Рифә Рахман: «Кояш исе»
(ШИГЫРЬ)
Кояш исе килә җәйдән, тузан исе, үлән.
Үләннәрне үбәм, димен, чында җәйне үбәм.
Сөям аны егетләрне сөйгән кебек – янып.
Чөя башын – китә горур, булмый бергә калып.
Берсе китсә, икенчесе чират көтә тора.
Җәйнең төсен сагынуда гомер үтә тора.
Кояш исе килә җәйдән, болын исе, урман.
Һәр исенә китә исем, һәм мин гашыйк булам.
Ничә кабат гашыйклыгың сөйли яшең санын.
Көзне, кышны, язны кичим, сөяр өчен тагын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев