АНИЯНЕҢ ЙӨЗЕ НИДӘН НУРЛЫ? (АУДИО)
Татарстан радиосында эшләүчеләр, әлбәттә, тыңлаучыларга таныш.
Тавышларыннан таныйлар. Хәзер инде сурәтләрен дә күрсәтик. Ания Гыйбадуллина – иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакциясенең шеф-мөхәррире. «Яңалыклар», «Яңа көн», «Иртәнге нур», «Юллар чатында» кебек программаларның сыйфатлы булып үз вакытында эфирга чыгуы өчен ул җаваплы.
«Күркәм эшләр эзеннән» һәм фәнни-популяр юнәлешле «Көнкүрешкә киң караш» авторлык тапшырулары әзерли. Шул арада күрше редакциягә кереп, балалар өчен «Сердәшханә», «Гөлбакча», «Көмеш кыңгырау» тапшыруларын, аннары Татарстан дәүләт телеканалы программаларын алып бара. Ничек өлгерә, шул кадәр эшкә кайлардан көч таба? – үзебез дә аптырыйбыз. Берәү булса, бу кадәр хезмәт башкарып, тәмам арып-талып, караңгы чырайлы гасаби бер бәндәгә әверелер иде. Ә Аниябез һәрчак көләч йөзле, сөенече эченә сыймаган кеше кебек, очып кына йөри. Сәбәбе шул – ул үзенең эшен яратып башкара, шушы хезмәттән тәм табып яши. Шул ук вакытта ул үз хезмәтенең никадәр җаваплы булуын бик яхшы аңлап тора, төптән уйланылган, һәр проблема җентекләп өйрәнелгән булса гына, эфирда үз сүзен әйтә. Кыскасы, ул – начар итеп эшли белми торган затлар токымыннан.
Ания Рәшит кызы Гыйбадуллина 1984 елның 17 гыйнваренда Биектау районы Ямаширмә авылында дөньяга килгән.
Мәктәп елларында ук шигырьләре республика балалар матбугатындә басыла башлый. Өлкән сыйныфларда укыганда, Казанда Габдулла Тукай һәйкәле каршында үткәрелгән Шигырь бәйрәмендә катнаша. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. Студент елларында газеталар белән хезмәттәшлек итсә дә, күңеле радиога тартыла – әтисенең һәрвакыт Татарстан радиосын тыңлавы тәэсир итми калмагандыр. Колхоз рәисенең эш көне иртәнге 6да радиодан яңгыраган Гимн белән башлана, әтисе эшкә киткәч,
радионы Ания тыңлап кала. Спектакльләр, кызыклы шәхесләр белән әңгәмәләр тыңлап үскәнгә, Татарстан радиосы беренче һәм бердәнбер радио булып хәтеренә кереп кала. Һәм менә шушы мәхәббәт аны Татарстан радиосына алып килә. Әле генә кебек иде, баксаң, биредәге хезмәт стажы 15 елдан артып киткән икән.
Әйтергә онытып торабыз, ул бит әле оста биюче дә безнең. Кечкенәдән үзешчән сәнгатьтә катнашып үскән. 2007 елда, Татарстан радиосының 80 еллыгында Камал театры сәхнәсендә күбәләк кебек очып-очып биегәнен әле дә күпләр сагынып
искә ала.
Ярату димәктән, Ания сөйгән егете Марсельне армиядән көтеп алды. Матур гаилә кордылар, бер ир бала һәм бер кыз үстерәләр. Чын татар гаиләсе! Аңладыгызмы инде хикмәтен? Ания радиога яратып килгән, яратып эшли, яраткан яры белән гөрләшеп яши – шуңа күрә йөзе нурлы аның, шуңа күрә күңеле һәрчак шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев