Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Кыйбласы – милләт гаме

Газетабызның сәяси күзәтүчесе Фоат Уразаевка бүген 70 яшь тулды. Каләмдәшебезне юбилее белән котлап изге теләкләребезне юллыйбыз.

Шул уңайдан без аның белән милләтебезнең үкенеч-табышлары, тарих сәхнәсендә тоткан урыны турында сөйләштек. 

– Фоат абый, хезмәт биографияңне хәрби кеше буларак башлагансың икән. Моңа ни этәрде? Һәм армиядән китүеңнең сәбәпләре нинди? 

– Илленче, алтмышынчы елларда туган бик күп малайлар кебек мин дә сугышлы уйнап үстем. Кылыч тагып, мылтык асып, погоннар тегеп уйнадык. Сигезенчене бетерүгә, Суворов училищесына бармакчы идем. Чит тел укымагансың, дип кире бордылар. Шулай да хыялымнан баш тартмадым. Тиешле программаны юнәтеп, әзерләнеп, унны бетергәч, барыбер Казан югары хәрби инженерлык училищесына укырга кердем.

 Шунда биш ел укыганнан соң хезмәт итә башлагач кына холкым, булмышым буенча хәрби хезмәт өчен яратылмавымны аңладым. Чөнки мин юаш кеше, андыйларга армиядә бик авыр. Шулай да хәрби хезмәттән баш тартмадым. Училищедан соң Пенза өлкәсендәге Каменка дигән җиргә юлладылар, анда өйрәтү-ракета бригадасы бар иде. Шунда взвод командиры булып ун ел хезмәт иттем. Соңгы ике елда өйрәтү батареясы командиры булдым. Аннан Чехословакиягә старт батареясы командиры итеп күчерделәр. Тегендә өйрәтү булса, монда инде практика. Икесе ике төрле эш булгач, кыенгарак туры килде. Личный состав белән эшләве кыен булгач, рапорт язып, штабка күчтем. Бу вакытта чехлар җыелып, безнең каршыда митинглар, пикетлар ясый башлады. «Иван, иди домой! Тебя там Наташа ждет!» дигән плакатлар тотканнар. Шунда миңа икенче дивизионга штаб башлыгы булып күчәргә тәкъдим иттеләр. Мин баш тарттым. Ул вакытта инде егерме ел хезмәт иткәннәргә штат кыскартуы буенча хәрби хезмәттән китү мөмкинлеге туды. 1991 елда рапорт яздым. Безне Чехсловакиядән Төрекмәнстанга чыгардылар. ГКЧП булган көнне мине хәрби хезмәттән азат итү турындагы боерыкка кул куйганнар иде. Төгәл егерме елымны тутырып, 1991 елның ноябрендә Казанга кайтып җиттем. 

–  Казанда эш табу ансат түгел... 

–  Ялга бер кайтканда, Казандагы 1 нче татар гиназиясенә барып, эш белешеп куйган идем. Башкалада иң тәүге булып ачылган татар гимназиясе бу.  Анда «Тормыш иминлеге нигезләре» дигән фәнне укыттым. Әнкәй авырый башлаганчы шунда эшләдем. Ул вакытта татар милли хәрәкәтенә йөри, ТИҮ эшендә катнаша башлаган идем. Бервакыт опаера, балет театры янында, Ельцин килер алдыннан, пикет оештырганнар иде. Энекәшем Фәриткә, әйдә, тыңлап кайтыйк әле, дидем. Бу вакытта ул спорт мәктәбе директоры иде. Шунда чал чәчле, чандыр гына бер кеше пикет оештырып йөри. Әлеге кеше ТИҮгә нигез салучыларның берсе Рашат Сафин булып чыкты. Аның да, яңа гына армия сафларыннан отставкага чыгып, Казанга кайткан чагы. Телефоннарны алыштык. Университетта Ельцин белән очрашуга чакыру кәгазе бирде. КДУда Россия башлыгын җылы кабул иттеләр. «Йота алган кадәр суверенитет алыгыз!» – дигән мәшһүр сүзләрен шунда әйтте инде ул. 

–  Ничек журналистикага кереп киттең? 

– «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталарына язмалар җибәргәли идем. 1998 елны «Татар-информ» агентлыгы чыгарган «Татарские края» газетасында сәяси күзәтүче булдым. «Мәдәни җомга»га бер килгәндә Газинур Морат «Атнаның сәяси мизгелләре» дигән сәхифә ачып җибәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп, «Татар-информ»да эшләгәндә үк, «Мәдәни җомга» белән хезмәттәшлек итә башладым. Әлфия Миңнуллина «Интертат»ка күчкәч, «Бердәмлек» редакциясенең мөхәррире булып калдым.  

Менә 2005 елдан «Мәдәни җомга» газетасында сәяси күзәтүче. Әле Зиннур Мансуров тәкъдиме белән «Мөнәсәбәт» рубрикасы астында «Җидегән» сәхифәсе дә алып бардым. 

–  ТИҮ эшендә катнашкан чаклар сагындырамы? 

Татар иҗтимагый үзәгенә йөрүчеләрнең күбесе җан кушуы буенча, ихлас күңел белән килгән кешеләр иде. Марат абый Мөлеков тәкъдиме буенча, мин әле 1996-1997нче елларда ТИҮдә рәистәш тә булып тордым. Милли аңны үстерергә мөмкинлекләр туды. Әйтик, Рашат абый Сафин бик әзерлекле кеше, теоретик та, практик та иде. Ул «Татар юлы» дигән җәмгыять оештырды. Ул – фундаменталь хезмәтләр язып калдырган, татар язмышына геосәяси, эзотерик анализ ясаган, гаҗәеп киң колачлы кеше. Аның сәяси трилогиясен – «Татар юлы», «Татар миссиясе», «Татар инануы» дигән хезмәтләрен күз алдында тотам. Шушы хезмәтләр, ни кызганыч, бүген күләгәдә калып килә.  

–  Татар миссиясе, татар юлы нәрсәдән гыйбарәт соң? 

Бүген татарга югарырак дәрәҗәгә күтәрелеп, метасәясәт дәрәҗәсендә эш итәргә кирәк. Тормышны, яшәешне җайга салуның бердәнбер юлы – илаһият законнары буенча яшәүгә күчү. Кешелек дөньясы шулай яратылган ки: илаһият законнары буенча яшәгәндә, цивилизацияләр бердәмлеге оешканда гына кешелекнең киләчәге бар. Кайбер кешеләр илаһият законнарын бик тар мәгънәдә аңлый, табигать законнары дип кенә белә. Алай түгел. Бөтен кешелек, бөтен мәхлукат өчен уртак бу. 

Ньютонның беренче законы дип әйтәбез. Ул моңа төшенгән генә. Чынбарлыкта бу – илаһият законы. Шул законнарга каршы килеп нәрсә эшли аласың?! Шундый ук законнар җәмгыяви яшәештә дә бар. Бүгенге мескен яшәешебез – шул законнарның бозылу нәтиҗәсе. 

– Дөньядагы соңгы вакыйгаларны кешелек җәмгыятенең агониясе дип исәпләүчеләр дә бар. 

– Андый карашлар да бар. Мин алай исәпләмим. Кыямәт көненең билгеләрен табарга буладыр. Күп нәрсә кешенең үзенә бәйле. Аллаһы Тәгалә кешегә акыл, рухи үсеш ихтыяҗы биргән. Диннәрнең мәгънәсе, максаты – зурдан алганда, кешенең акылын рәсүли акыл югарылыгына күтәрү. Урта гасырларда дин йола дәрәҗәсендә, куркыту, халыкны тәртиптә тоту өчен кирәк булган. Бу дөрес тә. Кешенең акылы рәсүли акыл дәрәҗәсенә җитә икән, ул куркып кына түгел, аңлап-белеп, тыелганнардан тыелып, болай яшәргә ярамавын аңлаячак. 

–  Җәмгыятебездә алга китеш кенә түгел, артка китеш тә сизелә. 

–  Әйе, артка китеш тә бар. Әлегә геосәясәт күз уңында. Алтын миллиард теориясе дә бар. Бүген килеп чыккан хәлләр – ниндидер котырту нәтиҗәсе. Дөньяда яңа тәртип урнаштырырга теләүчеләр тарафыннан бик уйлап эшләнә бу. Бүгенге каршылыклар тиз генә хәл ителмәс кебек. Әмма хәзерге конфликтлар өченче бөтендөнья сугышына җиткерер дип уйламыйм. 

Бүген күп нәрсә халыкның үзаңы нинди югарылыкта булуга бәйле. Без-татарлар  башка халыкларга илаһи яшәү үрнәге күрсәтергә тиеш. Бүген өлешчә бар да ул. Россиянең әллә кай төшендәге татар авылы оазис булып әйбәт кенә яшәп ята. Безгә койрыкка ияреп яшәүдән туктап, ияртеп баручы дәрәҗәсенә күтәрелергә, метасәясәт югарылыгында эш итәргә вакыт.

Бүген татарда төшенкелек тә сизелә, әмма дуамал күтәрелеп, бернәрсә дә эшләп булмый. Акыл белән, төптән уйлап эшләгәндә татарның мөмкинлекләре күп. 

–  Шәҗәрәңне беләсеңдер инде? 

–  Уразай бабайга хәтле җиде буынны Мөхәммәтгариф бабайның энесе Мәгъсүм бабай әйтеп калдырды. Безнең нәсел ерактан килә, Карабәк шәҗәрәсенә тоташа, дигән иде. Хәзерге вакытта Карабәк шәҗәрәсенең 7-8 варианты мәгълүм. Һәр вариантта да Уразай бабай бар. Мөхәммәтгариф бабам мулла булган. Совет хакимияте урнашкач, атларын, умарталарын  колхозга тапшырса да, гаиләсе белән Чиләбе якларына сөргәннәр. Беренче мөмкинлек булуга, балаларын кайтарып җибәргән, соңрак үзенә дә кайту җае чыккан. Кайтуларына бөтен милек таланган, зур йорт таркатылган. Балчыктан әвәләнгән бер мунчада яшәгәннәр. Ул, тегендә үпкә чире эләктергәнгә, озак яшәми, үлә. Әби инде күптән вафат булганга, әткәй ятим үсә. 1941 елда сугышка алынып, утлар-сулар кичеп, 1946 елда гына әйләнеп кайта. 

–  Туган нигезегез сакланамы? 

– Без җиде малай үстек. Әле күптән түгел генә өч бертуганым авылда – Сарман районының Мортыштамак авылында яши иде. Күптән түгел анда яшәгән, Бохара якларында 30 ел торып, авылга әйләнеп кайткан абыебыз вафат булды. Хәзер анда бер абыем, төпчек энекәш яши. Без төп йортны – әткәй-әнкәй яшәгән нигезне сүтмәдек. Аны үзебезчә карап торабыз. Газ кергән, җылы, чиста. Теләсә кайчан кайтып керергә була. Әткәй-әнкәй генә юк. 

Авыл – татарның яшәү рәвеше, бишеге ул. Тик бүген авылларыбыз җимерелеп, кечерәеп бара. Коры сүз белән генә өндәп, кешеләрне авылда калдырып булмый. Моның өчен ниндидер чаралар – эш урыннары, шәһәрдәге кебек үк булмаса да, яшәү өчен уңайлылыклар булдырырга кирәк. Миңа калса, Сабантуй, каз өмәләре кебек бәйрәмнәребез, татар аты сыман брэндларыбыз – татар авылын гына түгел, татар милләтен саклап калу, яшәтүдә бик зур әһәмияткә ия. Бигрәк тә Сабантуй – татарның тән, җан, рух берлеген саклый торган мирас ул. Анда авылдашлар, милләттәшләр җыела, татарның милли җыры, уены, рухы тантана итә. 

– Язганнарыңны китап итеп чыгарырга уйламыйсыңмы? 

– Урысча чыккан «Становление» дигән бер кечкенә генә китабым бар. 2015-2016 елларда, моңа керешкән идем. Саллы гына, зур китаплык язма тупланды. Татарстан китап нәшриятына илтеп бирдем. Монсына да кереш сүзне мәрхүм Разил Вәлиев язган иде. Аңа әле һаман чират җитми. Мин аны хәзер, елларга бүлеп, өч китап итеп әзерлим. 2001-2008 елларны эченә алган беренче китапның электрон варианты әзер инде. Мин аның исемен якынча «Мәгыйшәт ваемы» дип атадым. 

– Нинди үкенечләрең бар? 

– Беренче үкенеч, хәрби хезмәтне сайлап дөрес эшләмәдем. Икенче зур үкенечем – соңгы көннәрендә Рашат абыйны барып күрә, сөйләшеп утыра алмадым. Югыйсә, аның белән соңгы елларында шактый еш аралаштык. Күрешми калган атналар булмады диярлек. 2007 елны абый чирли, хосписта ята иде. Энекәш, хәлен белеп кайтыйк әле, диде дә, ул көнне  бара алмадым. Икенче көнне шылтыратам. Оныгы, аңа инсульт булды, ди. Әй, үкенечле булды инде. Берничә көннән, хәлен белергә килергә буламы, дип сорыйм. Оныгы, Фоат абый, кирәк түгелдер инде, ди. Хәзер, барыбер барасы калган икән, дип үкенәм. 

– Сине бәхетле бабай дип беләбез.

– Гаилә томышыбыз тигез, хатыным Фәридә белән ике кыз үстердек, дүрт оныгым бар. Кызым Гөлнара – ике кыз, Регина ике малай үстерә. Төпчек оныгым Искәндәр үзем кебек 19 майда, Татарстан матбугаты көнендә туган. 19 май көнне миңа – 70, аңа 7 яшь тула. 

Әңгәмәдәш – Рәшит МИНҺАҖ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев