Шекәдә хәтер яши
Шушы көннәрдә Арча районының Шекә авылы мәктәбендә тарих музее ачылды.
Казан арты дип йөртелгән Арча районының һәр авылында диярлек милләтебезнең горурлыгы булган шәхесләр туып үскән. Бүген 400 гә якын кеше гомер кичерә торган Шекә авылы да шундый. Мәгърифәтче, XVIII гасырның соңгы чирегендә әдәбият мәйданына чыккан шагыйрь, фәлсәфәче, табиб-гипнозчы, дин әһеле Яхъя бине Сәфәргали, татар әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, язучы, Татарстанның мәгарифне үстерү институты профессоры Фәрит Бәшир, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Гөлзада Сафиуллина да шушы авылда үскән.
Кунакларны Гөлзадә ханымның нигез йортында каршы алдылар. Гаиләләре белән бергәләп салынган өй инде сүтелгән, аның турында хәзер зур нигез ташлары гына хәтерләтә. Гөлзаданың әтисе Гомәр абзыйны, сугыштан кайту белән колхоз рәисе итеп куялар. Ул яу кырыннан ракета алып кайткан була. Җиңү көнендә, авыл халкының рухын күтәрәсе килептер инде, шуннан ата, ә ракета сарык абзарына төшә, каралты янып көл була. Гомәр аганы шундук алып китәләр. Гаиләдә биш бала кала, әниләре алтынчысына авырлы. Әтиләре биш елдан әйләнеп кайта, аны авыл советы рәисе итеп куялар, аннары тагын колхоз рәисе... Гомәр аганы Яңа Кенәрдәге заготконторага да җитәкче итеп билгелиләр, йөрергә ат та бирәләр. Сигез бала үсә торган ишле гаилә ел саен Мари Эл республикасыннан ат сатып алып суюны гадәт итә. Берсендә аңа буаз ат туры килә. Гаилә аны суймыйча, колынлавын көтә, күпмедер үстергәч кенә, ит итеп гаиләсен тукландыра. Авыл халкы арасында Гомәр аганы яратмаучылар да була, шушы хөсетле кешеләр, тайны хөкүмәт атыныкы, дип җитәкчеләргә хәбәр бирәләр. Алар исә тиешле документны язалар да пакетка тыгып, заготконтора җитәкчесенең кулына тоттыралар. «Судьяга илтеп бир әле», – диләр. Гомәр ага илтеп бирә. Анда ачып укыйлар да үзен алып калалар…
Хәзер искесе урынына күркәм, матур йорт торгызылган. Әлбәттә, әтисе ике тапкыр төрмәдә утырган кызга җиңел булмагандыр. Ул 14 яшеннән фермага барып сыер да сава, Яңа Кенәр кичке яшьләр урта мәктәбендә белем ала. Укуын Казан ветеринария институтында дәвам итсә дә, кызның күңеле мәдәнияткә тартыла, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Яшь белгеч, юллама белән китеп, Үзбәкстандә кошчылык фабрикасында табиб булып эшләгәндә дә үзешчән сәнгатьтә катнаша, драма түгәрәген җитәкли. Кызның белемен дә күтәрәсе килә, ул Ташкент театр институтының режиссерлык бүлегенә укырга керә. Ул Самара, Оренбург, Сембер филармонияләрендә нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак таныла, Казанда И.Шакиров белән Ә.Афзалова төркемендә осталыгын чарлый, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, алга таба үз төркемен оештыра.
Г.Сафиуллина, җырчы булуы белән бергә, «Мирас» кече ширкәтен булдыра, җитәкчелек эшен дә алып бара. Ширкәт концерт программалары белән чыгыш ясый, хәйриячелек тә итә. Г.Сафиуллина алга таба гастрольләр белән Нью-Йоркта, Вашингтонда һәм Байкоңгырда чыгышлар ясый, Бөтендөнья мәдәният миссиясе составында Италия, Греция, Франция, Мальта, Кипр, Мисыр, Исраил, Төркия кебек илләргә чыгып татар моңы белән халыкны хисләндерә, Һиндстан тамашачысына мөнәҗәтләрнең сихри көчен күрсәтә. Бөтендөнья татар балалары – «Сөембикә варислары» җыр конкурсы башында да Гөлзадә ханым тора, ул конкурсның оештыручысы да, режиссеры да, жюри рәисе дә була. Ул Литва, Урта Азия республикаларында, Россиянең Себер, Кавказ, Урал төбәкләрендә, Бохарада чыгышлар ясый. 2012 елда Находка, Уссурийск, Владивосток шәһәрләрендә фольклор ансамбле төзеп, Россия күләмендәге Сабан туена алып чыга.
Гөлзада ханым, иҗат студиясе төзеп, милләтебезнең бай мәдәни мирасын таныту эшен җәелдереп җибәрә, бихисап тематик аудио-альбомнар чыгара. Республика радио фондында аның башкаруында 150дән артык җыр бар, телерадиокомпаниясе фондында 8 концерты саклана, «Мөнәҗәтләр, бәетләр» һәм «Сине эзлим» дигән татар халык һәм композиторлар җырлары тупланган ике грампластинка аның тарафыннан әзерләнеп дөнья күрде.
Кунаклар Шекә мәчетендә өйлә намазы укыгач, авыл зиратында җирләнгән Яхъя ишан, галим һәм тәнкыйтче Фәрит Бәшир, Г.Сафиуллинаның әти-әнисе Гомәр ага һәм Хәтирә апа, аларның мәрхүм булган дүрт улы каберен зиярат кылды, Кышкар хәзрәте Радик Кәримов, Шекә авылы хәзрәте Айдар Хәлиуллин алар хөрмәтенә Коръән сурәләре укыды.
Төп чарага - мәктәпнең бер бүлмәсендә авыл тарихына багышланган музей ачу тантанасына барча авыл халкы җыелды. Авыл архивларда XVII гасырдан мәгълүм. Әмма галимнәр аның, документларга кергәне 1678 нче елдан башланса да, Шекәнең элегрәк тә булуын искәртә. Авылга караган архив документларында мәчет тарихы, Яхъя хәзрәт турында мәгълүматлар бар. Инкыйлабтан соң «Көрәш» колхозы оешкан. Музейда күмәк хуҗалык рәисләре, клуб, китапханә һәм мәктәп тарихы, алларның директорлары турында тулы мәгълүмат бирелә. Музейны нигезләгән Г.Сафиуллинаның кызы, филология фәннәре кандидаты Резедә Сафиуллина авылдагы һәр кеше турында мәгълүмат тупларга, коллажларда бирергә тырышкан.
Музей материалларыннан күренгәнчә, Шекәдә XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында бакалея, галантерия әйберләре сата торган лавка да булган. Аны тотучыларның исемнәрен дә архивлардан тапканнар. Алар – Габдрахман Габделҗаббаров, Әһлиулла Әсәдуллин. Ядкәрләрне исә барлык авыл белән бергә туплаганнар. Халыкның элекке көнкүреш әйберләре дә урын алган.
Музейда, әлбәттә, авылдан чыккан шәхесләргә дә зур урын бирелгән. Әйтик, ишаннар силсиләсенең күчермәсе, алар кулланган такта, намазлык, дисбе, зәгафүрән белән яза торган каурый Яхъя хәзрәтне хәтерләтә. Аларны Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина кайтарып бүләк иткән. Янәшәдәге кисмәктә Яхъя хәзрәтнең җиләкләре «пешкән».
Иң тетрәндергәне – сугыш кайтавазы почмагы. Ул Ватанны яклаучыларга тәрәзәдән караган кебек итеп эшләнгән. Анда исә Ватан азатлыгын якларга китеп һәлак булучылар, тыл ветераннары, сугыш балалары һәм аларның фотолары. Биредә шулай ук Әфган сугышында катнашкан өч егет тә күрсәтелгән. Янәшәдә – Мактау тактасына, Шекәнең бүгенге һөнәрчеләре, осталары, механизаторлары, ферма эшчеләре. Сабан туеннан җыелган фотолар Шекә халкының эшли дә, ял да итә белүе турында сөйли.
Түрдәге почмак иҗади темага багышланган. Анда Гөлзада Сафиуллинаның костюмнарын, җырлары язылган дискларын, гаилә ядкәрләрен күрергә мөмкин. Әтисе Гомәр аганың үз кулы белән ясаган шкафы шекәлеләрнең осталыгы турында сөйли. Гомәр ага гармунда да уйнаган. Бүген иде гармун – музей ядкәре. Ә Гомәр аганың Кызыл Йолдыз ордены, медальләре – иң кадерле истәлекләр. Биредә аның сәгате, котелогы, кружкасы, фронтта йөргәндә кургаштан үзе коеп ясаган кашыгы. Музейда шушы авылдан чыккан рәссамнар Равил һәм Рәшит Заһидуллиннар, авылдашларына һәр эштә иганә ярдәме күрсәтеп яшәүче Мөзәкир Габдрахманов, Әгъләм Локманов турында да мәгълүмат бирелә.
XVIII гасыр ахырында әдәбият мәйданына чыккан шагыйрь, фәлсәфәче, табиб-гипнозчы, дин әһеле Яхъя бине Сәфәргалинең могҗизалары турында да күп сөйлиләр. Кышкар авылы хәзрәте Радик Кәримов та Якъя хәзрәт турында хикмәтле риваятьләр йөрүен раслады. «Пәриләр белән идарә итүе турында төрле кызыклы хәлләр турында ишеткәнем бар», – диде. Әйтик, Яхъя хәзрәт Кышкарда мәдрәсәсе тирәләрдәге авылларда да булган. Хәзрәт бик көчле, акыллы, гыйлемле, әмма йомшак холыклы ишан буларак халык теленә кергән. Начаррак кешеләр, моннан файдаланып, аны кимсетә дә башлаган. Шундый бер вакыйгадан соң, Яхъя хәзрәт бу авылны ташлап киткән. Шуннан соң, ярты сәгать тә вакыт узгандыр, авылга күктән карлы-бозлы яңгыр белән бергә балчык ага башлаган, җир өстендә тездән пычрак хасил булган.
Шагыйрь, язучы, филология фәннәре докторы, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин галим һәм дин белгече Р.Фәхретдиннең «Асар»ында, Ш.Мәрҗәнинең «Мостәфад әл-әхбәр ви әхвәли Казан вә Болгар» дигән хезмәтендә Яхъя бине Сәфәргали шигырьләренең өзекләре булуы турында искәртте. Ләкин Яхъя хәзрәтнең китапларының тулы нөсхәләрен табылмаган. Аның нәселеннән булган язучы, педагог Таиб Яхинның мәсәлләр тупланган калын ике китабы бар икән. «Утыз Имәнинең мирасын өч томда чыгарырга мөмкинлегебез бар. Ә менә Яхъя хәзрәтнеке… Алар икесе бер чорда яшәгәннәр. Яхъя хәзрәт тә нәкъ шундый ук суфи шагыйрь булган, бишъюллыклар иҗат иткән, күп язган. Аның китапларын эзләп табу сорала», – диде Ф.Яхин. Галим үзе Яхъя хәзрәтнең мирасын архивларда да, китапханәләрдә дә эзләп караган, әмма очына чыга алмаган.
Фәрит Бәшир университетта укыган төркемдәшләренең хәтеренә халык авыз иҗатын җыю экспедицияләрендә актив катнашуы, авылларда йөргәндә концертлар оештыруы, төрле чаралар уйлап табарга яратуы, аларның һәрберсендә башлап йөрүе, сценарийлар язуы белән кереп калган. Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Рамил Исламов Ф.Бәширның якын дусты була. Ф.Бәшир күп җыентыкларга мәкаләләр яза, аларның мөхәррире дә була. Ул шулай ук тәнкыйтьче буларак та таныла, китапларга, мәкаләләргә карата тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясый. Фәрит 6 томлык Татар әдәбияты тарихының 6 нчы томын чыгаруда актив катнаша, аның төзүчесе була. Р.Исламов Ф.Бәширов хезмәтләренең биобиблиографиясен дә төзегән.
Фәрит Бәшир сәнгатьле сөйләү остасы буларак та хәтерләргә кереп калган. Институтта үткән бәйрәмнәрдә Фәрит скетчлардан өзекләр, новеллалар сөйләп халыкны көлдерә, күңелен ача, уйга да калдыра торган була. Ул юмор хисле кеше булса да, җитди әйберләрне сөйләгәндә, аның күңеле дә тула. Фәрит университетта укыганда татар хорына, элекке Төзүчеләр мәдәният сараена театр түгәрәгенә йөри. Аңа анда уйнап йөргән өчен тулай торактан урын биргәннәр. Галим алга таба квартира алып, шунда күченә. Рамил Исламов исә аның бүлмәсендә яшәп кала.«Без бик дус, тату яшәдек, эшләдек. Ул бүген дә җитми», – ди Р.Исламов.
Сөембикә КАШАПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев