Рүзәл Мөхәммәтша: «Күп ертылды йөрәк...»
(ШИГЫРЬ)
Күп ертылды йөрәк –
Саклап кына
Туздырырга, юкса, теләдем.
Җөе ничә купкан яраларны
Энә күзләп кабат тегәмен.
Чукыныплар китсен шәхес, иҗат,
Уймак чокырына сыйган дан! –
Мондый чакта куеныңа сеңеп
Җуеласы килә дөньядан.
Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры,
Яңа көрәш.
Азмы көрәштем?!
Хәзер аңлыйм: гомер буе булган
Тик җил тегермәне –
Көндәшем.
Үз галәмен корып,
Нигездән үк
Ялгышуын күргәч, соң гына,
Гаҗәпмени – үгез егар егет
Кузый кадәр кызга сыгына.
Мондый чакта кәеф – челпәрәмә,
Күңел – китек, хәлләр – чамалы.
Кул тидерсәң, авыртуым кимер,
Тының өрсәң, җаным ямалыр.
Кашларымны сыйпа,
Үп чигәмнән.
Язылмаган күпме җыр тулы
Йөрәгемдә – ертык...
Әмма беләм:
Тибәр чакта әле ертылыр!
Без батырып тегәрмен яңадан,
Җәрәхәте ятсын кырык буй, –
Мине берни куркытмый...
Син барда
Икеләтә берни куркытмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев