Закир Әкбәров: «Аюча демократия»
(ШИГЫРЬ)
Аю ирек игълан итте! Имеш, демократия!
Малны кем урлап өлгерә, байлык та – шуңа тия.
Байлык Бурсыкка эләкте – ни гыйлләттер, ни зәхмәт.
Бурсык – игелексез җәнлек, көтмә син аннан шәфкать. Комсызлыктан шардай булды болай да кысык күзе.
Дуңгыздай булып симерде, көн-төн мыркылдый үзе.
Урман кырып вилла салды, акланны – газон итте.
Кызармагач кызармый бит ояттан Бурсык бите.
Бассейн итте күлне ул – су кергәләп торырга.
Фахишәләр җыеп, төнен пәри туе корырга.
Чишмәдән фонтан ясады – дөньясын торсын ямьләп.
Импортный виски чөмерде, уылдык белән тәмләп.
Урманны камап алды ул бик биек койма белән.
Капкада сак: керсәң түлә, чыгасың килсә түлә.
Җәнлекләргә бетте тормыш, калдылар авыр хәлдә.
Социализмга ирешеп җитәбез дигән мәлдә.
Куян үрчеми кишерсез, Бүре – ачка каклана,
Хәер эсти мескен Төлке, Тычкан капмый акланда.
Селәүсенгә дә агач юк – төп башында утыра.
Керпе чүплектә чокына, үзе нидер укына.
Күлдән читтә иза чигә Чәшке белән бер Кондыз.
Су булмагач, калды алар ашар азыксыз, тунсыз.
Аю көн күрә Бурсыкта булып йомышчы малай.
«Яшәп тә күрсәтәбез, – ди, – ну, булдырабыз, ай-яй!»
Җәнлекләр ачулы, әмма Бурсыкка кем соң тия?!
Менә шундый була икән Аюча демократия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев