Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рөстәм Зарипов: Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән...

Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз, Сабыр савытлары тулмасын...

* * *
Күз атышып йөрдек озак.
Көне җитте. Кочаклаштык.
... Якыннанрак  танышкач,
Тыныч кына ераклаштык....

* * *
Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз,
Сабыр савытлары тулмасын...
Дөрес, күпне белү әйбәт... Әмма ләкин
Берсен дә эшлисе булмасын!

* * *  
Өйрәтелгән этләр озак ашый,
Тәмен тоеп, ягъни сузыбрак;
Өйләнгән ир-атлар озаграк яши,
Өйләнмәгәннәре – кызыграк....


ТӨП  ЫСУЛ

Беләсеңме, белмисеңме
Саныйсың, барлыйсың,
Башкаларга аңлатканда,
Үзең дә аңлыйсың...

НИШЛӘРГӘ?

Күз чыгыла кояш яктыртканда,
Кояш баткач, янә рәтләп күрми.
Аякны чылатсаң – тамак шешә,
Тамакны чылатсаң – аяк йөрми...
   
ХӘЗИНӘ
   
Башыңда җил уйный, шуңа уйлары саф,
Бер дә төшми усал телләрдән,
Ул  бит күпләр өчен зур хәзинә,
Баш ваталар кайда  күмәргә...


ДИАЛОГЛАР

* * *    
(Мәчеттән кайтып барышлый)

– Әллә кайчангы гөнаһлар борчый,
Алар искә төшә, торып-торып;
– Яңа гөнаһлар кыл, агай-эне,
Алар искеләрен оныттырыр....

* * * 
(Кадрлар бүлегендә)  

– Ник сөйрәлүчене күтәрәсез,
Канатлыны читкә этәрәсез?
– Чөнки бу очракта ялгыш китми,
Шуышучы башка кәкәй итми.

* * * 
(Туктатып, аңлашу)

– Нишләп карашыңнан сагыш саркый?
Ник йөрисең болай күбенеп?
– Кара көнгә, дип күп акча җыйдым,
Инде көтәм шуны  өзелеп.

* * *
(Ихлас киңәш)

– Кайсына өйләним икән, әни,
Берсе шактый тулы тәнле, берсе арык.
– Тазасын ал, кыш  көне җылытыр,
Җәен күләгәләр, булма сарык!


ТҮРӘ СУКРАНУЫ

Акча түләми һава сулыйсыз,
Тискәре уйларны куймыйсыз.
Бушлай укыйсыз, дәваланасыз,
Бушлай эшләгәнгә  дулыйсыз...

* * *
Аз түләүле авыр эшкә
Бик ансат урнашу;
Күп түләүле  «кәттә»сендә
Төп максат – урлашу...

* * *
Югары урынны яулаучылар
Нинди генә түбәнлеккә бармый
Максатлары – кесә калынайту,
Армый-талмый...

* * *
Уңышлы түрәләр бар да бериш,
Сине акыллыга санап эшне йөкли.
Шыр тилегә санап түли  хезмәт хакын,
Анысын да күп, ди....

БЮРОКРАТ

Кирәк чакта тилегә салыша,
Күрә торып «күрми»,
Ишетмәгән – белми,
Кызык  була – көлми...
           
Ярты сүздән барсын да аңыша,
Әмер бирсә түрә:
Кызык түгел –  көлә,
Сүздән  гөлләр үрә....

* * *
Кеше суламыйча яши алмый,
Һәм бу һәркем өчен ачык ласа;
Ә һава турында онытабыз,
Кемдер вакыт-вакыт сасытмаса....

* * *
Карьераны ясый уртакуллар –
Тормыш  моны мең кат кабатлады...
Талантлыга өскә үрмәләргә
Гел комачау итә канатлары...


ИХ, ЯШЬ ЧАКЛАР,  ЯШЬ  ЧАКЛАР...

Ахмаклыклар эшләр өчен
Дәрт кирәк, дәрман кирәк.
Гомер уза, күлмәк туза,
Ахмакланыла сирәк...  


ДУСЛАР

Сораштыра калсаң
Бар да шыттыралар,
Балта сораганга
Шөшле тоттыралар,

Берни сорамасаң,
Көеңне көйлиләр,
Берни сорашмасаң,
Дөресен сөйлиләр.

КИҢӘШЛЕ  ЭШ  ТАРКАЛМАС

Гамил Афзалның «Мәүҗидәттәй»е дулкынында
        

Гайшә түти,  кызым, ди-ди
Чүгә-чүгә бии,
Гаиләсе нык булсын, дип,
Колагына  төйи:
   
– Кызым, ирең соңлап кайтса,
Ал кулыңа уклау,
Дөрес юлга тиз бастыра
Уклау белән тукмау...
        
Әгәр үзең тоткарлансаң,
Авыз ачып торма,
Хатын-кыз – баш, ир-ат – муен
Бүгенгесе чорда...
       
Гайшә түти киленен дә
Кызыдай үз  күрә,
Иреннәрен бөрә-бөрә
Дөрес киңәш бирә:
    
– Килен, ирең соңлап кайтса,
Чыраеңны сытма,
Кайда йөрдең, – дип тәфтишләп
Ялганын  да тотма...
        
Күрәчәк гүргә кертә, дип
Борчылып та йөрмә,
Ара төзек калсын, дисәң,
Күп нәрсәне күрмә...

                          
КЕШЕ

Кеше беркайчан да ялгыз түгел,
Күләгәсе һәрчак үзе белән;
Бик куәтле канат куя яки
Егып сала сыңар сүзе белән...


УРТАК  ДУЛКЫН

Көне буе бер сүз сөйләшмичә,
Җитәкләшеп йөрү рәхәт  бигрәк.
Йөрәкләр уртак  дулкында типкәч,
Тагын нәрсә кирәк?..


ЯКИ,  ЯКИ ...

Намуссыз кеше саф күңеллене
Риялыга  саный,
Кирәк тапса, яңагына ямый,
Йә башмагын ялый...


ИШЕТМӘСӘҢ   ИШЕТ

«Ирем өчен  җаным тыныч  минем,
Ул бит бик уңышлы өйләнде.
Мин тыңлаучан,
                       һәм үземчә эшлим», –
 Дип, күршем  хатыны  сөйләнде...

* * *
Чак кына салдыммы, ул үз итми,
Аек чакта  минем ис китми,
Күптән юл чатында торабыз,
Алмаш-тилмәш авыз ерабыз...


КҮРСӘТМӘ

Түрәләр җыены. Дәве сөйли:
«Чукракларыгыз да ишетсен:
Шундый итеп алдыйк  без халыкны,
Үзен  бәхетле дип  хис итсен!»

АЕРМА

Яшьлекнең киләчәге бар,
Ә картлыкның – үткәне,
Яшьлек – тормыш яшеллеге,
Картлык – шуның бүкәне.
         
Яшьлек киләчәге картлык,
Төптән уйлап карасаң
Картлыкның үткәне – яшьлек, –
Исәп тигез ләбаса?

Картлык сагына яшьлеген,
Яшьлек тоймый картлыкны.
Картлыкны иярли сагыш,
Яшьлек каулый шатлыкны.

ТЕЛЧЕ ГАМЕ

«Дуслык» дип атала пычкы,
«Дуслык» дип атала сыр,
Киреләй укыйм да аңлыйм:
Аңа сыйган «суд» һәм «кыл».
      
«Дуслык»ның асыл мәгънәсен
Телим дөрес аңларга.
Шул хакта баш ватып ятам
Сызылып аткан таңнарда...


СӘБӘП

– Төне буе йоклый алмадым, дип,
нык зарланды хатын.
– Намус  борчыганда мин дә шулай, 
дип аны юаттым.

* * *
Күңел байый, дип кылтайма,
Килә бер көн –  ул бөлә.
Бәхет тә әүвәл елмая,
Аннан шаркылдап көлә...    

* * *
Кем очраса, шуңа елмаеп уз,
Бозык тешләреңне яматсаң,
Пенсиягә чыккач, озак торма,
Әгәр ватаныңны яратсаң...

* * *
Танышканда  канат куйды яры,
Купты давыл, күккә ашты күңел.
Өйләнешкәч мөгез куйды – тагы,
Һәм ул шуннан бирле  мүкләк түгел.

* * *
Кыш җиттеме, язны көттек,
Җәй җиттеме – көзне,
Көзен  кыш, дип өзгәләндек, –
Аңламассың безне...
        
һәрбер фасыл  әүвәл асыл,
Аннан  уңа яме.
Сырлануларың төкәнә,
Сүнгәч гомер шәме...
             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев