Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Гамил Әсхәдулла: Хәзер кино төшерәләр, ә ул халыкка барып җитми

Татарстан кинематографиясе 100 еллыгын билгеләп үтте, һәм яңа 100 еллыкка старт бирде. Татарстанның халык артисты, юморист Гамил Әсхәдулла кинематогафиягә карата үз фикерен белдерде.

Мин 1989 елдан 2002 елга кадәр эшләдем прокат системасында. Иң яшь кино челтәре директоры идем. Минем алда партия эшенәме яки кино челтәренәме дигән сайлау бар иде, мин киноны сайладым, чөнки әти мине бәләкәй чакта гел кинога йөртә иде. Кинога бәләкәйдән гашыйк – шуңа киносетька урнаштым. Мин эшләгәндә шундый вакыт килде – эротик фильмнар күрсәтәләр. Бер яктан киноны алып киләләр, икенче яктан властьлар сүгә. Шулай итеп күчеш чорына туры килдем.

Прокат системасы ул камилләшкән система иде, аны берничек тә җимерә алмадылар. Киносеть директорлары һәр чәршәмбе көнне прокатка килеп, бөтен киноны карап чыга идек. Халыкка барамы ул, юкмы икәнен уйлый идек. «Легенда о Нараяме» кебекләрне дә үткәрделәр. Без аңладык – халык күрәсе әйберен күрергә тиеш. Ул вакытта шундый чит ил кинолары күп килә иде. Аннары үзебездә «Интердевочка»лар да чыкты. Гел әйтә торган сүзем бар: башта халык шәрә артистлар эзли башлады, хәзер кешеләр киресенчә, киенгән артистлар эзли. Ул чор үтеп китте, хәзер кешеләр күңелгә ятышлы яхшы кино эзли. Кешеләрне эротик кинога кертеп утыртсаң, ул аны карамаячак. Безнең халык һинд киноларын, елата торган сюжетлы драмалар ярата. Ул вакытта кешеләр елап утыра торган «Жестокий романс»лар килеп чыкты. Шундый фильмнарга басым ясап, әкрен-әкрен генә эротиканы җиңеп чыктык. Кешеләр аны кача-кача каяндыр карадылар, төп прокатта без аңа бик юл куймадык.

1991 елны бөтен СССРның прокат системасы вәкилләрен Съездлар сараена җыйдылар. Безнең республикада 18 кешелек делегация иде, мин дә шунда идем. Бик матур планнар кордылар... СССР бетәсен белмәде бит инде алар. 29 январь көнне өстәлгә әзрәк кенә эчәргә куйганнар иде. Егетләр миннән, иң яше буларак, буфеттан эчәргә алып килүемне сорадылар. Буфетка килдем. 2 «коньячный напиток» тора. «Бирегез әле», – дим. Бирде, балаларга сагыз да алдым. 50 сумлык акчамны алдына куйдым. Шул вакыт телевизордан «50 сумлык акчалар әйләнештән чыга» дип игълан итәләр. Мин тиз генә шешәне эләктереп калдым, акча анда калды. Җыелыш бетте, бөтен кеше «ничек кайтырбыз» дип аптырашта иде. Шундый хәлгә очрадык. Шуннан дөнья үзгәрә башлады. Прокат системасын тотып-тотып карадык та, булмады инде ул, җимерелеп бетте. Мин эшләгән кинотеатрны коммерция структуралары алды. 2002 елда мин, соңгы кеше булып, шушы системадан киттем. Әмма кино тормышы минем өчен бетмәде, кинода төшә башладым – 6 фильмда төштем, үзем 2 кино төшердем: берсе – «Майсыз калҗа» – интернетта миллион ярым карау җыйды, икенчесе – «Котырган меңлек» дигәне – артистлар турында.

Хәзер шушы прокат системасы җитми. Аның бөтен җире камил иде. Хәзер кино төшерәләр, халыкка барып җитми, оештыра белмәгәннәнме…

Татарстан кинематографисе турындагы фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев