Эшлекле мәҗлес рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татар мәгарифе коткаруны көтә (Түгәрәк өстәл янында әңгәмә)
Өч ай буе инде татар мәгарифенә, газиз телебезгә һөҗүм бара. Илбашы боерган фәрман буенча, байтак районнарда прокуратура хезмәткәрләре дә укыту программаларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсеннән алып ташлауны, аны фәкать ата-аналар гаризасы буенча гына, гади факультатив рәвешендә куллануны таләп иткән күрсәтмәләр төшерә башлады. Бу кадәр кимсетү һәм басымнан гаҗизләнеп беткән...
-
Өммәттә дә бердәмлек!
Казанда Фәрит хәзрәт Сәлман җитәкчелегендә Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнү үзәге эшли. Анда изге китабыбызны аңлату буенча халыкара җыеннар үткәрелә. Күптән түгел "Экстремизм - Коръән аятьләрен бозып аңлату нәтиҗәсе" дигән темага III Халыкара ислам конференциясе булып үтте. Җыенга Сүрия, Гыйрак, Мисыр, Пакыстаннан галимнәр килгән иде. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин...
-
Экрандагы Сирмат абый
Заманында популярлык казанган "Җомга көн кич белән" тапшыруы, Н.Исәнбәтнең "Мырау батыр", Мәхмүт Хәсәновның "Язгы аҗаган", Ибраһим Газиның "Онытылмас еллар" әсәрләре буенча эшләнгән телевизион фильмнарының ничек төшерелгән, үткән гасырда татар телевидениесендә ничек эшләгәннәр? Индус абый белән шулар хакында сөйләштек. - Индус абый, телевидение - бик катлаулы, бик авыр өлкә. Сез анда...
-
Пермьдә тарихчылар җыены
Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе үзенең эшчәнлеген Россия киңлекләрендә дә башлап җибәрде. 22 сентябрь көнне Пермь краеның Орда районы Иске Авыл (Карьево) авылында "Сылва-Ирән татарлары. Тарих һәм этнография. Проблемалары һәм киләчәге" дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Районара бу фәнни чараны Пермь крае һәм аның Орда районы...
-
Мөһаҗирләр музее булачак
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды барган көннәрдә "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" темасына "түгәрәк өстәл" утырышы үтте. Аны Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев алып барды. Татар халкы бөтен дөнья буенча сибелеп яши. Бер өлеше әле...
-
Төп нигез – милли оя
Кендек каны тамган изге туфрак, иң төп нигез - һәркайсыбыз өчен газиз, кадерледер. Балачак хатирәләре, садә истәлекләр төп нигез белән бәйле, иң матур хыялларыбыз да шунда туган. Әби-бабаларыбыз да буыннан-буынга төп нигезнең кадерен белеп яшәүне безгә васыять иткән. Һәм менә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы да...
-
Лермонтов догалары: татар тамырларының шагыйрь иҗатына тәэсире
«Любовь и голуби» фильмында төп рольдә уйнаган актер Александр Михайлов М.Ю.Лермонтовның "Дога" ("Молитва") исемле шигырен укып, шуның видеоязмасын дусты Исмәгыйль Шәңгәрәевкә җибәрә. Әлеге шигырь Исмәгыйль әфәндене шактый уйландырган, күрәсең. Ул нәсел тамырлары татарларга барып тоташкан М.Лермонтов иҗаты турындагы кайбер фикерләрен безнең белән дә уртаклашырга булды. - Исмәгыйль әфәнде, теге юлы...
-
Татар киносын ни көтә?
ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә АЙТУГАНОВА Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына заказлы урыннарга дәгъвачылар сайлау нәтиҗәләре, Татарстанда кино төшерү перспективалары хакында сөйләде. - Быел Татарстанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына максатчан сайлап алу нәтиҗәләре хакында ни әйтер идегез? - Чынлыкта, ел саен Бөтенроссия дәүләт кинематография институтына Татарстан өчен максатчан...
-
“Татар мәкаме саклансын”
Соңгы вакытларда ислам дөньясында аһәңаваз мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә башлады. Шул җөмләдән, татар мәчетләрендә дә. Без "моң" дип сөйләгәндә, җыр сәнгатен генә түгел, матур итеп үзебезчә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару, көйләп китап уку гадәтләрен дә күздә тотабыз. Бу җәһәттән, соңгы елларда күркәм генә ярышлар да үткәрелә башлады. Республика традицион мәдәниятне...
-
Музыкаль театр сорыйбыз
Габдулла Тукай: "Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер", - дигән. Әлбәттә, сөекле шагыйребез мең тапкыр хаклы. Әмма мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрнең, халык җырларын үз итүчеләрнең җанын сәхнәдә соңгы еллардагы зәвыксызлык, мәгънәсез эстрада җырларының хәттин ашуы кебек хәл борчый. Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара...
-
Мәктәпләрнең исеме генә татар...
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән чираттагы утырышы республикада милли мәгарифнең хәл-әхвәлияте турында фикер алышуга багышланды. Утырышта мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, депутатлар, район мәгариф идарәсе җитәкчеләре, конгресс вәкилләре, галимнәр катнашты. Министр...
-
Туфан ага йортында кунакта
2 майда танылган драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә биш ел тулды. Шушы уңайдан Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында, Туфан аганың туган нигезенә салынган йортта, аның рухына Коръән уку мәҗлесе уздырылды. Аны драматургның гаиләсе - хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова, кызы һәм кияве -...
-
Хатын-кызлар җыены
Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып узды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты һәм "Ак калфак" оешмасы белән берлектә үткәргән җыен эшендә җиһанның 15 иленнән һәм Россиянең 67 төбәгеннән килгән 400 дән артык делегат катнашты. Кунаклар Балтач, Арча, Биектау, Яшел Үзән районнарындагы тарихи урыннарда булды, "Бишек туе"н тамаша кылды, К.Тинчурин...
-
Авыл тарихчылары
Март азагында Казан каласының милли-мәдәни үзәк бинасында туган төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең беренче корылтае узды. Аңа Россиянең 35 төбәгеннән 250 гә якын һәвәскәр тарихчы җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы идарәсе әлеге җыенны Россиякүләм корылтай дип атаса да, килгән кунаклар арасында Казахстан дәүләтенең Актүбә һәм Сәмәй (Семипалатинск) өлкәләреннән дә вәкилләр бар иде, димәк...
-
Илнең иминлеген икмәк тәэмин итә
Татар авыллары эшмәкәрләренең VI җыенына килүчеләр быел Татарстанның Арча, Балтач районнары халкы белән аралашты. Борбаш авылын соңгы елларда гел мактап телгә алалар. Яшьләр авылдан китми, аракы эчүче юк, яше-карты намазлы, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр дип даны чыкты аның. Бу хикмәтле эшләр башында Җәлил хәзрәт Фазлыев тора. Хәзрәт халыкны тәрбияли белә, үзе...