Хәмид Вәлиди: Чал Иделнең тын агымын түгел Дулкынланган чагын үз итәм.
Шагыйрьләрне чөеп үстермиләр, Калкып чыга алар хаклыктан.
АЛТЫН ХӘЗИНӘ
Татар теле – ул даһилар теле,
Даһи сүзе – бөек, шөһрәтле.
Рәхмәт яусын, газиз туган телем,
Яшәргә син мине өйрәттең.
Татар теле – каһарманнар теле,
Син өндисең батыр булырга.
– Җуйма мине, мин – кылычтай үткен,
Кылыч кирәк, – дисең, – батырга!
Татар теле – ул мәхәббәт теле,
Мәхәббәтсез булма, балам, – дип,
Сөеп-назлап кочагына алган
Тәүге тапкыр мине, ул – син бит!
А, газиз тел, әткәм-әнкәм теле –
Әбкәм-бабамнарның мирасы;
Дәүләтемнең алтын хәзинәсе,
Йөрәк-бәгыремнең ярасы...
Кочып сине, уттан-судан саклап,
Кичкән чакта гомер елгасын,
Димим – үз-үземне, Хак Тәгалә
Иң әүвәле сине сакласын.
«Гыйззе вә жәл» татар телен белә,
Гарәп телен белгән шикелле.
Сугыш өчен түгел, сөю өчен,
Кулланылган телләр сөйкемле.
Татар теле – ул Даһилар теле,
Бу бәхеттән мәхрүм бик күпләр.
Җирне яшәтергә, җирне яшәртергә,
Татар теле төшкән ул Күктән!
Гарәп һәм дә төрки-татар теле
Җир йөзенә иңгән иң элек,
Бу ике тел – изге, даһи телләр,
Даһиларның гомере мәңгелек.
Өнәмәүчеләргә татар телен,
Килде шуны өзеп әйтәсем:
«Ана тел»не үги иткән җаннар
Даһи була алмый – күрәсең!
АЛГА БАРЫШЛЫЙ...
Әкиятләрдән укып белгәннәрне
Тау ягында йөреп күрәсең.
Киленнәре – аккош кебек булса,
Әбиләре – ап-пак күгәрчен.
Бик беләсең килсә бабайларны,
Алар – безнең мәгърур имәннәр!
– Җиргә күмеп... башны чапсагыз да,
Чукынмыйбыз мәңге! – дигәннәр.
«Ак патша»ның ялчыларын сөйрәп,
Ат өстеннән җиргә органнар...
Бу – мактану түгел, горурлану,
Без – алардан туган оланнар!
Илдән-илгә язгы җилләр исә,
Җил – хәбәр ул, җиңәр яңару.
Киләчәккә барып җитәр өчен,
Хәтерләрне кирәк яңарту.
...Төнне каулап яңа таң атуын,
Айгыр Тау өстеннән күзәтәм.
Чал Иделнең тын агымын түгел,
Дулкынланган чагын үз итәм.
БЕЗНЕҢ МИРАС
Шагыйрьләрне чөеп үстермиләр,
Калкып чыга алар хаклыктан.
Туган телдә җыр вә шигырь язу –
Олы мирас безгә халыктан.
Мираслы без, димәк, иң бай җаннар,
Үрчетикче шушы мирасны.
Безнең рухлар – иксез-чиксез Күктә,
Шагыйрьләргә түгел җир асты.
Тикмәгәме әлмисактан бирле,
Шагыйрьләрне җырдан тыйганнар?!
Күмә алмый – теләсәләр дә бик –
Шагыйрь җанын илдә каһаннар.
Җырлыйк әле, дуслар, үзебезчә,
Күралмаса дошман, күралмас,
Күмде илне кыргый базар чоры,
Шагыйрь җанын әмма күмалмас!
Җырын сатмый шагыйрь базарларда,
Бүләк итә сөйгән халкына.
Бар михнәтне үзенә җыя ул җан,
Ана теле яшәү хаккына.
Тәрҗемәсез-нисез, туп-турыдан
Кошлар телен аңлый шагыйрьләр.
Читлектәге кенәриләр сыман,
Тоела миңа җирдә шул ирләр.
ШАГЫЙРЬ ДУСКА
Утыз түгел, түгел илле,
Йөз дә түгелдер.
Үлчәнәдер мең ел белән
Шагыйрь гомере.
Күпләрнең киләдер шуңа
Шагыйрь буласы.
Әмма рөхсәтне бу эшкә
Ходайдан аласы.
Куй башыңңы, йөрәгең куй,
Багла гомереңне –
Милләтеңне яшәтергә,
Туган телеңне.
Хак дингә хезмәт итәргә
Куй гыйлемеңне.
Санар илең мең ел белән
Беркөн гомереңне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев