Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ГӨЛШАЯН

Быел классик язучыбыз Мирсәй Әмирнең тууына 105 ел тулды. Бу сәхифәдә без әдипнең көндәлегеннән "Гөлшаян" пьесасын иҗат итүгә кагылышлы, моңарчы беркайда да басылмаган язмалар тәкъдим итәбез. Пьеса 1948 елда иҗат ителә, аны беренче мәртәбә 1958 елда Празат Исәнбәт Камал театрында сәхнәләштерә. 2005 елдан бирле "Гөлшаян" Тинчурин театрында баш режиссер Рәшит...

Быел классик язучыбыз Мирсәй Әмирнең тууына 105 ел тулды.

Бу сәхифәдә без әдипнең көндәлегеннән "Гөлшаян" пьесасын иҗат итүгә кагылышлы, моңарчы беркайда да басылмаган язмалар тәкъдим итәбез. Пьеса 1948 елда иҗат ителә, аны беренче мәртәбә 1958 елда Празат Исәнбәт Камал театрында сәхнәләштерә. 2005 елдан бирле "Гөлшаян" Тинчурин театрында баш режиссер Рәшит Заһидуллин куелышында тамашачыны шатландырып килә. Соңгы 10 ел эчендә бу комедия шулай ук Салават башкорт драма театрында һәм Уфа "Нур" татар театрында Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев куелышында уңышлы барды.

Гөлшат ӘМИРОВА.


11/l-46. Бүген "Әдәби җомга"да булдым. Сайлау алды җыелышы уздырдык, кандидатлар белән таныштык. Җыелыштан соң Әсгат Мәҗит театры (Республика районара колхоз-совхоз театры) артистларының сайлауларга багышланган концертын тыңладык. Концертта әдәбияткә килүче яшьләрдән үз шигырьләрен укучылар да булды. Берсе - Гыйз-Әл-Габит. Исеме бик нескромный булса да, үзе тыйнак кына, өметле генә шагыйрь күренә. Икенчесе - Фидаи Гафуров дигән егет. Мәҗит Гафури нәселеннән, диделәр. Тышкы кыяфәте, хәрәкәтләре һәм сөйләү тоны белән типичный рядовой солдат булып күренде. Шигырьләре бик үк оригиналь булмаса да, ярыйсы күренәләр. Ләкин ул аларны рапорт биргән тон белән укып, көлкегә әйләндерә.

Бу көннәрдә "Гөлшаян" дигән пьеса язып ташларга булдым. Икенче пәрдәсен язып бетереп киләм инде. Пьеса күптән уйланган иде. Тик мин аңа җитди әсәр итеп карамыйча, һаман суза килдем. Ул, әлбәттә, актуальлек ягыннан зур әһәмияткә ия булмас. Ләкин үзем уйлаганча эшләп чыга алсам, бер вакытта да искерә торган да булмаска тиеш. Аның сюжеты фольклор материалларына корылган. Беркадәресе моңарчы кечкенә формаларда эшләнгән дә иде ("Ядәч", "Көнлекче Әхмәт"). Ләкин аларны алай таркау хәлдә әрәм калдырасым килми. Барын бер җепкә тезеп, зуррак, җитдирәк әсәр итәсе килде. Ни булыр. Кабул итмәсәләр дә, бүген өчен артык зур югалту булмас... Бүген "Совет әдәбияте"нең 10 нчы саныннан Н.Исәнбәтнең "Сәхибҗамал"ының ахырын укып бетердем. Җитди, көчле әсәр, ләкин драматик таркаулык бар.

10/IV-48. Бүген "Гөлшаян" исемле комедияне язып бетердем, күптән түгел башлаган идем (эш арасында, атна-ун көн эчендә язылды).

26/IV-48. Кичә ТДАТның яңа сәнгать җитәкчесе Йосыпов иптәшкә "Гөлшаян" комедиясен укып күрсәттем. Бик кызыксынды, театрның репертуарына кертергә тәкъдим итәчәген әйтте, берничә әһәмиятле замечаниесе булды, мин алар турында уйлап, тиз көндә үз фикеремне белдерергә тиеш.

3/V-48. Май бәйрәме күңелле узды. 29ннан бирле көннәр бик матур, аяз, җылы. 1 Майда трибунада тордым, Гөлшат белән Камилне дә алып барган идем, бергәләп бөтен демонстрацияне карадык. Кичен агай-эне складчина белән бәйрәм иттек. Икесендә үзебездә туган-тумачаны һәм Гөлшатның детсадтагы тәрбиячесен чакырып сыйландык.

Бүген яңа заем чыгару игълан ителде, 2500 сумга язылдым, Фәүзия 100 сумга.

Кичен "Гөлшаян"ны төзәтү белән утырдым.

22/V-48. Кичә кич Татар дәүләт академия театрында "Гөлшаян"ны укыдык. Катнаштылар: Контюков (яңа директор), Йосыпов Абдулла, Тумашева, Ф.Ильская, К.Шамил, Ф.Халитов, Бариев, Мәрьям Сульва, Б.Гыйззәт һәм Сутюшев (художник). Гомумән, комедия турында фикерләр яхшы булды; ошаттылар, театрның репертуарына кертергә кирәк, диделәр. Булган замечаниеләрнең бик урынлылары да бар, алар җиңел төзәтерлек. Тик Баян Гыйззәт кенә принципта әсәргә каршы рухта сөйләде. Мин аның фикерен бик җитди тыңлап, җитди аңларга тырышсам да, җитди дип таба алмадым. Хәтта ул ни әйтергә теләгәнен яки нәрсә таләп иткәнен үзе дә аңлады микән? "Гөлшаян" комедиясендә мин мондый идея үткәрәм: безнең халык элек-электән, социаль кысынкылык шартларында, экономик яктан коточкыч фәкыйрьлектә яшәгән чагында да, оптимист рухлы, эштә-тормышта сәләтле, зирәк, тапкыр акыллы кешеләргә бай булган. Мондый кешеләр икеләтә кысынкылыкта яшәгән хатын-кызларыбыз арасында да булган. Тик аларга үзләрендә булган көчне, күңел байлыгын, зирәк акыллылыкны, тапкырлык сыйфатларын үстерергә, аларны зуррак, кешелек өчен әһәмиятлерәк эшләрдә файдаланырга ул чордагы социаль шартлар мөмкинлек бирмәгән. Шуңа күрә алар күбесенчә көнкүрешкә кагылган мәсьәләләрдән ары китә алмаган. Менә шундый кешеләрнең берсе - Гөлшаян. Хәзер бездә, социалистик тормыш шартларында, шул Гөлшаяннардан Миңлекамаллар, Фатималар һәм тормыштагы хезмәт геройлары, бөтен илгә, бөтен дөньяга дан тотарлык алдынгы кешеләр үсте. Фольклор әсәрләрендә чагылган халык өмитләре, халык хыяллары бездә тормышка ашты. Бу - әсәрнең идея эчтәлеге. Бусы - бер. Б.Гыйззәт бу якны күрми.

Инде әсәрнең драматик сюжеты, конфликты һәм аның бүгенге тамашачыга да турыдан-туры тәрбия бирү әһәмиятенә ия булган морале турында.

Гөлшаян, коллыкка нәфрәт белән караучы, азат рухлы кеше буларак, үз иркенә үзе хуҗа булып, үзенең яраткан кешесенә - ярлы, көнлекче Әхмәткә кияүгә чыккан. Ул бәхетле. Алар бер-берсен ярата. Ләкин аларның бу бәхетен күпсенүче, аны танырга теләмәүче, үзләренең түбән, хайвани теләкләре, тотнаксыз, бозык нәфесләре өчен аны җимерергә омтылучы кара көчләр бар: сәүдәгәрләр, түрәләр, руханилар... Алар Гөлшаянга тәмгыларын суза. Аңа тынычлап аяк атларга бирми, очраган саен бәйләнә. Гөлшаян аларны яратмый гына түгел, җирәнә. Ләкин аларның мәкерләреннән, кара уйларыннан шомлана, бәхетебезгә тап төшерерләр, дип курка. Алардан үч аласы, аларны икенче бәйләнмәслек итеп "өйрәтәсе" килә. Ләкин бу теләккә ирешү өчен үзенә иркен хәрәкәт итәргә уңайсызлый торган икенче бер көчне җиңәргә кирәк: ул - Әхмәтнең урынсыз көнчелеге. Әхмәт Гөлшаянны ярата, ләкин аны хатын-кызга санап, аңа ышанып бетми. Әхмәт мондый булганда аларның мәхәббәтләре, семья берлекләре тиешле ныклыкта була алмаячагын Гөлшаян аңлый. Бер-берсенә тулы ышаныч булганда гына аларның дуслыгын бернинди дә кара көч җимерә алмаячак. Шуңа күрә Гөлшаянның иң элек Әхмәт белән үз арасында ныклы, ышанычлы берлек булдырасы килә. Моның өчен аңа иң элек Әхмәтнең үзен акылга утыртырга, аның кимчелеген ташлатырга кирәк. Һәм ул моны эшли. Алар арасында бер-берсенә какшамас ышаныч туа. Шуннан соң инде алар бердәм көч булып, явыз дошманнарыннан көлә: әрәмтамакларны икәүләшеп хур итә. Мораль: төп дошманга каршы көрәштә җиңү өчен башта үзара берлекне, бер-береңә булган ышанычны тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен бер-береңнең кимчелеген рәхимсез ачып салып, аны бетерергә кирәк. Шул вакытта син дошманыңны тизрәк җиңүгә ирешерсең.

Баян әсәрнең бу ягын да күрми. Көнчелекне ул бөтенләй әһәмиятсез, вак тема, дип таба, ул турыда язуның кирәге юк, ди. "Яраткан кеше көнләшергә тиеш", - ди ул (болай диюнең бүгенге алдынгы кеше өчен, хәтта коммунист булган кеше өчен абсурд икәнлеген дә уйламый микәнни ул?).

Мин үземнең соңгы сүземдә бу фикерләрне әйттем. Моңа кушылдылар. Хәзер инде, бу фикерләрне ачыклый төшү Өчен, тагын бер бик ныклап утырып, комедияне эшләп, камилләштереп чыгарга кирәк.

7.VII-48. Бу араларда һаман шул пьесалар белән шөгыльләнергә туры килде. "Отцы и дети" белән утыргаладым. 30 майда Фатима апа белән Фәридә килеп төште. "Гөлшаян"ны Г.Иделлегә укыган идем, хупламады. "Синең урында булсам, мин моны театрга бирмәс идем, - ди, - бу сине төшерә", - ди. Уйга калдым. Шулай да, фикер алышу тәртибендә, иртәгә театрда, язучыларны да чакырып, укыйбыз әле.

* * *

10/VII-57. ... «Гөлшаян»ны тегендә-монда кодалап йөрдем. Укыган бер кеше мактый үзен, яраталар. Тик алып, ходка җибәрүләре генә җитми. Хәзер менә Культура министрлыгында яхшы сүз әйттеләр инде, бу ел ничек тә без аңа урын табарбыз, әйбәт әсәр әрәм ятмас, диделәр. Министр урынбасары Шәмсетдинов шулай диде.

18/IХ-57. ..."Гөлшаян" ны театрның сәнгать советында укыдым, бертавыштан әйбәт дип кабул иттеләр. Озакламый эшкә керешәбез, диләр. Тик договор белән оформить ителмәгән әле.

7/II-58. Малеевка. Серафимович исемендәге иҗат йорты. Мин бирегә күптәнрәк килергә тиеш идем. Тик Академия театрында "Гөлшаян" чыгарга тиеш булгач, шуның премьерасын күреп китим дип йөрдем. Ә ул премьера алдан планлаштырылган көннәрдә булмады. 25 гыйнвар тирәсендә булырга тиеш иде, аннары февральнең 1-2ләренә кичектерделәр. Бу срок та реаль булып чыкмады, Празат авырды, диделәр. (Празат Исәнбәт көнлекче Әхмәт ролендә уйный). Аннары инде 10-15ләреннән дә иртә чыгарып булмас, ди башладылар. Шулай дигәч, мин китәргә булдым: премьерасын күрмәсәм күрмәм инде - күп вакыт эшсез әрәм була (китәргә дип бер күңел алгысыгач, эшлисе дә килми). Шулай итеп, киттем. Премьера 13 февральдә була, дип калдылар. Фәүзия барырга һәм миңа үз тәэсирләрен язарга булды. Аны да көтәм.

14/ll-58. Серафимович. Кичә, 13 февральда "Гөлшаян"ның премьерасы булырга тиеш иде. Нишләгәндер инде, тагын кичектерделәр микән?

21/ll-58. Кичә Фәүзиядән хат алдым. "Гөлшаян"ның премьерасы турында язган, чынлап та әйбәт булды, ди.

29/lll-58. Казан. Мартның 20сеннән 27сенә кадәр Фәүзия больницада ятып чыкты. Ул көннәрдә өй хуҗалыгында үзем баш булып калырга туры килү сәбәпле, җүнле эш эшләп булмады.

9ында микән, 10ында микән - "Гөлшаян" спектаклен беренче тапкыр барып карадым. 14 нче спектакль, диделәр - аншлаг иде. Һаман шулай барган. Тамашачы әйбәт кабул итте.

Берничә көннән ВТОның Татарстан бүлеге каршында "Җилкәнсез" белән "Гөлшаян" спектакльләре турында фикер алышу оештырганнар иде. Халык күп булмады. Һәр ике спектакль турында төрле сүзләр булды. "Гөлшаян" турында берничә кеше: "ТДАТ өчен уңышлы спектакль түгел", - диде. Аларның берсе - Нур Сәйфи (Москвада яшәүче ул кеше турында күптәннән ишеткәнем булса да, үзен күргән-белгәнем юк иде, шунда беренче тапкыр күрдем. Әллә "Гөлшаян" турында начар сөйләгәнгә, миндә яхшы тәэсир калдырмады). Икенче сөйләүче Ильясов (отставкадагы режиссер) булды. Ләкин тәнкыйтьләре мине ышандыра алмады. Комедиянең жанр үзенчәлеген искә алмый сөйләделәр, урынсыз һәм кирәксез таләпләр куйдылар. Заһидә ханым (К.Тинчуринның хатыны) "Гөлшаян"ны яклап, аларга бик матур җавап бирде. Үзем дә берничә сүз әйттем.

Соңгы көннәрдә ишетүемә караганда, "Совет Татарстаны" редакциясендә рецензия бар, ди. Уңышсыз спектакль, дигән бәя бирә ди. Ишетүемә караганда, шул ВТОда күтәрелгән гаепләүләр булса кирәк. Ләкин борчылмыйм, "Гөлшаян" - минем эш арасында гына язылган җиңел әсәр. Мин үзем аның дәрәҗәсен беләм, ышанганмын, шул җиткән. Теләсә нәрсә дисеннәр. Тик матбугат аны яманлап чыгудан кемгә генә файда булыр икән? (Әгәр редакция шундый рецензия басып чыгарса). Миңа теге яки бу дәрәҗәдә генә булса да зыяны тияр, әлбәттә. Ләкин миңа зыян килүдән кемгә файда икән соң? Черт с ним. Миңа "Ялантау кешеләре"нең 2 нче китабын язып бетерергә кирәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев