Сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нәкышле язу остасы
Текстолог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, мөгаллим, каллиграф-хәттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш үзенчәлекле рәссам, гарәп язуы белгече буларак билгеле. Татар осталарының данын халыкара күргәзмәләрдә ул еш танытып тора. Университетта укыган чорда инглиз, немец телләреннән өстен күреп, Нәҗип әфәнде гарәп телен өйрәнә башлый. Студент егет ялгышмый, табигатьтән килгән...
-
“Сугыш темасына битараф кала алмыйм”
Быел күренекле композиторыбыз, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Еникеев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Н.Җиһанов исемендәге консерваториядә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бу вакыйгага багышланган чаралар үтте һәм һаман үтә тора. Безнең әңгәмәдә исә Ренат әфәнде тормышы һәм иҗатындагы кайбер кызыклы хәлләрне сөйләде. - Ренат әфәнде, сезнең музыка...
-
Сәхнә тылсымы – җитди фән
Хисләрнең иң чистасы, хыялларның иң биеге балачак елларына туры киләдер ул. Актаныш районының Түмерҗә авылында гади колхозчы гаиләсендә туган, дус малайлары белән яланда бәбкә саклап йөргән, укырга кергәч, Тукай шигырьләрен укып әсәрләнгән Мөхәммәтгалинең (гади генә итеп Гали дип эндәшәләр аңа) үзе танып белгән дөньясын бер вакыйга сискәндереп, тетрәндереп җибәрә. Күрше...
-
Ә хыялында – Болгар...
Әле кайчан гына Айгөл Акманова Казаныбыз урамнарын, тау башында зиннәтле таҗ сыман утырган Кремльне, әле ап-ак карга, әле ямь-яшел чирәмгә төренгән Болак ярларын, бәйрәмчә якты төсле Иске Татар бистәсен фотога төшерә иде. Җөмһүриятебезнең иң зур Милли музеенда фотолаборатория мөдире булып эшләгән кызны ул елларда сәнгать-мәдәният кешеләре арасында белмәгән кеше калмагандыр....
-
Нурлы Казан җырчысы
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиковның иҗаты шактый дәрәҗәдә татар халкының соңгы 25 ел тормышын чагылдыра. Бу вакыт эчендә ниләр генә булмады - татар дәүләтен торгызу турында шаулаган митинглар, уяну, җанлану, рух күтәренкелеге, аннары мөмкинлекләрне югалту ачысы, үкенеч һәм өметсезлек. 1992 елда Фиринат...
-
Татарстанны сагынып
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында милләттәшебез рәссам Роберт Мифтахетдиновның (Роберт Миф) картиналарыннан күргәзмә ачылды. Роберт Миф Санкт-Петербургны бик нечкә, нәфис сурәтли. Аның мәһабәт биналарына, күпләгән күперләренә, елгаларына дан җырлый. XVIII гасыр башында татар сөякләре өстендә шытып чыккан гүзәл бу калага картиналары аша соклануын белдерә. Милләттәшләребезнең иҗатын...
-
Былбыл күңеллеләр
Татар дөньясында шактый үзгә исемле Рәгъде абый белән төгәл 15 ел элек үк танышу бәхете эләкте. Бер язучы телефоннан чылтырата-чылтырата үзәгемә үтеп беткән иде. - Минем юбилей бит, аны туган ягымда булса да үткәрәсе иде. Сөйләшеп тә куйдым, бөтен район көтә. Кулыма язучылар исемлеген алып, «а»дан «я»га кадәр шалтыратып чыктым....
-
Биеп-биетеп яши ул
"Орленок" Бөтенсоюз пионер лагеренда ял итүче балалар арасында "Оста биюче" бәйгесе бара. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кызлар-малайлар тырыша-тырыша үз осталыгын күрсәтә. Шәп биючеләр дә күп. Рус, белорус, украин халыкларын тасвирлап күрсәтәләр. Әлфия аларга сокланып карый. Шәһәр баласының сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре күп, төрле иҗат сарайларындагы, мәктәпләрдәге түгәрәкләргә йөреп осталыгын...
-
ӘҖЕМ БАБАЙ ОНЫКЛАРЫ
Уен-көлке яшьлек күрке, диләр. Календарьга карамасак, өч дистә елдан артык "Чаян" журналында берсеннән-берсе кызык рәсемнәре белән сөендергән карикатурачы рәссам Илдус Әҗемевкә 60 яшь тулганын белмәс тә идек. Ул яшьлегендәге кебек үк җитез адымнар белән атлап йөри, нәрсәнедер әйтми калдырырга курыккандай ашыгып, куллары белән буталанып сөйли. Күзләренең зәңгәрлеге уңмаган, һаман шул...
-
Европаны сокландырган Сәгыйдә
Урта мәктәпне тәмамлап Мөслим районы Метрәй авылыннан Лениногорск педагогика училищесына чыгып киткәндә, Европаны үземә каратачакмын дигән уй Сәгыйдә Сираҗиеваның башына да килмәгәндер. Метрәй авылында алар икәү. Тагын берсе - Зөлфия Мөхәммәтдинова. Икесе дә бер үк елны дөньяга туган. Икесе бер вакытта укытучылыкка укырга чыгып киткән. Ә байтак еллар үткәч, Зөлфия...
-
Татар олы сәнгать сараена мохтаҗ
Ирек (Ирик) Рәшид улы Мусин яңа картинасын Интернет битенә куйгач бирелгән бәяләмәләр ахырында - бары өндәү билгеләре. Яңа гына фотога төшерә башлаучыга: "Син башта табигатьне фотога төшер, һәрхәлдә, ул сиңа үпкәләмәс", - дип киңәш бирәләр. Аны яңа гына яза башлаган рәссамга да бирергә мөмкиндер. Тик менә табигать күренешен җанга үтеп...
-
Безне кыйтгалар таный
.Польшаның Гданьск каласында татар угланына куелган һәйкәл. .Төркиянең Анкара каласында Тукаебызга һәйкәл. .Истанбулдагы Тукай. .Белоруссиядә Фәрит Яруллинга куелган һәйкәл. .Җәлилебез Әстерханда. .Нижневартовск шәһәрендә Җәлил һәйкәле .Оренбургта Җәлилгә һәйкәл.
-
Сәйлән бизәү остасы
Гөлнара Сәйфетдинова сәйлән бизәнү әйберләрен ясау остасы буларак танылган ханым. Яраткан шөгыле аның төп һөнәренә әйләнүе дә яшүсмер чакта нәкъ менә сәйлән муенса чәчелгән көнгә барып тоташа. Бүләк ителгән купшы муенса чәчелгәч, ул аны җыеп ала да үзенә бер төр схема буенча тезеп куя. Аннан соң әнисе Фәүзия Әхмәт кызы...
-
Пруссиядән татар ядкәрләре
Күренекле Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда "Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар" дигән күргәзмә эшли башлады Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат...
-
Ансамбльнең энҗе-җәүһәре
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп солистларының берсе булган, матур тембрлы Алсинә Җәгъфәрова инде 13 ел буе халкыбызны "Иске кара урман", "Эңгер-меңгер" кебек озын көйләр, "Фазыл чишмәсе", "И, дүдәме, дүдәме" кебек яңгыравыклы җырлар белән сөендерә. Алсинә ансамбльгә 2004 елда И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлап килә. Музыка көллиятендә укыганда ук...