Елъязмачы әдип
Язучы Вахит Имамовны тарихи әдәбият тарафдары дип әйтү генә ул башкарган эшләрнең күләмен һәм кыйммәтен бәяләп бетермәү булыр иде.
Дүрт дистә елдан артык берөзлексез үзенең туган төбәге, татар иле, гомумән, дөньяның тарихи барышын үзенә хас үҗәтлек, фидакарьлек белән өйрәнеп, фәнни-популяр язмалар, очерклар, хикәя, бәяннар, романнар белән танылу яулаган олпат язучыбыз Ул!
Ул һәрвакыт юлда... Соңгы ун ел дәвамында, гомумән, иҗади сәфәрләрдән кайтып кергәне юк сыман. Чираттагы еллык яллары да аны гел ерак юлларга чакырып ала... Ирексездән Туфан ага Миңнуллинның «Юл – язучының эш урыны», дигәне искә төшә. «Бүлмәдә утырып кына язылганнар укыганда ук йокыны китерә», – дип тә әйткән иде ул бер уртак сәфәребездә...
Тарихчы әдипләрнең язмалары йокыны качыра шул. В.Имамовның «Пугачев явында татарлар» китабы нәкъ шундый тәэсирле көчкә ия булды.
Вячеслав Шишковның «Емельян Пугачев» 3-томлыгын тулысынча укып чыккан идем. Мавыктыргыч, әсир итәрлек роман. Аерым вакыйгалары бүген дә күз алдымда тора. Әмма Шишков романында 40 татар полковнигы турында бер кәлимә сүз дә әйтелмәгән. Башкорт халкының каһарман улы Салават Юлаев, тагын берничә милләт вәкилләре дә «изелгән сыйныф» тарафдарлары, бунтарьлар, башкисәрләр, Робин Гудлар кебек романтик каһарманнардай сурәтләнгән иде...
Вахит Имамов исә, абруйлы тарихчылар тирәнлегенә төшеп, үзе Уфа, Оренбург, Мәскәү, Уральск архивлары, фәнни институтларында казынып «Җәмәлҗән җавының» – коллыкка төшерелгән халыкларның милли азатлык көрәше булуын раслый. Ул көрәшнең Пугачев яуларына кадәр үк гасырлар дәвамында гел күтәрелеп, кабатланып тору вакыйгаларын җентекләп өйрәнергә алына... Баксаң, Степан Разин, Иван Болотников кына түгел, ә Сәет батыр, Теләкәй морза, Батырша мулла кебек дистәләрчә башка милли каһарманнарыбыз да булганлыгын ачыклый... Аларның «эзләреннән йөреп», булачак әсәрләренә түл җыя.
Янәдән Пугачев полковникларына әйләнеп кайтыйк әле. Аларның берсе дә ярлы ябагай түгел бит. Үз чорының укымышлы муллалары, сәүдәгәрләр, патшага хезмәт иткән старшиналар, сотниклар. «Фетнә»нең беренче көннәрендә Казан арты, Чулман, Агыйдел буйларыннан, Азнакай, Мамадыштан Оренбурда ярминкәгә сәүдә эшләре белән килгән татар ир-егетләре, килеп туган вазгыятьне аңлап, тиз арада үзләре яшәгән төбәкләргә кайтып, үз карамакларындагы авыллардан йөзләрчә, меңнәрчә крестьяннарны күтәреп, Пугачевка килеп кушылалар. Чакмагыш-Бозаяз мулласы Канзафар Усаев, Мәчетле мишәре Бәхтияр Канкаев, Минзәләдән Ярмөхәммәт Ханзафаров, Асылхуҗа Мутачев, Кукмарадан Мәсәгут Гомәров, Арчадан Габделфаик Усманов беренчеләрдән булып, 2000-3000 крестьяннарны туплап, Пугачевка килеп сыена. Юзкәй Кудашев, Бакый Абдуллов Камбарка, Воткинск, Ижау калаларындагы хәрби заводлардан пушкалар, ату коралларын кулга төшереп килә. Пугачев полковникларының географиясе дә әдипнең игътибарыннан калмый. Керәшен Гаврила Давыдов – Кама Тамагыннан, Йосыф (Осип) Енгалычев Астрахань төбәгеннән үз отрядлары белән килеп кушыла.
Вахит Имамов татарларның Пугачев отрядларының авангардында булуына аеруча игътибар иткән. Емельян «патша» Оренбур, Уфа, Казан калалары юлында дистәләгән кирмәннәрне камау, олы сулыкларда кичүләрне оештыруга татарларны җәлеп иткән. Әдип фетнәчеләрне бастырырга җибәрелгән баштанаяк мушкет-туплар белән коралланган Михельсонны туплардан атып каршы алган, дала-кырда патша яугирләренә урап-урап килеп уклар яңгыры яудырган, кылычтан үткәргән, күп тапкырлар чигендерергә дучар иткән башкүтәрүчеләрнең дә татар ир-егетләре булуына шик калдырмый.
Азатлык өчен көрәш шулкадәр колач ала ки, Әби-патша фетнәне бастыру өчен чит дәүләтләргә яу чапкан Александр Суворовның полкларын чакыртып кайтырырга мәҗбүр була. Анысы инде йөз меңнәрчә баш күтәрүчеләрне канга батырып, үзенә патшабикәнең рәхим-шәфкатьләрен өсти.
Ә милли азатлык күтәрелешенә сәбәпләр табылып кына тора. Казан ханлыгы ауганнан соң башланган көчләп чукындыру – тәре походлары тынмый. Идел-Урал киңлекләрендәге табигый байлыкны талау, халыкның динен җәберсетү урта гасырлар кыргыйлыгы дәрәҗәсенә җәелдерелә...Урыс патшасының үзе яулап алган җирләрдә халыкны үз җир-суларыннан куып, анда монастырьлар төзеп, урысларны чит-ят төбәкләрдән күчереп утырту башлангач тагын да көчәя. Әлеге коллизияләр турында үзе эзләп тапкан фактлар әдипнең тынычлыгын тәмам җуйгандыр, мөгаен. Үзе туып үскән Иске Байсар авылыннан нибары 50 чакрымлы радиуста гына, гомер-гомергә татарлар яшәгән дистәгә якын авылда монастырь җирләре бүленеп чиркәүләр салына башласын әле?!
Бу урында чигенү ясап, шуны искә төшерик, В.Имамов үзенең беренче шаһ әсәрләрен язып танылу алгач, төрле очрашуларда чыгыш ясаганда рус миссионерларының милләтләрне, диннәрне җәберсетүен фаш итеп, аларга каршы Теләкәй морза җитәкчелегендә татарларның баш күтәрүләре турында хәбәрләр җиткереп торды. Аннан соң да ничәмә-ничә тарихи язмалары басылып чыкты, «Казан дастаны», «Карабәк», «Сөләйман солтан», «Каенсар» романнары дөнья күрде һәм, ниһаять, «Теләкәй чишмәсе»нә чират җитте...
Тарихчы галимнәрнең язмалары хронологик эзлектә өйрәнелә, басылып чыга бит. Тарихчы әдипнең әсәрләре бу кагыйдәгә буйсынмый, диярләр. «Пугачев явы», «Сәет Батыр» – XVIII йөз азагы, «Карабәк» романы – Туктамыш хан, Аксак Тимер, Карабәк, Идегәйләр дәвере, «Утлы дала» исә – Чыңгызхан яулары, Кол Галиләр яшәгән, дөнья тоткан дәвер... Һәм янәдән XVII гасыр азагы, XVIII йөз башы – Теләкәй морзаның, аның улы һәм оныгы Күчем, Акайларның милли азатлыгы көрәше.
Тарихи вакыйгаларны хронологик тайпылышсыз, сикерешләрсез яктырту язучының төп максатымы? Тагын да чигенү ясап, «Карабәк» романы басылып чыккач, «Казан утлары» журналы редакциясендә тарихчы галимнәр, язучылар һәм авторның үзе катнашында саллы гына фикер алышу үткәрелүен искә төшерик әле. Бу чараның тулы стенограммасы журналда басылып чыкканлыктан, анда әйтелгәннәрне кабатларга алынмыйм. Галимнәрдән Фаяз Хуҗин, Илдус Заһидуллин, Җәмил Мөхәммәтшин, Ленар Гыйлметдинов, бердәй булып, язучыны яңа романы белән тәбрик итте. Аны хак тарихны тирәнтен өйрәнеп, белеп язучы, дип атады. Карабәк-Габдулла хан образы турында һәр галимнең шәхси үз карашы, үз фикере бар иде. Әмма түгәрәк өстәлдә галимнәр авторның Марсель Әхмәтҗанов төзегән ханнар, бәкләр, әмирләр шәҗәрәсеннән файдалануын да тарихи чыганак, гадел мирас итеп бәяләде. Туктамыш ханның фаҗигале образы, Идегәй морзаның мөртәтлеге, Аксак Тимер образлары чишелешендә дә авторның үз карашы, мөстәкыйльлеге, үз сүзендә нык торуы хәтергә сеңеп калды.
Язучының каләмдәшләре исә В.Имамовның әдәбиятчы буларак үз язу стилен бәяләде. Авторның тел байлыгын, халкыбызның әйтем-мәкальләрен бик уңышлы куллануын билгеләп үттеләр. Төп уртак фикер: романның Идел буенда яшәүче татар халкының үз дәүләтле булуы, шөһрәтле Алтын Урда дәүләтенең бөтенлеген саклауда тугрылыгын, ватанпәрвәрлеген чагылдырган, талантлы яңа әсәр булып бәяләнүе иде...
Тарихчы әдип һәрчак юлда. Аның юлы – иҗади юлы – туган халкының үткән кантарлы тарихын ак таплардан арындыру. Аның бүгенге юлы да чор-дәверләр хронологиясендә сикерешләр, зигзаглар аша үтелә... Әдип дистә гасырлар аралыгында дистәләрчә мең чакрымнарны үтеп, кабат үз туган туфрагы Чулман, Агыйдел, Ык, Сөн ярларына – Актаныш төбәгенә кайтты. Бүгенге глобаль дөньяда халкың көн иткән һәр кала, салаларга кемнәр нинди шартларда нигез салган, халыкларның җан исәбен – тән исәбен алганда нинди гаделсезлекләрдән, төгәлсезлекләрдән күрәләтә, «кесәгә керү»ләрдән аралау, янәдән, аның ният-максатына әверелде.
Тарих дәлилләүгә нигезләп языла. Үзеңнең кавем-ыруыңның бозлык чорыннан ук шунда туып, шунда гомер иткәнеңне, ике икең дүрт икәнен раслап, ташка басып кулына тоттырырга кирәкме? Кирәк икән шул!
«Гүзәл авылым Байсар» китабында В.Имамов бик күп «галимнәрнең фәнни ачышларын» сүтеп җыя... Бүләр-Байсар авылы, булачак волость үзәге, XVIII йөз уртасында «күчеп килгән татар-типтәрләрне» сыендырган, «юмарт күрше кавем җирендә» төзелгән авыл түгеллеген, ә аңа кадәр кимендә 200 елдан артык алдарак үз татар бабаларыбыз cалган йорт-нигез икәнен, архивта сакланган документлар белән раслап күрсәтә. Бүләр-Байсарны «таяну ноктасы – чишмә башы» дип алганда да, шуннан күченеп хәзерге ызандаш Удмурд, Башкорт, Пермь һ.б. төбәкләрдә үз йорт-нигезләрен корган татар бабаларыбызның исемнәрен, шәҗәрәләрен, аларда телгә алынган ерак бабаларыбызның кабер ташларын мисалга китерә...
Кабаттан «Карабәк» романын искә төшерик. Иске Байсар төбәгендәге салалар XIV гасырда ук Хәзәр, Кара диңгезләр төбәгеннән килгән Гәрәй кабиләсенә кергән ерак бабаларыбыз дип акка кара белән язган иде бит ул...
«Хак тарихны бер хак белә,
Галимнәр гоманлыйлар...
Кайсы белеп, кайсы белми
Күзгә карап алдыйлар», –
дип, язган идем кайчандыр... Гоманлау – мәслихәт, фаразлау – тыелмыйдыр... Тарихны җиңүчеләр яза... Тарихны сәясәтчеләр ничек булганча түгел, ә ничек кирәк булганча язалар, дигән хаксызлыкны фаш итү өчен, туар буыннарга хагын нахагыннан аеру-аралау өчен, төбәк тарихлары бик кирәк бүген!
«Гүзәл авылым Байсар» – документаль кыйсса. Анда нигезе тарихы аталган салалар, әдәби каһарманнар саны әдипнең кантарлы элгәре романнарындагы каһарманнарның саныннан да артып китә.
Төбәк тарихын шул дәрәҗәдә атомнары-молекулаларына кадәр бөртекләп аеру нигә кирәк? Әйтик, Иске Байсар Татарстан АССРның беренче Совнарком рәисе Шәйгәрдән Шәймәрдәновны биргән, Байсардан дүрт чакрымдагы Мәчти авылында Россиянең 30 ел дәвамында баш мөфтие булып торган Мөхәмәдъяр Солтанов туган... Ул үз авылында татар-урыс телендә укыту мәктәбе ачкан, дәвалану ханәләре төзеткән, – дип шуңа охшаш тагын берничә күренекле якташы турында язу да җитәр иде үз төбәгенең данын дөньяга таныту өчен, – дип әйтүчеләр булыр.
Әдипнең аларга җавабы әзер. Аурупа, Азия кыйтгаларында Иске Байсар кебек йөзләрчә волостьларда, өязләрдә көн иткән милләттәшләребез күченеп, тибелеп килгән килмешәкләр түгел, ә дистәләгән гасырлар шунда – үз туган нигезендә көн иткән, яшәгән, көрәшкән бабаларыбызның оныклары булуын, Тукай әйткәнчә, «Халкыбызга һәм ызандашларыбызга үз сурәтебезне көзгедән күрсәткәндәй күрсәтү өчен кирәк», дияр. Дөреслек ярты-йорты булалмый... Хак Тәгалә Адәм балаларын кавем-кавем, ыру-ыру итеп яралткан икән, аларның һәркайсының үз җирендә, үз тормышы белән, үз рухи дөньясында яшәргә хакы барлыгын нәсихәтләү өчен кирәк, дияр.
Галимнәр, әдәбиятчеләрнең алда әйтеп үткән фикерләшү мәҗлесендә күренекле галим, археолог Фаяз Хуҗинның әйткәннәре кабат искә килеп төште: «Мин – Вахит Имамовның беренче тарихи язмаларыннан алып, аның бүгенгәчә иҗат ителгән барлык әсәрләрен укып барган кеше... Гел кулыма каләм тотып укыйм. Әдәбиятчеләр ни дияр, мине кызыксындыра, ышандыра аның тарихи вакыйгаларны тирәнтен белүе. Тарихи шәхесләрнең образын әдәбияткә кертүнең никадәр мөһимлегенә ышанасың бүген. Ул үзе дә чын галим», – дигән иде ул...
Мин, үз чиратымда, каләмдәшебезнең әсәрләрендә «капма-каршы якта» торучы каһарманнарның образларын ачуда сурәтләү осталыгына игътибарыгызны юнәлтергә телим.
«Сәет Батыр» романында фетнәчеләрне бастыру өчен җибәрелгән полковник Сергеевның кышкы юлда Казаннан Уфага кадәр араны санаулы сәгатьләрдә үтү өчен һәр авылдан татар старшиналарның дистәләгән айгырларын алып, аларны алагаемга куып, яндырып үтерүе, янып ауган аттан икенче, өченче, дүртенче... унынчы атларга күчеп, Уфага барып җитүе күренеше һәрчак «күзалдымда» тора...
Петр патша идарә иткән чор. Татар лашманчылары татар атларын яндыра-яндыра, татар җиреннән меңъеллык карагайларны Питерга корабль төзелешенә ташый. Татар баш күтәрүчеләрен бастыручы татар атларын яндыра-яндыра шул ук Петр патша боерыгын үтәү өчен, татарны канга батыру өчен ашкына. «Ниләр күрми Ир-егеткәй белән Ат башы?» – дигән татар халык җырын ишетәсезме?..
«Теләкәй чишмәсендә» төп каһарман Теләкәй морзаны имәндәй нык бәдәнле, урыс патшасы гаскәрләрендә чыныгу үткән яугир буларак та, табигате белән гадел, акыллы, фикерле ир-ат буларак, тыныч тормыш яклы инсан итеп сурәтли. Әмма, үз диненнән көчләп ваз кичерү, чукындыру башлангач, әлеге Ир-ат арысландай ярсып көрәшкә күтәрелә, халыкны күтәрә. Теләкәй морза да Сәет батыр кебек үк тигезсез көрәштә һәлак була. Теләкәй морза, Сәет батыр, Пугачев явы каһарманнары, алар янында Рәсәй патшалары җәелдергән дистәләрчә яуларда «Арысландай көчле, тынычлыкта – кол хезмәтендә аттан артык эшләүче» татарларның уртак язмышы гомумиләштерелгән образлар тудыра ул...
Кантарлы романнар авторының эзтабарлык юнәлешендәге тыңгысызлыгы аеруча игътибарга һәм ихтирамга лаек! Гади яугирләрдән алып армия генералларына кадәрге дистәләрчә-йөзләрчә милләттәшләребезнең яулардагы батырлыгын да, гаепсездән гаепләнеп хөкемгә тартылганнарның исемнәрен аклау буенча да, ил-көндә барган вакыйгаларның төп сәбәпләрен ачыклау буенча да фәкать ул беренчеләрдән булып башлаган эшләре күп аның. Бүгенге көн вазгыятендә шундый тәвәккәллеге – аның үзенең дә батырлыгы, каһарманлыгы бит.
В.Имамовның башлангыч иҗат чорында ук беренче хикәяләре, бәяннәрен телевидение экраннарына кыска үлчәмле фильмнар итеп чыгарганнар иде... Бүген исә, әдипнең дистәләрчә документаль-тарихи язмалары, романнары күп серияле фильмнар төшерүне көтеп тора, дияр идем мин. Ә тарихчы-әдипләребезнең прозасын сәхнәләштерү һәм экранлаштыру ул мәктәпләребез өчен өстәмә уку әсбаплары да булыр иде. Гомумән, татар киносы милли әдәбиятебез кырында гына тамыр җәеп, үсеп китәчәк... Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, М.Мәһдиев кебек классикларыбыз, бүгенге олугларыбыз һәм талантлы яшьләребезнең әсәрләре әле олы экраннарга чыгачагына ышанам мин.
В.Имамовның әдәби иҗаты аның иҗтимагый эшчәнлегеннән аерылмый. Ул бүгенге глобаль дөньядагы вазгыятьтә туган татар халкының киләчәге, милли мәгарифебез, мәдәниятебез өчен янып-көеп яши, хезмәт итә, көрәшә. Ул һәрвакыттагыча юлда. Иминлек телик аңар изгелекле, игелекле юлларында...
Илфак ИБРАҺИМОВ, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев