Шәмсия Җиһангирова: «Мин музейда кебек өемдә...»
(ШИГЫРЬ)
Мин музейда кебек өемдә –
Әйберләр актарам бүген дә.
Менә иремнең төргәкләре:
Чалбар, галстук, күлмәкләре...
...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!
...Ә бусы – каенанам күлмәге.
Үзе тегәр иде элгәре.
Һәр күлмәккә аерым муенса,
Бер сүз белән әйтсәк – модница!
...Юк каенатамнан һичбер нәрсә,
Каберләре генә янәшә.
...Менә – әнкәемнең яулыгы,
Тәсбихы, намазлык, Коръәне.
Һәм үзе теккән бер күлмәге –
Тегә иде бөтен авылга,
Үзенә күп күлмәк текмәде.
Һәм берсен дә алып китмәде...
Өч-дүрт күлмәк – бөтен барлыгы.
Һәммәсен дә «монда» калдырды.
Хәтерләмим көяз булганын,
Көзге каршысында торганын.
...Чүпрәкләр бар, кеше генә юк!
...Беркөн килеп, минем балалар
Минем әйберләрне барларлар.
«Нигә җыйган?!» – диеп, шаккатып,
Беришесен утка ягарлар.
Беришесе китәр чүплеккә –
Чүпрәккә соң кемнең ис китә?!
Барламаслар барысын бөртекләп,
Һәм элеп куймаслар үтүкләп...
Заманалар башка. Чор бүтән.
Бәндәләрнең кадере киткән.
Өс-баш бөтен хәзер. Тамак тук.
Чүпрәкләр күп. Кеше генә юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев