Фәрит Яруллинга яңа музей
Газетабызның узган елдагы 27 февраль санында гына без Мамадыш районы Кече Сөн авылы халкының хафалары турында әрнеп язган идек. Сизгер җанлы милләттәшләребез яттан белә булыр: Кече Сөн - халкыбызга Заһидулла Яруллин кебек мәшһүр музыка остасы һәм аның ике улы - Фәрит белән Мирсәет кебек талантларны биргән авыл бит ул. Туган...
Газетабызның узган елдагы 27 февраль санында гына без Мамадыш районы Кече Сөн авылы халкының хафалары турында әрнеп язган идек. Сизгер җанлы милләттәшләребез яттан белә булыр: Кече Сөн - халкыбызга Заһидулла Яруллин кебек мәшһүр музыка остасы һәм аның ике улы - Фәрит белән Мирсәет кебек талантларны биргән авыл бит ул. Туган халкына өч атаклы композитор бүләк иткән мондый гаилә яки нәсел башка һичбер милләттә дә юк. Безнең өчен "Шүрәле" атлы тәүге милли балетка бөек музыка язып калдырган, әмма 29 яшендә инде Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган Фәрит Яруллин истәлеге аеруча якын. Онытмагыз, М.Исаковский кебек композиторлар, Б.Пастернак, А.Фадеев, Л.Леонов, А.Ахматова, М.Цветаева, В.Гроссман, А.Тарковский, А.Твардовский сыман сәнгать әһелләре, бомбаларга тотылу хәвефеннән ераккарак качу өчен, Мәскәүдән безнең Чистай каласына күчеп ял һәм иҗат итеп яткан чакта, хөсет көндәшләре кулы белән фронтка озатылган һәм канлы яуда башын салган газиз Фәрит бит ул! Мәркәздәгеләр үз кавемендәге скрипкачы яки дирижерларны никадәр генә күккә чөймәсен, алар арасында инде 26 яшендә чакта ук балет хәтле балет тудыра алган бер генә композитор да калыкмады әле. Тукай сүзләрен үзгәртебрәк язсаң, "шундый кешенеңме данга хакы юк?!"
Дөрес, Кече Сөн авылында бөек композиторлар гаиләсенә багышлап 1993 елда ачылган музей бар иде ул. Әмма, ни үкенеч, ачыкавыз каравылчылар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә, шыңгырдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган музей бинасы 1996 ел кышында янып юкка чыкты. Шуннан соң музейның берникадәр исән калган истәлек-ядкәрләрен авылдагы урта мәктәп бинасына күчерделәр һәм андагы ике класс диварлары мирасханә булып хезмәт итте. Илдә гадәттәге очы-кырые күренмәс кризис канат җәйгәч, Яруллиннар музееның яңа бинасын күрүгә инде өмет сүнгән иде. Ләкин безнең милләтнең "Халык бердәм тотынса тау күчерә" яки "Авыр чакта халык җилкәсенә таян" дигән гаять гыйбрәтле әйтемнәре бар бит. Яруллиннар музеен кабат тергезү эшенә кечесөнлеләр үзләре башлап ябышты. Кайсы гаиләдән - ике йөз, кайберләреннән икешәр мең тәңкә акча җыеп, изге максат өчен старт булырлык сәрмая тупладылар. Аннары инде тәүге өмәләргә дә ярты авыл халкы җыелышып чыкты. Ә күмәкләп тотынырдай нигез гаять саллы, ул авылның төпкел тарихында ук канат ярган инде.
Кече Сөн авылында тәүге йорт-каралтылар кайчан пәйда булуын һичкем әйтә алмый. Ләкин полиция-жандарм урядникларының моннан бер гасыр элек язылган рапорт кәгазьләренә карап кына фикер йөртсәң дә, авылда беренче мәдрәсәләр 1740-1750 елларда ук эшли башлаган, ә мәчетләре әле алардан да иртәрәк калкып чыккан. Мәчетләрдә 180 ел буе Юнысовлар атлы имамнар нәселе муллалык иткән, мәдрәсәне дә шулар нигезләгән.
Билгеле ки, 1800 еллар дәвамында мәдрәсә тирә-юньдәге байлар хисабына, бүрәнәләрдән салынган бинада хөкем сөргән инде. 1870 елда мәдрәсәне янәдән дә бүрәнәдән бер кат яңартканнар. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, 1890 еллар тирәсендә анысы да янгын нәтиҗәсендә янып юкка чыккан. Шул янгыннан котылырга теләптер, кечесөнлеләр 1898 елда хәзер Балык Бистәсе районына карый торган Тәбәрде Чаллысы авылыннан Шәйдулла атлы останы чакырып китергәннәр. Яңа мәдрәсә өчен таләп ителгән дистә мең данәдәге кирпечне, мөгаен дә, Кече Сөн кешеләре үзләре үк җыелып суккандыр. Менә шул Шәйдулла оста тырышлыгы белән Кече Сөндә кирпечтән һәм бик тә иркен итеп салынган өр-яңа мәдрәсә бинасы пәйда булган. Гәрчә мәдрәсәдә нигездә кадимчә, ягъни Коръән, дини китап һәм намазларны схоластик рәвештә ятлатып укыту ысулы хөкем сөрсә дә, яңа бинаның даны таралгандыр, әлеге мәдрәсә тиз арада бөтен тирә-юнь шәкертләрен үзенә тарта башлый. Әйтик, 1898 елда яңа ачылган таш мәдрәсәдә 42 шәкерт укыса, 10 елдан соң алар саны 110 га җитә. Шәкертләр бинаны тоту, утын һәм керосин өчен ел саен 25 шәр тиен күләмендә түләп тора. Билгеле ки, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм хәлфәләр үткәргән дәресләр өчен дә гади халык түли. Мәдрәсә мөдәррисе Мөхәммәт хәзрәт Юнысов, мисалга, бер елга 300 сум күләмендә хезмәт хакы ала (чабышкы яки яу атлары - 15, савым сыерлары 6-7 тәңкә торган заманнар бу).
Каһәр суккан янгын аркасында, совет мәктәбе булып эшләгән бина да сафтан чыга һәм ташландык хәлгә килә. Ләкин иске мәдрәсә, газиз мәктәп нигезенә мәхәббәт һәм хөрмәт буыннардан-буыннарга күчеп яши, күрәсең. Йорттан-йортка йөреп җыелган сәрмая хисабына һәм үзләре дә бушка бил бөгеп, кечесөнлеләр иске мәдрәсә бинасын ике ел элек сафка бастыралар. Ватык кирпеч калдыкларын заманчалары алыштыра, түбәне дә профнастил калайлар белән кабаттан ябалар, диварларга пластик тәрәзәләр тезеп чыгалар. Аннары инде район хакимияте һәм Мәдәният министрлыгы ярдәмгә килә. Менә шундый күмәк тырышлыктан соң мәдрәсә бинасы да, Фәрит Яруллин исемендәге музей да аякка баса.
Мамадышлыларга олы рәхмәт: музей ачуны Мирсәет абыйның туган көненә, 12 июльгә туры китереп көйләгәннәр. Мирсәет абыйның хатыны Луиза ханымны шушы тантанада күрә һәм чыгышын тыңлау да бик шатлыклы булды. Гомумән, ул көнне Кече Сөн халкының йөзе гел елмаю һәм горурлык хисе белән янып тора иде. 
Кече Сөндә Фәрит Яруллин исемен алган, асылда исә бертуган Яруллиннарга һәм иске мәдрәсә тормышына багышланган музей кабаттан ачылды, югалыбрак торган тарих кире кайтты. Кызыл тасманы кисү алдыннан Кече Сөн авылы балалары күмәк рәвештә яттан укыган "Әлхәм" сүрәсен ишетү бик тәэсирле булды. Башка райондагылар да үзләренең асылын онытмасын, милли кыйбла һәм газиз тарихыбызга тугры булып яши белсен иде.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев