Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Сагындырып искә төшә...

Шәех абый­да бер генә фото да, бер язма да югалмый иде. Ул чакта бит әле барлык архив хәзерге кебек компьютер хәтерендә сакланмый, ә Шәех абыйның хәтеренә туплана иде.

(Танылган журналист, нәшир Шәех Зәбировның тууына 90 ел)


Татар җурналистикасында зур шәхес булган Шәех абый Зәбировка, исән булса, бу көздә 90 яшь тулыр иде. Гадәттәгечә, аны гомер буе зурлап яшәгән Фәния апа Хуҗахмәт аның белән эшләгән, аралашкан, аны хөрмәт иткән барча каләм әһелен, туган-тумачасын затлы бер залга мул табын артына җыяр, Коръән укытыр, вәгазь тыңлатыр иде. Тик яраткан Шәех абыебыз, остазыбыз, гел кирәкле булып аяк өсте йөгереп йөргән җиреннән, бөтен халык шигърият мәйданында Тукайны яд иткәндә, кинәт кенә арабыздан мәңгелеккә китеп барды шул. Алдымда яткан «Безнең Шәех» дип аталган хатирәләр китабын Фәния апабыз аның вафатыннан соң өч ел үтүгә бастырып, барчабызга бүләк иткән иде. Шәех абый турында замандашларының, хезмәттәшләренең, якыннарының күпме җылы хатирәсе тупланган анда! Җыентыкта урын алмаса да, бу олпат зат турында минем дә үз хатирәләрем күңел түремдә саклана. 

Университетны тәмамлагач та, ул чакта милләт юлында көрәшүчеләрнең рупорына әйләнгән яшь басма – «Шәһри Казан» газетасына эшкә килдем. Шунда эшкә өйрәнеп, матбугат эшенә гашыйк булып кына калмадым, гомерлек мәхәббәтемне – Искәндәрне дә очраттым. Тик кулны кулга тотышып, чәчләр чәчкә бәйләнгәнче, шактый сынаулар аша да үтәргә туры килде. Йөрәгем сайлаган кешене, нахак бәла ягып, хөкем иттеләр. Ул көннәрдә бергә эшләгән, аралашкан кешеләрнең күпчелеге аннан йөз чөерде, ачыктан-ачык та, читләтеп тә аның белән аралашуның юньлегә илтмәячәге турында сиздереп торалар иде. Тик бу авыр чакта да хәлебезне аңлаучы, ярдәм итүче, догада торучы олы йөрәкле кешеләр очрап торды. Шуларның иң хөрмәтлеләре – Шәех абый белән Фәния апа булды, дисәм, ялгышмамдыр. Шәех абый ул чакта «Мәдәни җомга» редакциясендә җаваплы сәркатиб булып эшли, Фәния апа шунда бер бүлмәдә үзенең бөтен татар дөньясына тарала торган “Татар-мөселман календаре”н чыгарып ята иде. Мин бу вакытта инде «Мәдәни җомга»га эшкә килдем. Шәех абый зур гәүдәсе, карап торышка кырыслыгы белән баштарак коры булып тоелса да, тиз арада аның киң күңелле, яшьләргә, аеруча талантлы кешеләргә хәерхаһлы бер сабый күңелле кеше икәнен төшендек. Ул кайчан карасаң, үзенең бүлмәсендә тау кебек кулъязмалар, фотолар өелгән эш өстәле артында утырыр, сантиметрлы линейкасын юантык бармаклары арасында уйнаткалап, язмаларны үлчәр, газета битендәге урыннарын исәпләр, гомумән, басманың тышкы кыя­фәтен иҗат итәр, һәр язмага шул тукымада үз урынын табар иде. Кайсыдыр язмаң озаграк чыкмый ятса, Шәех абый янына керәсең, эчеңнән генә «башы беткәндер инде, бу кадәр кәгазь арасыннан каян таба алсын…» дип уйлыйсың. Ә ул җәһәт кенә теге тауның үзе генә белгән ноктасыннан кирәкле язманы тартып та чыгара. Гомумән, Шәех абый­да бер генә фото да, бер язма да югалмый иде. Ул чакта бит әле барлык архив хәзерге кебек компьютер хәтерендә сакланмый, ә Шәех абыйның хәтеренә туплана иде. Менә шушы эш аты булган олы йөрәкле Шәех абый Искәндәр турында, башкаларга ияреп, бер яман сүз дә әйтмәде, аның белән аралашмаска өндәп нотация укымады. Киресенчә, якын кешемнең хәлен белешергә рәшәткә артына барырга җыенуымны белүгә, ул кулыма саллы бер китап тоттырды: «Менә, Фәния апаңнан бу, Искәндәргә тапшыр», – диде. Бу Коръән китабы иде… Билгеле, Коръәнне илтеп тапшырдым. Якын кешем иреккә чыкканчы, Шәех абый белән Фәния апа аның өчен борчылып, хәлләрен белешеп, ут йотып торды. Һәр авырлыктан соң җиңеллек булыр, диелгән Коръәндә дә. Бу ике гүзәл кеше соңрак әти-әниебез янәшәсендә түребездә туй мәҗлесебездә дә утырды. Сынауларны үтеп, сынмыйча, өр-яңадан үзен исбатларга һәм татар матбугатында Искәндәр Сираҗи булып танылырга Шәех абый, Фәния апа кебек шәхесләрнең ышанычы рухи таяныч булды. 

Шәех абый үзе дә олы тормыш юлы үткән, ачысын-төчесен җитәрлек татыган кеше, шуңа күрә дә ул башкаларның хәленә керә, аңлый, кызгана белә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде. 1932 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә аваз салса да, Тимершәех атлы малайга тауларның кызу һавасы килешми, гаилә кире туган төяк­кә – Лениногорски районының Сарабиккол авылына әйләнеп кайта. Харис абзый көттереп туган улына исемен үзгәртеп, колагына Миншәех дип кычкырта. Шәех сүзенең дәрәҗәне аңлатуын, ислам диненә хезмәт иткән олы шәхесләргә әйтелүен һәм үз улының да Аллаһ дине юлында иҗтиһад кыласын башына да китермәгәндер ул. Тик сугыш башлану Шәехнең балачагын урлый. Сугышның башыннан ахырына кадәр үгез җигеп колхозда эшли. Җитмәсә, 1943 елда әтиләре сукырая. Бөтен байлыкны кырып-себереп, Казанга бер тәпән бал илтәләр, шул хакка әтиләренең күзен ачтыралар. Тик сугыш бетеп тә авылга җиңеллек килми, тамаклары ипигә туймый, халыкның тормышы яхшырмый… Сарабикколның 13 үсмер малае шул караңгылыктан чыгу юлын эзләп, «Ленин юлыннан» дигән яшерен оешма оештыра. Илнең алга бармавын алар Ленин юлыннан тайпылуда күрә. Шәехкә резинадан шрифтлар кисеп, листовкалар әзерләү эше йөкләнә. Төне буе кеше күзеннән качырып, хәреф кисә малай. Тик бу эш озак бара, кулдан гына язып торырга уйлыйлар. Лис­товкаларны язып, авыл буйлап тараталар, халыкны дөрес юлны кайтарырга өндиләр… Әлбәттә, үсмерләрнең эзенә тиз төшәләр. Гаугасы Мәскәүгә хәтле ишетелсә дә, мәктәптә бер укытучыны да калдырмыйча кусалар да, төп оештыручы «диссидентлар» бу бәлаләрдән нинди хикмәт беләндер исән-сау чыга. Халыкның контр дип кырын караулары, җиденчене бетергәч, документ бирми җәфалауларыннан гарык булып, Шәех бер ел элегрәк киткән әтисе артыннан яңадан Ташкент якларына чыгып китә. Юлга акча юнәтер өчен, соңгы кәҗәне суеп саталар. Озатканда күрше карчыгы, рәхмәт төшкере, бер савыт бал бирә. Ташкентка 18 тәүлек бара Шәех. Карыны ачкан саен, савытка аз гына су салып чайкатып эчә. Барып җиткәндә ачлыктан хәлсезләнеп шәүләсе генә калган була аның... Алда – бизгәк белән чирләп, яшәү белән үлем арасында бәргәләнү, кабат авылга кайту, үгез җигеп симәнә ташулар… Шөгердә урта мәктәпне тәмамлап, комсомол сек­ретаре булып, «Яшь сталинчы» газетасының актив хәбәрчесе булып танылып, 1953 елда Шәех Казан университетына укырга керә. 1958 елдан ул «Татарстан яшьләре» газетасына эшкә килә, аның татар матбугатындагы саллы юлы шул көннән башлана. 

1960 елда яңадан чыга башлаган «Яшь ленинчы» газетасының да беренче макетларын ул сыза. 1963-1965 елларда ул мөхәррир булып эшләгән чорда яшьләр газетасының тиражы 18 меңнән 68 меңгә җитә! Идеология кайчысы өстеңдә эленеп торган, ялгыш язган бер сүз өчен дә бюрога җыеп тикшерә торган еллар бу. 

Аннары – «Социалистик Татарстан» газетасында егерме еллык җаваплы сәркатиб хезмәте. Идеология сөреме белән никадәр тынны бусалар да, кеше язмышы турында язарга, үзәккә кеше күңелен куярга җаен таба, шул юлда эзләнә Шәех абый. Янына талантлы журналистларны туплый.

Аннары – милли яңарыш җилләре белән сугарылган «Шәһри Казан»ны оештыру, беренче макетларын сызу, җаваплы сәркатиб булып, яңа матбугатны аякка бастыру…

Без танышканда исә, Шәех абый чираттагы «баласы» – «Мәдәни җомга» газетасында җиң сызганып җаваплы сәркатиб эшен алып бара иде. Ул баһадир гәүдәле, зур башлы, нык кеше, нәрсәдәндер оялып, сабыйларча кызарып та чыга. Үз гомерендә катлаулы чирләрне дә җиңәргә туры килде аңа. Адәм баласының гомере бетмәсә, нинди чир дә җиңә алмый дисәләр дә, аңа яңадан тормышка кайтырга, тагын озак еллар җиң сызганып матбугатта эшләргә хәләл җефете Фәния апаның кайгыртуы, җан җылысы да сәбәп булгандыр. Гомумән, ирен шулкадәр кайгырткан, зурлаган, хөрмәтләгән башка хатын-кыз бармы икән? Яшьлек шаукымы белән корган беренче гаиләсендә чит милләттән, чит диннән булган хатыныннан җан җылысы күрми йөдәгән Шәех абыебызга ниндидер изгелекләре өчен гомеренең соңгы өлешенә Аллаһтан бирелгән бер бүләк булгандыр ул, дим. Фәния апа аны энә-җептән генә кыйммәтле киемнәргә киендерә, алдыннан тәмле ризыкны өзми. Туганнарын хөрмәтли, шәп машиналарда йөртә…

Шәех абыйның матбугат эшчәнлегендә татарча календарьлар чыгару саллы урын алып тора. Шул календарьлары өчен ул журналистларның Х.Яма­шев исемендәге премиясенә дә лаек була. Гомеренең соңгы дистә елларында исә Шәех абый, матбугат эше белән беррәттән, үзе нигезләгән “Татар мөселман календаре”н да нәшер итте. Фәния апа белән алар бу эшне шулкадәр күңел биреп, җан куәтен салып алып бардылар ки, юкка гына бу басма 29 ел буе халкыбызның яраткан өстәл китабы булып тормыйдыр. Алар татар тарихына, динебезгә кагылышлы дистәләгән исемдәге китап, Коръән тәфсирләре дә әзерләп бастырды, халыкка ирештерде. Заманында өч хәрефле оешмаларның гомерлек күзәтүе астында яшәргә мәҗбүр булган парторг Шәех абыйга изге гамәлләренә күрә Аллаһка якынаеп, бәрәкәтле гомеренең соңгы елларында намазга басарга, Хаҗ кылу бәхетләренә ирешергә на­сыйп булды. Ул муллалар, дин әһелләре белән аралашты, хәзрәтләрнең вәгазьләрен, сорау­ларга җавапларын туплап китаплар чыгарды, шул китаплар күпме кешегә иманга килергә, кыйбласын табарга ярдәм итте. Шуңа күрә дә аны онытмыйбыз, халкыбызның сөекле улы, милли матбугатыбыз­ның аксакалы буларак, тууына 90 ел тулган көннәрендә дога белән искә алабыз. Һәркайсыбызга үз артыбыздан Шәех ага кебек яхшы сүз, изге эшләр, мәгънәле китап­лар, рухи байлык калдырыр­га насыйп итсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев