Бөек дуслык елгалары
Татарстан Милли музеенда "Идел һәм Янцзы - бөек дуслык елгалары" дигән Халыкара күргәзмә эшли башлады. Аны шул исемдәге проект кысаларында Ульяновск шәһәренең Ленин мемориалы һәм Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе музее бергәләп оештырган. Халыкара күргәзмә Идел һәм Янцзы елгалары буенда яшәгән халыкларның милли һәм тарихи мирасын күзалларга ярдәм итә. Бу...
Татарстан Милли музеенда "Идел һәм Янцзы - бөек дуслык елгалары" дигән Халыкара күргәзмә эшли башлады. Аны шул исемдәге проект кысаларында Ульяновск шәһәренең Ленин мемориалы һәм Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе музее бергәләп оештырган..jpg)
Милли музейның генераль директор урынбасары Светлана Измайлова искәрткәнчә, Кытайда һәм Урта Идел буендагы биләмәләрдә яшәгән халыклар арасында бик күптәннән - X гасырдан тыгыз бәйләнеш булдырылган. Бу аралашулар данлыклы Идел юлы аша башланган. Элемтәләр үз чиратында мәдәни, сәүдә итү традицияләре, музей коллекцияләре барлыкка килүдә дә чагылыш тапкан. XIX гасырда Казан университетында Көнчыгыш факультеты ачылу да Кытай белән Казан аралашуларына бәйле. Уку йортында Кояш чыгышы дәүләтенең тарихын, мәдәниятен өйрәнәләр. Шуңа да Татарстан Милли музее фондларында сакланган Кытай ядкәрләре университет галимнәре коллекцияләреннән тупланган. Мирасханә бу данлыклы җыелманы күргәзмәдә дә тәкъдим итә. Алар - Кытай мәдәниятенә кагылышлы гүзәл экспонатлар. Экспозициядә Кояш чыгышы иленең атаклы фарфорыннан эшләнгән савыт-сабаларны, җете төстәге җепләр белән нәкышләнгән милли киемнәрне, гамәли сәнгать әйберләрен, нәфис хатын-кыз сыннарын күрергә мөмкин. Тамаша кылучылар бамбуктан эшләнгән XX гасыр флейтасын, 1904-1905 еллардагы декоратив панноны, XIX гасыр ахырында эшләнгән затлы хатын-кыз туфлиен, кышкы көннәрдә кулланыла торган ир-ат колакчыннарын, агачтан уеп ясалган бизәнү савытын, бизәкле кәгазь җилпәзә һәм башка ядкәрләрне аеруча кызыксынып карый.
Күргәзмә проект кысаларында Чуашстан Милли музеенда, Самараның Алабин исемендәге өлкә тарих-крайны өйрәнү музеенда, Ульяновск өлкәсенең "Ленин мемориалы"нда, "Бөек елгалар" форумы уңаеннан Түбән Новгородта куелган инде. Аны Татарстан Милли музеенда декабрь аена кадәр карарга мөмкин. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев