Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ТОЙГЫН: Күз алдында яманлагыз, Мактагыз – үзе юкта!..

Түзсә түзә икән, аһ, бу йөрәк Сагышымнан янып-көюгә. Хәзер шуны аңлар яшьтәмен мин: Соңлаулар юк чып-чын сөюгә!

Тойгын (Риф Тойгынов, 1946–2014) – күренекле башкорт шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе. 1997–2009 елларда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, 2012–2014 елларда – идарә рәисе. Россиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2006, 1997), Сергей Чекмарёв, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр (1998, 2005) лауреаты.


ЯШӘСЕН!

Көнне каплар әче яшькә
Тулышмасын күз.
Яшәсен, дим, бәхет дигән
Биш хәрефле сүз.

Кемнән дә кем, ят кешедәй,
Яшермәсен йөз.
Яшәсен, дим, туган дигән
Биш хәрефле сүз.

Яшәештә дуслык белән
Һәрчак көчле без.
Яшәсен, дим, солых дигән
Биш хәрефле сүз.

Тирең тамган басуларда
Иген уңсын көз.
Яшәсен, дим, икмәк дигән
Биш хәрефле сүз.

Мәле җитеп, гашыйк булсаң,
Сагышына түз.
Яшәсен ярату дигән
Биш хәрефле сүз.

Дөнья – хозур, һәркемгә дә
Матурлыгы үз.
Яшәсен, дим, Ватан дигән
Биш хәрефле сүз.

...Һәркемнең дә үз өлеше
Яшәргә һәм эшләргә.
Биш хәрефле сүзләр генә
Телимен кешеләргә!


КӨНЛӘШМӘГЕЗ!

Каш җимереп яшәргә ни
Ким соң җирдә без кемнән?
«Анда – бар да, миндә – юк», – дип
Көнләшмәгез адәмнән!

Һәркемне дә өстен куя
Акыл һәм сабырлыгы.
Барның тия барлыгы, тик
Тими аның тарлыгы.

Шуны ихлас аңлар яшькә
Җитү кирәктер тизрәк.
Ул чакта бит йөз ерту да
Булыр иде лә әзрәк.

«Җир йотсын!» – дип ант итәмен,
Сөйләр сүзләрем хактыр.
Көнчеллектә безне узып,
Алга чыгучы юктыр.

Нигә шулай?
Көнчеләргә
Каргышым булыр телдә.
Башкортымның җанын кыйган
Азмы яу купкан илдә?!

Шул яуларда батырлары
Башын салганга күбрәк,
Хәзер сөмсез, көнчеләре
Арткан бит бездә бигрәк.

Җаным әрнеп әйтәм инде,
Күңелем түгел бозык.
Шигыремне укыганнар
Уйлансын иде азак,
Уйлансын иде азак...


САЛАВАТ КҮПЕРЕ

Йолдыз белән йолдыз чәкәшкәндәй,
Күкрәгәндә яшен тау аша,
Хыялында озын бала чакның
Гаҗәпмени мондый тамаша?

Хушларымны алып, төсле күпер
Балкыганда җирнең котыдай,
Әтиемә ул да күренгәндер
Үзе кичкән яуның утыдай.

Шул күпергә карап күп йөгердем, –
Керфегемдә чәчрәп эреде.
Яңгырдан соң миңа күк гөмбәзе
Ачылырга торган сер иде.

Алданганым булды: күпер диеп,
Аҗаганны күреп кайчакта.
Әниемә ул да күренгәндер
Мич эчендә янган учактай.

Яшеннәрдән куркып калмадым мин,
Өйнең почмагына сыенып.
Күреп үстем: балкыр күпер барда
Яшәрлекне нурга коенып.

«Күпер күреп, ник уфтана?» – димә,
Соравыңа сагыш кушылыр.
Еракларда калган бала чакны
Юксынуым, ахры, шушыдыр.

ОЯТ!

Каләм тоткан бәгъзеләргә
Багышлыйм бу шигырьне.
Сезнең икейөзлелек бит
Чыгырымнан чыгарды.

...Ни бетмәгән макташу ул
Күз алдында...
                     Юк чама.
Авызлардан төкрек түгел,
Тел йоттырыр бал тама.

Табасыз бит сүзләрнең дә
Ай-кояшка торышын.
(Янәсе, ул иҗат белән
Бизәп яши тормышын.)

Әй шигырем, шундыйларның
Намусларын, дим, уят!
Күккә чөеп макташудан
Бабич1  алдында оят.

...Ни бетмәгән яманлау ул
Үзе юкта...
               Түз генә...
Берни тормый әйләндерү
Мал-туар «бизәгенә».

Табасыз бит сүзләрнең дә
Җирәндерә торганын.
(Янәсе, ул аягына
Карап сузмый юрганын.)

Әй шигырем, шундыйларның
Намусларын, дим, уят!
Җиргә таптап яманлаудан
Мостай2  алдында оят.

«Икейөзле булмагыз!» – дип
Әйтәм әрнеп шул хакта:
Күз алдында яманлагыз,
Мактагыз – үзе юкта!

1 Шәехзадә Бабич.
2 Мостай Кәрим.

 

ЯҢА ЕЛГА  АЯК БАСКАНДА

Яңа елга аяк баскан чакта
Җырсыз йөрәк бүген бар микән?
Күзне чагылдырып җиргә яуган
Әллә бәхет, әллә кар микән?

Бу ак бәхет җиргә явадыр ул,
Шул карларда – кояш чаткысы.
Моннан соң да ырыс-бәхет тулы
Көннәрнең, дим, килер яктысы.

Бу ак бәхет җиргә явадыр ул –
Чаткылары балкый кояшның.
Тыңлый белсәң, шушы сихри мәлдә
Ак моңнары сибелә ак кышның.

Керфегемдә эри яуган карлар –
Күз яшеме әллә җиһанның?
Яңа елда теләк: күңелләргә
Яктылыгы күчсен иманның.

Көндәлек бар ыгы-зыгылардан
Калды сыман күңел бушанып.
Яңа елга аяк басабыз без,
Имин килеренә ышанып.

СОҢЛАУЛАР ЮК ЧЫП-ЧЫН СӨЮГӘ

Син йөргән бу сукмак – туган ягым,
Көн ачыла...
                     Томан тарала...
Сөю сүзе сиңа әйтер идем
Ятмаса, дим, еллар арада.

Син йөргән бу сукмак – туган ягым,
Нурга чумган бүген җир-күгем.
Синең белән соңлап очрашуым
Үкенечкә түгел, юк, түгел.

Син йөргән бу сукмак – туган ягым,
Ничек түздем икән бер кайтмый?
Яратылмый яшәп булса да бит,
Ничек яшисең соң яратмый?!

Түзсә түзә икән, аһ, бу йөрәк
Сагышымнан янып-көюгә.
Хәзер шуны аңлар яшьтәмен мин:
Соңлаулар юк чып-чын сөюгә!

       * * *
«Гел татулык булырмы соң?»  –
Шул хакта еш уйларым.
Нишләп яхшы кешеләрдән
Тормый дөнья тулаем.

Тагын яхшы булыр өчен
Китәр иде тарткалаш.
Элеккечә кабатланыр
Йөз ертулар һәм талаш...

Юк, калганын юрамыйм да,
Түгел һич тә кылану.
Яхшы-яман хакында бу –
Үзалдыма уйлану.

Дөнья ничек булсын инде
Сөмсез, юха, куштансыз.
Шуңа аны яклаганнар
Яши алмый дошмансыз.


БЕЛӘБЕЗ БЕЗ...

Беләбез без нигә шушы җирнең
Әйләнгәнен кояш яныннан...
Бер-бер артлы нигә төн артыннан
Көннәр балкып туа яңадан.

Беләбез без нигә күк йөзендә
Ак юл сызып йолдыз атыла...
Яшен яшьнәп нигә яңгыр ява,
Сулар ташып, бозлар ватыла...

Беләбез без хәтта ай серләрен,
Беләбез без йола-гадәтне.
...Тик белмибез: иң беренче булып
Кем чыгарган уйлап гайбәтне?..

МӘХӘББӘТТӘН ОЛЫ БУЛЫП БУЛМЫЙ...

Бик күптәнге бер әкият төсле
Җаныбызны берәү иткән мәл.
Ул әкият хәзер синекеме,
Минекеме – әмма миңа жәл.

Мәхәббәттән олы булып булмый,
Яшьлек яшьнәп кенә үтүчән,
Ә, гадәттә, нигә әкиятләр
Булалар соң яхшы бетүчән?


КАЙТУ

Җилләр белән узышыпмы,
Җилеп килә ялгыз болан.
Ә мин аны шатлыгымнан
Йөгереп барып тотмак булам.

Кайда инде куып җитү,
Туп-туп килә елтыр тояк.
Баскан гына эзләреннән
Тузып кала үлән, кыяк...

Күз дә алмый карап барам,
Онытылып бөтен дөньям.
Җилеп барган шул боланны
Куып җитәр гайрәт тоям.

Әнә болан килеп чыкты
Упкындагы кыя ташка.
Буыннары дер калтырап,
Карап торган була аска.

...Еллар аша Уралыма
Кайтып киләм атлап салмак.
Дулкынланам, кыя ташта
Басып торган болан сымак.

Башкортчадан 
Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев