Ризәлә Исмәгыйлева: Йөрәкләргә ява быел карлар, Әйтерсең лә инде кыш уртасы...
РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган журналист, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
ӘНИЛӘРГӘ
Сүзләр генә, җырлар гына
Җитмәс, беләм, әйтер өчен.
Бер могҗиза кирәктер ул
Аңлатырга әниләрнең
Игелеген, яшәү көчен.
Бишек җыры, күкрәк сөте,
Колагымда, иренемдә.
Андый моңны, андый тәмне,
Тапмас беркем гомерендә.
Бала хәтере сай булса да,
Сөте белән сеңәдер ул.
Әниләрнең изгелеген
Бер Ходаем беләдер ул.
Уф! – диеп тә әйтмә, – дигән,
Ничә яшьтә дә син – бала.
Рәнҗетүдән берүк саклан,
Бурычларың чиксез аңа...
Алда көткән киләчәк тә,
Үз балаңнан күрәчәк тә,
Уңышларың баскычы да,
Җәннәт ишеге ачкычы да –
Сиңа гомер биргән – ана!
СҮЗ
Ачысы бар, төчесе бар,
Нәкъ тигәнәк төслесе бар,
Үткене бар, турысы бар,
Тик аларга урын бик тар.
Җылысы бар, татлысы бар,
Әллә ничә катлысы бар.
Вакытында әйтелгәне,
Әйтелмичә калганы бар.
Уйламыйча очып чыккан,
Башка бәла салганы бар.
Дөресе бар, ялганы күп...
Күп сөйләсәң, булыр ул чүп.
ТӘҮГЕ БӨРТЕК КАРЛАР…
Тәүге бөртек карлар ява җиргә,
Калтырана сары яфрак.
Яңгырларга күптән күнексә дә,
Карлары шул аңа ятрак.
Бөтерелә – бөтерелә җилдә,
Җылынмакчы, ахры, бәгырьләр.
Кешеләр дә шул яфракка охшый,
Бетсә әгәр җирдә кадерләр…
Күңелләр дә шулай бәргәләнә,
Кирәклеген тоеп тормаса.
Йөз чөерсә синнән якыннарың,
Йөрәгеңне юшкын-ком баса.
Кирәк өчен генә янәшәңдә
Төчеләнсә әгәр берәрсе,
Гарьлегеңнән, көзге яфрак сыман ,
Кар астына килә керәсе…
ГЫЙБРӘТ
Җәйге челлә...
Урак урып арган япь-яшь хатын
Ихласланып өйлә намаз укый.
Ә бер читтә, камыл арасында
Изрәп кенә сабый бала йоклый.
Башак чүпләп йөргән кошлар тына,
Җил дә хуплагандай йомшак исә.
Ана йөзендәге изге нурлар
Акрын гына баласына күчә.
Тастар чәйнәп бирә газизенә
Иман китерсен дип хәләл ризык.
Бер уйласаң, гади күренеш кебек,
Әмма гыйбрәт бит бу, бик тә кызык!
Тәмле ашап, матур кимәсә дә,
Беркем зарланмган тормыштан
Булганынына шөкер итү сеңгән
Ана сөте белән тумыштан!
«Чабаталы заман» – дисәләр дә,
Һәрбер валчык булган кадердә!
Әнә шушы чорның балалары
Яшәешне тота әлегә...
* * *
Елдан-елга нечкәрәсең күңел...
Ә бит алда – гөлләр генә түгел,
Киртәләр дә була, беләсең.
Ник юк-барга бәгырь теләсең?
Елдан – елга нечкәрәсең күңел...
Кылларыңа кагылдырып җиңел,
Ялгышма әле, тырыш чыныгырга,
Ныклап ябыш вакыт чылбырына!
Елдан-елга нечкәрәсең күңел...
Әле синең өзелер чагың түгел,
Башланмаган гомер көтә алда
Барысын да йөрәгеңә алма.
Бәргәләнмә, гел яхшысын уйла,
Шик-шөбһәгә вакытыңны җуйма!
Беләм инде, киңәш бирү җиңел,
Елдан-елга нечкәрәсең күңел...
* * *
«Татар булыр өчен, исемең
Гаптери булу гына җитми...»
Туфан Миңнуллин
...Гаптериләр белән дөнья тулган!
Татарлыгын кайдан белергә?!
Бер йодырыкка төйнәләсе чакта,
Мең дә бергә татар бүленә!
Телем, телем, газиз телем, диеп,
Телем – телем бәгырь теленә...
«Бетәбез!» дип чаң сугудан гына
Дөнья үзгәрмәсен беләбез!
Шуңа бүген, татар сүнмәсен дип,
Йөрәкләрдән чыра теләбез..
Телем, телем, туган телем, – диеп
Горур башны түбән иябез...
Зарланудан файда – тимер тарак..
Бердәм изге гамәл кылмасак...
Гаиләбездә бала – оныкларга
Туган телдә сөйләп тормасак..
Телем – телем өмет кала әле...
Ана телебезне зурласак.
Гаптериләр белән тулы дөньям!
Тоясыңмы... канда көч барын?!
Телебезгә бүген дүрт кул белән
Ябышырга кирәк дусларым...
Телем – телем телгәләнгән күңел...
Яза бүген акыл кушканын...
* * *
Үзләре татар милләтеннән була торып,
нәрсәгә кирәк соң ул татар теле,
диючеләрне күргәч....
Йөрәкләргә ява быел карлар,
Әйтерсең лә инде кыш уртасы...
Ник курыксын бу маңкорт бәндәләр?!
Юкны югалтудан – юк куркасы!
Илбашы да, министр да килеп:
– Балам! – диеп дәшмәс улыгызга!
Уяныгыз, уйланыгыз, зинһар!..
Тел язмышы – сезнең кулыгызда!
...Янган йөрәк учагыннан алып,
Көл сибәсе килә йөзегезгә!
Күрше дә «шәп»! Әмма, ни кызганыч,
Күбрәк гаеп безнең үзебездә!
...Үз теленә үзе төкерүче –
Тарихтан да эзләп тапмадым..
Авыз кыек булгач, көзгеләргә
Үпкәләргә бармы хакларым?!...
ХАЛЫК ҖЫРЫ
Мин-мин диеп чәчрәп тормас ул җыр,
Тыйнак кына менәр үренә...
Салмак агым булып килеп керер
Йөрәгеңнең иң-иң түренә!
Гадел табибы ул бу җиһанның!
Дәрәҗәңә һич тә карамый...
Көтүчеме...түрә...кем булсаң да
Йөрәкләрне тигез дәвалый.
Халык җыры! Сусауларны басып,
Сугара ул күңел кырларын...
Сыздыр, әйдә, бөтен дөнья белсен
Татарларда ихлас моң барын!
* * *
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым,
Сүталмассың хәтта үзең дә!»
Дигән идең...
Ай-һай, күпме мәгънә
Булган икән, әти, сүзеңдә...
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым,
Сүтелерлек бүтән булмасын...»
Юкса, кыз бала бит... малай түгел...
Каян сиздең кирәк буласын?
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым!»
Белә, кипкәч, бушап каласын...
Артык кыссаң, бүген, әти, үзең
Себеркегә охшап каласың...
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым!»
Бәйлим-сүтәм... очы күренми.
Капчык бавы гына түгел икән –
Без дигәнчә генә үрелми.
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым!»
Безнең өйрәнгәннәр чүп икән!
Сүтеп азапланмый, кисеп кенә
Алучылар, әти, күп икән...
«…Казык бавы чалып бәйлә, кызым,
Чабынганда, китмәс таралып...»
Себеркесез чаба дөнья, әти,
Бетә күрмәсен дип, каралып...
...Себерке дә бәйләгән юк күптән,
Май канатлары да үргән юк...
Бар нәрсә бар... Синле чаклардагы
Рәхәтлекне генә күргән юк...
Мин зарланмыйм, Әти!
Тамыр көчен тоеп яшим җирдә,
Фатихаң бар алга әйдәгән!
Шөкер, иман, күңел түребезгә
Казык бавы чалып бәйләнгән!
БАЛА ӘЛЕ БЕЗ!...
Бер баламы, биш баламы?
Бала инде ул!..
Әнисенең бәгырендәге
Яра инде ул...
Яшьсез елый, ихлас көлә –
Ана инде ул...
Сөялепләр капкасына
Кала инде ул...
Түрәме ул, көтүчеме?
Бала инде ул!...
Гомер буе аның өчен
Яна инде ул...
Бер караштан хәлең аңлар
Ана инде ул...
Нихәл, әни, димәсә дә,
Бала инде ул...
Уңганмы ул, булдыксызмы?
Бала инде ул...
Керфекләрдән чык та, тоз да
Тама инде ул...
Аттан туа коласы, йә
Ала инде ул!
Мең кат аклар сәбәп ана
Таба инде ул!
Акыллымы, акылсызмы –
Бала инде ул..
Арада бер дигәне дә
Чага инде ул...
Ерактамы, якындамы,
Бала инде ул...
Тырышса да, күңелләре...
Дала инде ул!..
Алтыдамы, алтмыштамы..
Бала инде ул...
Тамырлардан үз өлешен
Ала инде ул...
Биш бармагын биш шәм итеп
Яга инде ул...
Адаштырмый атлатучы
Ана инде ул!...
Чаткысын да күрми кайчак,
Бала инде ул...
Көтмәгәндә, беркөн ялгыз
Кала инде ул...
...Капка төпләрендә, шөкер,
Кала әле эз!
...Әҗер-савап җыеп калыйк,
Бала әле без!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев