Аның күңеле таулы иде
Миркасыйм Госмановның тууына 90 ел
Мин аны беренче тапкыр Казан университетына керү имтиханнары биргәндә күрдем. Тарихтан имтихан алучы укытучылар арасында әллә каян аерылып тора. Куе чәй йөгерткән төсле көрәнсу-кырыс йөзле, юка иреннәрен кысып, утлы күмер кебек янган күзләрен зәһәр очкынландырып утыра... «Бик усал күренә бу, чиратны үткәреп, хатын-кыз укытучыларның берәрсенә утырасы булыр», дип ният кылганым хәтергә уелган... (Соңыннан белүебезчә, күзгә ташланучы кырыслык битлеге аның миһербанлы, уенчак, гаҗәеп нечкә җепселләрдән үрелгән күңеленең пәрдәсе, калканы гына булган икән).
Ул борын-борынгыдан төрки-татар җире саналган Кытайның төньягында, яӑъни Биек Кытай диварының тышкы – төньяк-көнбатыш ягында гомер кичерүче милләттәшләребез кавеменнән булып чыкты. Аның кыяфәтеннән, күз карашыннан, үз-үзен тотышыннан борынгы бабаларыбызга хас экспрессив көч-дәрман, үз-үзенә ышану, эчке максатчанлык ташып торганын күрми калу, аңа «буйсынмау» мөмкин түгел. Миңа калса, ул Алтай-Саян төбәкләре, Тарбагатай далалары аша, сак(скиф)-сармат бабаларыбыз, Атилла һуннары, түрекләр җилдереп узган япан дала буйлап, тояк эзләрен барлап, сүнгән учак урыннарын тергезеп, халкыбызның мең еллар буена килгән күркәм гадәт-сыйфатларын сеңдерә-сеңдерә, омтылыш-мәелләренә төшенә-төшенә җәяүләп килгәндер кебек. Килгәндер дә, ихтыяр көчен җыеп, Казанның фән дөньясы ишеген каккандыр (университет колонналары арасыннан узып, студент эскәмиясенә утырганда Миркасыйм Госмановка инде 24 яшь була). Татарстанга китергән юллар, ул аралашкан төрки халыклар аның йөз-төсмеренә үзенчәлекле чалымнар өстәгән сыман, ул гомум төрки кыяфәтле: уйгурлар – үзенеке, кыргызлар – үзенеке, казахлар – үзенеке дип санарлык. Аларның тел үзенчәлекләренә дә ул, бәһале баян регистрында көйне үзгәрткән кебек, бик тиз күчә ала иде. Уйгур белән уйгурча, казах белән казахча, үзбәк белән үзбәкчә, төрек белән төрекчә гапләшә белгән, гомум төрки тел байлыгын аң-белеменә сыйдыра алган булачак галимебез әнә шулай итеп мәркәзебез Казанга тел-әдәбият, иҗат серләрен өйрәнер өчен килә дә.... әдәби телен чарлар өчен Чынгыз Айтматовның «Җәмилә»сен тәрҗемә кыла да... әдәби иҗаттан фәнни эзләнүләр юнәлешенә кереп китә. Аспирантурада укыганда ук җирле халык игътибарыннан читтә кала килгән рухи хәзинәбезне – борынгы кулъязмаларны эзләү-барлау, җыю-өйрәнү, хәтеребезне уяту мәшәкатенә чума. Бу гамәл ифрат вакытлы башлана, тарихи хәтерен җуя барган варислар борынгы кулъязмаларны укый да, кадерен дә белми башлаган, фәнни җәмәгатьчелек борын төбендәге «кече» болгар тарихыннан гайрегә үрелергә кыймаган чорда, ул татарның иң гайрәтле, иң гыйбрәтле, дөньяви танылган дәүләт оештырып, югары кимәлдәге мәдәни җәүһәрләр, гүзәл архитектура үрнәкләре, гаҗәеп әдәби әсәрләр тудырып калдырган чоры – шөһрәтле Алтын Урда дәүләте тарихын, фәнни кулланышка кертелми килгән чыганаклар нигезендә тасвирлап бирә. Картлар күңеленә сак кагыла белү сыйфатына ия булуы, җор-үткен теле, сүзен мантыйклы кистереп әйтә алуы аны археографик эзләнү юлында бәһасез табышларга ирештерсә, чыганакчылык өлкәсендәге хезмәтләре исә аны дөньякүләм таныта, фәнни дәрәҗәләр яуларга мөмкинлек бирә (юл ача), академик исеменә лаек итә. Урта гасырга караган гарәби язулы чыганакларны өйрәнү серләренә төшенә алуы да аның шул ук барча төрки телләрне нигезле белүе аркасында була. Шунысы да әһәмиятле: ул безнең миллиләшә башлаган гадәтне: татар йортын, тарихын большевиклар канлы каләм белән сызган республика чикләренә генә кертеп карауны тар караш буларак бәяли килде. Кара диңгездән алып Татар бугазына чаклы җәелгән кыйтга ул – безнең ата-бабаларыбызның уртак җире булганлыгын исбатлады, географик атама өстәп, этносны милли төркемнәргә бүлгәләүне кабул итмәде. Аның белән әңгәмә корган вакытларда бу шәхесне безгә – битарафлык баса башлаган, курку-сагаю томанын ерып чыга алмаган, зирәк аң-акыл казаны саега башлаган мәркәзебезгә Ходай үзе илче итеп юллагандыр шикелле тоела иде.
Еллар узгач, Миркасыйм аганың үзе исән чакта туплап калдырган «Хәтер мизгелләре: истәлекләр» дигән исемдәге кулъязма җыентыгы кулыма килеп керде. Һәм үземне бимазалап йөргән күп сорауларыма җавап таптым шикелле. Ул үзе аралашкан, якыннан танышып, хезмәттәшлек иткән шактый шәхесләр турында җентекләп язып калдырган икән. Алар һәрберсе Миркасыйм ага күңеле аша узып, аның дөньясы аша бәяләнеп сурәтләнгәннәр. Җыентыкта ул узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, җәмгысы ярты гасырны эченә алган вакытны, шул дәвердә эшләгән фән кешеләрен, тарихчыларны, югары уку йорты педагогларын, һәм әдәбият-мәдәният өлкәсенә караган без күреп-белгән, яисә исемен ишетеп калган татар зыялылары даирәсен сурәтли.
Миркасыйм ага истәлекләрен үзеннән күпкә өлкәнрәк булган Якуп Агишев (1899-1972) һәм Габделхәй Хисмәтуллиннан (1895-1977) башлап җибәрә. Беренчесе – университетта тарих-филология факультетының Татар бүлеге доценты, икенчесе – Тел, әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре. «Алар матур кешеләр, хәтта матур картлар, гыйбрәтле шәхесләр рәвешендә һаман хәтердә яшиләр икән», – дип яза ул бу галимнәр турында. Якыннанрак аралаша торгач, ул яшьлек кайнарлыгы белән, Хәй Хисмәтуллин төзегән дәреслекләрдә җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын, галимнән моның сәбәбе нәрсәдә иде, дип сорый. Шунда Хәй Хисматуллин аңа болай ди: «Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә, көләргә тырышасың. Алай ярамый... Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисең генә түгел, күз алдына да китерә алмыйсың. Тарихи, әдәби хезмәтләр генә түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде... Шуңа күрә мисалларны үзебездән ясарга, еш кына «бизәп, матурлап» куярга туры килә иде... Ә син «төчеләнү» дисең. Беләсең килсә, ул төчелекләр, чын-чынлап, ачыргалану нәтиҗәсе иде...»
Бу сөйләшүдән соң Миркасыйм ага тетрәнеп кала, хәтта гафу да үтенергә оныта. Икенче вакыт аңа Хәй Хисмәтуллин болай ди: «Син, Миркасыйм энем, гомумән, кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен фикер йөртергә яратасың. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синең милкең генә түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларның эшләре хакында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да, үзеңне бәреп екмыйча гына узып китәрлек булсын. Дөнья катлаулы ул. Анда бер син генә яшәмисең бит...»
Шагыйрь, фольклорчы галим, драматург, «халык академигы» Нәкый Исәнбәт белән аралашулары турында мавыктыргыч итеп яза Миркасыйм ага. Сүз иярә сүз чыгып, Сталин терроры, утызынчы еллар хакында Нәкый Исәнбәт аңа болай ди: «Әл-хасыйль, безнең баштан кичкән ул хәлләрне аерым кешеләрнең генә җүнсезлеге түгел, ә куркыныч эпидемия, үләт китерә торган бәла-каза, кешеләрне тулаем кыра торган үтә дә йогышлы ваба яки тагун үләте кебегрәк кабул итәргә кирәктер... Әгәр сиңа егерменче-утызынчы еллар турында язарга туры килсә, шул коточкыч чорда яшәгән, көрәшкән, җәфаланган, корбан булган кешеләрдән берәүләрен генә мактап, икенчеләрен яманлап, сүгеп язудан саграк булырга тырышырсың. Гаеп аерым кешеләрдә түгел, бәлки шундый шартларны, психозны тудырган сәяси системада, большевиклар партиясе уздырган кабәхәт, әйе, кабатлап әйтәм, чын-чынлап кабәхәт, кешелексез сәясәттә иде. Ниһаять, егетем, тагын бер мөһим сәбәпне дә онытма, адәм баласы дигән җан иясенең табигатенә көнчелек, хөсетлек, башкалар өстеннән хуҗа булырга омтылу, карьеризм дигән начар сыйфатлар хас булуын һәрвакыт истә тотарга тырыш. Мин сөйләгәннәрне үзең генә хәтерләп кал. Белеп торуыңның файдасы булыр. Киләчәктә барлык серләр ачылыр – тәмам яланбот килеш калырбыз әле. Ә хәзергә сак бул, шымчылар, доносчылар һаман да адым саен».
Бу шаукымнардан еракта үскән Миркасыйм ага, тынсыз кала, һәм олпат аганың ачыктан-ачык әйтелгән дәһшәтле фикерләрен ярты гасырга якын вакыт беркемгә дә ачып салмый. Әмма өлкәннәрнең нәсыйхәтеннән яшь галим «Утызынчы еллар «сират күпереннән» ничек болар исән-сау уза алды икән?» дигән сорауга җавап таба һәм ул чорны кичергән кешеләр язмышына, эшчәнлегенә сак килергә кирәклеген аңына сеңдереп кала.
Без бу җыентыкта дистә еллар буена Казан университеты Татар кафедрасын җитәкләгән, Миркасыйм абыйга фән юлына фатиха биргән профессор Хатип Госман турында бик тәфсилләп язылган истәлекне күрәбез. Үзенең остазы итеп санаган галимнең холык-фигыле, эшчәнлеге, укучысының кечкенә генә уңышына да куанып, рух биреп, очындырып кабул итүе хакында тормышчан мисаллар белән җентекләп, үтә ихтирам итеп язылган очеркларның берсе бу.
Миркасыйм ага үсмер чактан ук әдәбият белән кызыксынган, үзе дә шигырьләр язып караган. Шуңа күрә аңа язучы-әдипләр дөньясы аерата якын (Юкка гына ул татар канлы кыргыз язучысы Чыңгыз Әйтматов әсәрләре белән «саташып» йөрмәгән...). Ул үзенә тормыш сабаклары биргән, дөньяга фәлсәфи күзлектән караган Аяз Гыйләҗев, мәгънәле паузалар белән сөйләшә торган морза, тиңдәшсез югары сәнгатьле тел белән иҗат итүче Әмирхан Еники, Европада сәяхәт иткән чакта, Эйфель манарасыннан «Татар теле» дигән атаклы шигырен Париж өстенә яңгыраткан Наҗар Нәҗми, нәшриятның алыштыргысыз редакторлары: гаҗәеп тел белгече, эрудит Рәис Даутов белән Татар мәҗмугасының беренче тасвирламасын төзегән Рәшит Гайнанов, тапкыр сүз остасы, йөгерек акыллы, халык зирәклеген табигый үзләштергән Илдар Юзеевлар белән якыннан аралашкан, һәм тирән хөрмәт белән сугарылган хатирәләрендә аларны хәерхаһлы искә ала.
Җыентыкка кертелгән тагын бер бәйләм очерклар үзәгендә төрле өлкә-тармакларда исем казанган, мәгърифәткә, мәдәнияткә мәгъсуманә хезмәт иткән шәхесләр: яшь Миркасыймны Казан университетының беренче археографик экспедициясен оештыруга җәлеп итүче, егерме биш ел дәвамында бу саваплы шөгыльне дәвам итәргә аңа этәргеч-фатиха бирүче талантлы тарихчы, Казан университеты профессоры, Ватан тарихы кафедрасы мөдире Шамил ага Мөхәммәдьяров, күренекле галим, татар китабын өйрәнүгә ныклы нигез салган әтрафлы монографияләр авторы Әбрар ага Кәримуллин, авторның сабакташы, гомерен рухи мирасыбызны җыю, саклау, тасвирлау эшенә багышлаган Альберт Фәтхи, соңгы елларда үтә якыннан аралашкан, гарәп теле белгече, искиткеч тирән белемле шәхес Санкт-Петербургтагы Шәрык институты профессоры Әнәс Бакый улы Хәлидов (аның Казанга кайтып төпләнүендә Миркасыйм аганың өлеше искиткеч зур), Галиәскар Камалов исемендәге Татар драма һәм комедия театры режиссерлары киң карашлы кызыклы шәхес, театрыбызны дөньякүләм сәхнәгә алып чыгучы Марсель Сәлимҗанов, театрга яңа төр сулыш, яңа башлангычлар, яңа дәрт алып килгән, тик бик иртә бакыйлыкка күчкән Дамир Сираҗиев...
Кыскасы, бу китап гади укучының да, белемгә бай зыялы укучының да күңеленә хуш киләчәк. Чөнки бу истәлекләр җыентыгы, кабатлап китәргә җорьят итәм, узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, ярты гасырдан артык гомерне эченә алган, хәзерге заман яшь буынга бик үк таныш булмаган дәвердә яшәгән зыялыларыбыз хакында. Бу галереяга кергән шәхесләрнең фәнни, әдәби, сәнгати эшчәнлеге академик күзлегеннән карап сурәтләнсә, йөз-кыяфәтләре чын каләм иясе тарафыннан, мавыктыргыч хикәяләү стилендә, юмор-мәзәк хәлләрне дә читкә тибәрмичә, бай тел белән табигый өслүбтә тасвирланган.
Җыентыкка кергән очерк геройларының күбесен Миркасыйм ага үзе «тормыш мәктәбе» мөгалимнәре буларак кабул итә. Шуңа да күрәсең бу язмалар олы ихтирам хисе белән сугарылган (Бу инсаннар белән аралашу аның үз табигатенә хас кешелеклелек, киң күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны тагын да баеткан, үстергән. Сөйләүләргә караганда, ул Казан дәүләт университетының проректоры булып эшләгән елларда, кабул итүен үтенеп килгән кешеләрнең (дәрәҗәсенә карамый) аларны буш–коры «тәмле вәгъдә» белән генә борып чыгармый, ә гозерләрен чишү юлларын табып, һәрчак миһербанлы ярдәм кулын суза торган була).
Хәтердә, 2005 елда бер төркем язучылар белән Словения дигән илдә, халыкара язучыларның ПЕН клуб утырышында катнаштык. Мин Миркасыйм ага белән отельнең люкс бүлмәсендә яшәдем. Балконда итәкләре безнең каршыга ук килеп төшкән Альп тауларына карап чәй эчәбез, гапләшәбез. Ул Чыңгыз Айтматовның әлегә кадәр беркайда да тулысынча басылмаган «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» романы турында сөйли. Шул әсәрнең бер бүлеген 1978 елда тәрҗемә иткән була. Ул бүлекне Чыңгыз Айтматов «Литературная газета» да рус телендә бастырып чыгара. Миркасыйм ага миңа романның төп сюжетын кыскача гына болай аңлата: ХVI йөздә Үзәк Азиядә монгол телле җонгар-уйратлардан торган кабиләләр ханлык булып оеша. Бер гасыр дәвамында бу ханлык кодрәтле хәрби көчкә әверелә. Үз арасында каршылык чыгу сәбәпле, ханлыкның «калмак» (калмык) дигән өлеше көнбатышка таба күчәргә мәҗбүр була. Рус хөкүмәте бу гаярь көчтән үзенчә файдаланырга ниятләп, калмыкларга Түбән Идел буенда тукталырга мөмкинлек бирә. Калмыклар, юлда килешли үк, казахлар станына кереп, аларның йорт-илләрен туздырып чыккан булалар. Ә монда исә Идел буендагы татарларны, нугай һәм кырым татарларын вакыт-вакыт аяусыз кырып, канга батырып тора башлыйлар. Ә менә бу Миркасыйм ага тәрҗемә иткән бүлектә вакыйгалар калмыкларның кыргызлар белән канга-кан килүе турында бара икән. Миркасыйм ага белән тулаем бу әсәрне тәрҗемә иттерергә килешеп китсә дә, Чыңгыз Айтматов дистә еллар буена яңадан бу хакта бер сүз дә кузгатмый. Моның сәбәбен Миркасыйм Госманов үзенең «Хәтер мизгелләре» дигән китабында болай аңлата: «Мәскәүдә очраткан таныш казах язучыларыннан берәү түбәндәгечәрәк итеп серне ачты... Калмыкларның мәшһүр шагыйре Давыт Көгелтдинов Чыңгыз Айтматовка махсус мөрәҗәгать итеп, «Плач...»ның тулы вариантын бастырмавын үтенгән: «Болай да депортация афәтен баштан кичергән, яртылаш кырылып беткән, тәмам имгәнеп калган мескен халыкка, аның бабаларына карата яңадан нәфрәт тудырырлык әсәр язудан сиңа ни файда? Әллә ансыз да әсәрләрең азмы, дөньякүләм казанган шан-шөһрәтең, абруй-даның җитмиме?!» – дип, чал сакаллы йөзен күз яшьләре белән юа-юа елаган, үксегән, имеш... Күңеле йомшаган Чыңгыз Айтматов, олуг әдипкә, имештер, «Әйләнеп кошлар кайтканчы...»ны бастырмаска вәгъдә иткән».
– Мин бу хакта тагын берничә язучыдан ишеттем. Дөреслекне яклыйм дип, шәрран ярып әйтергә ярамаган дөреслекләр дә бар шул дөньяда, – дип куйды Миркасыйм ага. – Әмма ул роман гел минем исемнән чыкмады.
2008 елда Чыңгыз Айтматов Казанга, үзенең сиксән яшьлеген уздырырга килгәч, ул аңа бу роман хакында сорауларын әзерләп куйган була... «Көгелтдиновка биргән вәгъдәгез вакытлымы, гомерлек идеме, әллә мәңгелекме? «Иртәгә очрашабыз дигән көнне... Чыңгыз Айтматов Казан Кирмәнендә авырып егыла, аны хастаханәгә салалар һәм бер-ике көннән Алманиягә алып китәләр. Шулай итеп, Миркасыйм аганың утыз еллык соравы җавапсыз кала.
Аның бу сораулары минем дә күңелемә кереп утырды. Чыңгыз Айтматовны, чит кавемне рәнҗетмичә, олы җанлылык күрсәткән чын-ир егет, дип бәяләсә дә, Миркасыйм ага фикере белән мин шул чакта ук килешеп бетмәдем. Рус патшасына яраклашып, күпме мөселман халыкларының рәхимсез рәвештә канын койган, һәм үзе дә соңыннан тибәрелеп ташланган калмык кавеме берчак килеп, хакыйкать күзенә туры карарга тиештер бит. Табарга иде ул романны...
Бляде каласында, Альп тауларына карап чәй эчкәндә, ул, гадәтенчә, бәхәскә кереп тормады. Сизеп торам: тауларны сагына иде ул... Миркасыйм ага көтмәгәндә миңа үзенең туган ягында Хинган тауларында сайгак атып йөргәнен сөйләп китте. Тауларда бит кеше җанын рәхәт котырта торган илаһи кодрәт бар. Үз йөрәген таулар биеклегенә куеп карый алганнарда бу тормышны, кешеләрне ярату хисе бай була.
Миркасыйм аганың күңеле таулы иде.
Аның бу китабы – кешеләрне олылау, кадерен белү, үзара мәрхәмәтлелек хакында инсафлы үрнәк, бәһасыз рухи хәзинә.
Марсель ГАЛИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев