Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зөлфәт: Гомеркәйләр талгын болыт булып, Серле якка табан акканда...

Һичбер тапсыз һәм нахаксыз килеш Җилфердә син җилдә, Туган тел!..

АВАЗ

Ялгыз чорда явыз булу җиңел...
Явыз чорда ялгыз җаннар бар –
Җылынасы еллар тарафына
Өметләнеп аваз салганнар.

Авазлары моңлы бер җыр булып,
Дастан, бәет булып кабынган.
Һәм килгәннәр алар ярдәм сорап,
Явызланган еллар ягыннан.

Канатларын утлар көйдерсә дә,
Каерса да кара давыллар,
Еллар җылынсын дип өметләнеп,
Һаман килгән, килгән ул моңнар.

Явыз еллар, кырыс гасырлар гел
Каршылаган һаман аларны...
Кем ишетер сезнең авазларны,
Явыз чорның ялгыз җаннары?

Инде илләр, җаннар җимерелеп,
Хәрабәләр калган чагында,
Үзебез дә кычкырабыз ласа
Җылынасы көннәр ягына...

Бушлык йотар безнең бу аһларны,
Хәтерләрне ялкын ялмаса...
Безгә дә көн бер килергә тиеш,
Ачылырга тиеш, ләбаса!


ИМАНСЫЗЛАР

Туган телне ыштыр итүчеләр 
Җир җимертеп бәйрәм иткәндә, 
Газиз Сүзкәй,
                 урын кала сиңа 
Тирәннәрдә бары, үткәндә...

Кер югандай
                Сүзне юам тирлап – 
Сабыйларны безнең уят, Сүз! – 
Синнән мәхрүм калган өчен генә 
Монстр күк алар оятсыз.

Бездән башка кем гаепле булсын 
Башка төшкән мондый гарьлеккә?! – 
Без су сибеп үстергәнгә күрә 
Гөрләп үсте
                  рухи гарипләр.

Шәп омтылдык мәгәр бөтенлеккә! 
Шул омтылыш безне җилкетте! – 
Туган халкын ыштыр иткәннәргә 
Гарип йорты ачар көн җитте...

Арматура тимерләрен айкап, 
Имансызлар бәйрәм гөрләтә – 
Ваемсызлык һәм сансызлык өчен 
Тарих бездән шулай түләтә.

Кулларында кастет уйнаганда, 
Уйнаганда телдә «мат» кына –
И Туган тел! Коткар син аларны, 
Чоңгыллардан чыгар яктыга!

Ал кан яна ап-ак күлмәкләрдә... 
Исәндер бит, халкым, куәтең?! – 
Һичбер тапсыз һәм нахаксыз килеш 
Җилфердә син җилдә,
Туган тел!..

КУРКУ

Ничәнче төн бер үк төш күрәм мин, 
Мин – исемсез нәни кош икән... 
Кемдер мылтык төзи астан миңа – 
Тын алганын хәтта ишетәм.

Йолдыз серен аңламакчы идем,
Серен төшенмәкче болытның, – 
Кемдер мылтык төзи астан миңа! – 
Сайравымны хәтта оныттым.

Кемдер мылтык төзи,
                   мылтык төзи!
Очам кичке нурда ялтырап.
Күтәр мине канат, биеккәрәк!
Янчы, кичке кояш, яктырак!..

Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар? 
Чиксез ерак ялтыр ташлармы?
Әллә инде
            афәтләрдән куркып,
Артык биек менгән кошлармы?

...Ничәнче төн күрәм бу төшне мин, 
Шомландыра ул төш, тетрәтә.
Мин уянам. Шомлы курку белән 
Кош сулкылдый эчтә –
                                  күкрәктә.

Ничәнче төн шомлы төш күрәм мин 
һәм куркудан каба сулуым:
Кош булуың хәтта шомлы чакта 
Җинаятьтер –
                      кеше булуың...


ПӘРДӘ

И җандашлар...
Безнең яшиселәр 
Җиргә чишмә булып язылган – 
Туар сабый хөрмәтенә Җирдә
Бабайлар бит чишмә казыган.

Чорлар авыр...
Әмма шул чишмәне 
И туганкай, берүк онытма,
Үзең таты суын,
Балаң эчсен,
Авыз итсен аннан онык та.

Безне көтә-көтә 
Әнкәбез бит
Таңның афәтсезен сайлаган.
...Безнең кулдан үтәр Җир яшәгән, 
Без кырасы кошлар сайраган!

Ул чишмәне ләмгә батырдык без, 
Сүнеп калды аның күзләре...
Чишмә таңсыз калгач,
Нинди булыр
Оныкларның сөю сүзләре?

...Әнкәм таңы – бер хатирә сыман. 
Әткәм чишмәсеннән бал йотам.
Ә иртәгә, җандаш, ни кылырбыз? – 
Калын пәрдә төшәр, 
Һәм – нокта.


ТИК БЕР ГЕНӘ ТАҢГА

Тирги дустым мине:
– Булмады! – ди, –
Әйбәт егет идең, чукынган:
Шигырь диеп әллә кая киттең, 
Сызам сине кеше чутыннан!

Ир кешегә кәгазь килешәме?
Оят хәтта шундый буй белән... 
Җырны мин дә сөям –
Ләкин аны... һөнәр итү...
Авыр күңелгә!

Әйбәт кенә балта тота идең,
Селти белә идең кувалда –
Алмаш булыр идең әтиеңә! 
Югалдың шул, туган, югалдың...

Шигырь белән тамак туйдыр, имеш! 
Юкка вакыт әрәм итәсең.
Киттек минем белән тайгаларга, 
Ташла шул кәгазьне, бетәсең!

...Төн кундык без урман куышында. 
Безнең яшел куыш өстеннән, 
Кыштыр-кыштыр тиеп ябалдашка, 
Җәйге яшел җилләр истеләр.

Ишетелде күк гөмбәзе буйлап 
Йолдызларның йөзеп узганы. 
Тавыш-тынсыз гына җир өстенә 
Яуды якты йолдыз тузаны...

Алтын кылга килеп орынгандай, 
Сандугачның көмеш сайравы 
Йолдыз нурларына тия-тия 
Еракларга китеп яңрады.

Таң алдыннан дусны уяттым мин, 
Беренче нур җиргә төшкәндә,
Урман каеннары биек күктән 
Таң яктысын йотылып эчкәндә.

Чыкты дустым куыш авызына,
Без торабыз икәү...
                          эңгерне
Алып ташлап урман аръягына, 
Көмеш чыкка басып таң керде...

Уйчан иде дустым... Күреп тордым: 
Дөнья яме
                  дусның йөрәген 
Алма итеп учларына кысты...
Чыктан чыкка якты үрләде.

Дәшмәде дус. Карамады миңа, 
Оялгандай тамак кырды ул;
Таңга каршы аяк очына баскан 
Тирәкләргә карап торды ул.

– Киттек... – дигәч,
Ул куышка кабат 
Кереп китте.
Соңнан, тын гына,
Мин онытып чыккан блокнотны:
– Югалтма... – дип бирде кулыма.

...Хат язган ул:
              «Сал агызам, туган, 
Еракта мин. Саумы, чукынган! 
Журнал-гәҗит безгә сирәк килә... 
Шигырь җибәр...
Теге сүзләр өчен
               сыза күрмә кеше чутыннан...» 


БЕЗНЕҢ БОЛЫННАР

Кызларны без дәштек болыннарга.. 
Болыннарда атлар уйнаттык.
Шул болында кошлар 
Җылысы бар –
Җылыйсылар
                 килә бер ятып...

Кыяр-кыймас атлап килде сылу. 
Көттем аны болын түрендә.
Гөлләр исе бездән 
Аңкып торды,
Балкып торды
                 дөнья күңелдә.

Кыяр-кыймас атлап килгән кызлар! 
Сез кыюдыр дөнья көткәндә... 
Беләм, ефәкләргә 
Төрмәс идем –
Бирмәс идем
                 ләкин бүтәнгә!

Утка кагылгандай була идем 
Сыйпаганда аның толымын... 
Сөйгәнемне әгәр 
Алсам үбеп:
«Аб-бау!» – диеп
                  тынды бу болын.

Сагышлымы сезнең яратулар? 
Сөюләрдән бармы ярагыз?
Сезнең өчен яшим 
Кимсенгән күк –
Мин сөйгән күк
                  сөеп карагыз!

Кызны болыннарга дәштек без!
Болыннарда атлар уйнаттык!
...Шул болында кызлар
Җылысы бар –
Җылыйсылар 
                  Килә бер ятып... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев