Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Халисә Мөдәррисова: Берчә җырлап, берчә әрнеп елап, Бу дөньялар бездән узып бара...

Кайчан үтәр бу саташу, Уяныр ил уе? Дөнья – гафләт йокысында, Жирдә – Иблис туе, Кайчан булыр чиге?!

РЕДАКЦИЯДӘН. Башкорстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә һәм прозаик,  Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова шушы көннәрдә күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без каләмдәшебезне юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. 


ТУКАЙ ЯЗЫ

Замананың әрсез суыгыннан 
Чатнаганда хәтта имәннәр,
Әче җилдән посып иелә-бөгелә, 
Ышык җирдән күпләр килгәннәр.

Зәһәр кышлар, ажгыр буран ярып 
Апрель җиткәч, язгы бер көндә 
Тәүге батыр чәчкә сын турайта – 
Иң авыры менә шул гөлгә!

Тукай да бит шулай замананың 
Иң караңгы, җаһил чорында 
Үз кавемен яктылыкка дәшкән, 
Дан җырлаган халкым турында.

Һәм шул апрель җылы кулы белән 
Сыйпап алгач бозлы таңнарны, 
Сүнгән күңелләргә өмет тулган, 
Җырлы иткән безнең җаннарны.

Күпләр килгән, мин дә бу дөньяга 
Сөрән салып тудым апрельдә. 
Килдем дә бит, әмма Тукай булып 
Туа алмас инде беркем дә!

Үз телендә вакыт мизгел саный, 
Ләйсән ява, аннан кар каплый. 
Мизгел генәме соң, бу дөньяда 
Тарихларны тарих кабатлый.

Заман салкын әле, көрт астында 
Җылы көтә гөлләр, тугайлар... 
Халкым исән булсын, киләчәккә 
Яз китерә торган Тукай бар!


АВЫР ТӨШ

Авыр төшме, саташумы, 
Төштекме көрчеккә, 
Әверелдекме арсланнан 
Комагай көчеккә?

Туйдырмый да, үтерми дә 
Бу хәйләкәр өлеш,
Чыгымла – муенчак буа 
Чылбыр кыска килеш.

Аракы туфаны илдә –
Ярлар да күренми.
Сәрхушны алдавы ансат:
Сүз ирке бирелми –

Ул бит уйлый белми.
Кемнеңдер өлеше – элмәк, 
Кем астында – «Бентли», 
Өстән аска төкерә ул,
Аңа халык – гыйбди.

Анасын җәберләп качкан –
Фәхеш кармагында, 
Бүлтерек ил сатып туйлый 
Океан аръягында.

Мәҗбүр булып калдырырга 
Туган илен, телен, 
Сорыкортка ир бил бөгә, 
Кисеп Себер җилен.

Чүплектә җан бирә картлар, 
Сабый, кызлар, уллар...
Тиен өчен нәҗес юа 
Яргаланган куллар.

Трибуна вәгъдәгә күмә,
Вак ташлама табып;
Кирәк чакта – халык «бөек», 
Ә аннары – сарык.

Урыннарын алыштылар 
Яхшы һәм яманлык, 
Оятсызлар арасында 
Намус – бер ямаулык.

Кайчан үтәр бу саташу, 
Уяныр ил уе?
Дөнья – гафләт йокысында, 
Жирдә – Иблис туе,
Кайчан булыр чиге?!


ОСТАЗГА

Кемне сөйләсәң – шул киткән, 
Кемне уйласаң – шул юк.

              Наҗар ага Нәҗми белән 
              сөйләшүдән.

Кемне уйласаң – шул киткән, 
Кемне сөйләсәң – шул юк. 
Гомерләр төштән авышкан –
Кояш баеган кебек.

Кояш баеган кебек тә,
Бәхет саеккан кебек,
Давыллы дөнья-дәрьяда 
Язмыш – каекта кебек.

Каек кебек гомерләрне 
Бөтерде зилзиләләр.
Өрлек кебек остазлар юк,
Иңен куярлар кемнәр?

Кемнәр генә иң куйса да,
Ул инде сезләр түгел.
Җиде ятка сер сөйләргә,
Без егет, кызлар түгел.

Җырлы-моңлы йөрәгегез 
Давыл кисеп тынмады. 
Берәм-берәм егыласыз,
Ятим итеп дөньяны.

Җитми хуплау, җитми «тукмау» 
Һәм дә акыл тукучы;
Сез остазлар бар чагында,
Без дә идек укучы.

Без дә идек иркә генә,
Ваемсыз һәм тискәре.
Төшә хәзер иңебезгә 
Остаз булу йөкләре.

Остаз булу авырлыгы –
Остаз хәтле булалмау.
Тик бәхет ул, үзеңнән соң 
Әйтсәләр әгәр: «Абау,

Кемне сөйләсәң – шул киткән, 
Кемне уйласаң – шул юк. 
Остазлар китә, остазлар, 
Дөньяда шундый тынлык,
Әче бушлык, авырлык!»

            * * *
«Их, аның кебек булырга!..» –
Көнләшеп чибәрлеккә, 
Үртәлеп яшь түгә кызый, 
Капланып чирәмлеккә.

«Их, алар кебек булырга, 
Яшәргә сарайларда!..» – 
Язмаган андый нигъмәтләр 
Гап-гади малайларга.

«Их, шулар кебек, яшьлекне 
Барларга ватыклардан, 
Чибәрлек, байлык кирәкми, 
Дәва юк картлыклардан».

«Картайсам да, их, тимерләр 
Кебекләр идем әле,
Сәламәт булсам, дөньяда 
Терекләр идем әле...»

Каберләрнең ташларына 
Вакыт җавабын уйган:
«Сез минем кебек булырсыз, 
Мин сезнең кебек булмам!»


 * * *
Пустых небес прозрачное 
стекло...

                                    А.Ахматова

Буш күкләрдә – тонык, нокыс нурлар, 
Ак бүректән ойый соры өйләр,
Берчә улый, берчә әрнеп елый,
Берчә җырлый тышта сәрхуш җилләр.

Кышлар керә, хисләр инде айнык, 
Борчылу юк, җырла, елап кара...
Безгә инде язлар кагылмастыр, 
Көзләрнең дә төсе уңып бара.

Берчә җырлап, берчә әрнеп елап,
Бу дөньялар бездән узып бара.


АСЫЛЫ – ШУЛ

                   Рәдиф Гаташка

Юмарт көзләр бакчасыннан 
Гүя яз карап куя.
Яңа бөре бүртсен өчен,
Агач та яфрак коя.

Чыккан күпер күмер түгел, 
Әйтмә: «Вакыт үтелгән...» 
Юккамыни нечкә җаның 
Сандалларда чүкелгән?

Чүкелгән һәм юнгаланган, 
Кагылган һәм өтелгән;
Күпме кулдан даруы да,
Агуы да эчелгән!

Яфрак койгач – яфрак ярыр, 
Бу дөнья назга туяр.
Ничә мыскал энҗе-калфак 
Җаныңа әле сыяр!

Мөлдерәмә уй-касәңә 
Яңа язлар гамь өрер. 
Яшәешнең һәр фасылы – 
Мең үзгәреш бер гомер!

«Гаташ» дисәң, асылы шул – 
Илһамы югалмаган,
Затлы чагы, заман чагы – 
Атларын тугармаган.

Сөйгән, сөя һәм сөячәк –
Яратып туялмаган, 
Шигърият дигән бәйгедә 
Толпарын тыялмаган...

«Гаташ» дисәң,
Асылы – шул!

        
КЫЙБЛА

Күләгәләр элмә күңелемә, 
Үткәннәрдә кояш янганга, 
Мәхәббәтем кайнар ком чүлендә 
Яшел утрау булып калганга.

Киртә корма, көчең җитә алмас 
Сахраларда сәмум җиленә.
Яз булса да синең дәрьяларда, 
Дулкын какмый күңелем күленә.

Син кагылма минем күңелемә, 
Сәҗдә кылсам, кыйблам чүлдәдер. 
Ялгышларым бары үземнеке, 
Хөкем итү язык кемгәдер.

Син кагылма минем үткәннәргә, 
Үткәнемдә – Кояш, Җидегән... 
Тын үзәннән күпме бәндә үткән, 
Тик бик азлар күккә үрелгән.

Оҗмахларың миңа кирәк түгел,
Үз гөнаһым үземә җитәрлек.
Үз кыйбламда һаман сөю яна, 
Пәйгамбәрләр тәкбир итәрлек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев