Сәнгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарга гашыйк рус рәссамы
Озакламый олпат рәссамыбыз Валерий Скобеевка 80 яшь тула. Сәнгать сөючеләр аны портрет остасы, романтик рухлы сурәтче буларак белә.
-
Нигез йорт имин булсын
Казанда сентябрь аенда Мөселман киносы фестивале узды.
-
Ул күпләрнең күңел түрендә
(Хәнәви Шәйдуллинның тууына 80 ел)
-
Хыяллар тормышка ашканда
Аңа карагач, бар булдыклы Алинәләр дә елмаючан икән дип уйларсың! “Хыяллар тормышка аша, югыйсә, Җиһан безгә хыяллану халәте бирмәс иде!”, “Торгач, таулар күчерәчәкмен!” Йөзеннән һич елмаю китмәгән, туачак көнгә алдан ук позитив караш юллаган чибәркәй генә үз Интернет сәхифәсенә шундый сүзләрне яза ала. Иншаллаһ, Алинә дә шөгыленең популярлыгы нәтиҗәсендә үз иҗат остаханәсен яисә үз кибетен ачар! Аның кебек французларча сутаж чигүе осталары Казанда нибары берничә генә. Алинә Камалова Чиләбедә туып-үскән, сервис белгече һөнәрен алу өчен Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлаган.
-
Көй иленең илчесе
Эльмир Низамов исеме татар дөньясына дистә ел элек таныла башлады. Сембер егете Казан консерваториясен зур әсәр белән тәмамлады – “Алтын казан” рок операсын (Р.Харис либреттосы) тәкъдим итте.
-
Бизәк чигүче егет
Нурислам белән «Печән базары» фестивалендә таныштык. Чулпы, беләзекләр, муенса, күлмәкләр сатып торучы хатын-кызлар арасында татарча бизәкләр белән зәвыклы итеп чигелгән сөлге, тастымаллары, урын өсте япмалары белән ул игътибарны әллә каян җәлеп итте. Күз явын алырлык сөлгеләрне үзе чиккәнгә башта күңел ышанмады. Тегү-чигү технологияләрен бәйнә-бәйнә сөйли башлагач исә, бөтен шикләр таралды. Ә чигү сәнгатенә килү турындагы мавыктыргыч тарихы җитди уйларга этәрде.
-
Милли азатлык җырчысы
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында олпат рәссамыбыз Рифкать Вахитовның юбилей күргәзмәсе булды. Президент, министрлар килмәсә дә, бик җылы, дустанә рухта узды ул.
-
“Казанны һәрвакыт яратып була”
Бу рәссамның иң зур бәхете – аның гаиләсе. Җәмәгате, сылу Эльвира белән алар Алинур, Габделкадыйр, Хәсән, Зөһрә, Хөсәен һәм Зәйнәп исемле алты бала үстерә. Олысы Алинурга – унөч, төпчекләре Зәйнәпкә бер яшь. Бу гаиләдә уллары Алинур да, Габделкадыйр да инде намаз укый. Гаилә башлыгы Рөстәм Хуҗин – танылган, талантлы һәм ирекле рәссам, тормышын башка рәссамнарга үрнәк алып бара.
-
Рухы – дога, иҗаты бәяләү көтә
Санкт-Петербургта яшәп иҗат иткән рәссам Фәйзрахман Әминовның тууына шушы көннәрдә 110 ел тулды.
-
«Печән базары» хикмәтләре
Казанның Черек күлендә «Печән базары» фестивале гөрләп үтте. Ел саен август башында үткәрелә торган бу милли бәйрәм – дөньяның төрле илләреннән Казанга яшьләр форумына җыелган егет, кызлар өчен аралашу мәйданы һәм татар халкының осталыгын күрсәтергә бер форсат.
-
Мәхәббәт рәссамы
(Эрот Зариповның тууына 80 ел)
-
Ризаэтдин Фәхретдин туграсы
Күренекле текстолог галим, шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш танылган шәхесләребезнең тугралар шәлкемен башлап җибәргән иде. Үткән ел олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан беренче шундый тугра иҗат ителде. Ә күптән түгел Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында ачылган күргәзмәдә ул мәгърифәтче галим, тарихчы, киң кырлы җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең өр-яңа туграсын тамашачыларга тәкъдим итте. Киләсе елга Ризаэтдин хәзрәт тууның 160 еллыгы билгеләп үтеләчәген укучыларыбызның исләренә төшереп үтү дә урынлы булыр.
-
"Бик бәхетле икәнмен!”
Фотограф, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы һәм өч дистәдән артык шәхси күргәзмәләрен ачкан шәхес Фәрит Гобәевнең киң кырлы иҗади эшчәнлеге турындагы сүзне фотоальбомнардан башларга булдым. Менә ул аларны алдыма тезеп куйды. Барсы да кызыклы, калын, саллы... һәм өстәвенә, алар бик кыска вакыт эчендә тупланып, бастырылып чыгарылган.
-
Гурзуф хатирәсе
Казан Ратушасының сәнгать галереясында күренекле рәссамыбыз Канәфи Нәфыйковның картиналарыннан күргәзмә ачылды.
-
«Байгал» өметне акламады
Борынгы болгар мифологиясе белән бәйле дигәч, анонсларда иксез-чиксез Идел күренешләрен дә күргәч, ниһаять, милли кино төшерелмәсме, дип Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын зур түземсезлек белән көткән идек. Ниһаять, аны карау бәхетенә ирештек. Әмма ни аяныч, өметләребез акланмады.