Ильяз – бизнес остасы
Ильяз әфәнденең татар җанлылыгы алдында аерым баш иярлек. 1992 елда «Папирус» сәүдә йортын булдыргач та, ул Мәскәүнең үзендә безнең милләт өчен «Татар хәбәрләре» исемле федераль дәрәҗәдәге газета чыгара башлаган һәм 16 ел дәвамында аның гомуми тиражын 50 мең данәгә җиткергән иде.
Гади татар укучысының кибет яки киосклардан яңа китап, журнал йә газета, хәтта товар салынган ниндидер картон кап вә пакет сатып алган, алардан да бигрәк изге Болгар җирендә махсус сарайга куелган һәм Җир шарындагы иң зур Коръән китабы буларак танылган ядкәргә соклану белдергән чагында да, аның кәгазен кем җитештергән, дөньяга кем тудырган булуы хакында уйлап та караганы юктыр. Шуңа күрә кулына эләккән рухи азык өчен иң беренче чиратта кайсы изге җанга рәхмәтле булырга тиешлеген дә күз алдына китерә алмый күпләр. Ә югыйсә, республикабызны кәгазь продукциясенең күпчелеге белән үзебезнең үк газиз татарыбыз – Волгоград өлкәсе егете Ильяз Булат улы Мөслимов тәэмин итеп яши.
Аның тормыш юлын сокланмый һәм гаҗәпләнмичә генә күз алдына китерү мөмкин түгел. Төптәнрәк уйласаң, аның дөньяга килүе – үзе үк зур могҗиза. 1942-1943 елларда Сталинград өлкәсе Бөек Ватан сугышы кайнаган иң зур һәм иң хәвефле, утлы казан булган. Гитлер армиясе туктаусыз рәвештә Сталинградка омтыла, аның юлын бүлү өчен шәһәр белән дошман траншеялары арасына йөз меңләгән совет солдатларын китереп тутыралар (сүз уңаеннан: Сталинград өчен сугышларда 20 меңнән артык татар сугышчысы һәлак була). Сталинградтагы тыныч халыкның – карт-коры, хатын-кыз, бала-чаганың күпчелеге якындагы район вә авылларга качкан. Дошман исә якын-тирә авылларның тулысынча хатын-кыз яки бала-чагадан хасил булуы турында уйлап та карамый, көн саен аның самолетлары күк йөзеннән агач өй һәм сарай хәрабәләре өстенә пуля һәм бомба яңгырлары коеп үтә. Күпләр бакча һәм тыкрыкларга окоп яисә тирән баз казып өлгергән. Ильязның әбисе дә бервакыт бер яшь ара белән туган ике нәни улын шул базларның берсе эченә төшереп калдыра да, үзе туңган җирне пычак белән казып бәрәңге җыю өчен, басуга чыгып китә. Дошманның күк йөзендә пәйда булган чираттагы эскадрильясы әби-чәбине һич кызганып тормый, шул туң җирдә казынучы ач халыкны утка тотып уза, хәтта бер явызы, пулялар яңгырын юри кешеләр өстенә тидермичә сибеп, аерым кешеләрне авыл читенә тикле куып күңел ача. Ильязның әбисе улларын калдырган баз янына кайтса, аның урынында олы чокыр гына. Шашкан ана чокыр диварларын ялан куллар белән казый башлый. Ильязның әтисен табып, ашыга-кабалана, аның балчык белән тулган авыз-борыннарын чистарта. Бала сулыш ала башлагач, икенчесен эзләргә ташлана. Ләкин соң шул инде. Бичара ана анысын бер алмагач төбенә җирләргә мәҗбүр була... Никадәр фаҗига! Ә югыйсә, гарәп, төрек, Европа телләрен – барлыгы җиде телне камил белүче ана бит ул. Ире белән бергә Харьков каласында зур сәүдә йорты тотучы бай гаилә була. Комиссарлар барча хуҗалыгын тартып алып, үзләрен шыр-ялангач көе урамга куып чыгарса да сынмый алар. Ильязның бабасы ике тимер юл шпалын берьюлы иңсәләренә күтәреп, яңа хакимият иминлеге өчен бил бөгә, туган илен ташлап китү турында уйлап та карамый. Үзе эшләгән предприятие мөлкәтен коткарып калу өчен, бозлы суга чума һәм шунда үпкәсенә яман салкын тидереп, бакый дөньяга да китеп бара... Икенче бабасы 1941 елда ук Украина азатлыгы өчен Белая Церковь каласы янында һәлак була...
Ильяз үзе 1963 елда дөньяга килә. Волгоград каласының гап-гади бер малаедыр кебек. Ләкин гади генә итеп яшәве дә читен. Янда гына сугыштан ике аяксыз көе кайткан Коля дәдәй. Хатыны сугыш вакытында партизаннар отрядында булган, ул да инвалид, урын өстендә ята. Бөтен тирә-як балалары белән шушы гаиләне шефлыкка алалар. Малайлар кар көри, утын яра, мич торбасын чистарта, түбә яба. Кызлар азык-төлек ташый, кухняда кайнаша. Коля дәдәй дә балаларның изгелеген онытмый, үзенә дәүләт ике урынлы инвалидлар машинасы биргәч, шуның эченә җидешәр-сигезәр малай-кызны утыртып, урамнар буенча әйләндерә, кирәк чакта малайларны стадионга, «Ротор» командасы футболчыларының уеннарын карарга да илтеп куя.
– Гаҗәеп замана! Теләсә кайсы фатирның ачкычлары ишек төбендәге палас астында гына ята иде, мәгәр урлашу, чит-ят кеше малына кул сузуның ни икәнен дә белмәдек. Берәр кешенең туган көне җитсә, барча фатирлардан ризык ташып, ихата уртасында бәйрәм итә идек. Пасханың нинди бәйрәм икәнен аңлап җиткермәсәм дә, күршеләр белән берләшеп, тавык йомыркаларын төрле төсләргә буядык. Ниндидер бәйрәмнәрдә бергәләп боткалар да пешердек. Толерантлык дигән күренеш чәчәк аткан гүзәл заман булган, – дип искә ала Ильяз әфәнде әле бүген дә...
Ә аннары – мәктәп. Гаиләдә тел-теш тидермәслек итеп укуны таләп иткәннәрдер, Ильяз үзе хәтта бишенче сыйныфны тәмамлаганчы йөзә дә белми үсә. Үзең Идел буенда яшә дә, йөзә дә белмә инде! Бервакыт балык тотарга дип Идел уртасына чыккач, көймә борыныннан егылып төшә егет. Күзен ачып караса, кояш шәүләсе һаман саен ерагая, тоныгая бара. Атылып су өстенә калыкса, көймәдә әтисе дә юк. Курыкмый нишлисең ди? Янә чумарга, хәзер инде әтисен эзләргә кирәк. Югыйсә, әтисе дә, нәкъ улы шикелле үк, су төбенә киткән малаен эзләп азаплана, лабаса. Ниһаять, көймә өстенә менеп урнашкач кына, капылт ярып сала:
– Йөзәргә өйрәнмичә торып, балыкка барасың юк!..
Шулай, дөнья бик тиз өйрәтә ул. Ильяз да соңыннан Садовничий, Попов, Панкратов кебек дөньякүләм танылган спортчылар белән бергә йөзү секциясенә йөри башлый. Мәктәптәге билгеләре «өчле», «дүртле» чамасына төшеп беткәч, әнисе киртә сала. Аннары инде Ильяз җиңел атлетикага күчә, 800 метр арага йөгерү буенча спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ирешә. Ләкин дөньяда аннан да мавыктыргычрак могҗизалар бар икән әле. Әнә, Кача очучылар мәктәбендә булачак космонавтлар отрядына җыя башлаганнар. Анда 8 класстан соң гына кабул итсәләр дә, Ильяз үзенең җиденче сыйныфта укуын яшереп языла. Самолетлардан парашют белән сикерә башлыйлар, тора-бара бу җитди мавыгуга әверелә. Әфган сугышы барган замана бит, Ильяз да десант гаскәренә язылу, яу-бәрелешләрдә батырлык кылу турында хыяллана. Җитмәсә, бер дусты Әфганнан Сугышчан Кызыл Байрак ордены алып кайтуга да ирешкән бит... Ләкин егетне чик буе гаскәрләренә юллыйлар. Иран белән Гыйрак арасында сугыш барган вакыт. Көньяк чикләрне бозып, совет ягына әле Иран, әле Гыйрак качаклары качып килә. Бер генә качакны тотсаң да туган якка кайту өчен отпуск бирелә, дигән йола бар ул барын, иллә мәгәр монда бер тәүлек дәвамында дүрт-биш качак, нинди ял турында уйлап тору ди ул?..
Җитмәсә, көтмәгәндә Мәскәүнең инженер-физиклар институтыннан махсус делегация килеп төшә. Төрле тестлар һәм аерым әңгәмә үткәреп, солдатларның белем дәрәҗәсен ачыклыйлар. Бер ай узгач, чик буе отрядына Мәскәүдән махсус чакыру килеп җитә:
– Отряд комсоргы Ильяз Мөслимовны безнең институтка укырга озатыгыз!
– Бармыйм! – дип кырт кисә әүвәлрәк чик сакчысы Ильяз. Аннары, әти-әнисе дә «җүләр булма», дип кыстагач, ризалыгын бирә...
Мәскәүдә биш ел буе уку сизелми дә уза. Дөрес, Ильяз институтта «Атом реакторлары физикасы» белгечлеге буенча гыйлем үзләштерә бит, җитмәсә, кара кайгы булып, Чернобыль атом электр станциясендә коточкыч фаҗига да булып уза. Мәскәүдә пропискасы булмаган кешеләрне чебен кугандай читкә типкән заман. Ләкин атом реакторлары буенча белгечләр дә бармак белән генә санарлык. Килмешәк дип тә тормыйча, Ильязны аспирантурада фән белән шөгыльләнергә калдыралар. Аерым төркемнәр белән бергә Чернобыльга да барып кайтырга туры килә. Ә аннан соң Горбачев кузгаткан «үзгәртеп корулар» заманасы, тоташ акчасызлык. Эксперименталь бер будка ясау өчен кирпеч алырга да акча бирүче юк. Кәмит түгел диген, аспирантлар дипломатларына төнлә белән дүртәр кирпеч тутырып, төзелешләрдән урлашырга мәҗбүр була. Шулай итеп махсус будка ясыйлар, шунда сынау уздыралар, төшке ашка дип бирелгән талоннарны сатып та, фәнни сынау өчен кирәк-ярак алырга туры килә. Ул гына да түгел, әле яшәү, киенү өчен дә каяндыр акча юнәтергә кирәк бит. 4-5 егет белән төнлә яшелчә базасына барып, өчәр-дүртәр вагон кәбестә йә бәрәңге бушаталар. Шул акчага музей-театрларга йөрергә дә форсат табалар...
Мондый кытлыкка тагын да түзә алмыйча, 1985-1987 елларда Ильяз, җәй җитүгә үк, өлкән курс студентларыннан төзелеш отряды туплый да, Архангельск өлкәсенә эшкә китеп бара. Егетләрне хәрби хезмәт үткән һәм спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәр арасыннан сайлап алалар. Ә Архангельскида аларга йөзьяшәр нарат, каен, карагай агачларын егарга туры килә. Кайсыдыр түрәләрнең йорт вә кабинетларына ремонт үткәреп тә «шабашка» эшлиләр. Нәтиҗәдә студентлар аена 1000-1500 сум чамасы хезмәт хакы алырга тиеш була. Ә Ильяз әле мондый үр-кунача белән дә риза түгел, атна буе ялына торгач, Архангельск целлюлоза-кәгазь комбинатының генераль директоры янына үтеп керә:
– Хезмәт хакының яртысы урынына сез безгә кәгазь рулоннары бүлеп бирсәгез иде, зинһар?
Фәлән егетнең яртышар хезмәт хакын туплагач, сумма бик аз гына булып чыкмагандыр. Егетләр шуңа йөзәрләгән рулон кәгазь юнәтә дә, ике ЗИЛ-130 машинасын яллап, аны Мәскәүнең инженер-физиклар институтына алып кайта. Кәгазьнең яртысын капитан Врунгель турындагы китапны бастырып чыгаруга тоталар. Роман-газета форматындагы юка тышлы китапның берсе 80 тиен бәядән сатыла. Нәтиҗәдә китап 850 процент чиста табыш китерә!..
Туксанынчы еллар үре, ата – улын, ана – кызын танымый башлаган болганчык заман бит бу. Кәгазьнең валюта дәрәҗәсендә йөрүен аңлап алуга ук, Ильяз 1992 елда «Папирус» атлы компания оештыра һәм илдәге Архангельск, Краснокамск целлюлоза-кәгазь, Волгоградтагы «Каустик» комбинатлары белән хезмәттәшлек итә башлый. Ләкин асты-өскә килгән илдә берәүгә дә кочак җәеп торган җитәкчеләр юк бит, кырыкмаса-кырык төрле киртәләр аша узарга туры килә. Әүвәл 1998 елда үзенең компаньоны белән ара бозылу нәтиҗәсендә алар предприятиене икегә бүләргә мәҗбүр була. Күп вакыт та үтми, Ильяз юл фаҗигасенә эләгә һәм могҗиза белән дигәндәй исән кала. Шул ук елда аның предприятиесендә коточкыч янгын чыга һәм «Папирус» гаҗәеп зур акчалар югалта. «Самсон», «Комус» фирмалары дәрәҗәсендәге канцелярия кәгазе чыгару тармагын югалтса да, «Папирус» барыбер тиз арада аягына баса һәм сәүдә өлкәсендә үз урынын яулый. Ул бүген елына 160 мең тонна күләмендә төрле сорттагы кәгазь сату белән шөгыльләнә, абруе да какшамас һәм сынатмас югарылыкта.
Ильяз әфәнденең татар җанлылыгы алдында аерым баш иярлек. 1992 елда «Папирус» сәүдә йортын булдыргач та, ул Мәскәүнең үзендә безнең милләт өчен «Татар хәбәрләре» исемле федераль дәрәҗәдәге газета чыгара башлаган һәм 16 ел дәвамында аның гомуми тиражын 50 мең данәгә җиткергән иде. Аннары Ильяс Булат улы 5 нче чакырылышта Дәүләт Думасы депутаты булып сайланды да, милли-мәдәни автономияләрне дәүләт казнасы хисабына финанслау мәсьәләсен күтәреп чыкты, һәм алар бүгенгәчә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ярдәм күреп яши. Ә тагын да гүзәлрәк гамәле – әлбәттә, изге Болгар җире өчен дөньядагы иң зур Коръән китабын бастырып бирү!
Әлеге идеяне Минтимер Шәймиев шәхсән үзе күтәреп чыга. «Яңарыш» фонды бу өлкәдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткәч, Ильяз әфәнде шундук Ватикан типографиясе һәм Шотландиядәге борынгы фабрика белән элемтәгә керә. Үлчәме белән метр ярымга ике метр зурлыкта, авырлыгы белән 800 килограммга җиткән Коръәнне бердәнбер нөсхәдә бастырып алу һәм төпләү һич тә җиңел булмый. Ләкин Ильяз әфәнде изге Коръәнебезне Болгар җиренә кайтарып бүләк итүгә ирешә һәм, әлбәттә, ул сакланган мәчет бинасын ачу тантанасында да катнашмыйча калмый...
Ильяз әфәнде – дүрт бала атасы, һәм аларны татар җанлы, татар телле итеп үстерү өчен гел җан атып яши. Мәгыйшәттә иң төп кайгысы – татар һәм Рәсәй халкында галиҗәнап Китапка булган мәхәббәтне кире кайтарудыр. Россиянең китап союзы рәисе Сергей Степашин белән бергә Мәскәүнең Кызыл мәйданында ел саен китап ярминкәсе бәйрәмен үткәрү дә – менә шул нияттән. «Европа белән Америкада китапка мәхәббәт кабат элеккеге дәрәҗәсенә кайтты, хәзер халык әсәрләрне электрон челтәрләр аша эзләп түгел, ә ул кулына чын китап тотып укый башлады. Бу чишмәдәй һич корымас гадәт татар милләтенә дә әйләнеп кайтса иде!» – дигән хыялы да менә шуннан.
И.ВАХИТОВ.
РЕДАКЦИЯДӘН. «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А.Сәлимгәрәев, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы коллективы һәм аның генераль директоры Ә.Әскәров, шушы көннәрдә матур гомер бәйрәмен каршы алучы Ильяз Булат улы Мөслимовны ихлас котлап, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, күңел биргән эшендә яңадан-яңа уңышлар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев