Ренат Харис: Татар җыры – ерак дәверләрнең безнең телдә әйткән сәламе... (Уңае чыкканда)
Тел белмәүче бүген шигырь яза, нота танымаучы көй яза, тавышсызлар шуны мөгериләр – ә бу инде Җырга җеназа...
Үз шигырьләрен яттан белгән шагыйрьләргә мин сокланып, хәтта көнләшеп карыйм... Уңае чыкканда мин дә үз шигырьләремнең, поэмаларымның кайбер строфаларын искә төшерәм һәм сүз арасына кыстырып җибәрәм. Шуларның кайберләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.
* * *
Шагыйрьсез халык ил түгел,
шигырьсыз акыл – чирле.
Җир шары да хисле җисем
шагыйрь туганнан бирле!
* * *
Шагыйрь ни генә язса да,
яза зурлап милләтен!
Шунда һәр милли әсәрнең
халыкара кыйммәте.
* * *
Ә бит шагыйрь булып була,
иң-иң- иң ким дигәндә,
Телең – Ана,
үзең – Бала
булып сөтен имгәндә!
* * *
Татар тарихының тәмен –
тозын, балын, борычын –
белгән кеше генә үти
олы милли бурычны...
* * *
Уйламасаң, яшәү рәхәт!
Уйласаң, башың катар –
авыз эчендә яшибез!
Шуны онытма, татар!
* * *
Күңел ул кешедән зуррак,
зуррак Җир шарыннан да:
анда – йолдызлар, чиксезлек,
киләчәк, үткән – анда;
анда дөньялар ярала,
яши һәм китә үлеп...
Күңел – Аллаһы ук түгел,
Аллаһ – кеше күңеле!
* * *
Көчсез буласың киләдер...
Аңлыймын ла, аңлыймын:
ә хатын-кыз беркайчан да
көчсез була алмый ул...
* * *
Татарча җырлап аш пешер
һәм ипи кис телемләп –
кухня теле кадерлерәк
парламентлар теленнән!
Бабаңның татар булуы
синең казаныш түгел.
Оныкларың татар булып
яшәве кирәк бүген...
* * *
Татар иле Татарстан,
син яңадан калыктың.
Син – рухы, көче, намусы
татар дигән халыкның...
* * *
Сабантуйларның саны юк,
юк Сабантуйның яше...
Сабантуй һәрбер татарның
йөрәк түрендә яши.
* * *
Шагыйрь патша булмый, имеш...
Бик буласы... Бик тели...
Аллаһ буласы килгәнгә
патша буласы килми...
* * *
Ватан тарихына үз исемен
җаны белән язган башкалам.
Россиянең бөек җиңүләре
Казан исме белән башланган.
* * *
Сырты атның әзер ияр –
озын, хәтәр юллар башы...
Сул кул тезгенгә ябышкач,
уң кул кылыч сорый башлый...
* * *
Татар татар инде һәрчак –
гаҗәп эшләр майтара:
дошманы итеп куа да,
патша итеп кайтара...
* * *
Мәхәббәт ул ләззәт – бәхәсләшмим.
Мәхәббәт ул газап – килешмим,
мәхәббәт ул Җәннәт багларының
тәмуг уты янган өлеше...
* * *
Көз гөлләре чәчәк аткан саен
яз яңадан кайта күңелгә.
Иң кадерле истәлекләр булып
чәчәкләрдән чыклар түгелә...
* * *
Безнең барлык кылганнарны
тарих торадыр барлап...
Каеннар санын арттырдык
имәннәрне акшарлап...
Һәм берзаман яңгыр яуды,
юды барлык буяуны...
Иван булып йөргән татар
Имам булып уянды...
* * *
Гаҗәеп ачыш ясадым...
Кинәттән... Бер дә юктан...
Тукай сүзендә йакут бар,
йакут сүзендә – Тукай!
* * *
Татар телле маңкортлар бар,
башка телле асыллар –
тел ул сүздә генә түгел,
тел ул – җан кыйбласында!
* * *
Казан евро-азиялек
мәркәзенә әйләнде:
Европадан – яшеренлек,
Азиядән – хәйләлек.
* * *
Рифмага ияреп, фикер,
челтәрләр үрә-үрә,
ир куйнына кергән кыздай,
хис кочагына керә...
* * *
Хатын елый йөрәк белән,
ир елый акыл белән...
Ирләрләр елаган чагында,
аларга якын килмә...
* * *
Ил белән идарә итү
халыктан курка-курка,
Россия сәясәтендә
мәңге йөзүче турта...
* * *
Ялагайлана алмадым –
горурлык Алыпныкы,
акылым үземнеке һәм
йөрәгем халыкныкы.
* * *
Яраклашмадым халыкка,
чөнки мөмкин түгел эш,
чөнки меңне сыйдыралмый
меңнән алган бер өлеш.
* * *
Табучы белән багучы
бер үк хатын булсачы!
Икесе ике булганда
бала язмышы ачы...
* * *
Тапканы түгел, бакканы,
көләргә өйрәткәне,
теле түгел, җаны белән
«Балам!» диеп әйткәне,
үз гадәтен сеңдергәне,
иңдергәне үз аңын,
күкрәк сөте бирмәсә дә,
чыны була ананың!
* * *
Бөек җырчыларсыз халык булмый.
Татарның да озын язмышын
бизәгәндер төрле дәверләрдә
даһи җырчылары тавышы.
* * *
Тел белмәүче бүген шигырь яза,
нота танымаучы көй яза,
тавышсызлар шуны мөгериләр –
ә бу инде Җырга җеназа...
* * *
Табигатькә һич хас юкса
әдәп-әдәпсезлек камыты...
Үзе уйлап тапкан кануннардан
кеше үзе яши кан йотып...
* * *
Хисләрендә акыл балкып торса,
шагыйрь көчле, шагыйрь бик зирәк.
Яшәр өчен куәт өсти торган
сүзе бетсә, шагыйрь җан бирә.
* * *
Беләсезме, татар җырларында
бөтен нәрсәсе бар Галәмнең!
Татар җыры – ерак дәверләрнең
безнең телдә әйткән сәламе.
* * *
Татар җырындагы хатын-кызлар
Ай, йолдыздан Җиргә күчкәннәр,
бер күрүдә онытылмас өчен
сагындыру суы эчкәннәр.
* * *
Көрәшкәннәр, атта узышканнар,
үрләгәннәр шома колгага
Сабантуйларында җиңүчегә
корал бүләк итү булмаган.
* * *
Туган телемнән башлана
туган илем минем өчен.
Туган телем – минем рухым,
туган телем – минем көчем.
Туган илемнең исеме
туган телем исеменнән!
Алар бер булудан туа
горурлану хисе миндә!
* * *
Алгарышка йөз тотканга күрә,
сүз байлыгын без дә арттырдык –
урыс телен татар тегермәне
ташларына салып тарттырдык.
* * *
Яшисе килә кешечә –
бернидән дә шикләнмичә,
беркемнән дә курыкмыйча,
яшәү ямен эч-эчә.
* * *
Куркаклык һәм Курку бердәй түгел,
мәгънәләре урап бәйләнгән.
Ә үлемнән курыкмаган кеше
Үлем мишененә әйләнә.
* * *
Татар аты Җирдә бетәчәкме?
Бетмәячәк! Тамчы кайгырмыйм,
күрәмен дә кайчак биш аяклап
бия куып йөргән айгырны.
* * *
Нигә татар шундый саксыз икән –
тарихының белми кадерен...
Халык бит ул халык булып яши
озын булса гына хәтере...
* * *
Читеккә бизәк кирәктер –
ул намазлыкка баса,
ә намазлык җәннәт багын
якынайта лабаса!..
Безнең акыллы элгәрләр,
җир рәнҗемәсен диеп,
хәтта сабанга чыкканар
чигүле итек киеп...
* * *
Килешми безгә хәреф һәм
сүз югалтуны аклау –
сүзне саклаудан башлана
телне һәм илне саклау!
* * *
Әти яулап алган бөек Җиңү
бәйрәм булып яши йөрәктә.
Ә кешене бәйрәм чын кешечә
яшәү һөнәренә өйрәтә.
* * *
Кеше бәхеткә дип туа!
Ә Бәхет ишегенә
сау-сәламәт барып җитә
рәхмәтле кеше генә!
* * *
Кереп барам якты көнгә...
Ә дөньяда болын исе!
Болын исле Җир шарында
мең яшисе, мең яшисе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев