын өйрәтүчене табып, шунда түгәрәкнең эшен җанландырып җибәрә. Бистәдә халык бәйрәмнәрен үткәрүдә башлап йөри. «Җомга көн, кич белән»не халык аеруча ярата. Ул, Казаннан татар язучыларының яңа чыккан китапларын алып кайтып, сату оештыра. Мөнәвәрә апа Кәлимуллина «Туган як» музеен баетуда тырышлык күрсәтә. Җәлиллеләрне «Сәйдәш аланы»на, Чаллыга, Казанга, Кырлайга сәяхәтләргә алып бара. Транспорт белән «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару оешмасы ярдәм итә. Музейда «Туган тел» клубы эшләп киткәч, бистәдә мәдәни тормыш «кайный» башлый. Җырчылар, шагыйрьләр бер тирәгәрәк туплана. Кыскасы, ул чакларны халык әле дә сагынып искә ала.
Дамир абыйда да, Мөнәвәрә апа да – милли җанлы, сокланырлык кешеләр. Аларның Сарман районы һәм Җәлил бистәсе буенча башкарган изге гамәлләре онытылмас.
Рухия АХУНҖАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев