Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зөфәр Дәүләтов: Ничек төзәтергә белмим Бу саваплы ялгышны...

Якты сагыш, башланмаган бәхет, Җырлыйсы җыр булдың йөрәктә.

СИҢА

Тансык назыңа зарыгып 
Яныңа киләмен дә, 
Бәхетле тоям үземне, 
Кош сайрый йөрәгемдә.

Ярты гомер эзләтсәң дә,
Табылыр кебек идең. 
Ялгыз каендай моңаеп 
Син дә көттеңме мине.

Яныңа килә-килүгә,
Һушымны булмый җыеп. 
Күзләреңнән наз бөркелсә,
Нишлим үземне тыеп.

Телгәлисең бәгыремне,
Яратканны беләсең. 
Үзәк өзеп рәхәт чигү 
Чын мәхәббәт, күрәсең.

Мәдхия язасым килә,
Кушып күңел ярсуын.
Әллә кайчан син минеке,
Мин синеке, Алсуым!


СИН МИНЕКЕ ИДЕҢ

Мин көтәмен әле, ни дисәң дә,
Аллаһ язган сөю бәхетен.
И, бичара, бахыр, дип көлсәң дә,
Минем кочак – синең тәхетең.

«Ләкин» дигән сүзгә карамыйча,
Берәр килереңне мин беләм.
Килү белән иелеп алларыңа,
Челтер чишмә булып түгеләм.

Син минеке идең әллә кайчан,
Минем өчен аткан күкчәчәк,
Тәрәз төбендәге яран гөле,
Тугач та язылган күрәчәк.

Януларым – сине яратудан,
Йөрәк тиберченә көюдән.
Гомеркәем үтсә үтсен әйдә,
Бар рәхәтем сине сөюдән.

Күңелдәге сине яратам мин,
Көтәр булам түзем беткәнче.
Түзем түгел, көтәм булгач көтәм,
Йасин  сүрәсенә җиткәнче.

ЯРАТТЫРА БЕЛМИМ

Ял итәргә иде башны куеп,
Пар күгәрчен кунган түшеңә.
Баштан сыйпап сөендерсәң иде –
Җаным елый, күңел күшегә.

Күз яшьләрен сөртеп куандырсаң иде,
Күрәсеңме, бәгырь өшегән.
Якын итеп елмай тагы, тагы,
Таң алдыннан кереп төшемә.

Кичә генә булган иде төсле
Ташны эретерлек кочаклар,
Истән чыкмый йөдәтәләр хәзер,
Сагындыра мәгәр шул чаклар.

Син һаман да кызлар кебек микән –
Басу буендагы күкчәчәк.
Ымсындырган яздай нәүмизләнеп,
Килсен иде көткән киләчәк.

Яраттыра белмим икән әле,
Тыйнак булма икән кирәктә.
Якты сагыш, башланмаган бәхет,
Җырлыйсы җыр булдың йөрәктә.

Ярты юлда өзелде мәхәббәт,
Яшь китерде мәгәр күзләрдән.
Еламсыра әле син дә әйдә,
Кат-кат укып шушы сүзләрдән.

КАРАП ТУЙМАСЛЫК

                                     А.га
Бар да уртак иде безнең –
Юрганы, мендәрләре.
Мин ирең, син хатын идең,
Тәңренең биргәннәре...

Хәзер арадагы ара,
Җәһәннәм  ераклыгы.
Син яратырлык булмагач,
Мин бер адәм актыгы.

Мәңге күрсәтмәсен дөнья
Мондый китек язмышны.
Ничек төзәтергә белмим
Бу саваплы ялгышны.

Карап туймаслык чагыңны
Көн дә килә күрәсем.
Берәү дә мин була алмас –
Җан көйдереп йөрмәсен.

Әллә ниләр өмет итмим,
Килсәң көтәргә әзер.
Рәнҗешем куып җитәр дип,
Куркып яшимен хәзер.

Мине ник ялгыз иттең;
Үзең кайт, үзең киттең.


СИНЕҢ ЯНДА ЯШЬ ЯШӘРӘ

Синең янда яшь күренәм,
Йөрәк тагы «тук» та «тук».
Шатлыктан балкып куямын,
Моңаерга сәбәп юк.

Алсу алма кебек чагың
Үзенә караттырды.
Әллә юри күз сирпедең,
Шул мине яраттырды.

Һаман, һаман йөрәгемдә,
Күз алдымда карашың.
Син битараф мин сөйсәм дә,
Шуңа китеп барышым.

Күңелемне, бар җанымны,
Бәгырьне кисә-кисә.
Үзенчә юатып хәзер,
Резеда җилләр исә.

Зәйтүн чәчәге чагыңны
Кырау суга күрмәсен.
Күтәреп йөрсен берәрсе,
Шулай язган, күрәсең.


СЫНЫК ӨМЕТ

Сынык өмет белән яшим һаман,
Сагынудан җанны елатып.
Моңаюны кая куяргадыр,
Ымсынуны булмый туктатып.

Язмышыма язылганны күрәм,
Ашкынуны булмый азайтып.
Күрсә иде яратуны минем,
Яннарыма юри бер кайтып.

Өметләнеп, шаһданәмне  көтәм.
Чын йөрәктән аны яратып.
Юлларымда очрамасын бүтән,
Мин бәхетле аны каратып.

Күңелемнән бер мизгелгә китми
Рәсемдәге кебек чибәрлек.
Минем әллә йөзгә берәү җитми –
Яшь чактагы кебек иләслек.

Сүрелүне белмим, яшьнәп яшәү,
Әллә аннан назлы җил бәрә.
Башка белән булалсам бәхетле,
Берәр ничек хәбәр җибәрәм.

Йөрәк тыңламый, көтәм бүген дә,
Нурлы йөзе балкый күңелдә.


АВЫЛЫМА

Исемең Сәфәр  булганга,
Балаларың китәдер.
Авылда калган бәхетен
Эзләп гомер итәдер.

«Исән генә йөрегез!» дип,
Моңаеп озатасың.
Савытлы*  һаман да ямьле,
Кайтканын юатасың.

Ризыклары бетмәсен дип,
Гомерләрең үтәдер. 
Китеп карасаң – беләсең,
Балаң белми китәдер.

Аның күңеле далада –
Шуңа моңсу чынбарлык. 
Китмәскә сәбәп юк нигә
Җиргә ятып еларлык.

Тәгәрәпләр төшәр булам
Өске Басу үрләрен.
Шул үрләр дә кочып ала,
Төбәп моңсу күзләрен.

* Савытлы – елга исеме.


* * *
Язган хәзер сагынып яшәргә
Фирүзәдәй зәңгәр күзеңне.
Мин бәхетле диеп йөрсәң дә,
Һаман яратамын үзеңне.

Болын чәчәгенә тиңлим сине,
Минем өчен аткан күкчәчәк.
«Ярар» диюеңне көтәм һаман,
Күрәчәк ул барыбер киләчәк.

Төсем карамаслык түгел иде,
Яраттылар бераз мине дә.
Кызлар үзләре дә озата иде,
Тилерәк тә булдык, җилле дә.

Ялвару төс түгел миңа да,
Йөрәгең кушмаса интекмә.
Онытыл, истән чык гомергә,
Талчыккан йөрәкне җилкетмә.

Мин ул хәтле әйбәт түгел икән,
Булмадым таяныр терәгең.
Дөньясына кирәк булсам да,
Әлегә юк сиңа кирәгем.

Белсәң әйт, мин сине нигә көтәм?
Әйтер сүзем юк сиңа бүтән.


БАЕК МӘКТӘБЕ 

Канат чыгардыгыз үсеп,
Буйга җиткән чагыгыз.
Сез дә шулай китәсезме?
Мөмкин булса калыгыз.

Төшләргә кереп уятыр,
Мәктәп юлы – йөрәктә.
Анда хисләр бөреләнә,
Очкыны да дөрләтә.

Ымсынган күңелегезне 
Тыярлык көч юк сыман.
Еламый хушлашсагыз да,
Йөрәккә авыр сыман.

Яшьләр әле дә дуамал,
Сагыну да юк сыман.
Киткәч берни искә төшми,
Авыл мәктәбе сыман.


* * *

Дөрес сүзне ачы диеп,
Һаман ялган сөйлибез. 
Азатлык та бар бит инде,
Ни күрәсен белмибез.

Кызыктыра ил байлыгы 
Кайберәүләрнең күзен. 
Илне яклар-саклар өчен, 
Берләштерегез безне!

Ватан белән ник уйныйлар,
Ул бит уенчык түгел. 
Битарафлыкка йөрәктә
Урын калмасын бүген!

Уйнамагыз ил белән, дип,
Кисәтер вакыт җиткән.
Бетәр сыман түгел бит без,
Ник байтагыбыз беткән.

Җанын фида кылса гына
Инсан Ватан хакына,
Әйләнә яшәү бәхеткә,
Илнең йөзек кашына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев