Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

КҮКТӘ ДАУТОВ ЙОЛДЫЗЫ ЯНА

Быел күренекле актер, опера режиссеры, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нияз Курамша улы Даутовның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында концерт-багышлау булып узды. Әле күптән түгел генә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында аның истәлегенә...

Быел күренекле актер, опера режиссеры, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нияз Курамша улы Даутовның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында концерт-багышлау булып узды. Әле күптән түгел генә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында аның истәлегенә Дж. Вердиның «Реквием»ын башкардылар. Маэстро эшләгән Екатеринбург, Чиләбе театрларында да кичәләр узды һәм узачак. Күк йөзендәге бер йолдызга да Нияз Даутов исеме бирелде. Ә бер көнне бөек режиссерның дуслары, шәкертләре М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында очрашып, җылы тәэсирләре белән уртаклашты. Музыка тыңлый-тыңлый чәй өстәле янындагы сөйләшүгә халыкны җырчы, режиссер, Нияз Даутовның шәкертләреннән берсе Эдуард Трескин җыйган иде.

Иң элек мәшһүр артистның тормышы һәм иҗат юлы хәтерләрдә яңартылды. Әйтергә кирәк, Н.Даутов яшьли үк зур уңышка ирешкән. Ул - бик зыялы нәселдән. Әнисе - татар һәм гарәп теле һәм әдәбияте укытучысы, беренче татар хатын-кыз мәгърифәтчеләреннән. Әтисе - күнче оста, аның үз сафьян җитештерү предприятиесе дә булган. Дуслары, фикердәшләре белән бергә хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасын төзегән кеше дә әле ул Курамша абзый. Уллары Нияз 17 яшендә Мәскәүгә бәхет эзләп китә. Башта 2 ел Балык сәнәгате институтында биолог булырга укый. Мәскәүдә режиссерлар Вахтангов, Станиславский, Мейерхольд һ.б. иҗаты үскән, театр чәчәк аткан чак була бу. Н.Даутов 2 ел музыка-театр техникумының музыка бүлегендә белем алганнан соң, яңа гына оештырылган Татар опера студиясенә, аннан соң Мәскәү консерваториясенә укырга килә. Ватан сугышы елларында ул фронт театрында күп тапкырлар П.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский партиясен башкара. Спектакльләрнең берсендә артистны танылган балерина Екатерина Гельцер, опера җырчысы Антонина Нежданова һәм Зур театрның ул чактагы баш дирижеры Николай Голованов күреп ала. Алар Н.Даутовны К.Станиславский һәм М.Немирович-Данченко исемендәге театрга эшкә чакыра. Ул чакта театрның баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе В.Немирович-Данченко үзе дә исән була әле.

Театрда Н.Даутов кабат Ленский партиясендә сәхнәгә чыгып, шулай ук зур уңыш казана. Талантлы яшь артистны зурлап, мактап бөтен Мәскәү шаулый. «Огонек» журналының беренче битендә җырчының портретын бастырып чыгаралар. Нәкъ шул вакытта Мәскәүгә эш буенча КПССның Свердловски өлкә комитеты беренче секретаре килә. «Безгә шушындый чибәр, талантлы артистлар җитми. Без бит фронт өчен танклар җитештерәбез, халыкны хезмәткә дәртләндерер өчен сәнгать безгә бик кирәк», - дип, бер зур түрәгә уйларын сөйли ул, кулында «Огонек» журналын әйләндергәләп. Теге түрәнең бер шылтыратуы җитә, Н.Даутовны Свердловски театрына күчерү турында карар чыга. «Үзем исән чакта Даутовны бирмим!» - дип каршы төшә В.Немирович-Данченко. Әмма озакламый бөек режиссер бакыйлыкка күчә, һәм Н.Даутов аны соңгы юлга озата барган җиреннән Свердловски театрына китеп барырга мәҗбүр була.

Бер караганда, Мәскәүдән соң Свердловскига эләгү артист өчен түбән тәгәрәү кебек. Әмма Н.Даутов кыска гына вакыт эчендә анда да зур уңышларга ирешә. Ленский партиясендә аңа тиңнәр булмый. Танылган җырчы Наталья Шпиллер белән бергә җырлау да зур мәктәп була. Ә бер көнне артистны заманында бик популяр «Музыкальная история» фильмын төшергән режиссер Александр Ивановский күреп ала. Ул Н.Даутовка И.Кальман опереттасы буенча куелачак «Сильва» фильмында Эдвин партиясен тәкъдим итә. Фильм экраннарга чыккач, татар опера җырчысы дистә миллион тамашачының яраткан героена әверелә.

- Музыка белгечләре еш кына Нияз Даутовны мәшһүр урыс җырчысы Сергей Лемешевка тиңли, - дип, бөек артистыбызның иҗатын тагын да нечкәлебрәк тасвирлауга кереште Э.Трескин. Баксаң, бу ике мәшһүрнең иҗаты, чыннан да, охшаш икән. Икесе дә Мәскәүдәге дебюттан соң Свердлауга күчкән. Икесе дә Мәскәү консерваториясендә укыган чакта берсе - К.Станиславский, икенчесе В.Немирович-Данченко җитәкчелегендә Ленский партиясен өйрәнгән. Икесе дә үз гомерләрендә берәр тапкыр режиссер А.Ивановскийда кинога төшкән. С.Лемешев «Музыкальная история» фильмында, Н.Даутов «Сильва»да. Сүз уңаеннан, Александр Ивановский үзе дә Казанда туып-үскән кеше икән. К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченконыкы кебек үк, Н.Даутов белән С.Лемешевның да режиссер белеме булмаган, әмма урыс җырчысы 1951 елда Ленинградта, татарныкы 1953 елда Свердлауда Дж.Вердиның «Травиата» операсын куя. Дөрес, Н.Даутов 60тан артык спектакль сәхнәләштереп, бу өлкәдә С.Лемешевны шактый уздыра. Артистлар икесе дә - берсе - Мәскәүдә, берсе - Казанда - консерваториядә опера җырчылары әзерләү кафедраларын җитәкли. Икесе дә композитор П.Чайковский романсларын шәп җырлый. С.Лемешев та, Н.Даутов та Ш.Гуноның «Ромео и Джульетта» операсында Ромео партиясен искитәрлек итеп башкара. Шуның белән охшашлык бетеп, инде каршылыклар башлана бугай.

Билгеле булганча, «Сильва» фильмындагы Эдвин партиясенә җырчылар С.Лемешев һәм И.Козловский да дәгъва кылган була. Н.Даутов С.Лемешевның юлына аркылы төшкән булып чыга. Шуның өчен С.Лемешев безнең Н.Даутовны Зур театрга эшкә алдырмый. «Даутов бик җете, үзенчәлекле шәхес, ул безнең артистлар ансамблен тоныкландырачак», - дигән ул бу хакта Зур театрның баш дирижеры Н.Головановка. «Сергей, үзеңне әле генә нәкъ шундый балкып торган үзенчәлегең өчен эшкә алдык лабаса!» - дип аптыраган Н.Голованов. Әмма Н.Даутов С.Лемешевка ачу тотмый. Урыс җырчысы Свердлауда П.Чайковский романсларын башкаргач, ул концерт турында бик шәп рецензия яза. Шуның өчен С.Лемешев Н.Даутовка җылый-җылый рәхмәт әйткән, диләр.

Шулай да Н.Даутов татар Лемешевы түгел. Ул үзе булып калды. Аның ахыргача Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә җырламавы әйбәтрәктер дә әле, бәлки. Зур шәһәрләрнең ыгы-зыгысы, иҗаттагы көнчелек, сүз йөртү, гайбәт, бер-береңә аяк чалу кебек ямьсез күренешләр күп кенә бөек шәхесләрнең башына җиткән. Ә Н.Даутов үзәктән читтә дә олы шәхес булып калган.

Кичәгә җыелган халык Н.Даутов турында үз тәэсирләре белән уртаклашты.

- Без опера театрына эшкә килгәндә, яшьләр партиясен дә олы яшьтәге җырчыларга бирү гадәте нык тамыр җәйгән иде, - дип башлады сүзен Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев. - Н.Даутов спектакльләрдә яшьләрне катнаштыра башлады. Артист халкына фатир, мактаулы исем бирдертер өчен партия өлкә комитеты бусагаларын таптап үтте аның гомере. Бервакыт шулай туган авылымда ял итеп ятам. Нияз Курамшевичтан телеграмма килеп төште. «Тиз арада Казанга килеп җит, сиңа фатир бирәләр», - диелгән иде анда. Гомумән, без яшьләр өчен ул зур остаз булды. Ничек киенергә, нинди хушбуй сибәргә - барысын да энәсеннән җебенә кадәр өйрәтә иде ул безгә. Опера куярга керешкәнче, хорны, артистларны җыеп, әсәрдә тасвирланган чор турында, ул вакытта нинди язучылар яшәгәнен, кешеләрнең нинди кием кигәнен бик тәфсилләп сөйли торган иде. Тирәнгә кереп иҗат иткән андый режиссерны минем бүтән күргәнем булмады.

- Чыннан да, Нияз Курамшевичның сүзе өлкә комитетында үтә торган иде. 1977 ел. Нияз абыйның туган көне. Бәйрәмеңә нәрсә бүләк итик, дип сорыйлар икән комитетта. «Сара Садыйковага «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирсәгез, иң зур бүләк шул булыр», - дигән режиссер. Һәм шул ук елны әнием «Халык артисты» булды, - дип сөйләде танылган балерина Әлфия Айдарская.

- Дөрестән дә, Нияз Даутов яшьләргә карата бик ярдәмчел иде. Мине дә опера сәхнәсенә ул алып менде, - диде Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова. - Шулай бервакыт ул җырлавымны тыңлап торган да, соңыннан мине сәхнә артына чакырып алды. «Менә сиңа 25 сум акча, базарга барып ит ал, әйбәтләп аша», - диде. Авыр заманалар иде ул. Ашау да җитмәгәндер инде, шуңа тавыш та хәлсез чыккандыр. Ул заман өчен 25 сум зур акча иде. Эшли башлагач, мин остазыма аның өчен «Корсар» пластинкасын алып бирдем. Әмма безнең аңа мәңге түләп бетермәс бурычыбыз калды...

- Нияз Даутов Казан театрына бик катлаулы чорда килде, - дип башлады сүзен М.Җәлил исемендәге театрның музей мөдире Рәмзия Такташ. - Сәнгать журналларында, операның киләчәге булырмы, юкмы, дигән бәхәсләр бара иде. Ә Нияз Даутов операдан башка яши алмый торган кеше. Шуңа күрә ул бөтен көчен Казан театрын күтәрүгә, башкалабызда театр мохите булдыруга багышлады. «Һәрбер ата-ана һичьюгы берәр тапкыр балаларын опера, яисә булмаса балетка алып килсә, опера театрында тамашачыга кытлык булмаячак», - дия торган иде ул. Н.Даутов артистларны да, тамашачыларны да тәрбияләде. Махсус һөнәр училищеларында, мәктәпләрдә, техникумнарда, завод-фабрикаларда, колхозларда опера концертлары, лекцияләр, иҗади очрашулар үткәрде.

- Шулай бервакыт бер колхозда чыгыш ясыйбыз, - дип истәлекләре белән уртаклашты «Әкият» курчак театры режиссеры Людмила Дьяченко. - Сәхнәдә балет артисты Камил Гайнуллин бии. «Әй, мужик, оял инде әзрәк, бар, чалбар киеп чык!» - дип акырды залдан бер ир-ат. «Менә күрәсеңме, безнең колхозларга йөрүебез ни өчен кирәк», - дип, колагыма иелеп пышылдады Нияз абый. «Үзегезнең бөек артист, режиссер булачагыгызны алдан белдегезме, сизендегезме?» - дип сорадым мин аңардан бервакыт. «Юк, белмәдем, әмма һәрвакыт бөеклеккә омтылдым», - дип җавап бирде ул...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татар опера сәнгатенең әйдәманы Нияз Даутов.

Рәссам Эрот Зарипов эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев