МӘДИЯР МӘКТӘБЕ
Минем бу «рәссам абый» белән танышуым әни аркасында булды дисәм hич тә ялгыш булмас. Чөнки мәктәптә укыганда урамда «трай тибеп» йөрмәсеннәр дип, ул икебезне дә җитәкләп, мәҗбүри рәвештә, Чаллы шәhәренең 1 нче сынлы сәнгать мәктәбенә кертеп җибәрде. Икебезне дә диюем - энем белән мине. Мәҗбүри бу мәктәпкә йөри башласак та,...
Минем бу «рәссам абый» белән танышуым әни аркасында булды дисәм hич тә ялгыш булмас. Чөнки мәктәптә укыганда урамда «трай тибеп» йөрмәсеннәр дип, ул икебезне дә җитәкләп, мәҗбүри рәвештә, Чаллы шәhәренең 1 нче сынлы сәнгать мәктәбенә кертеп җибәрде. Икебезне дә диюем - энем белән мине.
Аның инде бу мәктәпкә килүенә 40 нчы ел киткән. Казан сәнгать училищесын тәмамлауга бирегә юллама алган педагогның бөтен укытучылык эше hәм иҗат юлы шушы мәктәп белән бәйләнгән. Беренче эшли башлаган елларда укырга кергән балаларның яшен исәпләсәң дә, хәзер инде алар 50 не үткән кешеләр.
40 еллык Мәдияр мәктәбен, үзе әйтмешли, кемнәр генә үтмәгәндер дә, кемнәр генә аннан дәрес алмагандыр. Аның эшләү алымы да башкача- ул балаларга сабый итеп түгел, ә үзенең дусты итеп карый. Аның тирәсендә hәрчак тынычлык, гармония hәм җылылык. Ул тәрбияләгән, ул матурлык дәресләре биргән балалар - үзләре инде зурлар. Алар арасында гомерен балалар укытуга багышлаган педагоглар да, шуның өстенә иҗат белән шөгыльләнеп рәссам булып киткән укучылар да бар. Һәркайсының эшендә укытучылары өйрәткән алымнар: төсләр, композиция төзелеше, эчкерсезлек, яктылык, тирән мәгънә hәм хыялыйлык. Берсе тегеп-чигеп картиналар ясаса, икенчесе эчтәлеге бай булган рәсемнәр иҗат итә. Берсе үзенчәлекле графика белән шөгыльләнсә, икенчесе пейзаж hәм натюрмортлар төшерә. Араларында майлы буяу, сәйлән, төсле җепләр, компьютер графикасы, акварель, акрил, фольга белән эшләүчеләр дә, үз техникасын уйлап табучылар да җитәрлек. Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Свердловск, Ижау hәм башка уку йортларын бетергән укучылар ил буенча таралып эшли. Татарстанның халык рәссамы, атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдияр Хаҗиевнең укучылары арасында хәзер инде үзләре дә рәсем осталары бар: Наталья Шелкова, Гөлназ Әдhәмова, Ленар Әхмәтов, Хәния Гәрәева, Тәслия Мәҗитова, Виктория Егорова h.б. Алар бүген дә аның остаханәсенә теләп йөри, аралашып яши, укытучыларының киңәшләре белән иҗат итә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев