Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зимфира Исламова: Йөгем кайчак кузгата да алмыйм, Үзе мине тарта юл буйлап...

Хәбәрсез югалган сөюне Кызганып сыгыла талларым.

АВЫР ЧАКТА АЛЛАҺ КИРӘК

Раббым, диеп, килеп егыласың,
Бер таяныр ноктаң калмаса...
И син, бәндә, дингә якын барма,
Сүзләреңдә тора алмасаң.

Хәсрәтләрдә күпләр өмет итә:
Аллаһ, жәлләп, сонар ярдәмен.
Бу заманда әллә иман нуры
Кредит булып безгә кердеме?..

Авыр чакта дога-сүрәләрне
Укып утырганның көнозын,
Кайгы үткәч, изге китапларын
Әкрен генә каплыйдыр тузан...

Акча, диеп, эш-мәшәкать белән
Фани дөнья баса башына.
Дога кылу, шөкер итү кая
Раббыбызның биргән ашына?..

Үзе тапкан байлык, үз малы бит!
Әлхәм сүрәләре онтыла.
Тик кыенлык тугач, Аллаһыдан
Курку үрмәлидер котына.

Ничек мөэмин була аласың син,
Боргаланып җирдә яшә дә.
Иманыңа кайтсаң, хаин булма –
Догаларың укы сәҗдәдә!


БӘЙЛӘНЕШ ӨЗЕЛГӘН

Бәйләнеш өзелгән үткәнгә – 
Ишекләр йозакка ябылган.
Тетелеп уелган йөрәккә
Чачаклы ямаулык табылган.

Хатирә дәфтәре битеннән
Ант сүзен яшьләрем уңдырган:
Син идең кояштай җылыткан,
Син булдың котыптай туңдырган.

Хәбәрсез югалган сөюне
Кызганып сыгыла талларым.
Гөлләр дә элекке түгелләр –
Сарыга буялган аллары.

Коела саргайган таҗлары,
Укылмый ертылган хатлардай.
Гаепләр өяргә хакым юк,
Сүз тапмыйм, кемнедер аклардай.

Кем кемне рәнҗетеп елаткан,
Хәятнең шатлыгын кем йоткан?
Ә вакыт җилләре ваемсыз –
Үпкәләр булган күк гел юктан...

* * * 

Әниемнең кулы кулларымда,
Былбыл кунды йөрәк кылына.
Күңел елгам тулып ташкан иде,
Язгы судай кайтты ярына.

Әниемнең кулы кулларымда,
Куанычлар күчте җаныма.
Бу мизгелләр очып кайтыр әле
Сандугачлар булып таңыма.

Әниемнең кулы кулларымда:
Мин – иң көчле бу Җир шарында!
Сәгадәттә генә яшә, әни, 
Сөртеп ташлап язмыш зарын да…

Әниемнең кулы кулларымда,
Исем китми дөнья малына.
Бары әни яннарында шулай
Кайгылардан җаным арына.


ҖИЛ ТЫНАР

Үзәге нык яфрак өзелми ул,
Уңнан вә сулдан йолкыса да
Усал җил.
Шул яфраклар халәтендә бүген
И мөкатдәс анам теле –
Туган тел!..

Бүген җилнең әллә бар максаты
Яфракларны җирдә тапауда? –
Котыра...
Тел ул – тамыр, тере күзәнәк ул.
Кем кизәнә аңа, үзе
Оттыра.

Һәр тере җан ия туган телгә.
Үз телендә сайрый кошлар да –
Соклангыч!
Чишмә җырлый бары үз телендә,
Күңелендә үз моңнары
Туплангач.

Җил ул тынар, ярсып арыр да бер;
Болыт капкаларын ачып, ай
Күренер.
Исән калган яфрак даирәсе
Үз телендәге сөйләмгә
Төренер.

Тоям, аңлыйм: яшел килеш яфрак
Өзелергә һич тә теләми
Агачтан!
Телебезне каерып йолкымагыз!
Чишмә үлмәс, таш астында
Калгач та!


ИНДЕ БЕЗНЕ КӨТМИ

Ничә еллар яшәлмәгән туган йортның
Бусагасын атлап кердем... тоям үзем:
Һәр почмакка сеңеп калган сабый күзем
Томырылып карап тора – таныймикән?..

Таныса да, үз итмидер ятим нигез.
Аһ, булмыйдыр язмышларда бәхет тигез!
Кыска юрган-бәхетемне өскә тартсам,
Ачык калып, өши ике аяк йөзе...

Миңа гына кыска микән юрган-бәхет?
(Кемнәрдер ул туган җирдә корган тәхет –
Китүләрнең әчесен дә татымаган.
Нигез тере. Тәрәзәләр  ватылмаган.)

Хәтер елый: үз нигезем, туган йортым
Якты йолдыз күңелемнең түрләрендә.
«Китмәс идем!» дигән ачы үкенүләр
Ярала ник гомернең тик үрләрендә?..

Яраланган җәнлек бүген туган йортым:
Каны түгел, җаны тама түшәмнәрдән.
Ишелгән мич... баз сайгагы каерылган...
Дәвалауны көтми бездән (үшәннәрдән).

Килеп кергәч, бер җылылык җанга иңде:
Абыемның, газиз әткәм, әнкәемнең
Рухы йортны саклап монда йөри кебек...
Табын җәйми, чәй дә эчми китәм кире.
Кыек авыз – күпне күргән ишек калды
                Әллә елап... әллә көлеп...


ЙӨГЕМ ҮЗЕМНЕ ТАРТА

Үз юлым, дип, барган булам инде...
(Кемдер дәшкән иде бу юлга)
Җиңеллекне вәгъдә итмәсә дә,
Гыйззәтле йөк сонды ул кулга.

Мин ышандым аңа юл башында,
Гөлләр чәчтем адым аралаш.
Хозурлыкны тоеп атлаганда,
Инде килеп, имеш, син адаш...

Сулгарак та бер каерыр идем.
(Әнә читтә тигез сукмак бар!)
Ярамыйдыр инде, азга калгач,
Бер сайланган юлдан чыгулар.

Арыдыммы... өметсезлек шәмен
Токандырды күңел яңадан.
Эзләремә тузан кунар инде –
Пәри туе кайный һавада.

Әкрен атлыйм хәзер – көч чамалы,
Гомер аты ала чыгымлап.
Йөгем кайчак кузгата да алмыйм,
Үзе мине тарта юл буйлап.


КӨЧЛЕ АТНЫ ҖИГӘЛӘР

Үзе хәлсез, үзе кире
Атны бик еш җикмиләр.
Килеп чыккан мөһим эшне
Күндәм атка йөклиләр.

Давылга ул каршы атлый,
Качмый, эзләп күләгә.
Эшләгән көчле атларга
Чыбыркы да эләгә.

Басып кына торган атның
Бер гаебен тапмыйлар.
Ә эшчән ат ялгышсамы?!
Бар уңышын таплыйлар.

Көчле атны сайлыйлар шул
Буразналар ярырга.
Камчы өстә биеп тора:
Тиеш түгел арырга!

Ике ат та, язганынча,
Гомер юлын үтәләр.
Ә Яшәүне тик көчлеләр
Алгарышкы илтәләр.

СИН БИРГӘН ЧӘЧКӘЛӘР

Нәкъ бүген хәтергә төштең син:
Бер кочак чәчкәләр китердең.
Йөрәгем тургайга әйләнеп,
Күңелне канатлы иттердең.

Күкләрнең капусы ачылды,
Нур яуды меңләгән төрләрдән.
Наз тулы таҗларны сыйпагач,
Моңлы җыр агылды гөлләрдән.

Тик шундый оялчан идем лә –
Сүзләрем өзелде телемдә.
Син киткәч борылып янымнан,
Күземә яшьләрем эленде.

Моннан соң гомерем буена
Никадәр гөлбәйләм бирделәр.
Кадерле  мизгелләр булгандыр...
Тик алар башкача иделәр.

Иң купшы, иң нәфис гөлдән дә
Күңелгә дәрьялар тулмады,
Яшьлегем таңында син биргән
Кырдагы чәчкәләр булмады.
  

СУГЫШ

Сугыш –  тугыз башлы аҗдаһа ул,
Кеше тәне белән туена.
Җәен булсын, язын, кышын булсын –
Кеше каны белән коена.

Сугыш. Һәр хәрефе утлы күмер –
Бәгырьләргә төшеп көйдерә.
Өрлек кебек таза егетләрне
Әрдәнәләр итеп өйдерә.

Сугыш!.. мәңге туймас ач карыны,
Җелекләргә чаклы суыра.
Өзеп алган һәр яшь гомер өчен
Меңәрләгән җанны куыра.

Сугыш яшәү белән үлем чиген
Миналарга ялгап беркеткән.
Үз Ватанын яклап көрәшкәндә
Ир-егетләр тиңдәш бөркеткә!

Сугыш бертуганнар итеп куя
Яуда янәшә атлаганны,
Һәрбер солдат фәрештәдәй күрә
Үзен калкандай саклаганны.

Сугыш утка тота газиз Җирне,
Хәрабәләр ясый шәһәрдән.
Гаеплеләр яначак тәмугта
Аналардан яуган каһәрдән.
    

ЯЛГЫЗ КОШ

Ялгыз гына бер кош оча
Тау өстеннән.
Таралышып беткән ишен
Ул көтсенме?!

Бергә чакта башка кошлар
Чит иткәнме,
Әллә үзе аерылып 
Ул киткәнме?

Очышының биеклеген
Беркем күрми.
Аның оста кош икәнен
Сөйләп йөрми.

Ялгызлыкны яратканнар
Дан эзләми,
Эш-гамәлем күрсеннәр дип,
Һич безләми.

Тик һаман да биеклеккә
Ул омтыла.
Оча алмас хәлгә җиткәч,
Бер онтыла...

Тукай районы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев