Гыйлемгә багышланган гомер
Төркиянең Карс шәһәре Кавказ университеты галимәсе, шагыйрә, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, милләттәшебез Чулпан Зариф-Четин бу көннәрдә үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтә.
Узган елның көзендә аңа профессор исеме бирелү татар җәмәгатьчелеге өчен куанычлы вакыйга булды. Дөньякүләм фән күгендә тагын бер татар хатын-кыз галимәсенең исеме балкыш алды. 20 елдан артык Төркиядә яшәп эшләү дәверендә ул татар халкына кагылышлы 200 дән артык фәнни хезмәт башкарып чыккан. Чит ил галимнәре тарафыннан аның эшләренә 200дән артык сылтама күрсәтелгән.
Чулпан Зариф-Четин – сайлаган һөнәрен яратып тугры хезмәт итүче, үз кыйбласына таба ышанычлы адымнар белән баручы Арча кызы. Студентлар күңелендә татар теленә һәм әдәбиятына кызыксындыру уята алган остаз. Татар телен һәм әдәбиятын, халык аваз иҗатын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәнгатен өйрәнеп популярлаштыру өчен чиксез хезмәт куйган галимә. Бергә эшләгән хезмәттәшләрендә, чит ил галимнәрендә һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләрендә үзенең эшчәнлеге белән татар халкына карата олы хөрмәт тәрбияли алган милләтпәрвар.
Рухи азык эзләнүләр чоры
Чулпан – Арча районының Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туган. Арчадагы 1 нче санлы рус мәктәбендә белем алган. Аннан Казан дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетын һәм аспирантураны тәмамлаган. Фәнни җитәкчесе профессор Альбина Саяпованың акыллы киңәшен тыңлап диплом эшен, аннан кандидатлык диссертациясен дә татар әдәбияты белән бәйләп, җентекләп Сәгыйть Рәмиев иҗатын өйрәнгән. Үз вакытында урынлы тәкъдиме һәм дөрес юнәлеш биргән өчен ул остазы Альбина Мазгар кызына чиксез рәхмәтле.
Аспирантурада уку елларындагы фәнни эзләнүләрендә Сәгыйть Рәмиев иҗатын чордаш рус әдәбияты вәкилләренең әсәрләре, шәрык шагыйрьләре шигырьләре, Ауропа фәлсәфәчеләре Ницше, Шопенгауэр хезмәтләре белән бәйләп анализлый. Хәтта, инкыйлабтан соң укырга тыелган Ницшенең китапханә саклагычыннан тузанга күмелеп яткан китапларын табып, хезмәтләрен өйрәнә. (Соңыннан чит илдә ул нәкъ менә аспирант елларында өйрәнгән Ницшенең фәлсәфәсеннән дә көч алып яшәячәк!) Өч ел дигәндә Чулпан кандидатлык диссертациясен яклый, аннан соң педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасында укытырга керә. Әлбәттә, татар әдәбиятын өр-яңадан укып өйрәнергә туры килә. Яшь шагыйрә буларак институтта эшләп килүче «Илһам» шигырь түгәрәген алып бара. Үз заманының танылган шагыйрьләре Рәдиф Гаташ белән Илдар Юзеев «Илһам» түгәрәге кызларының шигырьләрен тыңлап, аларның иҗатларына анализ ясап, әледән-әле үзләренең киңәшләрен биреп бара.
Татар халкының милли күтәрелешенә, бәйсез киләчәккә омтылуга бәйле вакыйгалар, әдәби кичәләр, төрле чараларда катнашу, телевидениедә чыгышлар, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрне һәм шигырьләрне көтеп алулар... Болар барысы да сагынып искә алырлык рухи азык эзләнүләр чоры буларак гомерлеккә Чулпанның күңел түрендә урын алган. Яшь галимә өчен Казан чоры югарыга, биеклеккә алып баручы тормыш баскычларының төпле нигезен төзегән еллар булган.
Төркиядәге беренче адымнар
1999 елда, тормышка чыккач, Чулпанның Төркия чоры башлана. Бу илгә аяк басканда татар шагыйрәсен һәм галимәсен белүче дә, танучы да, көтеп торучы да юк. Ул бары тик Урта диңгез буенадагы Аланья шәһәренә килен булып төшкән татар кызы. Кулында кечкенә чемоданы, аркасында – дүрт еллык Казан педагогия институтында эшләү тәҗрибәсе, күңелендә – яшьлеккә хас өмет һәм тәвәккәллек. Кайчандыр татарның бөек улларын сыендыра алган Төркиядә совет илендә тәрбияләнгән кыз-балага, капиталистик режимдагы, бөтенләй башка кыйммәтләргә ия булган төрек менталитетына, мондагы яшәү рәвешенә һәм тәртипләренә күнегергә, үз урынын яулар өчен көрәшеп яшәргә һәм тулы хокуклы шәхес икәнлеген исбат итәргә туры килгән.
2002 елда ул Төркиядә бөтен дипломнарын кабул иттертеп, Эгей диңгезе буендагы Мугла университетының чордаш төрки телләре һәм әдәбияты кафедрасында эшли башлый. Ул үзен өр-яңадан галимә булып таныттыруга, Казанда алынган доцент дәрәҗәсен Төркия кагыйдәләренә килешле итеп яулауга ирешә. Төрек телен яхшы белүгә һәм сөйләме шактый остаруга карамастан, төрек телендә дәресләр бирә башлау җиңел бирелми. Әмма, аның бер өстенлеге бар: үзенең сайлаган һөнәрен һәм студентларын ихластан ярату, сайлаган һөнәре белән бәхетле булып эшли белү. Мондый бәхет бик аз кешегә бирелә.
Эшләү чорында студентларга белем бирү белән беррәттән фәнни тикшеренүләр алып бара, төрле проектларда катнашып, конференцияләрдә, симпозиумнарда чыгышлар ясый, уку һәм тәрҗемә китаплары әзерли, мәкаләләр яза, татар халкының вәкиле буларак иҗтимагый тормыштан да калышмаска тырыша. Ул тулаем фәнни-иҗтимагый дөньяга чумып яши башлый. Нәкъ бу елларда татар халкының гореф-гадәтләре белән бәйле китабы, аннары 2-томлык рус теле укыту дәреслеге чыга. Хезмәттәше Хәяти Йылмаз белән берлектә татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән Гаяз Исхакыйның хикәяләре Мугла университетында дөнья күрә. Китап булып соңрак чыкса да, Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган Марсель Гариповның «Мәңгелек мәхәббәт» романы да бу елларда тәрҗемә ителә.
Муглада эшләгән вакытта ул үзенә төрки дөньяны өр-яңадан ача. Россиядә һәр милләт аерым халык буларак күрсәтелгән булса, нәкъ Муглада аңа төркиләрнең бербөтенлеген чынбарлыкта тоемлап, шушы тормышта үзе бергә кайнап яшәргә насыйп була. Бүлемдә бөтен төрки телләр өйрәтелгәнгә, студентларны да шушы телләр белән таныштырып, тәрҗемәләр эшләтәләр. Кайвакытта башка төрки телләр белгече булмаганда дәресләргә үзләре кереп укыталар. Татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, аңа рус, хәтта кыргыз, ногай телләрен дә укытырга туры килә.
Төрки дөньяның шаулап күтәрелеш алган чорда Төркиянең төрле шәһәрләрендә бик күп форумнар, фестивальләр, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Әлеге чараларда Чулпан да гел катнашып тора, Татарстанны тәмсил итеп шигырьләр укый, чыгышлар ясый. Башка төрки илләрдән килгән иҗат әһелләре белән аралаша. Төркиләрнең олпат шагыйрьләре гимн дәрәҗәсендәге шигырьләр сөйләгәнне күзләре яшьләнеп тыңлый-тыңлый, шул дөньяның бер парчасы булганын хис итеп, үзендә канатлар үсә барганын тоеп, тагын да илһамланып эшли. Шушы елларда бөтен төрки телләрне ишетеп, аларның грамматикаларын өйрәнеп, барлык төрки телләрдән тәрҗемә итә торган осталык барлыкка килә. Болардан кала, русчага корылган украин, белорус, болгар, македония телләреннән рәсми документлар тәрҗемә итә. Монысын да ул өстәмә бер һөнәр буларак үзләштерә.
Муглада эшләгән елларын ул аеруча бик зур җаваплылык чоры, дип саный. «Ул елларда татарларның кем икәнен, кайда яшәгәнен, нинди мәдәниятка ия булганын студентларым, танышларым бөтенесе дә минем аркылы өйрәнәләр иде, – дип искә ала ул елларны. – Үз шәхесемнең үрнәге белән аларга татарларның кем һәм нинди икәнлеген аңлаттым. Әгәр дә мин начар булып чыккан булсам, алар да татарларны ярата алмаска мөмкин иде. Яхшы булып чыксам, алар да татарларны минем аркылы ярата ала».
Үзенең студентлары турында галимә рәхәтләнеп сөйли. Алар белән һәрдаим элемтәдә. Муглада укытып чыгарган студентларының күбесе инде үзләре галим булып җитешкән, төрле университетларда укыталар. Укыту дәверендә студентларына татар әдәбиятына, татар теленә шул хәтле мәхәббәт тәрбияли алганлыгына куанып, шөкер итеп, алар белән чиксез горурлана. Галим буларак татар милләтенә хезмәт итүне сайлаулары белән студентларының кайберләре Чулпан өчен аеруча кадерле. Әйтик, диссертацияләрен татар фольклоры буенча яклаган Гөлшах Йылмаз Афьюн Коҗатепе университетында эшли, Роза Туфитуллованың Гөлсем Камалова турында китабын татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итүче. Икенче студенты – Фатих Экиҗи Эрзурум шәһәренең Ататюрк университетында эшли. Ул башта диссертациясен Мөхәммәт Мәһдиев, аннан Галимҗан Гыйльманов буенча яклый. Әле болар телгә алынганы гына. Элеккеге студентлары үзләренең һаман да онытмавын белдереп, рәхмәтле булып яши. Мөмкинлек чыкканда Карска килеп, хәл белешеп китәләр.
Карс чоры
Галимә буларак Чулпан Зариф-Четин Истанбул, Әнкара кебек мегаполис шәһәрләр университетларына кереп эшләрлек дәрәҗәгә үсеп җитсә дә, 2011 елда гаиләсе белән Әрмәнстан белән Грузия чигендәге Карс шәһәренә күчәләр. Һичшиксез, танышлар, дуслар, хезмәттәшләр аптырашта кала: ничек инде диңгез янындагы матур җирләрне, гүзәллекне калдырып провинциядәге кечкенә шәһәргә күчеп була?
Табигатьнең һәр сулышын тоеп, елның дүрт фасылында да яшәргә күнеккән җанга агачларның яфрак коюлары, чәчәкләрнең таҗларын салып шиңүе, кышларын ябалак-ябалак яуган карлары, язын табигатьнең яшелләнеп яңадан уянуы җитми. Урта һәм Эгей диңгезе янындагы шәһәрләрнең һаман бер генә кыяфәттә булуын, гел чәчәктә торуын ул авырлык белән кичерә. Ә менә тау башындагы, кечкенә, әмма бай тарихлы, XIX һәм ХХ гасырларда Россия провинциясе булган, «Кавказ капкасы» дип аталган Карс шәһәренең саф һавасы, бераз булса да Татарстанны хәтерләтә торган гүзәл табигате, таулардан агып чыккан чишмә сулары татар кызының күңеленә хуш килә. «Ошамаса кайтып китәрбез әле», – дип килгән Четиннар гаиләсе шунда төпләнеп кала.
Тюркологлар мохитендә галимә буларак танылып өлгергән Чулпанга Кавказ университетының рус филологиясе бүлемендә Казанда алган белемен дә кулланырга туры килә. Аңа славян телләре һәм әдәбиятлары бүлемен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Дәрес бирүдән тыш, төрле кызыклы чаралар да оештыра, славян халыкларының йолалары, Масленица, яңа ел кебек бәйрәмнәре белән таныштыра, бергәләшеп язучылар иҗатын өйрәнәләр, Карс шәһәре буйлап экскурсияләргә чыгалар. Проект буенча төрек шагыйре Юныс Әмрәнең иҗаты белән бәйле китапны һәм шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итә. Ататөрек чорында яшәгән Айдын Сайылы кебек мәшһүр төрек галиме турында язылган китапны да русчага тәрҗемә итү эше аңа тапшырыла. Берничә студентын магистратура өчен Россиягә, Казан Федераль университетына юллый. Аларның кайберләре Төркиягә кайтып университетларда укыта башлаган инде.
Әмма күңел барыбер төркичелеккә тартыла. Вакыт узу белән, вакансия барлыкка килгәч, ул янәдән Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлеменә күчә. Берникадәр вакыт ул әлеге бүлемне җитәкли. Ләкин бүлемдә бары тик азәрбайҗан теле һәм әдәбияты кафедрасы булган өчен, бу бүлемне Азәрбайҗаннан килеп эшләүче галимнең җитәкләвен дөресрәк булыр, дип уйлый. Ә үзе бу бүлемдә диссертациясеннән бирле тикшереп килгән темага – татар һәм азәрбайҗан әдәби элемтәләрен тикшерүгә юнәлтә. Студентларга дәрес бирү, магистрантлар әзерләү, аларны яклату белән беррәттән татар әдәбиятын, мәдәниятын, йола-гадәтләрен төрки дөньяга танытуга багышланган эшчәнлеген дәвам итә. Шул уңайдан, туган ил белән бәйле кыска җырлар, татар халык җырлары белән бәйле хатын-кыз язмышы, татар фольклорында кунак, миләш агачы, икмәк, кояш һ.б. күп кенә кызыклы темаларны да өйрәнеп дөньяга чыгара. Азәрбайҗан, Казакъстан, Македония, Палестина, Франция, Румыния, Согуд Гарәбстаны (Мәккә), Үзбәкстан кебек өлкәләрдә уздырылган конференция һәм симпозиумнарда татарларның күренекле шәхесләрен, татар фольклор һәм әдәбиятын, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен танытып чыгышлар ясый.
Студентлар татар халкының мәдәниятын күреп өйрәнсен өчен эш кабинетында махсус татар почмагы булдыруга ирешә. Анда кадерле истәлек булып сакланган әбисенең чигү үрнәкләре, сөлгеләр, җәймә һ.б. әйберләр урын алган. Кайчандыр туган авылы Субаш-Атыдагы әбисе, Яңа Иябаш авылының бик гыйлемле, укымышлы, затлы нәсел кызы Төркияне күрү, хаҗга бару хыялы белән яшәгән. Һәм менә, ничә еллардан соң әбисенең кул эшләре үзе кебек укымышлы оныгының тырышлыгы белән гүзәл Төркиядә үз почмагын тапкан.
Шагыйрә буларак да Чулпанның алып барган эшчәнлеге ихтирамга лаек. Кайда гына, нинди генә чарада катнашса да, ул үзен Татарстан тәмсилчесе буларак таныштыра, татар шигырьләрен җәмәгатьчелеккә җиткерә. Шигырьләре татар, төрек һәм рус телләрендә. 2003 елда Казанда «Кояшка юл тота кәрваным», ә 2015 елда рус телендә «Апельсиновая осень» дигән шигырь китаплары дөнья күргән. Хәзер исә кичегеп булса да төрек телендәге шигырьләр җыентыгын җыеп чыгару буенча эшли.
Үзе галимә, үзе шагыйрә дә булган Чулпан Зариф-Четин төрки дөньяның иҗат әһелләре белән һәрдаим элемтәдә. Аның гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият өлкәсенә керткән хезмәтләре төрки халыклары арасындагы иң олы бүләккә лаек була. 2023 елны Бакуда уздырылган II төрки дөнья әдәбият һәм китап фестивалендә Чулпанга Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара медаль тапшырыла. Шулай ук Бакуда Чулпан шагыйрә буларак ТЮРКСОЙ тарафыннан мәшһүр азәрбайҗан шагыйре Вагыйф медаленә дә лаек дип табыла. Иң әһәмиятлесе, Чулпан тырышлыгы өчен 2023 елда Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан тәнкыйть өлкәсендәге уңышлар өчен Җамал Вәлиди премиясенә лаек була.
Көрәшмичә бер җирдә дә тормыш юк
Бүген Чулпан Зариф-Четин Төркиядәге тормышыннан һәм эшчәнлегенә шөкер итеп яшәргә тырыша. Әлбәттә, яшәү дәверендә авырлыкларсыз, аяк чалуларсыз булмаган. Чулпан боларын да сынау буларак җибәрелгән, алар белән көрәшеп яшәп, үзен башка яклардан ачарга мөмкинлек, дип кабул итә. «Көрәшмичә бер җирдә дә тормыш юк. Үзеңне күрсәтмичә үзеңне кабул иттертү дә юк», – ди ул. Чыгышлары белән Татарстаннан булган Төркиядә яшәүче татар галимнәре Рамилә Яруллина-Йылдырым, Булат һәм Илсөяр Рәмиевлар, Алсу Камалиева, Гөлүсә Аксой, Ләйсән Шаһин, татар журналистлары Рушания Алтай, Сәгыйть Хәйри, аспирант Ильяс Мифтахов, райондашы Фәнис Зыялы белән үзара аралашып, бер-берләренә ярдәмләшеп торуларын да җылы сүзләр белән искә ала.
Чулпан белән узган тормышны искә алып фикер алышу кызыклы һәм ачышларга бай булды. Иркенләп сөйли, һәр нәрсәгә карата дәлилләнгән төпле фикере бар. Аның дөньяга карашы да үзенчәлекле, фәлсәфә күзлегеннән дияргә дә була. Тормышындагы һәр гамәле үлчәнгән, узганнарга тиешле нәтиҗәсе ясалып нокта куелган, кагыйдә буларак күңел дәфтәренә дә беркетелгән. Сөйләшү вакытында татар хатын-кызлары темасына да кердек. «Без көчле кызлар булып яратылган, шуңа күрә тормышны да үз җилкәбездә тота алабыз. Чит илдә дә Аллаһның рәхмәте белән аякта кала алабыз. Эшли беләбез, үзебезне күрсәтә алабыз. Татар хатын кызы – аерым бер уникум: гаиләдә дә, эштә дә. Күрәсең, татар хатын кызының генетикасы бөтенләй башка. Миңа калса, аңа югарыдан ниндидер көч, кодрәт салынган. Рухи яктан ул ирләрдән дә көчлерәк, ул кайвакытта безгә каршы да эшли. Күп кенә очракта, барыбер, безнең тормышта яшәп калуыбызга ярдәм итә. Татар хатын кызлары төшеп калмый, Аллаһка шөкер», дигән сүзләр яңгырады сөйләшү ахырында.
Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев