Шәмсия Җиһангирова: «Карыйм да мин көзгеләргә...»
(ШИГЫРЬ)
Бөтен нәрсәм җитеш минем – күлмәк, туннар, алкалар...
Һәр күлмәккә – аерым туфли, өем-өем яталар.
Кием-салым, хушбуйлар да... – Бөтен нәрсә «фирменный».
Көнләшә күпме хатын-кыз, «Миңа кирәк, дип, шундый...»
Карыйм да мин көзгеләргә – үз-үземне танымыйм...
Кай арада юкка чыкты унҗидедә чагым, дим...
Иреннәрем – алсу алма, әле беркем үпмәгән.
Унҗидедә, әйтегезче, кемнәр сөю көтмәгән?!
Сөюнең дә иң чистасын, беркемдә булмаганын,
Егетләрнең акыллысын – сафлыкны зурлаганын.
Туксан, алтмыш, туксан иде нәфис гәүдәм үлчәме.
Әнкәм теккән күлмәгемнең алты клин итәге.
Кая алтын? Көмеш алка керми иде төшкә дә...
Туфлиләрем түгел иде нәфис биек үкчәдә.
Кия идем туфлиләрнең апамнан калганнарын:
Размер ярымга кечкенә... Чын әйтәм, ялганламыйм!
Сумкалар да, пәлтәләр дә апамнан кала иде.
«Яңа кирәк!» дими идем, тыңлаулы бала идем...
Бөтен уем уку иде, чит уй кермәде башка.
...Бер егет миңа эндәште, урамнан барган чакта.
Диде: «Мондый асыл затны кайсы әни үстергән?!» –
Җанымны тойды микәнни иске пәлтә эченнән.
Кояш кебек елмайды да туктатты барыр юлдан.
«Танышырга мөмкинме?» дип тотмакчы булды кулдан...
Оялудан үлә яздым пәлтәм, туфлием өчен...
Корт чаккандай йөгереп киттем, эшкә җигеп бар көчем...
Йортлар арасына кереп, калдым егеттән качып... –
Аңламадым – юл чатында язмыш калганын басып.
Язмыш кына түгел әле, бәхетем басып калган...
Ул чак моны аңлар өчен җитмәгән акыл чамам.
Карыйм да мин көзгеләргә... Хәтер яңара һаман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев