Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Гомер көзенең төсле балкышы

Тәүге көз аеның кояшлы бер көнендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәлиуллинның 60 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан күргәзмә ачылды

Егетләрчә буй-сынлы, чым-кара мые­гы астыннан серле итеп елмаючы рәссам Фәрит Вәлиуллинны өлкән дияргә тел әйләнми. Баксаң, Фәрит әфәнде дә олпат яшькә җиткән икән инде. Тәүге көз аеның кояшлы бер көнендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәлиуллинның 60 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан күргәзмә ачылды. 


Егет кешенең яшен, җәмгыятьтә тоткан урынын, абруен төс-кыяфәтеннән бигрәк, эш-гамәлләренә карап билгелиләр. Ак сакалы булмаса да, башкарган эшләренә караганда, Ф.Вәлиуллин исеме озакламый рәсем сәнгате аксакаллары белән беррәттән телгә алына башлар. Ул – монументалист рәссам, Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке бизәлешен уйлап тапкан һәм аны үз куллары белән башкарган осталарның берсе. Моннан тыш ул тимер юл вокзалы бинасындагы В.Бубеннов, В.Федоров тарафыннан 1966 елда ук иҗат ителгән «Совет Татариясе» композициясен торгызу, реконструкцияләүне җитәкләде һәм үзе дә тарихи сграффитоны кайтару өчен тырышып эшләде. «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» дип исемләнгән инсталляцияне эшләүдә катнашканы өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды. 

Кызганыч, картиналар күргәзмәсендә Вәлиуллинның монументальчы рәссам буларак осталыгын тулы итеп күзаллап булмый. Шулай да аның зур формалар белән эш итәргә күнеккәнлеге ачык күренә. 

Фәрит Вәлиуллин ике дистә еллап Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең дизайн кафедрасында яшьләр тәрбияли. Хезмәттәшләре аның оештыру осталыгына сокланып туя алмый.  Институттагы «Манзара» галереясендә экспозицияләр гел алышына. «Манзара»ның бер буш торганы юк. Ф.Вәлиуллинның студентлары үзебездә генә түгел, төбәкара, халык­ара күргәзмәләрдән диплом, бүләкләр алып кайта. 

Карл Маркс урамындагы сәнгать фонды бинасында Фәрит Вәлиуллинның остаханәсе тарихыбызны сурәтләүдә азу теше ярган олпат рәссамыбыз Рифкать Вахитов һәм Равил Заһидуллинныкы белән янәшәдә урнашкан. Өч рәссамны күпьеллык дуслык җепләре бәйли. Вәлиуллинның гомер бәйрәме уңаеннан күргәзмә белән бергә шул ук көнне «Хәзинә»дә Рифкать ага һәм Р.Заһидуллинның картиналарыннан экспозицияләр ачылу да очраклы хәл түгел. Өч рәссамның картиналары бер-берсен тулыландырып, тулы бер тарих манзарасын күз алдына китереп бастыра. Кылкаләмен Үзбәкстанның Сәмаркандында, Төркия­ләрдә чарлаган Рифкать ага, беркем өйрәтмичә, үзенең иҗат өслүбен үзе табып, гамәли бизәү сәнгатенә тартым романтик рухтагы тарихи картиналар иҗат иткән Заһидуллин белән көн саен күрешкәч, аралашкач, Фәрит Вәлиуллинның үзенең дә аксакалга әйләнүе табигый. Монументальчы рәссамнар күп гасырлар буена сакланырлык зур күләмле, яңгыр суларына, кар-бураннарга бирешми торган нык сәнгать әсәрләре иҗат итә. Юбилей күргәзмәсенең нибары бер айга исәпләп оештырылуы гына бик аяныч...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев