Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Музыка коралларының да үз тарихы 

WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионаты мәдәни программасы кысаларында А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда “Татарстан халыкларының музыка уен кораллары” дигән күргәзмә тәкъдим ителде.

Анда Идел буенда иң зур  мирасханәләрнең берсе булган Татарстан Милли музееның этнографик фондларында сакланган ядкәрләр куелган иде. 


Татарстан Милли музее  музыка кораллары коллекцияләренә гаять бай. Биредә музыка ядкәрләре тупланмалары музей үз эшчәнлеген башлап җибәргәнче үк җыела башлаган. Мирасханәгә 1895 елда  Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсеннән мари халкының музыка уен коралларының зур  тупланмасы тапшырылган. Казан губернасы укытучылары туплаган җыелмада исә милли киемнәр белән бергә музыка уен кораллары да була. Казан император университеты профессоры Штукенберг тарафыннан тупланган чуаш халык коллекциясенең музейга тапшырылуы исә фондларны тагын да баета. Моннан тыш музей Казан университеты белән берлектә этнографик экспедицияләргә дә чыга башлый. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова күргәзмәне ачу тантанасында 1920 елларда бу экспедицияләр этнограф Николай Воробьев тарафыннан дәвам иттерелүен дә искәртте. Соңрак Дәүләт музее  Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә Татарстан районнарына максатчан этнографик экспедицияләр оештыра. Музыка уен кораллары туп­ланмалары да шушы рәвешле елдан-ел арта бара. Соңрак музейда танылган музыкантларның, композиторларның да ядкәрләре туплана башлый.

Татар халкының музыка кораллары күп һәм төрле. Аларның күбесе бүгенге көндә дә кулланыла. Күргәзмәдә нигездә халык музыка уен кораллары тәкъдим ителгән. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Валерий Яковлев буыннардан-буыннарга күчеп килгән уен коралларының кыйммәте еллар узу белән арта баруын искәртә. “Алар – халыкның традицион мәдәниятенең шаһитлары. Уен коралларын саклыйбыз, кадерлибез”, – ди ул. 

Галим игътибарыбызны күргәзмәнең иң түренә куелган татар халык уен коралы – тамбурга юнәлтә. Ул Әхмәд ибн Фадланның 921-922 елларда ук Идел Болгарстанына килгәч теркәгән язмаларында да сурәтләнгән. Дипломат мәрхүмнәрне җирләгән вакытта кабергә музыка уен коралын да куюларын искәртә. Ибн Фадлан аны тамбур дип атый. Тамбурда  уйнау традицияләре Урта Азия республикаларында да сакланган.

Аеруча киң таралган уен коралларыннан булган гөслә барлык халыкларда да бар. Әмма татар гөсләсе башка милләтләрнекеннән нык аерыла икән. Ул 12 кыллы булырга тиеш. Аның төрлечә көйләү мөмкинчелегенә ия булуы татар халык көйләрен уйнарга ярдәм итә. “Анда татарлар гаҗәеп әйбәт уйнаган. Минем, Балтач районына баргач, гөсләдә уйнаган хатын-кызларны яздырганым булды. Яшьләр алай башкара алмый”, – ди В.Яковлев. 

Яңгырашы, уйнау алымнары белән барлык уен коралларыннан аерылып торган гармуннар Россиядә 1830 елларда пәйда була. Татарлар, аны ясауны  беренчеләрдән  булып үзләштерү белән бергә, бу уен коралына үзенчәлекле яңгыраш бирә. Касыйм татарлары гармунда беренчеләрдән булып уйнарга өйрәнгән. Галим бу урында 1938 елда Фәйзулла Туишевның Бөтенроссия смотрында илнең күренекле гармунчылары арасында икенче урынны алуын искә төшерә. Ульяновск якларында туып-үскән егет Татарстанга әйләнеп кайта, халык артисты исеменә лаек була. Аның уннарча вариантта уен кораллары була. Иң кечкенәсе – музыкантлар телендә, ташбака, дип йөртелгәне. Арада татар эстрадасы эталонына әверелгәннәре дә бар. Хәзер музейда Ф.Туишевның 29 гармоникасы, язмалары саклана. “Аларны тыңлап туеп булмый”, – ди галим.

Курай – иң борынгы татар музыка уен коралларыннан. В. Яковлев татар халык кураеның башкортларныкыннан нык аерылуын белдерә. Ул 70-80 сантиметрлы булган. Татарларныкында тавышны яңгыратуда мелизматика башка. Анда көйләрне башкару да гади генә булмаган. 

Профессор Валерий Яковлев бу урында тамашачыларга 1907-1908 елгы бер фоторәсемне күрсәтә. Бу беренче татар профессиональ театр сәнгатенә нигез салган “Сәйяр” труппасы. “Бу рәсемдә Г.Тукай да бар. Ул халык җырларын бик әйбәт башкарган”, – ди галим. Аның янәшәсендәге фоторәсемне В.Яковлев 1970 елларда Апас районыннан алып кайткан. Сугыш чорының михнәтләрен кичкән ике хатын-кыз халык инструментларына мәхәббәтен югалтмаган. Мандолина шулай ук татар халкының яраткан уен коралларыннан була. Чөнки ул моңлы көйләрне башкару өчен уңайлы. Галим Идел-Урал төбәгендә киң таралган мари волынкасының иң борынгы уен коралы булуын әйтә. 

Күргәзмәдә сорнай, рубель, шакылдавык (трещотка), таш сыбызгы, кубыз, скрипка, барабан, тарак, бубен кебек татар, чуаш, рус, мари, удмурт халыкларының уен кораллары, аларның кызыклы тарихлары белән танышырга  мөмкин. Күргәзмәнең төп әһәмияте дә борынгыдан килгән мәдәниятебезне, милли үзенчәлекләребезне  түкми-чәчми киләчәк буыннарыбызга тапшыру кирәклеген искәртү.

 Сөембикә КАШАПОВА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев