Бүген «Фауст»та җырласа, иртәгә «Наёмщик»та сәхнәгә чыкты
Азат Аббасовның тууына – 100 ел
19 гыйнварда СССРның халык артисты, танылган опера җырчысы Азат Аббасов туган. Ни кызганыч, бүген аны хәтерләүчеләр һаман саен сирәгәя. Аның белән бергә татар сәнгатенең затлы сәхифәләре онытыла һәм татар дөньясын очсыз эстрада били бара. Яңа килгән буыннар, милли музыка сәнгате бигрәк ярлы икән, дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә без Азат Аббасов кебек шәхесләребезне һәрдаим искә төшерергә бурычлы.
СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән бу җырчыбыз турында ниләр беләбез соң? Аның Алабугада туганы билгеле. Башта
авиация техникумын тәмамлап, ул заводта эшли. Аннары гаилә дуслары – композитор Салих Сәйдәшевнең киңәшен тотып, җырчы булырга укый: Мәскәүнең үзендә! 1950 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткач, 1990 елларга кадәр Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.
Җырчының репертуарына карап кына да бөтен опера сәнгатенең тарихын өйрәнергә була. Ул башкармаган берәр тенор партиясе калдымы икән?! Вердинең «Травиата»сында – Альфред, «Риголетто»сында – Герцог, Пуччининың «Богема»сында – Рудольф, «Тоска»сында – Каварадосси, Гуноның «Фауст» операсында – Фауст, «Ромео һәм Джульетта»сында – Тибальт партияләрен, Бизенең «Искатели жемчуга» спектаклендә Надирны һәм башка бик күп партияләрне җырлый ул. Әле репертуарында Штраусның «Летучая мышь», «Цыганский барон», Лоуның «Моя прекрасная леди», Кальманның «Цыган-премьер» һ.б. оперетталары бар. Татар композиторларының әсәрләрен саный китсәң, ул кадәр байлыкка сокланып куясың. Н.Җиһановның «Илдар»ында – Илдарны, «Җәлил»ендә – М.Җәлилне, «Алтынчәч»тә – Җикне, «Түләк һәм Сусылу» операсында – Түләкне, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль спектаклендә – Кәрим байны, С.Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллинның «Мәхәббәт җыры»нда – Шәүкәтне, С.Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль спектаклендә Булатны һ.б. җырлый. 1956 дан 1962 елга кадәр академия театрында «Зәңгәр шәл»дә уйный. Фатыйма Ильская, Фуат Халитов, Хәким Сәлимҗановлар белән бер сәхнәдә иҗат итү аның өчен зур мәктәп була.
«Җәлил образында фашизмга нәфрәт һәм гаделлеккә ышану, сынмас рух һәм иҗат халкына хас нечкә хис кебек капма-каршы кичерешләр тупланган. Шагыйрь базык гәүдәле, түгәрәк йөзле булган. Азат Аббасов исә мәһабәт озын буйлы, озынча йөзле иде. Җырчы һәм герой арасында тышкы охшашлык та юк, димәк. Ахыр чиктә Җәлил партиясенең тенор өчен түгел, баритонга атап язылганын әйтергә кирәк. Ләкин җырчыны бернинди авырлыклар да куркытмый», – дип язган үз мәкаләләренең берсендә Рәмзия Такташ һәм А.Аббасовның, Җәлил образын иң шәп иҗат итүче җырчы буларак, бүләкләнүен искәрткән.
Татар композиторларының яңа җырларын тамашачыга беренчеләрдән булып ирештерүче дә ул – А.Аббасов. Элеккеге Советлар Союзында Азат ага концерт белән булмаган берәр шәһәр калдымы икән? Юктыр, мөгаен. Аның авыл хезмәтчәннәре, шахтерлар, нефтьчеләр, яңа калалар төзүчеләрне биек үрләргә илһамландырып җырлавы турында ничек әйтми калдырасың?! Россия театр җәмгыяте, аның татар бүлекчәсе эшендә актив катнашуы да мөһим. Опера театры, радиокомитет, филармониянең сәнгать советында элек А.Аббасов кебек олпат җыр осталары сакта торганга күрә, музыка сәнгатебез сафрак, ихласрак, профессиональрәк булгандыр, мөгаен.
Бервакыт музыка белгече Флера Бикчуринаның: «Киләчәктә опера театрын ничек күрергә телисез?» – дигән соравына ул болай дип җавап биргән: «Талантлы яшьләрнең килүен хуплыйм, – дигән. – Театрның музыкаль-театраль җитәкчелеге юк (режиссер, дирижер), репертуар үз агымына куелган. Милли спектакльләр һәм классика арасында тигезлек булдыру мөһим. Үз вакытында мин дирекциягә милли мәсьәлә буенча тынгылык бирми идем. Театрның каһарман-шагыйрь М.Җәлил һәм Татар исемен йөртүен онытмаска иде. Ә бу, беренче чиратта, милли репертуарга игътибар бирүне таләп итә»...
Тагын бер әңгәмәсендә исә эстрадага мөнәсәбәтен болай белдергән: «Бүген бик күпләр җырлый, бер караганда, моңа сөенергә кирәк кебек, – дигән. – Әмма икенче яктан, халык мәдәниятенең үсеш дәрәҗәсен, минемчә, опера сәнгате, гомумкешелек өчен кыйммәте булган симфоник әсәрләр билгели. Шуңа күрә төп игътибарны эстрадага бирү мәдәният үсешебезне чикләү булыр иде. Үзегез уйлап карагыз: эстрада җырчысының сәхнәдә төп таянычы – микрофон, опера җырчысы исә микрофонсыз-нисез үз тавышы белән 60-80 кешелек оркестр аша да тамашачы ап-ачык ишетерлек итеп партия башкара. Опера җырчысы ул – феноменаль сәнгать остасы», – дип тәмамлаган фикерен. 1996 елда «Юлдаш» газетасында басылган әңгәмәсеннән бу юллар. Бүгенге сәхнәләрдәге рухи фәкыйрьлекне күреп, әтәч тавышларны ишетсә, ни дияр иде икән Азат ага?!
«А.Аббасов кем ул?» дигән сорауга җавап йөзеннән, музыка белгече Ф.Бикчуринаның «Народные артисты» китабыннан тагын бер генә мисал китерәсе килә. Галимә А.Аббасовның бик күп музыка сөючеләрдән рәхмәт хатлары алуы турында искәрткән һәм Дербент шәһәреннән килгән бер котлауга аерым тукталган. 1968 елда була бу хәл. Дербент шәһәрендәге училищеларның берсендә опера сөюче укучылардан бер төркем оешкан һәм каникул-ялларда болар Советлар Союзының төрле шәһәрләрендә опера тыңлап йөрергә гадәтләнеп киткән. Йөреп кайткач, елның иң шәп опера җырчысын билгелиләр икән. Берзаман Азат Аббасовка күчтәнәч килеп төшә. Анда исә – Кобачы осталары ясаган мөгез һәм мактау кәгазе. «Комсомол-яшьләр советы жюрие тарафыннан 1967 елда иң шәп опера җырчысы, дип бәяләнгән, кешеләргә бәхет китерүче илһамлы башкару сәләте өчен Азат Аббасовка» дигән сүзләр язылган була мактау кәгазендә...
Азат Аббасов – шулай ук опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рәүф Аббасовның әтисе дә. Алар хатыны – РСФСРның халык артисты, опера җырчысы Венера Шәрипова белән Рәүфкә җиде яшь булганда аерылыша. Рәүф әнисе белән үсә. Әти-әнисе кебек Мәскәү консерваториясендә белем ала. Бас тавышлы егеткә укыганда ук зур өметләр баглыйлар. Һәм чыннан да, 1972 елда дүртенче курс студенты Рәүф Аббасов, беренчеләрдән булып, Венада халыкара конкурста җиңү яулый. Әмма талантны саклый белергә дә кирәк. Дан-шөһрәт артистларны иләсләндерергә мөмкин. Рәүфебез дә шул сынауны үтә алмады булса кирәк. 55 яшендә әтисеннән биш ел алда бакыйлыкка китеп барды...
Бүген Казан музыка училищесы каршындагы «артистлар йортында» Азат аганың 40 ел гомер иткән хатыны 86 яшьлек Лидия Фатыйх кызы яши. Гаҗәеп итәгатьле, йомшак күңелле, зыялы бу ханым белән сөйләшкәч, А.Аббасовны үзен күргәндәй буласың. «Әти-әнием Татарстаныбыздан яшь чакта ук китеп Мәскәү янына барып урнашканнар. Мин шунда дөньяга килгәнмен, – дип сөйләде ул. – Рус мәктәбендә укыганга күрә, аңласам да, татарча сөйләшмим. Мәктәптән соң туганнар янына Казанга кайттым. Техникум тәмамлап спорт товарлары кибетендә эшләгән чагым. Шунда ике егет гел килә дә килә. Спорт, балык тоту белән мавыгалар икән болар. Берсе Азат иде. Шуннан танышып киттек. Ул миннән 14 яшькә өлкәнрәк. Мәрҗани мәчете каршында ике катлы агач йортта яшәдек. Азатның әнисе Елизавета Михайловна да безнең белән иде. Мәктәптә укытучы булып эшләде. Аның белән бергә театрга Азатны карарга йөрдек. Әтисе Зиннәт абыйны миңа күрергә насыйп булмады. Ул эш буенча төрле шәһәрләргә, районнарга йөргән. Елизавета Михайловна белән шулай танышкан булса кирәк. Алабугада туса да, Азатның әтисе ягыннан тамырлары Биектау районыннан. Безгә кунакка әбисе килә иде. Үзебез дә аның янына авылга кайтып йөрдек. Азатның Абрек исемле энекәше бар иде. Азат төс-кыяфәте белән әнисенә тартса, Абрек – кара күзле, кара чәчле коеп куйган татар иде. Хәрби булырга укыды... Аннары Тинчурин урамындагы 15 нче йортка күчтек һәм шунда кырык ел гомеребез узды. Жуковский урамындагы бу йортка 2006 елда күчендек. Тик Азат монда нибары бер-ике атна гына яшәп калды. Авырый иде инде. Хастаханәдә ятты. Кызыбыз бар. Аңа Нәргиз исемен Азат үзе кушты... Менә егерме елга якын аның мирасын саклыйм. Совет районында бер урамга А.Аббасов исемен биргәннәренә сөендем. Андагы мәктәп музеена байтак фотосурәтләр илтеп бирдем. Әмма кырык ел яшәгән Тинчурин урамындагы 15 нче йортка истәлек тактасы куйдыруга һаман ирешә алмыйм. Шушы көннәрдә кабат Рәисебезгә һәм Мәдәният министрлыгына хатлар яздым әле. Дөрес, бер такта ясап, минем белән килештерергә килгән иделәр. Ошатмадым, Азатым анда үзенә бер дә охшамаган. Булгач-булгач, әйбәт булсын, дип кире бордым. Азат нәрсәгә тотынса да дә, иренмичә, чынлап эшләде, шуңа күрә исеме дә бүген горур яңгырый. Барельефы да үзенә охшаган булсын. Гомерем бетмәсә, өметләнәм, көтәм әле...»
Кеше исән чакта гына кирәк, үлгәч, бик тиз онытабыз шул. Аның каравы шәкертләре Азат аганы рәхмәт белән сокланып искә ала. «Театрга 1982 елда консерваториянең 5 нче курсында укыганда стажер буларак килгәч, беренче зур эшем Имре Кальманның «Цыган-премьер» опереттасында булды», – дип искә алды Татарстан һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева. – Азат абый анда баш рольне башкара иде. Шунда мин аның безгә якыннан таныш булмаган, холкы, яшәеше белән ят чегән образын төгәл иҗат итүенә сокланып, бөек артист икәнен аңладым. Бу спектакльне халык та бик яратты. Аннары «Башмагым» музыкаль спектаклендә Азат абый – Кәрим байны, мин аның кызы Сәрвәрне уйнадык. Комедиядә дә килештереп уйнаганын күргәч, ихтирамым тагын да артты. Азат абый Камал театрында «Зәңгәр шәл»дә Булатны да җырлады. Аның эшен дәвам итеп, мин 7 ел Мәйсәрәне уйнадым...»
«Опера театрына 1980 ел башында килгәч, өлкән буын җырчылардан Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Рәйсә Билялова белән концертларда җырлау бәхете эләкте. Кайчандыр радиодан тыңлаган бу җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясармын дип кем уйлаган?! – дип сөйләде Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Клара Хәйретдинова. – Азат абый «Башмагым» спектаклен режиссер буларак куйды, үзе үк шунда Кәрим байны уйнады. Шул вакытта без яшьләргә гаҗәеп ярдәмчел, игътибарлы булып хәтеремә уелып калган
«Операдан тыш, яраткан шөгыле балык тоту иде, – дип искә алды Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов. – Кышларын «снегоход»ын иярләп, Тәтешләргә кадәр барып җитә торган иде. Аннары безгә тәмләп сөйләр иде. Аны тыңлау – үзе бер ләззәт. Элек академия һәм опера театрлары бер бинада урнашкан елларда, бер көнне – опера, икенче көнне драма уйналган. Азат Аббасов бүген «Фауст»та җырласа, иртәгә «Наемщик»та, йә булмаса, «Качкын»да сәхнәгә чыга торган булган. Шулай көн саен ял күрмичә иҗат иткән, чөнки драмада җырчы артистлар булмаган. Тавышы ничек чыдагандыр?!.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев