* * *
Танымаслык булып үзгәрдем күк...
Авылыма кайтсам - таныйлар!
Әниемне әле хәтерләгән
Күрше-күлән, апа, абыйлар
Таныйлар бит, күрче, таныйлар!
Үзгәрәбез әниләргә охшап...
(Ә минем кыз - нәп-нәкъ атасы!)
Аһ!
Үзен үзе танымаса берчак,
Авылы юк аның кайтасы...
Шәһәре бар... туган, бәлки, газиз...
Мин сайлаган инде (ни уйлап?!),
Гомер...
* * *
Танымаслык булып үзгәрдем күк...
Авылыма кайтсам - таныйлар!
Әниемне әле хәтерләгән
Күрше-күлән, апа, абыйлар
Таныйлар бит, күрче, таныйлар!
Үзгәрәбез әниләргә охшап...
(Ә минем кыз - нәп-нәкъ атасы!)
Аһ!
Үзен үзе танымаса берчак,
Авылы юк аның кайтасы...
Шәһәре бар... туган, бәлки, газиз...
Мин сайлаган инде (ни уйлап?!),
Гомер иткән, ләкин үз итмәгән.
Һәм үкенгән. Хәер, бик соңлап...
Танымаслык булып үзгәрдем күк...
Авылыма кайтам - таныйлар!
Саламы ул, олы каламы ул,
Туган җирдә икән тамырлар.
Тамыр кайда, шунда танырлар...
* * *
Беренче кар болай яумый инде,
Буранламый, усал бәрми йөзгә.
Әрсезләнеп куеннарга керми,
Үпкә булып тулмый инде күзгә...
Яумый иде болай беренче кар,
Йомшак кына куна иде иңгә.
Иреннәрдән, керфекләрдән үбеп,
Аклык булып тула иде күзгә.
Болай яумый, яумый беренче кар!
Җил гаепле, әллә илме соң?!
Ярсып-ярсып яшел яфрак өзгән
Бураннарга дәвер тиңме соң?!
Беренче кар болай яумый инде...
Беренче бит, көтеп алынган.
Шуңа рәхмәт - төсе үзгәрмәгән,
Мин дөньяны белгән чагымнан...
* * *
Төшләремә яланаяк керәм...
Имеш,
Йә мәктәпкә, йә кибеткә шулай
барганмын.
Матур күлмәк өстә,
Ефәк яулык
Ә чүәкләр кая калгандыр...
Ялантәпи бер мин генә, имеш,
Оят, читен, тагын әллә ничек...
Балачагым төштә үч аламы
Бүгенгемнең ун туфлие өчен.
Затлы күннән, лаклы, лаксызлары,
Төсләре дә, фасоны да төрле...
Яланаяк җиргә баскан да юк
Авылымнан киткән җәйдән бирле.
Яланаяк җиргә, их, баскан юк!
Чыклы үлән назы онытылган.
Шырпы кадалмый ла табаннарга,
Йөз чытыла йөрәк авыртудан.
Төшләремә яланаяк керәм,
Үткәнемне күрәм, киләчәкне -
Ак дөньяга ялантәпи килеп,
Яланаяк кына китәчәкне...
* * *
Күз камаша неон балкышыннан,
Мең тәрәзә яна бер йортта.
Рәт-рәт фонарь, фара ташкыннары -
Кичке кала тоташ гел утта.
Ә бит минем
Үтерепләр йолдыз "күрге кели",
Һич югында айның китеген.
Текәләм дә күккә, кызгылт бушлык
Тери җанга авыр итеген.
Баса, баса... Тын кысыла, йөрәк
Туктар чиккә җитә...
Аһ, каһәр!
Йолдызларны оныттырыр өчен
Төзелгән лә икән бу шәһәр.
Айга карап уй уйлатмас өчен,
(Һәм улатмас өчен сагыштан?!)
Күңелләргә - читлек, аңга - капкын,
Тәнгә - зиндан... Бар да ак таштан...
Язмышныңмы "кара" көлүе - шул
Ак зинданга ябып тилмертү.
Татлы сулар алда, тәмле ашлар...
Гомер итү генә - гел көтү
Яши башлаганны кайчан да бер
Җаның теләгәнчә... иректә,
Үз-үзеңнән качар җай эзләми,
Газапланмый, җитеп соң чиккә.
Үтерепләр йолдыз "күрге кели",
Һәр төн саен айга багасы...
Дога итеп шигырь көйли-көйли,
Чынга ашмас хыялларын җирли
Неон балкышыннан
Сукырайган авыл баласы...
* * *
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык кыргый гөлле ишегалды,
Син бар ярый!
Шул уйдыктан
Һәр иртәне мөлдерәпләр күзләремә
Авыл карый.
Тукранбашлар, зәңгәр чәчәк,
Ак чәчәге...
Бәллүрләнеп җемелдәшә
Чык - яшьләре...
Гөлләр елый, мин чак түзәм -
Ирексездән
Иеләм дә әрем өзәм,
Телгә салам - баллы, чындыр.
Мин чак түзәм, йөрәк түзми,
Әрнеп-әрнеп
Әчеттерә күкрәгемне -
Җирсү шулдыр...
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык үлән- гөлле ишегалды,
Син бар ярый.
Һәр иртәне
Таш сукмаклар арасыннан
Мин - адашкан баласына
Авыл карый...
* * *
"Бәхет гормоны" җитмиме,
Әллә...
Бәхет өчен гармунмы?
Сөйләп тә карыйм, көйләп тә
Күңелдәге зар-моңны.
Тыңлыйлар да уфтаналар:
"Безнең дә хәл шул чама..."
Җан - күрекле гармун гүя,
Тузанлы чор-чормада.
Онытылган, югалтылган,
Әйләнгән кадерсезгә...
Заманга бит кубыз кулай -
Гөнаһлардан шашкан дөнья
Бии тез чүгә-чүгә.
Исем китеп карап торам,
Ә гомер үтә, үтә...
Хәер,
Бәхет өчен без - моңлыга
Гармунлы хәтер җитә...
Дияр идем бу кадәрле
Әрнемәсә йөрәгем!
Бүгенгемне өнсез итә
Киләчәкнең өрәге...
Очыш
Кош очышы сокландырмый кемне,
Таң калдыра канат җилпүләре!
Минем менә тын кысыла, күрсәм,
Канат җәеп очып үтүләрне.
Киң колачлы лачын, бөркет булып
И әйләнәм күктә, биекләрдә!
Колачларың киңрәк булган саен
Канат кагу икән сирәкләнә.
Бер, ике, өч... Аннан ирек... очыш...
Өлгер генә борылышка кереп!
Соклансыннар, таң калсыннар димим,
"Тын кысыла..." дисен дөнья, күреп.
* * *
"Без булганбыз!" диеп җан талашам,
"Без - бар!" диеп яшәр урында.
"Булырбызмы?" Монысы ачык сорау
Миннән соңга килгән буынга.
"Без - бар!" диеп яшәве, аһ, кыен
Барлы-юклы фани дөньяда.
Юк-бар сүзләр, вак гамәлләр чоры...
Булырбызмы? Зинһар, сорама...
Син сорама, ә мин әйтми калыйм.
Алдаша алмыйм күңел өчен дә.
...Котыптагы мәңгелек боз эри!
Ап-ак бозлар... Өмет төсендә...
* * *
Киттегезме, кошлар,
Үттегезме
Баш очыннан моңсу җыр җырлап.
Ишетмәдем, тагын ишетмәдем,
Шау-шулардан тонган күз-колак.
Киттегезме, кошлар,
Үттегезме
Саубуллашып шәһәр өстеннән.
Һай, бу туктап карамаулар күккә,
Исерүләр төтен исеннән.
Киттегезме, кошлар,
Үттегезме
Болытларга ак каурыйлар элеп.
Берәм-берәм шулар оча дисәм,
Беренче кар төшә бөтерелеп...
* * *
Төшкә керде шагыйрь...
Ничек итеп?
Шигырь укып инде, билгеле.
"Тыңла әле, бер поэма яздым...
Аңлый алдың һәрчак син мине..."
Ни турында, диеп сорарга да
Өлгерәлми калдым... Башлады...
Өзек-өзек шигырь юлларыннан
Истә калды... "җаным тышаулы..."
"Тышаулы ат, һай, бәхетле икән!
Читлектәге кош та..." диде кебек...
Ирек диеп чәбәләнгән мин дә?!
Бер урынсыз никтер куйдым көлеп...
"Әйе, әйе, син дә бик бәхетле!
Тән иреге ни ул - җаның бәйсез!
Гомер - мизгел, мәңгелектән тамчы,
Тормыш - сынау...
Мин сынаттым, юньсез...
Киләчәгем элмәк белән чикләп...
Җир белән күк арасында калып...
Гөнаһымны утта юар идем,
Кабул итми, нишлим, хәтта тәмуг..."
Үзе һаман шигырь яза икән...
(Ә мин менә туктар бер чиктә.)
Төшкә килеп кереп, сискәндереп,
Күңел кылларына рух чиертә...
Шагыйрь рухы...
"Тыңла әле, җан поэма язды..."
* * *
Күкрәү көтә йөрәк,
Яшьнәү көтә күңел
Тик бер тапкыр тагын
Яшьлектәге кебек...
Чыдар микән йөрәк,
Күңел түзәр микән?!
Тик бер тапкыр тагын
Җанда күкрәү көтәм...
Җан соң түзәр микән?!
Әйтә алмыйм алдан...
Тик
Кабатлансын мизгел,
Кочагыма күкләр,
Дөнья иңрәп ауган!
Нет комментариев