Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

АҺ, ТУГАН КАҮМЕМ ГАЗИЗ!..

Безгә, Бөгелмә шәһәренең бертөркем милли хәрәкәт әйдаманнарына, XX йөз татар гуманитар фәненең күренекле вәкиле, доктор Әхмәт Тимернең (Мөхәммәтрәшит улы Яруллинның) 100 еллыгы уңаеннан Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә үткән конференциядә катнашырга туры килде. Мәҗлеснең мөхтәрәм оештыручылары Әлмәттә - тарихчылар Роза ханым Сәлмәнова белән Фәүзия ханым Бәйрәмова, Бөгелмәдә Фәүзия ханым Мәхмүтова булды....

Безгә, Бөгелмә шәһәренең бертөркем милли хәрәкәт әйдаманнарына, XX йөз татар гуманитар фәненең күренекле вәкиле, доктор Әхмәт Тимернең (Мөхәммәтрәшит улы Яруллинның) 100 еллыгы уңаеннан Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә үткән конференциядә катнашырга туры килде. Мәҗлеснең мөхтәрәм оештыручылары Әлмәттә - тарихчылар Роза ханым Сәлмәнова белән Фәүзия ханым Бәйрәмова, Бөгелмәдә Фәүзия ханым Мәхмүтова булды. Конференциядә олуг галимнең кызы - доктор Зәйнәп ханым Бахшаиш та катнашты.



Бер яхшы атаның тату балалары сыман, без Зәйнәп ханым белән бик җиңел уртак тел таптык, аралашканда тәрҗемәче кирәксенмәдек: ул татарча яхшы аңлый, әмма, үзе сөйләгәндә, төрекчәгә күчә. Татар телендәге һәр чыгышны ул игътибар белән тыңлады, шул чакта аның уйчан йөзенә сөекле кешесен якларга әзер тору, катлаулы язмышын тирәнтен аңлау һәм шуны безгә дә аңлату теләге язып куелган иде.

Фәүзия ханым Бәйрәмованың доклады бик тә әтрафлы булды. Мин аның белән тулысынча килешәм: зур әзерлекле тел белгече, Һамбург университеты профессоры, доктор Әхмәт Тимернең мирасын өйрәнү өчен, кимендә, ул белгән татар, урыс, төрек, алман, инглиз, француз, маҗар, фарсы, гарәп һәм монгол телләрен шулай ук камил белергә кирәк. Әхмәт ага татар гуманитар фәненең иң биек баскычына күтәрелде, тарихи чыганак нинди телдә язылган, аны шул телдә өйрәнүнең үрнәген күрсәтте, һәм, гомумән, турыдан-туры оригиналда укуны тарихчыга бердәнбер лаеклы гамәл итеп куйды. Тарихчы-галим нинди биеклектә торырга тиеш -ул үзе шуның өлгесе булды.

Конференциядән алган икенче зур тәэсирем -Әхмәт аганың соңгы көнгәчә ялкынланып эшләве. Авыру бәдәненең аһ-зарына карамый, ул Ходай биргән һәрбер сәләтен, иң югары дәрәҗәгә җиткереп, үстергән. Шахмат уйнаса, Анкараның шахмат клубы президенты булып җитешкән, скрипкада уйнаса, татар һәм башкорт көйләреннән пентатоник скрипка өчен концерт язарлык хәлгә килгәнче шөгыльләнгән, телләр өйрәнә башласа, санаулы еллар эчендә 10 (баганалы иске монгол язуын да кертеп 11) телне өйрәнгән. Шулар өстенә ул 28 ел буена Анкара университетында мөгаллим-профессор, 14 ел буена Төрки мәдәниятне өйрәнү институтында ректор вазифаларын башкарган. Шул ук чорда Германия уку йортларында төрки телләр буенча лекцияләр укыган, күпсанлы халыкара фәнни оешмаларның хакыйкый әгъзасы һәм җитәкчесе буларак, җәмәгать эше алып барган. Шушы фидакяр хезмәтеннән тыш, галим 268 фәнни хезмәт язган. Алман галиме Вильгельм Радловның "Себердән" исемле фундаменталь хезмәтен (барлыгы 4 томда) нимес теленнән төрекчәгә тәрҗемә иткән, тиңдәш чыганаклар белән янәшә куеп, фәнни аңлатмалар белән баеткан. Доктор Закир Кадыйри Уган белән берлектә гарәп тарихчысы әт-Табариның 3200 битлек "Кавемнәр һәм патшалар" исемле хезмәтен тәрҗемә кылган, "1272 елгы гарәп-монгол елъязмалары"н табып һәм тәрҗемә итеп, дөньяга чыгарган. 1987 елда -"Йосыф Акчура", 1989 елда -"Монголларның яшерен тарихында Чыңгыз хан", 1991 елда "Төрки халыклар тарихында Вильгельм Радлов дәвере. Хәяте һәм гыйльми эшчәнлеге" дигән монографияләрен бастырган. Татар халкының мәшһүр фикер ияләре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Морад Рәмзи, Рәшит Рәхмәти турында фәнни хезмәтләр әзерләгән. Гомеренең соңгы елларында 3 томлык тәрҗемәи хәлен язган.

...Әйтерсең, хәятенең бер генә мизгелен дә эшсез үткәрмәгән, нәкъ Коръән язганча, һәр минутын санаган һәм үкенмәслек булсын өчен тырышкан. Ялкын кызурак янган саен, тимер чыныга барган кебек, Әхмәт ага да ничек тә югалмаска, тормышка берегергә омтылган. 1552 елда йортсыз калып, мөһаҗирлеккә дучар булган милләтебез башагыннан читкә коелган, шулай да, тамырланып, чәчәк аткан дала гөле ул, күрәсең.

Сөекле кызы сөйләгән моңсу истәлекләрдән берсе: "Әтием, 1929 елның 17 июнендә иртән торып, Бөгелмәдән чыгып киткән, шуңа күрә һәр елны ул, 17 июньдә иртән торып, урамга чыгып китә иде. Әтием чыкканда, мин дә аның белән чыгам. Хәзер дә, 17се җитсә, әтием белән бергә йөргән урамнардан йөрим, аның әүвәл -Бөгелмәдә, аннары юлда кичергән авырлыкларын уйлыйм, тик ни өчен ул чакта шулай авыр булган -мин һичкайчан аңлый алмыйм..."

Аңлавы кыен шул, туганым. Кешелек тарихына күз салсак, сулау һәм яшәү кебек иң беренчел хокуклар тапталган чакта, башка югары хисләр белән беррәттән, милли туганлык хисенең дә юкка чыкканы, бары тик "инстинкт" дип аталган бик түбән яшәү көченең генә калганы күренә. "Сыйнфый дошман баласы"н укыган мәктәбеннән куу һәм Бөгелмәнең башка бер генә мәктәбенә дә кертмәү, читләтү һәм кимсетү -шул түбән көчнең фаҗигале чагылышы. Үзлегеннән күпме генә шөгыльләнсә дә, аның алдында ишекләр -бикле, киләчәк -өметсез. Мондый шартларда кая да булса укырга китәргә теләк тууы - табигый. Бердәнбер азат төрки дәүләт исә -Төркия.

17 яшьлек Әхмәт хәвефле юлга күрше Карабаш авылы имамы улы Габделәхәт Биккол белән бергә чыга. Шымчыларда шик уятмас өчен билетны да күрше станциягә кадәр генә алып, күбрәк төннәрен һәм аулак урыннардан хәрәкәт итеп, алар Батуми өлкәсенә барып җитә, төнлә СССР чиген уза. Өсләре, әллә яңгырдан, әллә тирдән, -манма су, Шаушат тавының бозлы җилендә шакырдап каткан. Совет армиясе күзәтүе астында торган таулы-ташлы полосаны йөгереп үткәндә, яклаучысыз балалар, бик каты куркудан, әле берсе, әле икенчесе, аңнарын югалтып егыла. Башта - Габделәхәт, аннары - Әхмәт. Әхмәт аңына килгәндә, тугры дусты аны көтеп, баш очында утыра торган була (соңыннан Габделәхәт Төркиядә университет тәмамлый, аннары укуын Венгриядә дәвам итә һәм гомер буена Истанбул шәһәренең Топкапы музеенда директор булып эшли).

Төркия җиренә аяк басканнан соң бу ике татар баласы җиргә ятып, күз яшьләрен тыя алмыйча, үкси-үкси елый, Советлар Союзы ягына карап, табигый, йодрыкларын селки, шулай бераз юангач, Ходай каршына басып, намаз укый. Советлар илендә исә шомлы болытлар тагын да куера: Әхмәтнең әтисе Рәшит Ярулла, абыйлары Габделбари белән Зәкәрия һәм җизнәсе Һади Атласи, халык дошманнары буларак, гаепләнә.1938 елда Төркиягә аларның, кеше түзә алмаслык җәзалардан рухлары сынган хәлдә, атып үтерелүе һәм, ниһаять, арыган йөрәкләренең тынганы хакындагы хәбәр килеп ирешә. Туган илдән килгән хәбәр Әхмәтнең вөҗданын утка сала. Аның Төркиягә китүе аларның үлеменә тагын да бер сәбәп булып өстәлмәде микән?..

И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!
Рәнҗемим, зинһар, күтәр!

Ягъни кайгымны минем белән күтәр, хәсрәтемне уртаклаш та җанымны акла! Иң авыр мизгелдә шәхес шулай туган иленә мөрәҗәгать итә, шулчак аның алдында яңа хакыйкать ачыла: бу җирдә яшәвеңне аклар өчен ниндидер бөек максат кирәк, һәм шул максат хакына гына үзеңне кичерү мөмкин, һәм андый максат бер генә -туган халкыңа хезмәт итү генә! Шушы юлны Әхмәт ага ахырынача үтә: аның төрки әдәбият тарихыннан соңгы мәкаләсе белән соңгы сулышы арасы -бер мизгел! Шушы юлда ул кулыннан килгәннең (шул чорда, шул дәүләттә) барысын да эшли: дөньяга мәгълүм һәр төрки халыкның тел үзенчәлекләрен, әдәбият үрнәкләрен, гыйльми казанышларын бәян итә, доктор Надир әфәнде Дәүләт әйтүенчә, беренчеләрдән булып, төрки телләрне монгол теле нисбәтендә өйрәнүне фәнни яктан нигезли. 1970 елда төрек энциклопедиясендә (әле исемен дә искә алмаган вакытта) Һади Атласи хакында мәкалә бастыра, мәшһүр татарлар турында дөнья энциклопедияләренә мәгълүмат яза. 1990 елдан башлап, Төркия Мәдәният министрлыгы оештырган курсларда, шулай ук "Тускур" мәдәни оешмасында татар телен укыта, "Азатлык" радиосында эшли. Бу юлларны галимнең кызы сөйләгәннәр тәэсирендә язам, чөнки ул, Төркиядән кат-кат шылтыратып, әтисенең үз халкын бик яратканын, әле тимер пәрдә коелган 90 нчы елларга хәтле үк, Аурупаның кайсы гына университетында төрки телләр һәм әдәбият тарихыннан лекцияләр укымасын, татар теленә һәрчак аерым тукталганын бик дулкынланып сөйли иде. Шул ук көнне җибәргән хатында Зәйнәп ханым: "Әтиемнең Төрки мәдәниятне өйрәнү институтында укыган лекцияләре, төрек телендә булса да, рухы белән чын татарча иде", - дип язды.

Шулай да, бер сорау күңелебезне гел бимазалап тора: нигә ул, соңыннан булса да, ватаныбызга кайтмаган? Әллә "Идел-Урал" легионнарында Советлар Союзына каршы эшчәнлек алып баруы (татар халкы хакына) моңа бер сәбәп булганмы? Ул очракта борчылыр урын юк, безнеңчә, чөнки бүген Русиядә хокукый дәүләт төзедек түгелме соң?! Ләкин, дөресен генә әйткәндә, нинди ватанга кайту турында сүз алып барабыз да без, Русия Федерациясенең чиген, таможнясын үткәндә, хәтта Казан урамыннан йөргәндә, милләттәшебезгә нинди гарантия бирә алабыз?

Ни газизрәк -бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

Менә бит, шагыйрь әйткәндәй, безнең ватаныбызның чикләре Казан йорты, яисә урыс, ә бәлки, чин империясе җирләреннән түгел, ә сөекле балаларыбызның йөрәк түрләреннән үтә икән! Кайда безнең, Әхмәт ага әйткәндәй, сөекле вә сайын (Чыңгыз ханның угълы мәгънәсендә) балабыз үзенең тирмәсен кора, шунда хак үзебезнең ватаныбыз була. Әхмәт ага 1961 елда Анкарада төрки мәдәниятне өйрәнгән беренче гыйльми институтны нигезләгән икән -менә кайда безнең туган йорт! Доктор Вил әфәнде Мирзаянов инглиз теленнән тарих китапларын тәрҗемә итә икән -менә кайда безнең туган йорт! Туган йортым минем - урдалык, тамырлардан аккан ак кан -мәңгелек!

Иң сөекле вә мәңге исән Чыңгыз ханыбыз безне, бер яхшы ата сыман , тормыш итәр өчен иң гүзәл җирләргә бүлеп, урда-урда итеп утыртты. Ифрат зур тырышлык белән бүген дә, кайда өлешебез чыккан, шунда тәрәккый итәбез. Өметсез адәмнәр никадәр генә, татарлар бетә-бетә, дигән караңгы җырны җырламасын, без бетмәдек һәм бер генә урдабызны да югалтмадык: 7 төрки дәүләттә -элеккегедән калган үз йортларыбызда -баш булып утырабыз.

Казан йортын саклап калу өчен безгә, иң беренче чиратта, үзебездән: "Мин төркиләрнең берләшүе хакына нәрсә эшләдем, нинди телләр өйрәндем, нинди китапларыбызны тәрҗемә иттем?" -дип сорарга кирәктер. Һәм, турысын әйтеп, җавап бирергә. Иманым камил, татарлар бетә дип җырлап торган милләттәшләребез безне түгел, ә үзләренең татарча белмәгән балаларын, заяга үткән гомерләрен жәлләп җырлыйдыр. Чөнки кеше, акылы чикле булу сәбәпле, дөньяны үзе белгәнчә күзаллый. Эчендәге -тышында! Эчендә тарлык булса - тарлык белән, киңлек булса -киңлек белән! Эчтәге тарлыкны бетерүнең бердәнбер, Коръән язган юлы -уку, соңгы тамчы кангача уку һәм үзебезнең тарихыбызны тану! Әхмәт ага һәм башка мөһаҗирләребез, бу яктан караганда, безгә иң гүзәл өлге сыман.

Анкарадагы Төрки мәдәниятне өйрәнү институты - татар халкына кадерле мирас. Алгарышлы үсеш алган Казахстан, Төркмәнстан һәм башка дәүләтләрдә дә шундый ук саф төрки рухлы уку йортлары бар һәм алар урыс тарихын өстенлекле өйрәнү авыруыннан хөр вә азат. Казан йортында үскән балалар анда күбрәк укыса, төрки туфракта без тирәнрәк тамырланыр идек, дип уйлыйм.

Гомумән, XX йөз Казан йортында тарих фәненең чәчәк аткан дәвере булды. Чит илләрдә Әхмәт Зәки Туган Вәлиди, Садри Максуди, Әхмәт Тимер кебек милләттәшләребез олуг галимнәр буларак танылды. Туган илебездә мәшһүр академикларыбыз иҗат итте. Хәтерен җуеп барган татар халкы аларның тырышлыгы бәрабәренә асыл тамырына кайтты: без Казан-йортта гына түгел, ә бәлки, төп йортта да үзебезнең сөекле вә сайын икәнлегебезне аңладык.

Раилә ХАФИЗОВА.
Бөгелмә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев