Октябрь аенда Мәскәү каласындагы Россия дәүләт сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Милли китапханәсе фондларындагы XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» дип аталган күргәзмә ачылды.
132 берәмлек фоторәсемне үзенә туплаган әлеге экспозиция Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондындагы XIX гасыр ахыры XX...
Октябрь аенда Мәскәү каласындагы Россия дәүләт сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Милли китапханәсе фондларындагы XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» дип аталган күргәзмә ачылды.
132 берәмлек фоторәсемне үзенә туплаган әлеге экспозиция Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондындагы XIX гасыр ахыры XX гасыр башы фотосурәтләре тупланмасына нигезләнеп төзелде. Бу коллекция хәзерге көндә татарлар һәм Казан шәһәре тарихын чагылдырган мең ярымнан артык фотосурәтне үз эченә ала. Ул 1990 елларда шәхси архивлардан бүләк итү, археографик экспедицияләрдән алып кайту, антиквар салоннардан сатып алулар нигезендә туплана башлый. Экспозициягә куелган фоторәсемнәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әстерхан, Уфа, Пермь, Оренбург, Сарапул, Самара шәһәрләрендәге һәм Казахстандагы, Үзбәкстандагы, Польшадагы фотоательеларда ясалган.
Әлеге күргәзмәнең максаты Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы ядкәрләрен таныту, Татарстан Милли китапханәсе фондларында сакланучы оригиналь тупланмаларны җәмәгатьчелеккә күрсәтү.
Күргәзмә ачылышы тантанасында Россия дәүләт сәнгать китапханәсе директоры Ада Колганова, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге катнашты.
А.Колганова билгеләп үткәнчә, Татарстан Милли китапханәсе тарих белән милли мәдәниятнең эчендә кайнап яшәве-эшләве белән аерылып тора. «Татарстан Милли китапханәсендә яхшы белгечләр хезмәт куя, нигездә, аларның тырышлыгы белән без бу уртак проектны тормышка ашыра алдык. Киләчәктә яңа проектлар буларак китап күргәзмәләре оештырырга мөмкин, Татарстаннан килгән китап экспозициясен без үзебезнең фондтагы материаллар белән дә тулыландырыр идек», - дигән эшлекле тәкъдим ясады ул.
Үзенчәлекле чорның тарихын чагылдырган фотосурәтләр белән танышу мөмкинлеге тудырган өчен, А.Әхтәриев ике китапханәнең дә җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.
Мәскәү шәһәрендә яшәүче Кырым татарлары якташлыгы вәкиле, танылган коллекционер Низами Ибраһимов Татарстан Милли китапханәсенә якташлык һәм үзе исеменнән кыйммәтле тарихи документлар - 1946 елда татар язучысы Кави Нәҗми тарафыннан язылган хатлар тапшырды.
Күргәзмәнең эчтәлегенә килгәндә, биредәге фотосурәтләрне шартлы рәвештә балалар, хатын-кыз, ир-ат һәм гаилә фотосурәтләренә бүлеп карарга мөмкин. Балалар фотосурәтләре бигрәк тә зур кызыксыну уята. XIX гасыр ахырларына кадәр сабыйлар киемнәре өлкәннәрнекенә охшатып тегелә торган булган. Ә инде XX гасыр башында хәлле татар гаиләләре арасында балалар киеме модасы барлыкка килә.
Татар халкының күренекле шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Фатих Кәрими, казыя Мөхлисә Бубый, беренче хатын-кыз табибә Гайшә Апанаева, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең укытучылары, шәкертләре һәм яшь татар зыялыларының сурәтләре тәкъдим ителү күргәзмәнең әһәмиятен тагын да арттыра. Экспозициядә шулай ук төрле шәһәрләрдә яшәгән татар сәүдәгәрләренең, авыл кешеләренең фотосурәтләрен дә күрергә була.
Күргәзмә ачылу тантанасы бик матур узды. Килгән кунаклар татар халкының тарихын, киенү культурасын чагылдырган фотосурәтләрне бик кызыксынып күзәтте. Соңрак караучылар тарафыннан бәяләмә дәфтәренә әлеге күргәзмә турындагы уңай фикерләр, мактау сүзләре язылды. Биредә шуларның кайбер өзекләрен китерәбез: «Фотосурәтләрнең сыйфаты сокландыра. Нинди матур йөзләр! «Мизгел һәм мәңгелек» күргәзмәсен оештыручыларга зур рәхмәт!»; «Искиткеч фотолар. Алар миңа үз гаиләбезнең фотосурәтләрен хәтерләтте. Боларда да әниемне, туганнарымны күргәндәй булдым»; «Күргәзмә бик ошады. Мавыктыргыч һәм мәгънәле. Китапханәче ханым да экскурсияне кызыклы итеп үткәрде»; «Үзем өчен бик күп яңалык ачтым».
Форсаттан файдаланып, газета укучыларга мөрәҗәгать итәбез. Әгәр дә сезнең кулда үз нәсел-нәсәбегез, халкыбыз, туган төбәкләребез, башкалабыз Казан тарихына караган әүвәлге фотосурәтләр, ачык хатлар (открыткалар) бар икән, аларны Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә саклауга тапшыру мөмкинлеге турында белеп торыгыз.
Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА.
Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге.
.Татар тарихчысы һәм язучысы Газиз Гобәйдуллинның балачак фотосурәте. Казан, 1890 ел.
.Беренче хатын-кыз казыя - Мөхлисә Бубый. Уфа, 1914 ел. Мәскәү шәһәрендә яшәүче Р.Салихҗанова (Якуб Хәлилинең абыйсының оныгы) архивыннан.
.Мөнҗия Бобинская - казыя Мөхлисә Бубыйның кызы. Троицк, 1912 ел. Р.Салихҗанова архивыннан.
.Танылган татар драматургы Галиәсгар Камал. Казан, ХХ гасыр башы. Суфия Мостафина архивыннан Р.Мәрдәнов тапшырган фото.
.Хатын-кызлар мәктәбенә нигез салучы Багбустан ханым Мөкминова. Оренбург, 1917 ел. Р.Салихҗанова архивыннан.
.Дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгы Нәгыймә ире белән. Казан, ХХ гасыр башы.
Нет комментариев