Сирень Якупова: Берәм-берәм таралыштык, Сагынып кайтыр өчен...
Тәүге күкрәү җир күкрәген тетрәндергән саен, хәтер урамында тәгәрәп лә ауный балачагым...
* * *
Китәргә җыенган кошлар
Туган илләрдән,
Канат сыный кабат-кабат,
Салып җилләргә.
Китмәүчеләр дә кушыла,
Кирәк ул сынау.
Илдә булсын, читтә булсын,
Иң мөһиме –
Канатың сынмау!
СӨЙЛӘШҮ
Син кайларда, кызым? Ни эшлисең?
Шәһәр буйлыйм.
Шундый рәхәт бүген урамда!
Хәзер, хәзер
Тәрәзәгә киләм...
Йа Алла!
Күз ачкысыз буран ласа тышта!
Юл-сукмакны ничек табасың?
Синме соң ул бу сорауны биргән?..
Күпме еллар «тукып» киләсең ич:
Үз сукмагың үзең саласы!
Ярый, ярый... Җилгә каршы атлап
(Ә мин беләм шулай икәнен),
Йөз-кулыңны өшетә күрмә, зинһар,
Чамалар чак (!)
Яман, әй лә, заман-җилнең каян искәнен…
Муеныңда җылы шәльяулыкмы?
Тулмасын кар, куеныңа кереп.
Йөрәгеңне сакла, бәгъреңне,
Бәгърең, димен, бозланмасын берүк!
Ишетәсеңме, кызым!
Әй лә, әни! Сине аңлар өчен сүзлек кирәк.
Аңлатмалы!
Монда – урам, ә урамда – буран!
Һәм дә суык... кул катмалы...
Әһә! Рәхәт, дигән идең...
Бияләй кигән идем...
Шылтыраттың... Салдым...
Рәхмәт... телефоның алдың...
Бар да яхшы булыр,
Синең белән җаным...
* * *
Уем – үрмә җил.
Кинәттән бөтереп ала да
Мизгел эчендә илтеп суга сала.
Һәм... шундук тынып кала...
Мин дә калам инде... салган җирдә –
Суда...
Батам-чумам, көчкә чыгам,
Шөкер,
Исән бу юлыга...
Күңелем – үрмә гөл...
Үрелә-үрмәли биеккә,
Яктыга, кояшка тартыла,
Ачыла...
Аннан... яна, көя,
тилмереп тамчыга...
Ярый,
бер болыт табыла!
Шифалы яңгырын
Җаныма яудыра.
Шөкер,
Бу юлы да
Исән калына...
Йөрәгем – утлы көл...
Туктаусыз көйри...
Гел!
Кабына тыннан да,
Ялганнан, чыннан да
Тотына дөрләргә,
Күкләргә үрләргә.
Ә күктә – яшеннәр,
Йолдызлар сугышы...
Тау кадәр йөрәктән
Кала тик кыйпылчык...
Соңгысы...
Үрмә җил, үрмә гөл,
Утлы көл –
Шагыйрьләр булмышы!
* * *
Тәүге күкрәү җир күкрәген
тетрәндергән саен,
хәтер урамында тәгәрәп лә ауный
балачагым...
Әнә,
маңгай чәчен төзәтә-төзәтә,
оялчан елмаеп,
аны яшьлегем күзәтә...
Бер салып, бер киеп күзлеген,
кулъяулыгын йомарлаган бүгенгем
сиздермичә генә
яшен сөртә... бугай...
Нәкъ шулай!..
Әйе,
ел саен яз белән җәй очрашкан мизгел
җан күгемне бизи.
Ел саен йөрәк түзми,
кабалана-кабатлана,
шигъри сүз эзли...
Иң-иңен, тәүге күкрәүләргә тиңен!
Аһ,
Быел яз да табылмады…
Алда язлар тагын бармы?!
Бармы тагын?!
Белүче – Ул.
Иң-иң сүз дә… бәлки –
Ярлыкагыл, ярлыкагыл...
ХӘБӘР
Аккошлар төште?!
Безнең күлгә дә?!
Һай, ышанмасны, зинһар, сөйләмә!
Дөрес булса да...
Булса да дөрес...
Аккошлар йөзә
Унлап пар, имеш...
Үзең күрдеңме?!
Бардыңмы якын?!
Бу бит могҗиза!
И кошкайларым!
Беренче тапкыр!
Минем кайтканны
Көтәрләр микән?
Юлга кузгалам
Хәзер! Юк, иртән...
Иртән дә булмый...
Бәлки, кич... Соңрак...
Җай чыкмас, ахры...
Ял көннәрендә
Килермен урап?!.
Аһ, канатсызлык
Өзә үзәкне!..
Телә тышаулар
Бәгырьнең итен...
Шәһәр. Бүлмә. Төн.
Күземне йомам.
Аккошлы күлем
Төшемә керсен...
* * *
Ефәк түгел, парча түгел,
Ситсы алдым сатып.
Булмасмы, дип, хет бер җәйгә,
Балачакка кайтып...
Ак җирлектә вак чәчәкләр:
Алсу, зәңгәр, сары...
Аклары да бардыр, беләм,
Күренмиләр бары...
Акта ак ничек күренсен?!
Балачак та шулай...
Ул аклыкны, ул шатлыкны
Ситса-бүзгә төрелгәнче
Сагынырмын бугай...
* * *
Болын булып калды өйләр,
Сүткәч мич-морҗаны.
“Күр әле син, алып торган
Бу пич ярты ызбаны!” –
Диеп сөйләнгәнем истә,
Мич урынында басып...
Ялт иттердек өйне, юып –
Долой, корым, балчык!
Моңсу гына карап торгач,
Безнең “кыланмыш”ка,
Әйтте әни, авыр сулап:
“Ничек яшәр икән авыл
Тере уттан башка?
Сүнгән учак тирәсендә
Юанмассыз озак.
Җылы эзләп китәрсез лә
Якты дөнья буйлап...”
Шулай диде мичче әни,
“Мастирогын” сыйпап.
Керфек очы чыланганын
Кая күрү ул чак!
Кая аңлау мичче күңелен,
Тере утның көчен?!
Берәм-берәм таралыштык,
Сагынып кайтыр өчен...
Кайттык-киттек, киттек-кайттык –
Гомер юлда үтте.
Ә әниләр, җан әрнетеп,
Кайтмас җиргә китте...
Ятим нигез, ятим урам,
Ятим авыл-бәгырь.
Мичне сүттек, илне сүттек,
Тере утсыз дәвер...
* * *
Кайчан бакма, ул балконда керләр кибә...
Һәм бер картлач пәйда була ара-тирә.
Әллә карчык?..
Күзләр хәзер начар күрә...
Кыскасы,
Арык кына җан иясе
Арлы-бирле йөри.
Кайчак, туктап,
Тәрәзәдән җирне күзли,
Кер аралап.
Җен ачуым килә шулчак!
Сыпырып ла и атасы иде,
Нинди бетмәс чүпрәк-чапрак!
Кем соң элә?
Көн дә бит, көн дә!
Юкса белә,
Нинди газап җирне
Балкон тәрәзеннән генә күзләве...
Хәлсез бармаклар белән
Этәреп керләрне,
Элпә каплаган күзләрнең
Көн яктысын эзләве...
Иң газабы –
Күңелнең соңгы өзек кылын
Кер бавына... юк ла,
Өмет бавына бәйләве-төйнәве...
Кайчан бакма, ул балконда
керләр кибә...
Ә мин менә
бүгеннән керләремне балконга элмим!
Тәрәз пәрдәләрен тутырып ачам!
Иң газабы –
Күңелне, йөрәкне кемгә ачыйм?!
Белмим...
ТУГАН ТӨНДӘ...
Август җиле
Иңнәремнән коча...
Исергәнме алма исеннән?
Куеныма кермәк була, күрче,
Йолдыз яңгырында чыланган да
Күшеккәндер, брамат, өшегән...
Август җиле
Чәчләремә кагыла...
Улмы, минме моңсу көрсенгән?..
Билләремә төшкән толымлы чак
Чыкмый бугай һаман исеннән...
Чыкмый ла шул һаман исемнән...
Август җиле
Нидер сөйли, көйли...
Җил теленә кем соң төшенгән?..
Алай дисәм, тыңлый-тыңлый,
Күз алдыннан тулы гомер үтте:
Бәхет үпте, җанны сагыш өтте,
Бакча үсте алма төшеннән...
Яшәү-сергә мин ул төшенгән...
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев