Салисә ГӘРӘЕВА: ҮЗ ИЛЕМНЕҢ КӨЗЕН КАБУЛ ИТӘМ...
УЗЫП БАРА КӨЗЛӘР... Узып бара көзләр, яфрак сибеп, Җилләре дә салкын, кискеннәр. Әй, иссеннәр алар, күңелдәге Бар моңнарны алып иссеннәр! Онытылып барган исемнәрне Ияртсеннәр, җилгә түксеннәр! Тансыклары калсын - мин аларны Олы язмышымнан күпсенмәм... Кышлар килә ак карлары белән, Юлыбызга түши ак келәм. Кар астында - җирдә җылы барын, Уеңда...
УЗЫП БАРА КӨЗЛӘР...
Узып бара көзләр, яфрак сибеп,
Җилләре дә салкын, кискеннәр.
Әй, иссеннәр алар, күңелдәге
Бар моңнарны алып иссеннәр!
Онытылып барган исемнәрне
Ияртсеннәр, җилгә түксеннәр!
Тансыклары калсын - мин аларны
Олы язмышымнан күпсенмәм...
Кышлар килә ак карлары белән,
Юлыбызга түши ак келәм.
Кар астында - җирдә җылы барын,
Уеңда мин барын мин беләм...
Бөтенесе җирдә вакытлыча:
Үзебез дә, Көз дә, сүзләр дә.
Туабыз да, аяк басабыз без
Туган җиргә - бәхет эзләргә...
Ашкынабыз яздан... көзләргә...
ҮЧ ИТКӘНДӘЙ АҢА
Яңгыр ява. Көзге яңгыр ява,
Вак иләктән генә иләнеп.
Авыр уйлар баса күңелеңне,
Яз килерме, дисең, әйләнеп...
Көзге яңгыр ява. Кыеклап та,
Турыдан да, йомылып, сибәли.
Өзелеп төшкән агач яфраклары
Түшәлгәннәр каен тирәли.
Көзге яфрак ява. Өметсезлек
Сындырмакчы була канатны.
Үч иткәндәй аңа, иярлим мин
Якты өмет дигән ак атны…
НОТА СЫЗА ЯҢГЫР ТӘРӘЗӘГӘ
Ява яңгыр,
Бәрә тәрәзләргә,
Ява яңгыр - түгә сагышын.
Өрәңгедән очкан сары яфрак
Пыялада калды ябышып…
Сары яфрак -
Сагыну хәбәреме,
Соңгы хатмы әллә яшьлектән?!
Кире кайтмас
Еллар искә төшеп,
Көзге көнме,
Минме - яшь түккән?!
Ява яңгыр,
Бәрә тәрәзләргә,
агып төшә ирен читенә.
Нота сыза яңгыр тәрәзләрдә,
Ә мин… шигырь-дәфтәр битенә.
ОКТЯБРЬ АЗАГЫ
Ә бер көнне тәрәзәгә төште күзем -
Җиләс көндә, октябрьнең азагында.
Тартышалар иде талның яфраклары
Әнкә агачтан аерылышу газабында...
Түбәләрдә, тәрәз кашагаларында,
Җирдә ята ап -ак карлар - эремәскә.
Үләннәрне карлар күмгән, бакчаларда,
Басуларда күрәлмәссең тере чәчкә...
Саргаймаган яфракларга бик тә кыен:
Кырау төшеп куырылган канатлары!
Алары да әнкә агачның колагына:
- Очам инде!
- Бәхил бул! - дип кабатлады.
Сау булыгыз, җылы көннәр! Кабат килеп,
Җылы җилләр сарылышсын муеныбызга!
Ят итмәгез, чакырыгыз кышкы көндә
Буран атлы карлы-бозлы уеныгызга!..
САРЫ ЯФРАК ЯВА ЭЗЛӘРГӘ
Якынлаша кышлар. Биеклектә
Күчмә кошлар рәте күренә.
Сары салам эскертләре булып
Җәй калыккан басу түренә.
Тургайларның җыры яңгырамый,
Ояларын җилләр тарата;
Алар бүген сары яфракларны
Өреп тузгытырга ярата...
Яфракларын җуя каенсарлар -
Үтә күренмәле, боеклар.
Баш очында соры болыт явы -
Көзге яңгыр ява кыеклап...
Күңел инде алдан хәзерләнә
Боек, моңсу, кара көзләргә.
Серләремне күмеп, пышылдашып,
Сары яфрак ява эзләргә!..
ШӘҺӘР УРТАСЫНДА БЕР КӨЗ ЯНА
Шәһәр уртасында бер көз яна,
Сары тәңкә ява эзенә.
Миләш пешеп килгән көздә яшим -
Көзләр нуры төшкән йөземә...
Алмашына фасыл. Алмагачта
Алсулана бите алманың.
Үз илемнең көзен кабул итәм
Тиңсез бүләге дип Алланың!..
Бакчалардан җете төсләр качар,
Урман-сулар җуяр бизәген.
Ләкин Җәйнең, алтын-парча Көзнең
Ләззәтләрен туя сизмәдем!..
Искәрмәстән сызган җәйләр кебек,
Тоелмый да гомер узганы.
...Шәһәр уртасында бер Көз яна -
Гел үземә тиңлим мин аны!..
ИҢРИ ҖАНЫМ
Көзге төн. Яңгыр сибәли
Үзәк өзгеч көй белән.
Көзге сагыштан үзем дә
Яңгыр булып сибеләм...
Көзге төн. Яңгыр сибәли.
Тәрәзләр үксеп елый.
Билгесезлек вәгъдә итә
Сары яфраклар юлы...
Яңгырлы көзге төннәрдә
Моңнарның төбе тирән.
Сары сабырлыклар төяп,
Кара көзләргә керәм.
Көзге төн. Яңгыр сибәли.
Караңгы. Юеш. Боек...
Иңри җаным,
Күкләрнең дә
Моңга тарганын тоеп.
ТӘҮГЕ КАР БӨРТЕГЕ
Көзге каен сары шәлен бәйләп
Чыккан иде көннең эзенә,
Ашыккан Кыш, килеп, ак мамыктан
Челтәр япты каен йөзенә...
Күренде дә, көзгә төренде кар -
Сеңде сары яфрак астына.
Исәпләшми әле Көз Кыш белән,
Ваксына шул әле, ваксына...
Ә Кыш әле яңа - күнекмәгән:
Эзләп йөри басар сукмагын.
Мин дә аның йөрер юлларына
Яңа туным киеп чыкмадым...
Көзге каен яфракларын җуя -
Алтын биреп Кышны тыймакчы;
Тәүге кар бөртеге яшь кызларның
Керфек очларына сыймакчы...
КИЛҮ ХӘБӘРЕ
Бу көзләрнең һәрбер көне үзгә -
Охшамаган берсе берсенә:
Кичә аяз иде, бүген Кояш
Болыт арасында көрсенә.
Кичә аяз иде, бүген җилләр
Кар болытын безгә кудылар.
Кар яуганчы, бөтен тәрәзләрне
Боек яңгыр белән юдылар.
Иртәгәсен төссез күлдәвекләр,
Яр буйлары, елга читләре
Өрфиядәй юка, күк боз белән
Калган иде бердәм бикләнеп.
Чәчәк кебек эре тәүге карлар
Алып килде Көзнең бер көне.
Салкын Кышның килер бураннары
Урамнарга керде эркелеп.
Алда әле Көзнең соңгы көне,
Елар, Кышка биреп урынын.
...Без тоярбыз биткә кагылуын
Аның юеш, салкын кулының...
* * *
Кыш яңадан җирне карга төрде:
Чыршы канатында кар ята.
Карлар ява кичен - ява-ява,
Минем ялгызлыкны аңлата...
Коела да ак кар, коела гел,
Карлар белен бергә моң ява.
Карлар ява иртән, ява-ява,
Синнән газиз юк, ди, дөньяда.
Тирбәлә дә ак кар,тирбәлә гел -
Тирбәтүче җилгә юлыккан.
Карлар ява кендез, ява-ява,
Бәхет генә яумый - оныткан.
Ап - ак карлар ява болыттан.
Бәхет кенә яумый - оныткан...
КЫШКЫ УРМАН
Бу - ак бәсле кара ботакларда,
Кәүсәләрдә әрнү салкыны;
Бу - урманда калган эссе җәйнең,
Алтын көзнең эчке ялкыны.
Күке өзлегүе, сандугачның
Тиңе булмас көйләр фонтаны!
Кошлар авазыннан күзен ачып,
Җиргә иңгән Җәйнең ал таңы.
Бөтенесен урман отып алган,
Язып куйган каен тузына.
Кышкы урман. Аңа кояштан - нур,
Кешеләрдән ак юл сузыла...
Тукраннары көмеш чүкеч бәрә,
Күзен елтырата тиеннәр.
Тычкан аулар өчен төлке чыга
Пар бөркелгән җылы өненнән.
Сукмакларны урман кар астына
Яшергән дә, саклый сер итеп.
Җәй җитүгә аңа кошлар кайтыр -
Сайрап торыр урман, гөр итеп,
Борчуларны безнең эретеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев