Сания Әхмәтҗанова: Хәтер багында
Акыл җитмәс гасыр фаҗигасен Күтәрешсәк кенә бергә-бергә, Кабул итсәк үз кайгыбыз кебек, КЕШЕ булып калырбыз без җирдә.
ТЕТРӘНҮ
Бар дөньяның асты-өскә килде,
Уянгандай булды җир гафләттән1.
Күк ярылды, тау ишелде өскә
Качып котылмак юк бу афәттән.
Тынычлык һәм хозур таба иде,
Кайтып һәркем тыныч куышына.
Бүген шаһит булды үз оясы
Күпме җанның соңгы сулышына.
Үз җаена барган бу гомерне
Рәхәт кенә кичү иде өмет.
Яшәү белән баглап тора икән
Бер йотым су, бер кабарлык симит2.
Күкрәгенә баскач гүр газабы,
Кыскач таш эскәнҗә3 арасына.
Исән чыгу уе «Аллаһ» сүзен,
Хәтерләтте Адәм баласына.
Төркиянең чиксез корбаннарын
Кайтарырга мөмкин түгел кире...
Йөрәк кубарыла, җан тетрәнә,
Бер тарафым – үле, берсе тере...
«Каһраманмараш» дип тибә йөрәк,
«Хатай», «Шанлыурфа», «Адыяман»...
Белеп булмый: бүген монда – хәвеф,
Ә иртәгә кемгә – нәрсә язган...
Чайкалганда, җирем тотып кала,
Баш түбәмне тери имин күгем.
Якыннарым кул сузымы гына,
Һәр сулышым бәхет икән бүген!
Акыл җитмәс гасыр фаҗигасен
Күтәрешсәк кенә бергә-бергә,
Кабул итсәк үз кайгыбыз кебек,
КЕШЕ булып калырбыз без җирдә.
АЛТЫН ЛАЛӘНЕҢ АНА ВАТАНЫ
Борынгы сәлҗүкләрдән Госманлы чорына килеп ирешкән, алтын һәм көмеш җепләр белән күпертеп сырылган нәфис нәкыш-бизәкләр төрекчә «сим сырма» дип атала.
Соңрак, Солтан Мәхмәт II гә хатынлыкка – Госманлы падишаһ сараена – Төркиянең Каһраманмараш өлкәсе Әлбистан шәһәре сылуы Ситти Мүкримә килен булып төшә. Аның бай бирнәсе арасында килеп, Истамбул һәм румнар илендә тамыр җәйгән чигү үрнәкләре Ситтишаһ-Хатунның туган җире исеме белән «Мараш эше» дип танылу ала.
1
Төшләремдә күрдем ука җеп белән
Чигү чиккәнен, һай, Мараш кызының...
Нәфис бармаклары гүя тибрәнә
Көмеш кылларына кунып сазының.
«Түркү» моңы булып шыта ефәктә
Алтын таҗлы чәчәк – тулып-тулышып.
Ситти Мүкримәнең гүя күз яше,
Көмеш тамчылардай тама куышып.
Шәһре Әлбистанның затлы кәләше
Бирнә чиккән, диләр, төннәр утырып;
Күз нурларын сирпеп лалә гөленә,
Алтын ука җепләр белән тутырып.
«Кырык качыр4 бирнә төяп килгән» дип,
Солтан Мәхмәт сараенда дан алыр...
Истанбулдан Госманлыга ирешеп,
Ошбу даны дастан булып таралыр.
Каһраманмарашның нәкыш-гөлләрен
Госманлы осталар чәчәк аттырыр:
Ука сырып, таҗ-бизәкләр калкытып,
Бөтен дөньяда балкышын арттырыр.
2
Уяндым мин таңда куркып-сискәнеп,
Җир тетрәде... өндә әллә төштәме?
Әлбистанда чигү чиккән кәләш кыз
Чорлар аша әллә миңа дәштеме?
«Сакла, – диеп, – зинһар, төрки кардәшем,
Зилзиләләр кичкән уртак чигешне.
Күр синең дә халкың һөнәр-кәсепле:
Болгар читегең үзеңә килешле».
Әлбистан – «Сим сырма» Ана Ватаны,
Матәм сөреме йоккан карашына, –
Мүкримә Солтан багадыр күкләрдән
Үле шәһәр Каһраманмарашына...
Язгы кояш, тәрәзәмә үрелеп,
Көлтә-көлтә алтын җепләр яудырды.
Тулган ай да, күк-гөмбәздә калкуга,
Көмеш ука сузып таңга калдырды.
Затлы төрки өммәтеннән нәселем,
Калфагымда алтын нәкыш – утчәчәк.
Кардәшлекнең мәңге сулмас тамыры,
Хәтер кичеп, Әлбистанга җитәчәк.
БАКЫРЧЫЛАР БАЗАРЫ
Искә ала дустым, гади бакыр шәмдәл кысып учларында,
Кунак булган чагын Мараш шәһәрендә – төрек дусларында.
Туган йортын күреп, әти-әнисенең сый-нигъмәтен татып,
Шәһәр гизгән алар, уйларында төрки тамырына кайтып.
– Гаҗәп бер базарга килеп чыктык беркөн, җәяү барган чакта.
Бакырчылар рәте: шунда ясый тора, шунда тауар сата...
Үзе сөйли дустым, үзе уйга чумган... күз карашы – томан...
Гүя бакыр шәмдәл кайнар учларыннан эреп тамар сыман.
– Чаң-чоң, чаң-чоң, чаң-чоң... Бакыр төя чүкеч – останың үз эше.
Һөнәрчеләр рәт-рәт, бакыр тауар мулдан... юк алучы кеше...
Тирән җиз ләгәннәр... Су кайнатсаң ярый... кер юарга бара...
Төрле яктан: чаң-чоң... Башка тавыш каба – түзеп торып кара.
Ә остага нәрсә? Ул үз эшен белә. Ишетә тик үзен.
Җеге-җеккә килсен: бакыр гафу итми, читкә алсаң күзең.
Көтеп бер останың туктап тын алганын, сәлам бирәм аңа:
– Эшләр кулай килсен! Табыш ягы ничек? Көнгә күпме «тама»?
Таптым бирер сорау!.. Шулчак оста, йөзен миңа таба борып,
Иске таныш кебек, җавап сәлам бирде, басты аннан торып.
– Табыш диеп түгел... Ата-баба эшен саклап калу өчен,
Шушы һөнәрчеләр, изге бурыч санап, түгә тирен-көчен.
Мин дә үз атамнан бакырчылык эшен күреп-отып алдым.
Инде кырык еллап шушы һөнәремә, әйтик, тугры калдым.
Кемгә мирас итим агач чүкечемне?! – Көч-гайрәтем китә.
Китә кулдан һөнәр... Яшьләр күңел бирми – бакырчылык бетә...
Төрек агай шулчак, уңга-сулга карап, әрле-бирле килде.
Рәтләр арасыннан бу шәмдәлне сайлап, миңа алып бирде.
Һөнәр бетә, диде... Белмәгәнбез ул чак тулы бер шәһәрнең
Җирдән язачагын. Үзәгендә булган Мараш бу мәһшәрнең...
Тынып калды дустым, бакыр шәмдәленә тагын карап алды.
– Һөнәрчеләр җире – Мараш төсе булып, шушы шәмдәл калды...
Мин дә искә алдым үткәннәрдән мирас – иске җиз ләгәнне,
Комган, бакыр чүмеч... Музейханәләрдә тагын йөзләгәне.
Асылыбыз бетсә, килер буыннардан яумас безгә миннәт5.
Тәүбә!.. җуйсак туган телне, тарих кына булып калса милләт.
ШАГЫЙРЬЛӘР БАКЧАСЫ
1
Шигырь мәркәзе – Каһраманмараш,
Шагыйрь ядына үзгә бер караш.
Ачык китаптай, шагыйрьләр багы6:
Күңелнең шигырь сораган чагы...
Туктал бакчада, вакыт чапмасын,
Монда башка гамь эзләп тапмасын.
Кара шагыйрьнең син сурәтенә,
Күңелең багла шигьриятенә.
Назыйм Хикмәт тә әнә ни дигән:
«Сине хәтерләү – ни рәхәт икән!»
Ашугъ Махсуни, Нәҗип Фазыл да –
Егерме берәү алар, асылда.
Шушы төбәктә, шушы җирлектә
Туып үскәннәр, шагыйрь булганнар.
Кайсы – кай якта хикмәт эзләгән,
Нинди гамәлләр алар кылганнар...
Уйлан бакчада, уйга тал да син,
Укы, каршыңа китап ал да син.
Төрки шагыйрьләр – милләт багында,
Әле укучы кеше барында.
2
Бакча юк инде – Күкләр әмере,
Карар кылалмый ханы, әмире...
Шигырь багыннан кичте гарасат,
Гарасат – җанда, уйлап карасак.
Кай гөнаһларны аңлап кылмадык,
Аңлап алсак та, туктап калмадык?
Назым7 әйтсәк тә, хикмәт белмәдек:
Белми еладык, белеп көлмәдек.
Шагыйрь бакчасы калкыр яңадан,
Киткәннәр тумас кабат анадан.
Шагыйрь чын булса, шигыре калыр,
Укый белгәннәр аң-гыйбрәт алыр.
«Шөгарә»8 булсын – шагыйрь сүрәсе,
Ялган сүз өчен – җәза күрәсе.
Шигъри гөлбакча җанда түгелме?
Шигырь бакчасы итик күңелне.
1 гафләт йокысы – ваемсыз, игътибарсыз йокы халәте.
2 симит – Төркиядә киң танылган клиндер, боҗра рәвешендәге вак күмәч.
3 эскәнҗә – кыскыч, пресс.
4 качыр – ишәк белән ат кушылганы; русча – мул.
5 Миннәт – иске китап сүзе: асралуы, яшәве өчен бурычлылык.
6 Каһраманмараш шәһәрендә 2012 елның май аенда ачылган «Шагыйрьләр паркы» 2023 елда җир тетрәүдә зыян күрде.
7 Назым – иске китап сүзе: шигырь, шигъри төзелеш.
8 Изге Коръәндәге 227 аятьтән торган 26нчы «Шөгарә» («Шагыйрьләр») сүрәсе күз алдында тотыла.
09.03 – 10.03. 2023.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев