Хәбир Ибраһим: Син бит минем яшәү сүрәсе
Ява яңгыр... ишә тын гына... Тышта җиһан... эчтә... җан гына...
* * *
Артта калды яшьлек туе,
Торган саен иелә башым.
Ә уйласаң, гомере буе
Эзли һәркем үзенең ташын...
Таш җыйнарга вакыт җиткән!
Үз ташыңны, асылташың!
Бар байлыгың, малың кала, –
Кабер ташың...
Һәм өч аршын...
* * *
Уңда кабер,
Сулда кабер,
Чәчкә таҗлары сулган.
Үкенечле үлем белән
Зират эчләре тулган.
Мин мәңгегә шулай исән –
имин яшәрмен кебек,
Китүчеләр арасында
Миңа урын юк кебек.
Фәрештәләр әле мине
Кызгана, димәк, саклый.
Сизәм: арттан чал үлемнең
Кара шәүләсе атлый.
Салкын кабер эчләреннән
Шомлы бер аваз алам:
«Сез минем кебек булырсыз,
Мин сезнең кебек булмам...»
Киткәч, синнән берни калмый,
Җисмең туфракка китә,
Кала...туган, киткән елың...
Мәрмәр ташлы плитә...
Яшәү-үлем...
Ике дөнья! –
Кылдан да нечкә араң,
Өзмә, зинһар, сакла, диеп,
Эчтән генә ялварам.
Моңсу зират өсләрендә
Иртән кояш, кичен ай...
Үкенечле үлемнәрдән
Сакласаң иде, Ходай!
* * *
Тиктомалдан тауга менәм! —
Тәгәрәде ташлары.
Язмыш-җәллад пычак кайрый,
Сайрый зират кошлары.
Авыр уйлар уйлаганмын,
Ятып яшел чирәмгә,
Ничек кенә яшәсәң дә
Уза гомер әрәмгә.
Ничек кен яшәсәң дә,
Ялгап булмый ак җебен
тормышыңның, тотып булмый
Кулдан качкан бәхетең.
Йөзем тәмам канга баткан!
(Кайткан диярсез яудан!)
Инде менеп җиткәч кенә
Кире тәгәрим таудан.
Тик туктамыйм!
Менәм кабат! —
Коела вак ташлары.
Тормыш-җәллад пычак кайрый,
Сайрый зират кошлары...
ТАШУ
Үксез җаннар чиксез әрсезләнеп
Береккәндә кала-шәһәргә,
Мин телимен авылымның язгы
Ташуларын кайтып күрергә.
Нишлим соң мин монда?
Аңлый алмыйм,
Нәрсәм калган бу таш калада?
Уй-хисләрем туган якның яшел
Тугаена кереп югала.
Тота алмас мине дөнья эше,
Җайлы тормыш, евро-доллары.
Чакыра – бөгелеп ташу суын эчкән
Җанга күчкән бабам таллары.
Яшәүчеләр яшәсеннәр, әйдә,
Бәхет телим сезгә, афәрин!
Хыялымда яшел тугайларның
Чирәмендә ятып тәгәрим.
Нишлим соң мин монда!?
Әйтегезче!
Нәрсәм калган бу таш калада?
Әкиятләрдән күчкән су анасы
Көтә сымак имән басмада.
Кем теләмәс мондый хыялларның
Кайчан да бер чынга ашуын?!
Бик күрәсем килә авылымның
Гөрләп аккан язгы ташуын.
* * *
Л.гә
Су анасын эзләп килдем,
Басмаларда тарагы...
Кызлы елга матур икән,
Кызлар бизи елганы.
Су анасын эзләп килдем,
Ятып калган тарагы.
Күктән, җирдән сөю эзлим,
Мин бит сөю карагы.
Су анасын эзләп килдем,
Кирәкме соң ул миңа?!
Күктән иңгән фәрештә дә
Тиңләшә алмас сиңа!
* * *
Озатабыз урыс кышын,
Ул әле кайтыр тагын...
Р. Зәйдулла
Урыс кышы кабат килде безгә,
Киткәне дә (шәхсән!) юк инде.
Ашыга-ашыга эретсә дә карын,
Яз күрмәдек. Аста туң иде.
Яз күрмәдек. Безнең бәйсезлекне
(Ил ашады, гавам чүпләде!)
Тулы һава белән йоталмадык,
Киерергә куркып күкрәкне.
Җиле зәһәр иде, әллә шуңар
Бик күбебез тынга капландык,
Ходай биргән бердәмлекне җуеп,
Ут-юллардан ялгыз атладык...
Яз күрмәдек, әмма без урысның
Озатсак та кышын җыйналып,
Багыланган өмет акланмады,
Килә җанда бер уй кыйналып:
«Көчләр тигез түгел,
җиңеп булмас кебек
Көрәшсәң дә язып хушыңнан,
Котылып булмас, ахры, бу урысның
Җан өшеткеч зәһәр кышыннан...»
* * *
Без битараф калдык синең белән
ЗАГСына, формаль туена,
Без тукталдык, яшь гашыйклар сымак,
Таудан аккан чишмә буена.
Хисләреңне айкап алу мәъкуль,
Тынычлану чир ул, бер гадәт.
Кавыштырмый хисне дәүләт һич тә
Кавышытыра икән табигать.
Кулларыңны чайкап алу фарыз,
Суын авыз итү кирәктер.
Бу чишмәдә бабамнарның эзе,
Килүчеләр ләкин сирәктер.
Шуңар әллә яшеренеп ага,
Шунда микән көче, куәте!?
Калды безгә, кулга тотынып,
Тормыш дигән таудан менәсе!
* * *
Ява яңгыр сабыр, тын гына,
Яшеннәрдән яшәү сүрәсе
Иңдерелә илаһ аваз илә...
Килә, җаным, сине күрәсем,
Бер җилләнеп кочып-үбәсем,
Син бит минем яшәү сүрәсе!
Ява яңгыр...
ишә тын гына...
Тышта җиһан...
эчтә... җан гына...
* * *
Саклый алмам синең хатларыңны,
Кайтасым юк бүтән ул чорга.
Син юк инде.
Сине кабат шулай
Мөмкинлек юк сөеп-кочарга.
Мин калдырдым җиде юл чатында
Сине, җаным...
тонык сурәтең
Хәтеремнең ачы сагыш йоткан
Кырларында калды, күрәсең.
Саклый алмам синең хатларыңны,
Эләгер дип куркам читләргә.
Тик шулай да ертып ата алмыйм,
Кулым бармый никтер,
нишләргә,
дигән сорау белән газапланып
Үтә көнем кайчак иртәдән,
Тузанланган,
онытылган хатның
Укыйм алып шул бер битеннән:
«.....җаным, син киттең дә бардың,
Авыр булды ничек югалту?
Кирәк түгел сиңа, аңлыйм, миннән
Мең газаплы сөю, ярату...»
Әллә нишләп куям шул чагында,
Күңел ярсый,
күзләр дымлана.
Мин кемгәдер җыр багышлыйм бүген,
Син кемгәдер хатын һәм ана.
ПАРОХОДЛАР
КЫШЛАГАН ҖИРДӘ
Яр буенда иңнәреңнән кочып,
Чирек гасыр үткән үпкәнгә, –
Йөргән җиргә кире кайтып була,
Булмый ләкин кайтып үткәнгә.
Чал Иделнең уйчан дулкыннары
Арттан куа килә,
иярә...
Бер ялгызым атлыйм иңкү ярдан,
Пароходлар кышлый бу җирдә.
Олыгайсам да хәтәр! –
каным кайный!
Умырып алып, ярдан таш атам.
Тораташтай кинәт катып калам,
Үткәннәргә, гүя, мин кайтам.
Яр кырында күңел ачуларның
Чыккан чакта ахыр чигенә,
Ник бер чибәр гашыйк итсен мине,
Ошадың тик бары син генә!
Сөюләргә җан сусаган чакта,
Тик шул гына калды башымда,
Әйттең чөнки:
«Ашыкмачы, абый,
Торырмын бер басып каршыңда
Буйга җиткән сылу кыз булып,
Тик ике ел сабыр итсәнә...»
Сүзләреңә колак салмадым тик
Нәрсәгәдер өмет итсәм дә.
Бөтереп алды тормыш!
Бар җиһанны
Томалады кышның ак кары.
Онытылды вәгъдә биргән сүзләр,
Пароходлар... җәйнең тын яры...
Килдең дә бер бастың каршыма син,
Бер елдан соң, гүзәл чибәрем!
Кабул итәлмәдем сөюеңне,
– Кал янымда мәңге! – димәдем.
Сөйләдем мин каушап әллә нигә
Кабатланмас сөю турында,
Хәзер түгел, кирәк иде, имеш,
Пароходлар йөргән урында.
Без хушлаштык.
Тик хәтердә калдың,
Киләсең лә барыбер уема.
Шунысын беләм: без күрешкән җирдә
Пароходлар кышка җыйнала.
Йөргән җиргә кире кайтып була,
Кайтып булмый ләкин үткәнгә...
Ярдан атлыйм...
ярга карлар салган...
Пароходлар кышлый бу җирдә.
Гыйнвар, 2023,
Затон, Кама Тамагы.
...
Өлгерсәм дә бу дөньяда күпме
Бәла-казаларга тарырга,
Ардым диеп, гомер барласам да,
Вакыт юк шул әле арырга.
Хәлсезләнеп кайчак егылсам да,
Яшим әле, яшим ашкынып!
Әллә кайдан...
белмим, йөрәгемнән
Бәреп чыга хисләр ташкыны!
Бер уйласаң, яшь тә бар бит инде,
Тик куялмыйм үземә ташлама,
Әйтерсеңлә бу тормышым янә
Менә бүген, хәзер башлана!
Җилле узды
хискә тулы гомер,
(Нәүмиз идем карап торышка!),
Әзерләнеп өлгермәдем, димәк,
Мин давылсыз тыныч тормышка.
Була көннәр...
Кайчак күңел ятмый,
Эшкә, көйгә ятмый күңелем,
Шулвакытта мин ялгыздан ялгыз
Калам сымак җирдә,
теләгем,
Сүнеп барган боек йолдыз сымак,
Кисәк кенә җаннан атыла,
Сизәм шунда мин үземне күкнең
Иң югары, биек катында!
Бөтереп алып җылы, назлы сүзләр
Шигырь булып җаннан агыла,
Мин – караңгы төн юлында түгел,
Мин – тилереп яшәү ягында!
Өметләнәм,
күпме тартышсам да,
Сүнмәс диеп йөрәк ялкыным,
Беләм, чөнки сагынып каршы алыр
Мине сөйгән музам – Хатыным!
Сөйгән музам минем – Хатыным!
Өлгерсәм дә бу дөньяда күпме
Бәла-казаларга тарырга,
Тукталмаска иде...
хыялыма
Барырга да әле, барырга...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев