Шәүкәт Гаделша: Казан-Төмән арасы Мәгънәм минем, канатым...
Танылган шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шәүкәт Гаделшаның тууына 75 ел
САЗЛЫК
Мулла бабам куылганда
Алтынын күмгән, имеш.
Чалдон бабам ачтан үлгән,
Камыш чәйнәгән килеш.
Болай да суык көз көнен
Суыта алтын төсе.
Кабыргама охшый камыш, –
Сөяк шакылдый төсле.
Сәер тынлык, упкын булып,
Мине суырыр кебек.
Әллә нинди олы җаннар
Сикереп торыр кебек,
Елар алар үкерешеп,
Акылдан яздырганчы.
Мине ямлап талашырлар,
Йөрәгем ярылганчы.
Мондый сазлар берәү микән,
Күп микән? Кемнәр белә?
Бәхет басармы халыкны
Шундый сазлыклы илдә?
* * *
Ботаксыз наратны
Бик дәртләнеп
Чукый тукран.
Ә мин сөйгәнемне
Җырлар җырлап
Көтеп утырам.
Икенче агачны
Бик тырышып
Чукый тукран.
Ә мин сөйгәнемне
Бик сагаеп
Көтеп утырам.
Өченче агачны
Тыз-быз килеп
Чукый тукран,
Ә мин сөйгәнемне
Кайгы йотып
Көтеп утырам.
Нигә соң килми ул,
Нигә һаман
Ялгыз утырам?
Агачларны түгел,
Йөрәгемне
Чукый тукран.
* * *
Авылдашларым җылым тарта,
Күл буена җыйналып.
Кулларымны тыгып кесәгә,
Читтә торам, оялып...
Урам уртасыннан каршыма
Килә авыл картлары.
Кулларымны тыгып кесәгә,
Тар тыкрыкка атладым...
Зәцгәр күзле сабый чирәмдә.
Эх! Башын сыйпап үтәргә!
Кулларымны тыгып кесәгә,
Сөялдем мин киртәгә...
Нишләргә? Куллар шома, хәлсез,
Үлгән чабак төсендә.
Шундый куллар белән кайтканны
Монда халык чит итә.
* * *
Улы карт анасына хат язды:
«Әгәр көннәр артык кызу булса,
Кара көйсә, шиңсә һәр ягың, –
Җыяр идем, әни, синең өчен
Аккошларын бөтен дөньяның.
Очар иде алар баш очында,
Тезелешеп, салмак тирбәлеп.
Кочар иде сине, назлар иде
Ак канатның йомшак җилләре.
Әгәр көннәр артык салкын торса,
Төбе катса тирән Тоболның, –
Җыяр идем, әни, синең өчен
Төлкеләрен туган ягымның.
Туннарыннан иркен чатыр ясап,
Яшерер идем сине җилләрдән.
Шул җылыга, әни, җырчы кошлар
Килер иде ерак илләрдән...»
Ялгыз ана кыска җавап язды,
Күз яшенә хатын чылатып:
«Ишектәге тотка төште, улым,
Каксаң иде шуны бер кайтып...»
ТУНДРА КЫЗЫ ҖЫРЫ
Ак тун кигән кыз ак нартада.
Хорей1 болытларга орына.
Чапкан боланнарга дәрт өстәп,
Ненец кызы суза җырын да:
– Эһе-һей-һей!
Бушлыктан соң үрләр артында
Тук боланнар күкне сөзәдер.
Үрләрдән соң бушлык артында
Яшь боланчы мине көтәдер.
Алалмыйдыр күзен офыктан,
Керфегенә кырау кунгандыр.
Кар астында яткан чиядәй,
Иреннәре аның туңгандыр.
– Эһе-һей-һей.
Очыйк-очыйк, боланнарым, һей!
Тетрәсен, күкрәсен тундрам.
Узып китик салкын кояшны,
Сөйгәнемә кояш – мин булам.
1 Хорей – болан куа торган озын таяк.
* * *
Сердәшләр булганга,
Мин йөрим урманда.
Кычкырам бар көчкә
Сулга да, уңга да.
Яшьлегем, син нинди?
Төсләрең күренми,
Яшьлегем, син кайда, –
Яшердеме тайга?
Агачтан-агачка
Сикерә бер тиен.
Белмәссең, шул тиен –
Яшьлегемдер минем.
Каенда бер кошчык
Сайрый да, бии дә.
Ак зифа каенның
Башкае иелә.
Ник җырлый, ник бии?
Көтәме үз тиңен?
Белмәссең, шул кошчык –
Яшьлегемдер минем...
Тырышып-тырышып
Йөгерә кырмыска.
Оясы еракта,
Аягы бик кыска.
Төртә, йөгертә,
Үзенең зур йөген.
Белмәссең, кырмыска –
Яшьлегемдер минем.
Чайкала үләндә
Шат чыклар диңгезе.
Һәр чыкның күзендә
Күрәм мин күк йөзен.
Юк итте диңгезне
Итәге шук җилнең.
Әллә соң шул чыклар –
Яшьлегемме минем?
ТАҢЫН АУДА АЗАН ИШЕТТЕМ
Төнен берни булмагандай
Җайлап кына кызара таң.
Кайсы авылдандыр? Ага
Җылы бөркеп моңлы азан.
Нинди тылсым алыштырды
Тирә-юньнең манзарасын?
Чыршы тора, әйтерсең лә
Яңа мәчет манарасы.
Серле эңгерлеккә чумган
Куакларны, ботакларны
Коръәндәге хәрефләргә,
Сүрәләргә охшатамын.
Укырга дип көчәндерәм
Күзләремне, миләремне.
Онытканмын тумышымнан
Надан, динсез икәнемне.
Айкый азан күңелемнең
Булган бөтен тирәнлеген.
Җиргә сугып ватмак булып,
Мылтыгымны кизәндем мин.
Тонык кына яңгырый азан:
«Яңа заман, яңа заман!»
Ә мин, бүре баласыдай,
Караңгылыкка карыйм һаман.
* * *
Язмышымның дәрьясы –
Казан, Төмән арасы.
Иңләргә очкан кошның
Канаты мең арасы.
Кайсы сазлык суырган
Сукмагын бабамнарның?
Каенда – сөяк төсе
Күмелеп калганнарның.
Кайсы ягына карап
Минем бабам елаган?
Көнбатыш та, көнчыгыш,
Башка яклар булмаган.
Кыпчакмы мин? Монголмы?
Каһәр суккан татармы?
Кайсы якка кайтам да,
Кайсы якка барамын?
Кайсы якта черегән
Ыруымныц казыгы?
Яшьнең иң гөнаһсызын
Кайсы якка агызыйм?
Казан, Төмән арасы –
Мәгънәм минем, канатым.
Эх, үлеп булса икән,
Бар буена капланып...
ЧЕРКИНЕ САГЫНАМ
Көлсәгез, көләрсез, дусларым,
Бу сәер чагымнан.
Себернең мәчкәен – тынгысыз
Черкиен сагынам.
Бу – чирме? Ни булса, шул булсын –
Күчкәндер бабамнан.
Черкиләр тешләгән тәнемне
Кашудан тәм табам.
Черкине тыңласам, тынлыкта
Оета тирән моң.
Хәтерем урманын, күз йомып,
Үтәләй күрәмен.
Зур хаким йә мескен хәлендә
Үземне хис итәм.
Черкиләр безләвендә вакыт
Агышын ишетәм.
Черкиләр тәнемә, йөземә
Яратып кадала.
Куанам, димәк ки, тамырдан
Сәламәт кан ага.
СЕБЕР ТАТАРЫ
Ишкәгемне киң каерып
Тирән батырамын.
Көймәдәшкә җиңел була
Ишеп барулары.
Учак яксак, чүмәшәмен
Очкын очкан якка.
Учакташым төтен йотмый –
Җайлап кына ята.
Киек атсак, үзем сорап
Алам кабыргасын, –
Итлерәге, миңа түгел,
Сунардашка калсын.
Бирәм соңгы серәнкәне2,
Соңгы телемемне.
Күрәм кеше күңелләрен,
Тыңлап күңелемне.
Кызганмыйм да, үкенмим дә –
Рәхәтләнеп калам.
Себер татарларын шулай
Яраткан бит Аллам.
2 Серәнкә – шырпы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев