Беренчелек җиңел бирелмәде...
Республикабызның Милли музеенда космонавт СССР Герое Юрий Гагаринның 90 еллыгы уңаеннан «Алар беренчеләр иде» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
Түр урынны галәмне иңләүче Гагаринга кагылышлы экспонатлар, аллы-гөлле плакатлар алып торса да, биредә Татарстаныбыз белән бәйле бүтән зур шәхесләрнең – язучы, композитор, спортчылар тормышына караган саклау берәмлекләре урын алуы мөһим.
Олимпия уеннары җиңүчесе Александр Курынов, атаклы химиклар аталы-уллы Александр һәм Борис Арбузовлар, математик галим Николай Лобачевский, ракета-космос системалары конструкторы Сергей Королев һ.б. турында кызыклы мәгълүматлар китерелгән стендлар яныннан горурланып узасың, ә күңел, күнегелгәнчә, татар исемнәрен эзли. Үз милләтең йөрәккә якынрак булганы өчен генә түгел, чөнки тарихи шартлар татарга беренчелекне яулауны нык кыенлаштырды. Әмма бернигә карамастан татар беренчелеккә омтылды. Әнә, беренче татар химигы Гыйлем Камайның 1941 елгы «Өч валентлы мышьяк стереохимиясе турында мәсьәләгә карата» кулъязмасы урын алган. Тәтештә бурлак гаиләсендә туып зур тырышлыгы аркасында гына мең газап кичеп белем алган һәм тарихка Казан университетының иң яшь ректоры булып кереп калган (34 яшь) Гыйлем Камай 1937 дә могҗиза белән генә исән кала. Бер ел ярым НКВД подвалларында җәзалыйлар үзен. Германиядә стажировкада булганын искә төшереп алманнарга сер сатуда, милләтчелектә, «солтангалиевчелек»тә, тагын әллә нәрсәләрдә гаепләмәкче булалар, шуның өстенә остазы Александр Арбузовка нахак шәһадәтнамәләр бирдертер өчен кыйныйлар, 120 шәр сәгать йоклатмыйча интектерәләр, ач тоталар. Караңгы подвалларда галимнең сәламәтлеге бетә. Әмма Гыйлемебез сынмый, берәүгә дә яла якмый, ялган кәгазьләргә кул куймый, нык тора...
Актриса Фатыйма Ильскаяның «Патша кызы Турандык» спектаклендәге Турандык өчен махсус тегелгән күлмәк яныннан да тыныч кына үтеп булмый. Безгә бит театрны, мә, рәхәтен күрегез, дип императорлар ачып бирмәгән. Сәхнә дип хыялланган татар яшьләре театрлы булу бәхетен яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, гомерләрен фида кылып яулаган. Шулар арасында Фатыйма Ильская да бар. Икенче ире Фәтхи Бурнашны 1940 елда кулга алалар. Улы Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Нинди генә газапларга салмый язмыш татарны! Без исә барыбер беренче булдык һәм булачакбыз!
Җырчы, композитор Сара Садыйкованың концерт күлмәген күргәндә дә күңел айкала, чөнки «тарихи шартлар» аяк чалу гына җитмәгән, татар үзара ярдәмләшеп тә яши белми бит әле. Яшьли ирен югалтса да, җан-фәрман иҗат иткән җиреннән кемгәдер әйтелгән сүзе аркасында рольләрсез, театрсыз, фатирсыз урамда кал әле! Ә без бүген дә аның Ә.Ерикәй сүзләренә язылган «Көтәм сине» тангосын җырлыйбыз һәм аны атаклы композиторларның сугыш турындагы танылган җырлары белән бер рәткә куябыз.
Атаклы шахматчы һәм шашка остасы СССРның спорт мастеры, РСФСРның шахмат буенча биш тапкыр чемпионы Рәшит Нәҗметдиновның бала чагы, яшьлеге Гыйлем Камайныкыннан ким түгел. Бик иртә әти-әнисез калган Рәшит абыйсы Кави (язучы Кави Нәҗми) карамагында үсә. 1919 елда ул да хәрби хезмәткә алынгач исә балалар йортына эләгә һәм коточкыч ачлык елларында могҗиза белән генә исән кала.
Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев тормышы турындагы экспонатлар 1990 еллардагы күтәренкелек рухын искә төшерә. Дәүләтсез калганнан соң беренче тапкыр мөстәкыйльлек алгач, киләчәккә өмет белән карый башлаган, зур планнар төзегән шанлы еллар иде бит ул.
Әнә шулай яуланган безнең беренчелек...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев