Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Эмиль Җәләлетдиновның оныгы Элина: Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды

Казанда халык артисты, җырчы Эмиль Җәләлетдиновны соңгы юлга озаттылар.

 

Казанның Мәрҗани мәчетендә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов белән хушлаштылар. Хушлашу мәрасимен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырды. Мәрасимне Айдар Фәйзрахманов алып барды.

«Дәү әти яхшы кеше, кайгыртучан, күңелле, искиткеч әти, ир-ат, дәү әти булып истә калачак. Гомеренең соңгы көненә кадәр музыкага тугры булды. Дәү әтинең үлеме көтелмәгәндә булды дип әйтә алмыйм, чөнки соңгы айда аның хәле бик үк яхшы түгел иде. Инсульт булгач, без аны хастахәнәгә салдык. Хәтта хастаханәдә дә ул җырлады, башка авыруларны тавышы белән сөендереп торды. Инфаркт булып, кичә арабыздан китте. Барыбыз өчен зур югалту» – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының оныгы Элина Щуваева.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, Эмиль Җәләлетдиновның репертуары затлылыгы һәм төрлелеге белән аерылып тора.

«Ул татар, рус һәм чит ил композиторларының классик, камера-вокаль музыка әсәрләрен зур осталык белән башкарды. Тарихта музыка һәм башкару сәнгатен иң югары биеклекләргә күтәрде. Зыялы сәхнә остасы дип атар идем. Тормышының соңгы көненә кадәр актив концерт эшчәнлеге белән яшәде. Казанның бик күп музей-китапханәләрендә төрле концерт программалары белән чыгыш ясады. Эмиль абыйның истәлеге йөрәгебездә калыр. Министрлык исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашабыз», - диде ул.

«Һәрберебез өчен кабатланмас шәхес булды. Татарның рыцаре дип атар идем. Ул сәгатьләр буе сөйләгән шигырь-җырларын тыңлап, ләззәтләнеп, көч алып тора идем. Ул татар халкының укымышлы, зыялы икәнен күрсәтеп тора иде. Быел 90 яшьлек юбилеен үткәрергә ниятләп йөргән иде. Ничек кенә булмасын, Эмиль абый безнең өчен өлге, үрнәк булып торды», - диде Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев фикеренчә, җырчы дөрес яшәү рәвешен алып барды. «Әгәр дөрес яшәмәсә, бу кадәр яшькә җитмәс иде, мөгаен. Былтыр гына Татарстан урамында велосипедына утырып йөргәнен күрдем. Миңа бер кулы белән сәлам әйтте. Сокландым. Күз дә тия торгандыр инде. Бөтен әйбер белән кызыксынды ул. Шигырен дә укый, җырлый да иде», - дип искә алды артист.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова Эмиль Җәләлетдинов белән филармониядә бергә эшләгән. «Безне өйрәтә, киңәшләр бирә иде. Кешелекле булды. Хатын-кызларны һәрчак хөрмәт итте. Безнең күңелне күрергә тырышты. Соңгы вакытта җәяү йөри иде. Хатыны үлеп китүе дә аның өчен тәэсир итте. Без күрше булып яшәдек, гел күз алдында торды. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул.

«Бик зәвыклы җырчы иде. Татар телен саклап калу аерым игътибар таләп иткән көннәрдә ул күпләргә үрнәк булды. Казанга килгәндә татарча сөйләшә белмәгән егет, соңрак татар телендә сөйләшүдән тыш, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ шигырьләрен китабы белән яттан сөйли иде. Бик күп композиторлар белән бергә эшләде», - диде баянчы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов.

Артистны Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына җирләделәр.

  • Эмиль Җәләлетдинов — татар җыр сәнгатенең күренекле вәкиле, Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982).
  • Ул 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. 1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә була.
  • Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары әһәмиятле урын алып тора. Җырчы кичә Казанда вафат булды.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев