Ясәви мирасы һәм борынгы Төркекстан
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе ачылды.
Ул күренекле шагыйрь, төрки-мөселман дөньясы фикер иясе Хуҗа Әхмәт Ясәвинең 930 еллыгына һәм Төркестандагы Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолеен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелүенең 20 еллыгына багышлана.
Казахстан Республикасы Төркестан шәһәренең «Азрет Солтан» Музей-тыюлыгы шундый киң археологик, этнографик һәм сәнгать коллекциясен Россиядә беренче тапкыр тәкъдим итә.
«Бүгенге проект безнең өчен бик кызыклы, чөнки без Россия һәм Казахстан халыклары арасында тарихи бәйләнеш табабыз. Татарстанда беренче халыкара күргәзмәне Казан Кремлендә уздыруыбыз сөендерә», – дип билгеләп үтте Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков ачылыш тантанасында.
Күргәзмә Бөек Ефәк юлында оазис булып балкыган борынгы Төркестан шәһәре һәм Хуҗа Әхмәт Ясәвинең бай мирасы белән таныштыра.
Игьтибарны җәлеп иткәне – Әхмәт Ясәви әсәрләре коллекциясе. Казан федераль университетының фәнни китапханәсе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җыентыкларыннан Ә.Ясәви әсәрләренең XIX гасырдагы сирәк кулъязмалары һәм тәүге басмалары урын алган. XIX гасыр уртасында ук аның китаплары беренче тапкыр Казан типографияләрендә басылган һәм шуннан бөтен дөньяга таралган. Гасырлар дәвамында алар Идел буе һәм Урал мөселманнарының яраткан китаплары булган.
Экспозицияне Төркестандагы Хуҗа Әхмәт Ясәви мавзолее белән таныштыручы фотосурәтләр, рәсем сәнгате әсәрләре, төрле реконструкцияләр һәм макетлар тулыландыра. Мавзолейда сакланган реликвияләр, яктырткычлар һәм 6 гасырдан артык элек Аксак Тимер указы буенча төзелгән бөек архитектура һәйкәленең тышкы һәм эчке бизәлешенең башка элементлары да бар.
Тулаем алганда күргәзмә бай эчтәлекле һәм кызыклы. Һәр экспонат үзенә күрә ниндидер сер саклый, карап торышка гади генә күренгән артефактлар сине чорлар аша узып борынгы Төркестанга илтә кебек.
ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән Әхмәт Ясәви мавзолее үзенчәлекле тарихка ия. XIV-XV гасыр чикләрендә аны Аксак Тимер төзетә. Беренчесе уңышсыз чыккач, Хәзрәт Солтан Аксак Тимернең төшенә кереп, остазы Арыстан-баба каберендә мавзолей булдырмыйча, үзенә төзелә алмаячагын белдерә. Аксак Тимер исә башта Арыстан-бабага, аннан Ә.Ясәвигә мавзолейлар төзетә.
Әлбәттә, төрки-мөселман дөньясының иң легендар шәхесенә әверелгән Хуҗа Әхмәт Ясәви хакында берничә сүз әйтмичә булмас. Халык арасында Хәзрәт Солтан буларак танылган шагыйрь төрки телдәге иң беренче суфи поэмаларының авторы һәм Ясәвия тарикатына нигез салучы буларак тарихта тирән эз калдырган. Аның хикмәтләре халык арасында феноменаль популярлык алган. Халыкны намуслылыкка, гаделлеккә, игелеклелеккә һәм сабырлыкка чакырган шигырьләре телдән-телгә, буыннан-буынга тапшырылган, күп тапкырлар яңадан язылган, редакцияләнгән, тулыландырылган.
Сәйрәмдә туган Әхмәтне әтисе Ибраһим-шәех үлгәннән соң малай чагында ук Төркестанга алып киләләр. Анда ул шушы чорның атаклы дини мистигы, ислам дине тәгълиматчысы булган Арыстан-бабаны очрата һәм төпле белем ала. 63 яшеннән гомеренең соңгы көненә кадәр жир асты бүлмәсендә яши. Аның фикеренчә, Пәйгамбәрдән (с.г.с) беркем дә бөек була алмый. Шуңа күрә, исламга бирелгән инсан буларак, үзенең якты кояшны күрергә хакы юк, дип санаган.
Шуны да искәртеп узасы килә. Дала халкында ислам динен җәелдерү кискен каршылыкка очраган. Күчмә тормышка күнеккән, тәңречелек белән мәҗүси гадәтләрне берләштереп яшәгән халык ислам динен кабул итүдән баш тарткан. Шул чорда Ә.Ясәви һәм аның укучылары дала халкына исламны икенче төрлерәк, ягъни алар яшәешенә, көнкүрешенә яраклаштырып кертүгә ирешкән. Ул исә даланың иң әһәмиятле, мәңгелек кыйммәтләрен аһәңдәш һәм якын, шул ук вакытта Пәйгамбәрнең изге сүзләренә, ислам нигезенә хилафлык китермичә, Коръәнне гади халыкка аңлаешлы телдә тәкъдим иткән.
Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев