Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Илебезне данлаган якташым

Россия, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зилә Сөнгатуллинага – 75 яшь.

Легендага тиң данлыклы якташларым – Россиянең халык артистлары: Нинель Юлтыева, Айрат Арсланов, Зилә Сөнгатуллина хакында очерклар язуым күңелемдә һәрчак горурлык хисе уята. Зилә Даян кызы белән Казанда, «Татарстан яшьләре» газетасы журналисты Флүрә Низамова эшләгән кабинетта очраштык. Зилә ханым бер уңайдан икебезгә дә интервью биргән иде. Моңа да шактый еллар узган. Ә 75 яшен каршылаучы, һәрвакыттагыча көләч йөзле Зилә Сөнгатуллина бүген дә яраткан эшенә – консерваториягә ашыга. Әйе, андый ягымлы, итәгатьле ханым беренче күрүдә үк әсир итә, аны озак еллар оныта алмыйсың. Әлбәттә, бу күркәм сыйфатлар тәрбиядән киләдер. Әнисе Нәсимә апа башлангыч сыйныфта укытучы, әтисе Даян ага бик авыр заманнарда да ике университет тәмамлап, юрист һәм филолог белгечлекләренә ия булган. Үсмер чактан ук Зилә әти-әнисенең баянда уйнавын, шигырьләр иҗат итүен, җыр-моңга һәвәс булуларын күреп үсә. Авыл җирендә, элекке заманнарда күршеләр белән бергә җыелышып, «Маяк» радиостанциясе аша классик музыканы, хәтта операны да йотлыгып тыңлый. Әлбәттә, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек күренекле җырчыларның талантларына чиксез соклана, «мин дә үскәч, артист булам», – дип хыяллана.

Шулай, Салават районы үзәге Малаязга (Башкортстан) Уфаның махсус музыка училищесыннан укытучылар килеп төшә. Алар сәләтле балаларны җыеп, җырлатып карый. Балалар арасында 7 сыйныфта урысча укып йөргән Зилә дә була. Укытучылар сайлап алынган балаларны кыска гына вакыт эчендә фортепьянода уйнарга, җырларга өйрәтә, Чайковскийның операларын тыңлата. Музыка дәресләренә шундый зур теләк белән йөргәндә Зиләнең әтисе мәрхүм була. Әтисенең васыятын үтәп, Зилә сәнгать училищесына керә. Яшь кыз өчен алга таба да белем алырга Уфа сәнгать институтында вокал факультеты булмый. Ул Казан дәүләт консерваториясенә барып, үзенең бәхетен сынап карарга уйлый. Моңа кадәр дә аның бу  борынгы шәһәрне бик тә күрәсе килгән булган. Ни дисәң дә, аның әбисе Фәхрибану – Арча районыннан бит.  Зилә берүзе, беренче тапкыр бу зур шәһәргә килеп, консерваторияне эзләп таба. Сөйләшкән тәүге кешесе консерваториянең вокал факультеты укытучысы Валентина Андреевна Лазько була. Уку өчен Уфадан тикле килгән һәм күзләреннән очкын чәчрәп торган кыз кабул итү комиссиясе каршында үзенең сәләтен, хәтта кыюлыгын да күрсәтә. Үзсүзле Зилә, ятып калганчы дип, туп-туры СССРның халык артисты, консерваториянең ректоры Нәҗип Җиһанов кабинетына керергә батырчылык итә. Мәшһүр педагог: «Буең да бәләкәй, сәләтеңне үстереп, шомаргачрак, 4-5 елдан соң килерсең», – дип киңәш бирә. Үз туксанын-туксан иткән авыл кызы: «Нәҗип ага, Сез үзегез дә буйга бәләкәй бит», – дип ычкындырмасынмы! Ректор уен  уйдырып әйтергә дә өлгерми, елгыр кыз: «Нәҗип Гаязович, карамагыз беләккә,  карагыз йөрәккә», – дип өстәп куя.

Мәгънәле сүзләр күренекле композиторны уйга сала. Ә еллар үткәч, олы   сәхнәләрне яулаячак артистканың казанышлары илебезне шаулата. Иң мөһиме – хата эшләнмәгән.                                                                                        

Данлыклы Казан дәүләт консерваториясен уңышлы тәмамлаган Зилә Сөнгатуллинаның иҗат юлы артык бормалы булмый. 1973 елда Татар дәүләт опера  һәм балет теат­ры солисты, соңрак, шактый тәҗрибә туп­лагач, бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә педагог эшчәнлеген дә алып бара. Гастрольләргә дә чыгарга туры килә. Ә менә 1980 елның җәе  Зилә Сөнгатуллина  өчен зур сынау да, шатлыклы да була. Бу елда Каракалпакстанда Татарстан Респуб­ликасының әдәбият һәм сәнгать көннәре үтә. Анда күренекле Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина белән бергә яшь артистка Зилә Сөнгатуллина да катнаша. Алар 47 градус эсселектә мамык җыю басуларында атна дәвамында көн саен  концерт куя. Җитмәсә, артистлар микрофонсыз җырлый.

Үз-үзеңне аямау, чиксез тырышлык, сабырлык эзсез калмый. Җанын-тәнен, бөтен сәләтен биргән 30 яшьлек солистка Зилә Сөнгатуллина иң тәүге мактаулы исемгә – «Каракалпак АССРның халык артисткасы» исеменә лаек була. Шул ук елны аңа «Татарстанның халык артисткасы» исеме дә бирелә. Җитмәсә, ул күренекле җырчылар Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек, 35 яшендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган артистка да әле. Моңа охшаш бер генә мисал бар. Мәшһүр якташыбыз Радик Гәрәев Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты исемнәрен 27 яшьтә алган иде. Аннары 33 яшендә  Россиянең халык артисты исеменә дә лаек булып куйды. Ни үкенеч, ул 40 яшендә бакыйлыкка күчте...

Танылган артистканың опера өлкәсендәге эшчәнлегенә килгәндә, ул башкарган төп партияләр генә дә кырык­тан артып китә. Мәсәлән, Джильда («Риголетто»), Галимә («Кара йөзләр»), Алтынчәч («Алтынчәч»), Татьяна («Евгений Онегин»), Әминә («Муса») һ.б. артистканың иҗади сәләтен ачарга, сәхнәдә бар булмышын гәүдәләндерергә ярдәм итә. Бигрәк тә «Кара йөзләр»дә Галимә ролен башкару аңа зур танылу китерә.  Күпләребез, авылда үскән кеше буларак, татар-башкорт моңын, халык көйләрен, соңрак эстрада җырларын ярата. Сер түгел, операны һәммәбез дә мөкиббән бирелеп тыңламыйбыз, бәлки аңлап та җиткермибездер. «Опера революциягә кадәр булган, әле дә бар, аны яратырга, үстерер­гә кирәк, – дип азсызыклады Зилә Даян кызы. – Халыкның дәрәҗәсен беләсең килсә, опера тыңла. Ул – сәнгатьнең иң югары ноктасы, тәрбияви әһәмияткә ия. Халык көйләре, классик көйләр – мәңгелек музыка ул. Шуңа да операда сүз түгел, төп урынны музыка тәшкил итә. Ә бит чын музыкабыз, чын байлыгыбыз көн дә яңгырамый. Яшьләребез чын музыканы ишетеп үссен иде».

Үтә тырыш, чәмчел, максатка омтылышлы Зилә ханым Сөнгатуллина еллар үтү белән сәнгатьнең иң югары баскычларына үрләде. Ул татар опера сәнгатен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә актив пропагандалады. Россиянең халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, татар җырларын, романсларын башкарып, Финляндия, Ирландия, Англия, Франция, АКШ, Голландия, Германия, Чехословакия тамашачыларын сокландыра. Ә татар халык җыры «Тәфтиләү»не орган белән җырлап, ул чит ил сәнгать сөючеләрен шаккатыра.

Болардан тыш, Зилә Сөнгатуллинага Төркиядә дә чыгыш ясарга туры килә. Анда Бөтендөнья төрки операсы фестивалендә катнаша, күренекле җырчы Мөнир Якупов белән «Алтынчәч» операсыннан бер зур өзек җырлап күрсәтәләр. «Алтынчәч» иң яхшы опера дип табыла. Чит илләрдә нинди генә ихтирам күрсәтсәләр дә, үзең эшләгән коллективка җитми инде. Зилә Сөнгатуллина озак еллар Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләү дәверен дә, бер үк вакытта 1983 елдан бирле үзе белем алган Казан дәүләт консерваториясендә укыта, вокал кафедрасы мөдире, профессор. Ул – яшь җырчыларга табигать тарафыннан бирелгән тавышны дөрес юлга салучы тәҗрибәле белгеч. Еллар дәвамында тавышы көчсезрәк булган егет-кызларны да, алар алдында 12 шәр сәгать басып торып, кабат-кабат җырлатса да, моңа ул зарланмый. Шул ук вакытта Башкортстаннан да өметле студентлар булуы мәшһүр педагогны янә канатландыра. Шуларның берсе – соңрак Татарстанның халык артистына әверелгән Филүс Каһировның 2007 елда  халыкара фестивальдә Гран-при яулавы үзе ни тора! Шулай ук Лилия Гобәйдуллинаның, Альбина Шаһиморатова, Пак Тэ Кю, Наталья Макеева, Юрий Казаков һәм башкаларның чит ил сәхнәләрен яулауларында күренекле җырчы, искиткеч талантлы педагог Зилә Сөнгатуллинаның да өлеше зур. «Элекке студентларым миннән дә яхшы җырласа, моңа сөенәм генә», – ди ул, елмаеп. Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов тарафыннан хупланган «Созвездие» проектын гамәлгә ашыруда искиткеч күп эшләр башкара ул. Татарстанның 44 районыннан, шәһәрләреннән 24 ел дәвамында биредә алтмыш меңнән артык җыр сәнгатенә омтылган  бала катнаша. Балаларның сәләтен үстерү, лидерлыкка омтылу сыйфатларын тәрбия­ләүче әлеге мөһим проект искиткеч роль уйнавын сызык астына алды Зилә Даян кызы. Диңгез күрмәгән, авылдан килгән сәләтле авыл балаларына Кырымга  бару, «Артек»та чыгыш ясау – бу бит үзе матур стимул, онытылмаслык мизгел. Ә биредән күпме атказанган, халык артистлары үсеп чыккан?! Аларга зур өмет баглаган талантлы педагог бөтен булмышын, йөрәген шул балаларга бирә, яшүсмерләрнең дә, зур сәхнә яулаган шәкертләрнең дә уңыш­ларына сөенә.

Тынгысыз, данлыклы педагог-артист Зилә Сөнгатуллина ел саен Уфага «Идел» татар-башкорт фестиваленә Казаннан үзбәк, әзербайҗан, кытай студентларын алып килә. Аны якташлары туган ягы – Югары Кыйгы халкы да һич онытмый. Биредә танылган башкорт опера җырчылары катнашлыгында аның юбилей, иҗат кичәләре ихлас үткәрелә. Кылдай нечкә күңелле Зилә ханым, әти-әнисенең каберенә чәчәкләр салгач, шатлыклы да, моңсу да  күз яшьләре белән нурлы Казанына кайтып китә. Анда бердәнбер улы Рөстәм, килене, сөеп туймас оныклары Дамир, Радель, Амелия көтеп тора. Бигрәк тә, ул Мәскәү вузын кызыл дипломга тәмамлаган Даяна белән горурлана, киләчәгенә зур  өметләр баглый. Бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган, ике тугандаш республикада да олы хөрмәт казанган хезмәт ветераны,  Дуслык ордены, шулай ук »Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденына, башка бүләкләргә ия булган, эшләп туя белмәгән, һәрчак сөйкемле якташыбыз Зилә Даян кызының барыр юллары киләчәктә дә якты, нурлы булсын, диясе килә.

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ, 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев